Яхшылык турында сочинение татарча

Метки: кешелеклелька, турында, укытучы, татарин, укучылар, заман, фикер, балалар укытучы! кем ген бу исемне зур хрмт белн телг алмый икн?

метки: Кешелеклелька, Турында, Укытучы, Татарин, Укучылар, Заман, Фикер, Балалар

Укытучы! Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хатирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый. Бүген галим дә, ташчы да, иген үстерүче дә аның олы исеме алдында баш ия, чөнки теләсә нинди һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына. Ул дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык… Андагы сабырлык- аналар сабырлыгына тиң.

Укытучы – иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл, иң гуманлы һөнәрләрнең берсе. Аннан башка төрле һөнәр кешеләре генә түгел, укытучылар үзләре дә булмас иде. Укытучы һөнәре – чын мәгънәсендә, һөнәрләр һөнәре, барлык һөнәрләрнең анасы. Шуңа күрә бу һөнәрне сайлаган кеше гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш. Чөнки ул баланы белеме белән генә түгел, килеш-килбәте, холык-фигыле, сөйләм әдәбе, якты йөзе, күңел пакьлеге белән дә тәрбия кыла. Шуңа да һәр кеше укытучы була алмый.

Укытучы һөнәрен тирә-юньгә яктылык, җылылык таратучы кояш нурына тиңләр идем мин. Кояш нуры да бит һәр көн саен табигатьнең күзен ача. Укытучы күңелендә дә һәрчак яктылык кына. Башкача мөмкин дә түгел. Ул гомер буе укучыларына яхшылык, саф хисләр бүләк итә. Балачак бик тиз уза да китә, әмма күңелләрдә Укытучыдан иңгән җылылык, яхшылык кала, җирдә кешеләргә мәгънәле тормышны алып бару өчен канат куя. Ул тәрбияли, белем бирә, һәркемне Кеше итәргә омтыла.

Кечкенә чактан ук мине әлеге мактаулы хезмәт кызыксындырды. Әниемнең тормышка ашмаган һөнәре иде бу. Үземнән кечерәк балаларны укытырга, сеңелләремә дә дәрес бирергә яраттым. Мәктәптә укыганда да үзебездән кечерәк сыйныф укучыларын бәйрәмнәргә әзерләргә, алар белән уеннар оештырырга туры килә иде. Әнә шул балачак хыяллары, 8 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, мине Арча педагогия училищесына китерде. Аннан соң Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты факультеты… Мөгаллимлек хезмәтемне Арча районы Яңасала урта мәктәбендә башладым. Биредә 22 ел татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирүем дә якты бер мизгел шикелле генә үтеп киткән.Яңасала авыл җирлеге башлыгы итеп куйгач та, мәктәбемнән,укучыларымнан аерылырга теләмичә, дәресләр укытып йөргән идем. Башлык булып эшләү дә эзсез узмаган,тәҗрибәмне арттырган. Коркачык мәктәбендә эшли башлавыма да 5 ел була. Мөгаен, укытучы үзенең өлкәнәя баруын да сизми торгандыр ул. Балалар арасында күңел дә самими булып кала бит.

3 стр., 1265 слов

«Укытучы- иң изге, иң кирәкле һөнәр иясе» темасына

… киләчәк һөнәрем бик ошый. Ләкин әле чын УКЫТУЧЫ булу өчен барлык белем һәм күнекмәләргә иямен дип әйтә алмыйм. … алымнарын кулланып, иренмичә эшләгәндә генә кешелек дөньясына файдалы булган Кеше үстерергә мөмкин. Минемчә, алда санап үтелгән сыйфатлар чын укытучыны билгели. … н үсентеләренә шатлана. Ә менә укытучыга эшләргә дә эшләргә… Үзенең хезмәт җимешен күреп сөенергә, үзен бәхетле итеп сизү өчен …

Мин – укытучы. Ләкин шушы һөнәрне сайлаганда, мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганлыгымны уйлап та җиткермәгәнмендер. Өстәвенә, мин бит әле телебез сакчысы. Бу сүзне курыкмыйча, горурланып әйтәм. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы укучыны аңлап укырга, язарга, дөрес һәм аңлаешлы сөйләмгә өйрәтергә, кешеләргә карата әхлаклылык, кешелеклелек, туган җиргә, табигатькә мәхәббәт, гомумән, иҗади шәхес тәрбияләргә тиеш.

Мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы… Туган телебездә белем бирү миңа зур бурычлар йөкли. Бөек шәхесебез Риза Фәхреддин әйткәнчә, “Һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш”.

Максатым – рус балаларын татарча аралашырга өйрәтү, һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең көченә ышандыру, барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтү. Минем фикеремчә, татар теле һәм әдәбияты дәресләренең төп бурычы – укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, үзлегеңнән белем алуга өйрәтү. Ә бу максатларга ничек ирешергә соң? Бу сорауга һәр укытучы үзенчә җавап бирәдер. Шәхсән мин үзем аның турыда көн саен уйланам. Җавапны да даими эзләргә туры килә. Кайчагында – фәнни һәм методик әдәбиятта, хезмәттәшләремнең тәҗрибәләрендә,ә кайчагында – үзем укыткан укучыларның күзләрендә… Укучыларым өчен укытучы апа түгел мин,ә киңәшче, ярдәмче. Аларга менү юлларын күрсәтмим, юнәлеш барлыгын әйтәм генә. Ә уңышка ирешү, иң беренче чиратта, максат куюдан башлана. Мин укучыларыма чын дус, киңәшче итеп карарга тырышам. Алар дәрестә куркып утырмасыннар, уйлансыннар, сораулар бирсеннәр, фикер алышсыннар һәм аларның иҗади сәләтләре калкып чыксын. Һәр бала үзе кечкенә дөнья. Аларның холык-фигыльләре төрле булган кебек, үзләштерү дәрәҗәсе дә төрле. Моны һәрдаим игътибар үзәгендә тотам. Шуңа күрә укытуның төрле алымнарын кулланам. Укытучы һөнәре бер урында торуга, билгеле бер калып буенча эшләүгә корылмаган. Ул һәрвакыт эзләнүдә. Әлеге һөнәр иясе өчен тыныч төннәр, үз-үзен кайгыртып кына яшәү – ят нәрсә. Аның өчен иртәгесе көн белән яшәү, үз укучыларының мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен өйрәнеп, киләчәк тормышка әзерләү хас.

Замана таләбе буенча, теләсәң, теләмәсәң дә, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала. Шуның өчен дәрес темасын аңлатканда төрле алымнар кулланырга кирәк. Шәхсән үзем, урта сыйныф укучылары белән традицион дәресләрдән тыш, дәрес-КВН, дәрес-очрашу, дәрес-сәяхәт, уен — дәрес, практикум – дәресләрне, рольле уеннар кебек иҗат дәресләрен отышлы дип тапсам, югары сыйныф укучылары өчен дәрес-дискуссия, интеграль-дәрес, презентация-дәресләр, конференция, семинарлар үткәрүне югары нәтиҗәгә ирешүнең бер юлы дип саныйм. Проект яклау дәресләре һ.б. үткәрәм. Замана укучысына әзер белемнәрне үзләштерү һәм тиешле күнекмәләр булдыру гына җитми. Иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтү бурычы барлыкка килде. Укыту материалының эчтәлеген һәр укучының сәләтенә туры килерлек итеп сайларга һәм төзергә кирәк. Дәресләремдә индивидуаль һәм дифференциаль укытуга игътибар итәм. Өй эшен мин укучыларның сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры китереп индивидуаль бирергә тырышам.

3 стр., 1490 слов

Кеше китә – җыры кала (Человек уходит – песня остается) – Мөхәммәт Мәһдиев

… сөртте. Шулвакыт Хәкимулла бу кешене танып алды. Сөйләүче кеше Атҗабарның Хисмәте иде. Халык аңа таба борылды. Бәхил …

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кроссвордлар, ребуслар чишү, тестлар эшләү укучыларның яраткан эше. Аларны үзем дә тәкъдим итәм, үзләре дә өйдә төзеп алып киләләр. Бу алымны куллану укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерә, мөстәкыйльлеккә өйрәтә. Тестлар аз вакыт эчендә укучыларның белеменә дөрес бәя бирергә мөмкинлек ача.

Яңалыклар заманы укытучысына таләпләр катгый: бала мөстәкыйль фикер дә йөртә белсен, аны ачык итеп дәлилләсен, эшен дә дөрес оештырсын, лидерлык сыйфатлары да анда чагылыш тапсын. Яңага күчү бик авыр, күнекмәгән эшне башкару, бигрәк тә үзеңне үзгәртеп кору авырлык белән бара. Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда һөнәрем җиңел түгел, ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килсәң, балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, барлык арулар югала, һәм хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре чолгап ала. Ә укытучыга заман таләпләренә туры килерлек итеп эшләргә кирәк. Хәзерге кеше дөнья белән үзенең белеме аркасында гына идарә итә ала. Адәм баласы күп кенә нәрсәләрдән башка яши ала, ә менә аралашмыйча яши алмый. Шуңа да дәресләрдә күбрәк сөйләштерергә тырышам. Үзләренә, иптәшләренә бәя куялар, үз фикерләрен курыкмыйча әйтәләр. Ә бит кеше ялгышларын күрә-күрә, төзәтә-төзәтә үсешкә ирешә. Бары аралашып кына сөйләшергә өйрәтеп була.

Замана кыенлыкларына да карамастан, киләчәккә өмет белән яшим һәм эшлим, укыту-тәрбиянең югары нәтиҗәлелегенә ирешү, зыялы, кешелекле балалар тәрбияләү өчен эзләнәм. Шушы максатка ярашлы эш алып барырга тырышам. Югары һөнәри осталыкка омтылу, балаларның үзенчәлекләрен яхшылап өйрәнү һәм аларны ихтирам итү – педагогик максатымның нигезе. Бу исә тәрбия һәм белем бирүнең яңадан-яңа алымнарын, методларын эзләү һәм өйрәнүгә этәрә. Һәр дәресне иҗади уйлап, методик таләпләргә туры китереп оештыруны сорый. Билгеле булганча, һәр эштә гади дә, гадел дә булу укучы белән укытучы арасын якынайта.

Йөргән таш шомара, яткан таш мүкләнә, диләр. Мүкләнгән таш хәлендә калмас өчен нишләргә? Ничек барысына да өлгерергә? Бер көн эчендә дә ничә төрлегә үзгәрә бит планнар. Бар мәшәкатьләреңне бер читкә куеп, замана сулышын эләктерергә тырышасың. 26 еллык тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, башкача булмый! Укучың белән шигырь бәйгесендә дә катнашасың, олимпиадага да әзерлисең, фәнни-гамәли конференцияләргә, иреңне шофёр буларак яллап алып китәсең. Ничек тә кешедән калышмаска тырышасың.

Укучылар югары технологияләрне иярләгән чорда дәреслеккә, гади тактага, акбурга гына ябышып яту һич мөмкин түгел. Әйе, замана бик тиз үзгәреп тора. Балалар һәр яңалыкны отып бара. Ләкин нигәдер китап уку модасы гына югала бара. Укучылардан артка калмас өчен, барлык мөмкинчелекләрне дә эшкә җигәргә туры килә. Берни эшләр хәлең юк. “Татар теле нигә кирәк? ”- дип утырган рус баласын кызыксындыру өчен, проектлар төзеп, төрле презентацияләр әзерләп, җанлы да, заманча да дәресләр үткәрергә тырышам. Атналыкларга да ныклап әзерләнәбез. Бүгенге көндә 21 нче гасыр укытучысыннан педагогик культура һәм педагогик фикер йөртү таләп ителә. Заман белән бергә атлыйм дисәң, бер генә адымга да артка калу килешми. Мин шуңа күрә үземнең дәресләремдә электрон укыту ярдәмлекләреннән, интернет-ресурслардан киң файдаланам, укучылар белән берлектә эзләнү-тикшерү эшчәнлеген оештырам, белем сыйфатын бәяләү өчен компьютер тестларын кулланам. Компьютер технологияләрен һәр дәрестә актив куллану яхшы нәтиҗәләр бирә, укучы шәхесен һәрьяклы үстерү өчен ярдәм итә. Татар теле һәм әдәбияты буенча программада каралган материалны нәтиҗәле үзләштерүгә мин эшчәнлекнең төрле төрләре аша ирешәм.

2 стр., 514 слов

Хәзерге заман укытучысы нинди булырга тиеш? материал

… өйрәтүче булырга тиеш. Заман укытучысына килгәндә иң алдан ул үзе бәхетле кеше булырга тиеш. Бәхетле кеше генә, киләчә … файдасы юк”-дип игълан итә И.Р. Идрисов. Укытучы кеше гадел, укучыга дус булырга тиеш, ләкин 20% укучы аларны гадел түгел … ресләрендә компьютер технологияләрен куллану буенча укытучылар үз методикаларын булдырырга яки булган методикаларны игътибарга алырга тиешләр Укытучы, …

Балаларны букеттагы чәчәкләргә тиңлим мин. Алар да бит төрле. Кайсы инде чәчәкләре белән күзләрне иркәли, исләре белән дә үзләренә җәлеп итә. Икенчеләре, бөреләнеп кенә килә. Күзләрне иркәләр көннәре алда әле. Укучылар белән дә шулай түгелме?! Һәркайсының үз мөмкинлеге, үз матурлыгы.

Фәнни җитәкче булу җиңел түгел. Укучыңа дөрес юнәлеш күрсәтү өчен, үзеңә дүрт-биш тапкыр күбрәк укырга, фәлсәфи фикер йөртергә кирәк. ”Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналлары, “Ачык дәрес”, “Тәрбия” газеталары минем төп ярдәмчеләрем. Төрле бәйгеләргә дә җиңүчеләрне күпләп әзерләдем. Ә укучыларыңның рәхмәт сүзләрен ишетүдән дә олырак шатлык бар микән укытучы өчен?! Мәктәпне тәмамлап чыгучыларның уңышлары өчен чын күңелдән шатланам. Тормышлары барып чыкмаса, җаным әрни, үз-үземне битәрләп, гаепне үземнән эзлим. Нәрсәне дөрес эшләмәдем? Кайда хата җибәрдем?

Сәләтле балалар белән юнәлешле эшләгәнлектән, укучыларым район конкурсларында уңышлы гына чыгыш ясыйлар. Төбәкара бәйгеләрдә дә көчләрен сынап караучылар бар. Габдулла Тукай укуларында фәнни-гамәли конференциядә җиңүче дипломына ия булдылар. Р.Шәрипов исемендәге шигырь һәм поэмалар кокурсында ел саен призлы урыннар алып сөендерәләр. Сочинение бәйгеләрендә дә телебезнең байлыгын күрсәтергә тырышабыз. Күп кенә иншалар республикадагы иң яхшы эшләр җыентыгына кертелде. Татар теле буенча Халыкара олимпиадада катнашып та 2 укучым дипломга ия булдылар. Кайбер көннәрдә үткәннәремне күздән кичерәм дә шундый нәтиҗәгә киләм. Чыннан да, мин эшемне бик нык яратам икән. Бөтен куанычым, шатлыкларым, борчу-мәшәкатьләрем укучыларым белән бәйле. Өйдә дә үз балаларым мөстәкыйль рәвештә дәрес әзерләгәндә, дәрес планнары төзеп, төрле сыйныфтан тыш чараларга әзерләнеп, бәйгеләргә материаллар туплап утырам. Кайвакыт хезмәттәшләрем генә түгел, укучыларым да: «Сез ничек барысына да өлгерәсез?» дигән сорау куялар. Килешәм. Чыннан да, үз эшемә бирелгән кеше мин. Хезмәтемнең нәтиҗәсен күреп тору да канатлар үстерә. Укытучы гомер буе аклыкка эз сала бит. Бала күңеле ап-ак кәгазьдәй чиста. Ә без – шул аклыкка тирән юллар сызучылар. Укучы кызларга «кызлар-йолдызлар» дип эндәшәм. «Ничек инде без йолдыз булыйк?» дип әйтүчеләр дә бар. «Сез барыгыз да йолдыз, тик кабызырга гына кирәк», дим. Яхшы якларын да санап күрсәтәм. Укучыга үзен шәхес итеп тойдыру, ул эшләрдәй эшләрне башка беркем дә аңардан да яхшырак итеп эшли алмаячагына төшендерү – минем төп бурычым. Һәр бала үзен шәхес, көчле итеп тоярга тиеш, дип уйлыйм. Төрле технологиягә нигезләнеп эшләү укучыларны иҗади фикер йөртергә, мөстәкыйль уйларга өйрәтә.

Укыту — һөнәр генә түгел, барлык тормышым да. Уйлап карасам, бөтен яшәвем, кызыксынуларым, аралашуым – барысы да шушы бер юлга барып тоташа.Уемда гел укучылар, балалар. Кайда барсам, ни эшләсәм дә күңелем гел алар белән сөйләшә.

Укучылар остазларын һәрвакытта яратып искә алсалар, киңәш сорап мөрәҗәгать итсәләр, кунакка килеп хәл-әхвәлеңне белешсәләр, мөгаллим булуың белән горурлана аласың. Алар белән янәшә бару, киләчәкләре турында кайгырту — безнең һөнәребезнең төп мәгънәсе. Үз халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән балаларның киләчәге дә өметле. Әгәр укучым үз халкына ихтирамлы булса, эш-гамәле белән милләт үсешенә үз өлешен кертә алса, димәк, минем бурычым үтәлгән була.

6 стр., 2561 слов

Экология турында сочинение татарча

… укучыларым мине кабул итте бит… укытучы итеп таныды… ышаныч белдерде. Минем мәктәп тормышым башланды… Мавыктыргыч эш, хезмәт күңелеңне бил … гап-гади, ләкин мавыктыргыч гаҗәеп алымнар. Әдәбият дәресендә укучылар “Балык кылчыгы”ның ярты өлешен бәхет турындагы үз фикерл … чишү дә укучыларымда телне өйрәнүгә кызыксындыруны арттыра. Цифрлы белем бирү ресурсларын куллану буенча тәҗрибә – минем тагын бер энҗ …

Чыгарылыш укучыларына алмашка кечерәкләре килә. Югыйсә һәр сыйныфны озатканда: “Иң яхшылары китә бит! Алмашлары булырмы?“ — дип уфтанасың.

Укучыларымның, үзем үстергән балаларның уңышларын күреп ничек сөенмисең?! Мин тагын рухланып яңа бәйгеләр эзлим. Төрле конкурсларда катнашып, үзем дә мактау кәгазьләре, дипломнарга ия булдым. “Безнең яхшы укытучыбыз” республика конкурсы грантына ике ел рәттән ия булуым да эшкә гел рухландырып тора. “Ел укытучысы-2016”бәйгесенең муниципаль этабында татар теле укытучылары арасында 1 нче урынга лаек булдым.

Хәзерге мәктәпне информацион технологияләрдән башка күз алдына китерү кыен. Мин дәресләрдә компьютер технологияләрен, мультимедиа презентацияләр кулланам. Яңа теманы шушы слайдлар ярдәмендә еш аңлатам. Моңа ирешүдә 2010 – Укытучы елында Республика җитәкчелегеннән килеп ирешкән шәхси ноутбуклар да нык ярдәм итә. Иҗат лабораториямдә һәр дәрескә электрон, мультимедиа презентацияләр, тестлар зур урын алып тора. Башка хезмәттәшләремнән калышыйммы?! Уртаклашырлык тәҗрибәм юкмы?! Бик күп, әлбәттә!

Кызыклы бәйгеләр, язучылар һәм дәреслек авторлары белән очрашулар үткәрелде. Эчтәлекле район, республика яки төбәкара семинарлары оештырылды. Хезмәттәшләрем каршында күп тапкырлар чыгышлар ясарга, яңалыклар белән даими таныштырып барырга туры килде. Артка борылып карасаң үкенерлек түгел. Ә алдагысы бераз куркыта. Ни өчен борчылам соң мин? Халкымның тәкъдир-язмышы – төрле дәверләрдә баш июе дә, әрнүле ярасы да, бәхетле күз карашы да, чая матурлыгы да – ана телебездә чагыла. Туган телне саклау бүгенге көндә кешелек экологиясен саклау дәрәҗәсендә тора. Ул – кеше рухының формасы, эчтәлеге һәм яшәү шарты. Тел — рухи экология. Туган телдә — мең еллар буенча гореф-гадәтләр хәзинәсенең сөземтәсе, әдәп һәм әхлак кануннары, мең еллар туктаусыз язылып торган тарихның хакыйкый эчтәлеге. Шушыларның барысын да укучыларыма җиткерә алырмынмы?

Уйлап карасаң, укытучы эшен мөһим һөнәрләргә санамыйлар. Чыгарылыш укучылары арасында да укытучы булырга бик ашкынып тормыйлар. Чөнки укытучыга карата мөнәсәбәт бик акрын үзгәрә. Телевизион ток-шоу, интернет-форумнар, сериалларда уйналучы юләр һәм явыз укытучы образлары моңа ачык мисал булып тора. Ә ни кызганыч! Ни өчен соң укытучыны ноутбуклы, киң фикер йөртүче иптәш итеп күрсәтергә теләмиләр? Моңа кем гаепле? Тормыш таләпләренә җавап бирү өчен укытучы нинди булырга тиеш?

Сораулар, сораулар… Алар мине үз эшемә тагын бер кат нәтиҗә ясарга, җаваплырак булырга этәрде. Балаларга белем бирү өчен үз белемеңне күтәрү генә җитми, замана укытучысы була белергә, үзгәрешләр кертергә кирәк! Бүген авыл мәктәбе зур үзгәрешләр казанында кайный. Авылларда балалар саны кимү — көнүзәк мәсьәлә. Мәктәп бетүгә таба бара дигән сүз. Укучылар автобуслар белән күрше мәктәпләргә йөреп укый. Шулай булса да, тормыш алга атлый. Икенче буын федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кереп бара. Мәгълүмати-компьютер технологияләрен, Сингапур структураларын кулланып белем бирү — замана таләбе.

5 стр., 2421 слов

Про сююмбике на татарском языке

… дигән картинасы буенча сочинение язу Эшне башкарды: Тукай муниципаль районы Боерган төп гомуми белем бирү мә … аның диварлары кешене үзенә аеруча җәлеп итеп тора булса кирәк, эчендәге агач култыксаларга имза … времен. Казань, 2014. Т. 4. Сочинение Помогите написать сочинение на тему соембикэ манарасы, на татарском языке С … ә турында өстәмә материал алып килергә. Укытучы сүзе: Бүген безнең бик үзенч …

Нәрсәдән башларга соң үзгәрешләрне? Дәрестән, укыту системасыннанмы? Әлбәттә! Дәресләрдә белемне әзер килеш түгел, бергә табарга, нәрсә эшләргә түгел, ничек эшләргә икәнен күрсәтергә кирәк. Әлеге кануннарны тормыш таләп итә. Укучылар укытучыларының күләгәсе астында калырга теләмиләр, аны юлны яктыртучы кояш итеп күрәселәре килә. Аларның кояшка, яктыга тартыласылары килә. Укучылар укытучыны үз фәнен генә белүче түгел, юридик яктан белемле, балалар психологиясен аңлаучы, технологияне яхшы белүче итеп күрергә телиләр. Аларның теләкләре белән килешергә кирәк. Мөгаллим уңышка, теләкләренә ирешсен өчен аның хыял канатларын гына кисмәсеннәр.

Р.Фәхреддин тарафыннын “Алтын булачак бер шәкертне туфрак итеп җирдә калдырган укытучы да бар һәм туфрак булачак бер баланы алтын итә белгән укытучы да бар”дигән фикер белән килешәм мин. Галим мөгаллимдә түбәндәге сыйфатларны күрергә теләгәндер: төпле белем, гаделлек, сабырлык, укучыларга шәхси якын килә белү, үз белемен күтәрү, һөнәри осталыкка ия булу. Укытучы исемен зур хәреф белән язарлык Укытучы булып калыр өчен, безне дөнья мәшәкатьләре басмаска тиеш, дип саныйм мин.

Әгәр дә: “Хезмәт юлын яңадан сайлау мөмкинлеге туса, кем булыр идең?”- дип сорасалар, җавабым бер генә булачак. “Бары тик укытучы!” Һәм бу исемне мин соңгы сулышыма кадәр аклармын!

метки: Олимпийский, Татарск, Татарский, Куегыз, Olimpiyskie, Igryi, Булды, Разобрать

Олимпиадные задания по татарскому языку для 5-11 классов

5 сыйныф (5 класс)

  1. « Имән » сүзен килешләрдә төрләндер.

(Просклоняй

  1. Бу сүзләрдән җөмләләр төзе. (Из перечисленных слов составь предложени я ).

а) Мәктәп, бакча, быел, алмагач, карлыган, кура җиләге, утырту.

б) Татар, тел, дәрес, яхшылык-яманлык, турында, дүрт, мәкаль, өйрәнеп килү.

  1. Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен дөрес куй. (Правил ьно поставь знаки препинания в конце предложений).

а) Сез физкультура һәм спорт белән шөгыльләнәсезме

б) Татарча көрәш турында “Яшь ленинчы” газетасы язып чыкты

в) Физкультура һәм спорт белән шөгыльләнегез

  1. Туган авылым” темасына кечкенә инша яз.

(Напиши

Олимпиадные задания по татарскому языку

6 класс.

1. “Мәкаль” сүзенә фонетик анализ яса.

(Сделай фонетический анализ слова “послови

2. Ялгызлык исем кергән ике җөмлә төзе.

(

3. Җәяләрне ачып, исемнәргә килеш кушымчаларын дөрес яз.

3 стр., 1210 слов

Учимся писать — рассуждение, связанное с анализом текста (задание 15.2)

… упражнения он бессильно падал на подушку с мыслью: сумеет ли он снова возобновить их? (7)Но приходило положенное время, и он … Сочинение пишите аккуратно, разборчивым почерком. Экзаменационное задание 15.2 требует написания сочинения — рассуждения Тезис Аргумент 1 из текста Аргумент 2 … вспрыгивает на крыло, садится в кабину и пробует ногами рули. (10)То вместе с Олей, взявшись за руки, бегут …

(Раскрывая скобки, правил

а

б) Сәфәр (көчләре) кая куярга белмәгән (балалар) тагын (эш) кушарга булды һәм, үзе, беренче булып, (балта) барып тотынды, кисеп ташлаган (утыннар) яра башлады.

в) Башта (малайлар) берсе, аннан икенчесе утын өяргә кереште.

  1. Яраткан китабым” темасына инша яз.

(Напиши мини-сочинение на тему “Любимая книга”).

Олимпиадные задания по татарскому языку

7 класс.

  1. Түбәндәге сүзләрнең мәгънәле кисәкләрен шартлы билгеләр ярдәмендә күрсәтегез.

(Разберите нижеследующие слова по составу).

Бакчачыларының, эшчеләрне, горурланасыз.

  1. Җөмләне сүз төркемнәре һәм җөмлә кисәкләре буенча тикшерегез.

(Разберите предложение по частям речи и членам предложения).

Йомшак таң җиле кырдагы куе үләнне дулкынлатып җибәрде.

  1. Тыныш билгеләрен дөрес куеп, әйтү максаты буенча җөмлә төрләрен билгеләгез.

а

б) Ә Газизәләр кайда, Хөсәен абзый

в) Их, нинди көзге матур бер көн

г) Мин андый хәлне күп күргән

  1. Минем яраткан язучым” темасына инша языгыз.

(Напишите мини-сочинение на тему “Мой любимый писатель”.

Олимпиадные задания по татарскому языку

  1. класс.

  1. Сүз төркемнәре һәм җөмлә кисәкләре буенча тикшерегез.

(Разберите предложения по частям речи и членам предложения).

а ) Ач балык җимне кармагы белән йотар.

4 стр., 1717 слов

Разработка по татарскому языку в 11 классе «Работа с текстом …

… Эшеңне тикшер, төзәтмәләр керт. Укытучы. Укучылар, сочинение язганда текстның мәгънә ягыннан бөтен, бә … тоткын. Ясканып- дәртләнеп, ашкынып. 3. Теманы, проблеманы билгеләү., Тел турында.) -Текстта нинди проблемалар күтәрелә? Телләр … ала. Врач авыруларга үз телендә ышаныч белдерсә ,шифаханә залларында татарча стендлар булдырса,татарча тапшыруларда катнашып, киңәшен бирсә; юристлар тел сагында …

б) Поезд, урман эчләрендә, кечкенә разъездларда туктый-туктый, бик озак барды.

в) Айтуган абзый, сезнеңчә, кызлар матур җырлыйлармы?.

  1. Туры сөйләмдә тыныш билгеләрен дөрес куегыз.

(Правил

а

б) Гафур, сүзен дәвам итеп һичнинди кулъязма күргәнем юк диде.

в) Уку диде ул кешене кеше итә.

  1. Җөмләнең схемасын төзегез.

(Постройте схему предложения с прямой речью).

Г.Тукай үзенең “Исемдә калганнар”ында: “Шулай итеп, мин кеше рәхәтенә генә кызыгып кайта идем,” – дип язды.

  1. Туган телем – татар теле” темасына инша языгыз.

(Напишите мини-сочинение на тему “Родной язык – татарский”).

Олимпиадные задания по татарскому языку

9 класс.

  1. Аныклагычлар янында т ыныш билгел әрен дөрес куегыз.

(Правил

а) Аларны төрле җирдән җыелган утызлап малайны йөк машинасына утыртып таш клубка алып килделәр.

б) Зәйтүнә мәктәпнең горурлыгы йөзек кашы унны бетерүчеләр арасында берүзе медальгә лаек булды.

в) Яңгыр бирә кирәкне яфраклардан муенга коела күлмәкләрне манма су итеп тәнгә сылый.

г) Фәрит Гыйльми Фәрит Гыйльметдин улы Гыйльметдинов 1947 елның 14 апрелендә Мөслим районы Уразмәт авылында туган.

  1. Җөмләне схемада күрсәтеп, аның билгеләмәсен языгыз.

(Начертив схему сло

Игеннәр бик уңган булса да, көннәр коры булу сәбәпле, быел ялан эше үз вакытында тәмам булды.

  1. Ехать в Тулу со своим самоваром” дигән мәкал ь нең татарча варианты:

(Какой татарской пословице соответствует русская пословица “Ехать в Тулу со своим самоваром”?):

7 стр., 3105 слов

Татарские композиторы Поволжского региона и Самарской области …

… это первый татарский композитор, работавший с крупной формой. Самая известная его песня «Кәккүк» была написана в 1913-м … популярностью, и тогда же собственно, появились авторские произведения. Татарские композиторы решали многие сложности, связанные с различиями западной … к более современным авторам. Приведу краткий обзор о композиторах Загидулла Яруллин Его преподавателем был чистопольский немец, …

а) Җете кызыл тиз уңа; б) алма агачыннан ерак төшми; в) урманга утын төяп бару.

  1. Вопросы из татарской литературы:

    [Электронный ресурс]//URL: https://litfac.ru/sochinenie/pro-olimpiyskie-igryi-na-tatarskom-yazyike/

Бу өзек кайсы әсәрдән?

Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары.

Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары”.

а) “Шүрәле; б) “Пар ат”; в) “Китмибез”.

  1. Туган ягым – яшел бишек” темасына инша языгыз.

(Напишите мини- сочинение на тему “Родной край – зелёная моя колыбель”).

Олимпиадные задания по татарскому языку

1 0 класс.

1. Уку турында мәкальләр һәм әйтемнәр языгыз.

(Напишите послови

2. Синонимнар табыгыз:

куану, ямьле.

Тыныш билгеләрен куегыз һәм аңлатып бирегез. Җөмләнең схемасын сызыгыз, синтаксик анализ ясагыз.

(Правильно расставьте знаки препинания, объясните. Начертите схему и сделайте синтаксический анализ предложения).

Кайда ныклы тәртип урнаштырыла шунда эш яхшы сыйфатлы итеп вакытында башкарыла.

Вопросы из татарской литературы:

[Электронный ресурс]//URL: https://litfac.ru/sochinenie/pro-olimpiyskie-igryi-na-tatarskom-yazyike/

4. Автобиографик характердагы әсәр:

а) “Туган ягым – яшел бишек” (Г.Бәширов);

б) “Ак кыялар турында хыял” (Р.Мөхәммәдиев);

в) “Саз чәчәге” (Ә.Еники).

  1. Гомәр Бәширов кем ул? Аның турында белгәннәрегезне языгыз.

(Что вы знаете о Гумаре Баширове? Напишите о его творчестве).

Олимпиадные задания по татарскому языку

11 класс.

  1. Белем турында мәкальләр һәм әйтемнәр языгыз.

(Напишите послови

  1. Түбәндә бирелгән мәгънәләрне белдергән парлы сүзләрне табыгыз:

(Ни

1 стр., 462 слов

Татарстан турында 5 сыйныфта

… Ч.М.Харисова, Н.В.Максимов С?йфетдиновов, Р.Р. — Казан: Татарстан китап н?шрияты 2012. 95-96. И.И.Левитанны? «Яз. Су ташыган чак» картинасы буенча сочинение-тасвирлама язу. 2. Картина буенча эшл??. , , , http://tzzmhri.naforume.com/viewtopic.php?id=79, https://gist.github.com/047d531fde3be6286c6a5a8e4de341e4

Өлкән буын кешеләре; яш

  1. Тыныш билгеләрен куегыз һәм аңлатып бирегез. Җөмләнең схемасын сызып, синтаксик анализ ясагыз.

(Пра

Мин вөҗданым ничек кушса шулай эшләячәкмен.

Вопросы из татарской литературы:

[Электронный ресурс]//URL: https://litfac.ru/sochinenie/pro-olimpiyskie-igryi-na-tatarskom-yazyike/

  1. Тукайның “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” әсәренең жанры:

(Определите

а) лирик; б) эпик; в) лиро-эпик.

  1. Гаяз Исхакый турында н әрсәләр беләсез? Аның иҗат юлы турында языгыз.

(Что вы знаете о Гаяз Исхаки. Напишите о его творческом пути).

  • Ясно солнышко как пишется
  • Ясли сад сказка красногорск
  • Ярмарка современных игрушек сочинение
  • Ясли сад сказка горки
  • Ярмарка страха сборник рассказов читать