(Тәрбия сәгате. VI–VII сыйныфлар)
Зәлифә ЗАКИРОВА,
Лениногорскидагы 11нче гимназиянең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Сыйныфтан тыш чара укучыларда үзара һәм әйләнә-тирәдәгеләргә шәфкатьле, мәрхәмәтле мөнәсәбәт, яхшылык эшләргә омтылыш тәрбияләү; укучыларның фикер йөртү сәләтен үстерү максатыннан уздырыла.
Тәрбия сәгате алдыннан презентация, мәкальләр язылган төрле төстәге карточкалар, биремнәр эшләү өчен кәгазьләр, зур һәм кечкенә йөрәк формалары әзерләнә.
Тәрбия сәгатенең барышы
I. Уңай психологик халәт тудыру, мотивлаштыру
– Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек? (Укучылар җавабы.)
– Ә кәеф нилектән яхшы була ала? (Яхшы сүз ишетүдән, кемгәдер ярдәмең тиюдән, уңышка ирешүдән, сәламәт булудан һ.б.)
– Укучылар, халкыбызның «Яхшы сүз – җан азыгы» дигән мәкале бар. Сез аның мәгънәсен ничек аңлыйсыз?
– Тәмле телле булсаң, үз кәефең дә күтәренке булыр.
– Рухи көч алу өчен, кайчакта бер җылы сүз ишетү дә җитә. 1 нче, 2 нче слайдлар
Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ,
Бу заманда бигрәк.
Яхшылыкны эшләү җиңел түгел,
Ә эшләргә кирәк!
II. Уку мәсьәләсен кую
– Укучылар, сезнеңчә, бүген тәрбия сәгатендә нәрсә турында сүз алып барырбыз? (Яхшылык турында.)
– Яхшылык сүзенең нинди синонимнарын беләсез? (Изгелек, игелеклелек, шәфкатьлелек.)
– Әйе, бүген без сезнең белән яхшылык турында сөйләшәчәкбез, һәм темабыз да «Яхшылык җирдә ятмый» дип атала. 3 нче слайд
III. Уку мәсьәләсен чишү
Укытучы. Яхшылык, изгелек, игелеклелек, шәфкатьлелек… Соңгы вакытта әлеге төшенчәләрне оныта башламадыкмы икән? Ник дигәндә, төрле мәшәкатьләр белән, дөнья артыннан куып, эш һәм уку белән мәшгуль булып, без якыннарыбызның хәлен сорарга, шылтыратып алырга, бер җылы сүз әйтергә дә өлгерми башладык бугай.
Ә бит тирә-ягыбызда үз якыннарына гына түгел, бөтенләй чит кешеләргә изгелек кылып яшәүче мәрхәмәтле затлар аз түгел. 4 нче слайд
1. Укучылар чыгышы.
1 нче укучы. Дөньяда иң танылган игелек иясенең берсе – шәфкать символына әверелгән Тереза Ана. Ул мохтаҗларга, авыруларга, ятимнәргә рухи һәм матди ярдәм оештырып, меңнәрчә кешене коточкыч авырулардан аралап алган. Тереза Ана 1910 елда Македониянең Скопле шәһәрендә туган. 12 яшеннән монастырьга китә (5 нче слайд), Калькутта шәһәрендә «Изге Ана» мәктәбендә кызлар укыта. Тереза Ана шәфкатьлелек оешмасын торгыза һәм ярлы авырулар өчен «Шәфкатьлелек ордены» дип аталган приют ача. Изге эшләре өчен дәүләт аны 1979 елда – Нобель, 1997 елда – Халыкара шәфкатьлелек, ЮНЕСКО премияләре, ә Рим папасы лимузин автомобиле белән бүләкли. Ләкин ул, орденнарын да, машинасын да сатып, акчасын авыруларны аякка бастыруга тота. 6 нчы слайд
Тереза Анага изге эшләре өчен күп кенә шәһәрләрдә һәйкәл куелган.
2 нче укучы. Тереза Ана белән беррәттән йөртерлек шәхес – Татарстанның Апас районында туып үскән Әсгать абый Галимҗанов. 7 нче слайд
Әсгать абый, маллар асрап сатып, акчасын ятимнәр йортларына бирә барган. 70 нче еллардан алып, ул бик күп хәйрия акцияләре уздыра: балалар йортларына уенчыклар, җиһазлар, телевизор, автомобиль, микроавтобуслар бүләк итә; Россиянең төрле төбәкләрендә яшәгән, ярдәмгә мохтаҗ булган
гаиләләргә акчалата ярдәм күрсәтә. Үзенә 75 яшь тулган көннәрдә ятимнәр йортларына 75 нче автобусын бүләк итә. Ул яхшылыклары өчен «Ел меценаты» исеменә, Хезмәт Кызыл байрагы, «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары» орденнарына лаек була. 8 нче слайд
Иң зур бүләк – 2008 елда Казан Кремленең Меңъеллык мәйданында куелган һәйкәлдер, мөгаен. Әмма Әсгать абый өчен дәүләт бүләкләре алу, үзенә һәйкәл куелу-куелмау, бәлки, бик үк мөһим дә булмагандыр. Ул халкыбыз хәтеренә изге күңелле милләттәшебез булып кереп калды.
2. «Нәрсә ул яхшылык?» РАУНД РОБИН структурасы.
Укучылар өстәл янында утыралар. Укытучы проблемалы сорау биргәннән соң, укучылар билгеле бер вакыт дәвамында фикер алышалар, команданың һәр кешесе телдән җавап бирә.
9 –14 нче слайдлар
Фикер алышу өчен сораулар:
1. Нәрсә соң ул яхшылык?
2. Яхшылык эшләр өчен кешедә нинди сыйфатлар булырга тиеш?
3. Яхшылык эшләү җиңелме?
4. Яшәү барышында, шәфкатьсезлеккә (начарлыкка) юл куймас өчен, нәрсәләр эшләргә кирәк?
5. Без нинди изге эшләр эшли алабыз?
6. Сезнең яхшылык турында әкиятләр, китаплар укыганыгыз бармы?
7. Арагызда яхшылык темасына шигырь язучылар юкмы?
8. Гомумән алганда, яхшы кеше нинди була? (Яхшы кеше юмарт, намуслы, игелекле, миһербанлы, саф йөрекле, ихлас, эчкерсез, яхшы күңелле була, акыл белән эш итә һ.б.) 15 нче слайд
3. МИКС-ПЭА-ШЭА структурасы.
Укытучы. Алдыгызда кызыл һәм сары төстәге кәгазьдщ мәкальләрнең аерым өлешләре язылган. Кызылында – башы, сарысында – ахры. Сез, үз өлешләрегезне табып, парлашып басыгыз.
4. ТАЙМД-ПЭА-ШЭА структурасы.
Мәкальләрне тулысынча укып чыгыгыз. 16 нчы слайд
Җылы сүз – җан азыгы, яман сүз – баш казыгы.
Яхшы гадәт адәм итәр, яман гадәт әрәм итәр.
Атаңа ничек булсаң, балаңнан шуны көтәрсең.
Яхшы сүз – җан азыгы.
Ата-анага игелек итмәгән үзе дә игелек күрмәгән.
Яхшылык итсәң, яхшылык күрерсең.
IV . Рефлексия
– Сез бүгенге сөйләшүдән нинди нәтиҗә ясадыгыз?
17 нче слайд
– Сезнең алдыгызда – олы йөрәк. Ул йөрәккә нинди яхшылыклар сыя икән? Үзегезнең йөрәктән чыккан яхшылыкларны шунда туплыйк әле. (Яхшы сүзләр язылган кечкенә йөрәкләрне сайлап алып, зур йөрәккә ябыштыралар.)
– Димәк, яхшылык җирдә ятмый, ул йөрәктән чыга. Әйдәгез, балалар, хәзер, бер-берегезгә кулларыгызны биреп, нык итеп тотынышыгыз әле. Сез нәрсә тоясыз? Җылылык тоясызмы? Бу җылылык сезнең йөрәгегездән чыга. Шул җылылыкны, бер дә кызганмыйча, дусларыгызга, туганнарыгызга, тирә-юньдәгеләргә, ярдәмгә мохтаҗларга өлешеп яшәгез! Елмаегыз, балалар! Бары тик елмайган кеше генә матур эшләр эшли ала. Кояш кебек балкып, мәңге нур чәчеп яшәгез! 18 нче слайд
ПРЕЗЕНТАЦИЯ
Заявка | |
Фамилия, имя, отчество (полностью) | Юнусова Рузила Котдусовна |
Краткое наименование Вашей организации, город (населенный пункт) | МБОУ “Среднекорсинская ООШ”, РТ, Арский район, дер. Средняя Корса |
Наименование конкурсной работы | Дидактическая разработка |
Электронный адрес для отправки диплома | [email protected] |
Телефон мобильный | 89033880467 |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы
“Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе”
муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Тема. Әхлаклылык – заман таләбе.
(9нчы сыйныфта әдәбият дәресе)
I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Юнысова Рузилә Котдус кызы
Тема. Әхлаклылык – заман таләбе.
( Әдәбиятта әхлак темасы)
Максат. Борынгы һәм урта гасырлар әдәбияты үрнәгендә укучыларда
гомумкешелек кыйммәтләре турында рухи һәм әхлакый нормалар
формалаштыру;
намуслы, әдәпле, инсафлы, ягымлы, киң күңелле, сабыр, гадел, сау-
сәламәт, зыялы, ихтыярлы, юмарт, мәрхәмәтле, югары әхлаклы
шәхес тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Метапредмет – сәнгать әсәрләре ярдәмендә чынбарлыкны танып белү үзенчәлеген ачыклау. фикерләүнең бер юнәлеше буларак, чагыштыру, гомумиләштерү алымнарына һәм нәтиҗәләр чыгарырга өйрәнү.
Предмет – Борынгы һәм урта гасырлар әдәбияты әсәрләре үрнәгендә анализ ясау; күтәрелгән мәсьәләләрнең заманчалыгы, аларның уңышлы сәнгати чараларда ачылышын билгеләү;
Шәхси – әхлакый кануннарның кеше тормышындагы ролен билгеләргә өйрәнү.
Җиһазлау. 9нчы сыйныф өчен әдәбият дәреслеге,
Р.Фәхреддин “Нәсыйхәт”, слайдлар
Дәрес барышы
I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру.
1. Дәресне оештыру.
Дәрестә эмоциональ мохит тудыру.
2. Актуальләштерү.
Әхлак сүзенә аңлатма бирү (слайдта күрсәтелә).
Әхлак – кешеләрнең бер – берсенә һәм җәмгыятькә карата мөнәсәбәтләр нормасы һәм принциплар җыелмасы.
(Татар теленең аңлатмалы сүзлеге III том)
3. Уку мәсьәләсен кую.
“Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең
әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә
булыр”.
Р.Фәхреддин (слайдта)
Укытучы. Сүз сәнгатенең үзәгендә — кеше, аның рухи дөньясы, эш-хәрәкәте, җәгыять һәм табигать белән үзара мөнәсәбәтләре. Бу яктан ул әхлак төшенчәсе белән турыдан – туры керешеп китә.
II. Уку мәсьәләсен чишү.
Урта гасыр һәм XIX йөз сүз сәнгатен әхлакый әдәбият дип тә атарга мөмкин. Чөнки анда гаделлек, намуслылык, шәфкатьлелек, сабырлык, киң күңеллелек, юмартлык һ.б. шундый уңай сыйфатлар һәм эш-гамәлләр турыдан – туры да вакыйгалар- хәлләр аша да гәүдәләндерелә. Әйдәгез, Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасыннан бер өзекне кабат искә төшерик әле. Бу өзектә Йосыфның үзенә карата күп начарлыклар эшләгән агаларын гафу итүе сурәтләнә.
1 укучы”Йосыфның сарай салдыруы һәм агаларын гафу итүе” бүлеген укый.
— Ни өчен Йосыф мондый сарай салдыра? (слайдта)
— Ничек уйлыйсыз, агаларына сүз белән белдергәнче рәсемнәр белән күрсәтү нигә кирәк булды икән?
— Агалары Йосыфка нинди начарлыклар эшләгән иде?
— Йосыф аларның бу гамәлләренә ничек җавап бирде?
— Сиңа карата күп начарлыклар эшләүчеләрне кичерү өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк? (Йосыф мисалында аңлатырга, нәтиҗә ясарга)
Укытучы. Элеккеге әдипләребез уңай әхлакый сыйфатларны еш кына аларның тискәреләре белән бергә гәүдәләндерәләр. Мәсәлән, Мәхмүд Болгариның “Нәһҗел – фәрадис” әсәрен искә төшерик.
I рәт Автор сурәтләвенчә Аллага якын булу өчен кирәкле гамәлләрне саный ( ата-анага хезмәт итү, хәләл, дөрес юл белән табылган мал белән яшәү, сабырлык, тыйнаклык, тугрылык, ата-ананы хөрмәт итү, гыйлемлелек һ.б.)
II рәт Тискәре эш –гамәлләрне атый ( кеше үтерү, хәмер эчү, ялган сөйләү, риялану, масаю, көнчелек, малга хирыслык, гайбәт сату, үч тоту).
-
Ни өчен автор капма –каршы кую алымы белән эш итә?
-
Көтелгән җавап ( Уңай әхлакый сыйфатларны тагын да үтемлерәк күрсәтүгә ярдәм итә).
Укытучы. Йосыф Баласагунлы, Хисам Кәтиб һәм башка күп кенә әдипләр “Нә иксә — ургай аны”, “Койуг казыб, үзе төшкәй” (слайдта күрсәтелә) мәкальләрен әйтеп тә, әйтмичә дә үзләрнең төп иҗат принциплары итеп алалар. Боларга аваздаш мәкальләр бүгенге көндә дә актив кулланыла, димәк аларның кыйммәтләре югалмаган.
Х.Кәтиб “Җөмҗөмә солтан” нан бер өзек уку
…Йа нәбиулла, ишеткел бу сүзем,
Кем ниләр күребдер анда бу күзем.
Ул җәһәннәм тәмугында, и олуг,
Бер кавем күрдем — һәммәсе маймыл йөзле.
Анлар имеш дөньяда нәфсе кәрәм,
Ашаганнар алар күп хәрәм.
-Ни чәчсә, шуны урган, ягъни дөньялыкта үзләре эшләгән гамәлләре өчен шул рәвешле җавап тоталар.
Укытучы. Мөхәммәдьярның “Нуры содур” поэмасы нинди бүлекләрдән тора?
Көтелгән җавап. “Гадел кыйлмак сүзләре”, “Рәхим – шәфкать сүзләре”, ”Чынлык, дөреслек сүзләре”, “Сәхавәт (юмартлык)…”, “Сабыр кылмак…”, “Хәйа (оялчанлык)…”һ.б.
“Нуры содур” поэмасыннан “Хәммал хикәятен” тыңлау
-
Йөкче нинди хезмәт белән көн күрә? (слайдта)
-
Ул кемнәргә яхшылык эшли?
-
Сез ул кылган гамәлләрне хуплыйсызмы?
-
Йөкченең юмартлыгы ничек бәяләнде?
-
Чынлыкта болай булырга мөмкинме?
-
Бу өзекне укыгач нинди нәтиҗә ясарга мөмкин?
Көтелгән җавап. Юмартлык – иң мактала торган гамәлләрнең берсе. Юмартның эшләре гел алга бара.
Укытучы. Элеккеге әдәбиятта үз көчең белән. намуслы рәвештә, хәләл юл белән мал табу, яшәү әхлакый төшенчәнең мөһим бер өлешен тәшкил итә. Инсан, әгәр дә аның байлыгы, мөмкинлеге бар икән, үз хәзинәсеннән ярлыларга, гарипләргә өлеш чыгарырга бурычлы.
Борынгы акыл иясе Фалестан: “Тереклекнең ниндие яхшы?” – дип сораганнар. Ул: “Башкаларда гаепләгән эш-гамәлләрне үзебез кабатламыйча яшәү”,- дип җавап биргән. Бу принцип безнең күп кенә авторларыбызның да әхлакый идеалларына аваздаш.
…Яхшылык кыл, яхшылыкта бер мәза,
Кем яманлык кылса, ул таба җәза.
Егылганда кулын тот бер моңлының,
Ул тәкый тотар кулың бер көн синең.
Мөхәммәдьяр “Төхфәи Мәрдан” (слайдта )
4. Анкета сорауларына җавап язу. (слайдта)
-
Сезнең янәшәгездә күркәм холыклы кешеләр бармы? Аларның нинди сыйфатлары сезне җәлеп итә?
-
Сезнең өчен кыз кешедә ( егет кешедә) булырга тиешле иң мөһим сыйфат (берне генә күрсәт)
-
Син үзеңнең киләчәгеңне ничек күз алдына китерәсең?
-
Синеңчә кешенең иң олы вазыйфасы нәрсә?
-
Бүгенге яшьләр өчен нәсыйхәт язарга кушсалар син нинди үгет бирер идең?
Һәрвакыт исеңдә тот! (слайдта)
-
Мин дөрес яшимме?
-
Әти — әниемә, туганнарыма, иптәшләремә, мәктәбемә, укытучыларыма, кешеләргә карата мин ихтирамлымы?
-
Мин киләчәгемне дөрес күзаллыйммы?
-
Туган як, туган тел, милләт язмышы дип минем дә уйланганым бармы?
-
Язмыш тарафыннан кимсетелгәннәр, ятимнәр, фәкыйрьләр дә бар икәнен исемнән чыгармыйммы?
-
Кешеләрнең җан азыгына, матурлыкка, мәхәббәткә, ихласлыкка, риясызлыкка сусаганын беләбезме?
Укытучы. Фәнис Яруллинның шигырь юлларын тыңлыйк әле һәм нәтиҗә ясыйк.
Укучы.
1. Актыккы сулышны алганда (слайдта)
Уфтанмас өчен җан ачынып-
Кулларда егәрлек булганда,
Яхшылык эшләргә ашыгыйк.
2. Күтәрик егылган гөлләрне,
Матурлык калмасын басылып,
Холкыбыз бик сабыр булса да,
Яхшылык эшләргә ашыгыйк.
-
Булмасын нәфсебез безгә баш,
Без аңа үзебез баш булыйк.
Яманлык җиңелсен дисәк без,
Яхшылык эшләргә ашыгыйк.
-
Ходаның һәр бирмеш көнендә
Бер матур як белән ачылыйк:
Һәркемнең гомере бер генә,
Яхшылык эшләргә ашыгыйк.
Көтелгән җавап. Кайсы чорда яшәсәң дә, яхшылык эшләү күркәм гамәл. Бу тормышта һәрвакыт яхшы эшләр башкарып яшәргә омтылырга кирәк.
Укытучының йомгаклау сүзе.
Кеше гомере судай ага Серле, сихри әдәбиятның
Кояш баю ягына. Бар шул бер хасияте:
Табигатьнең шул канунын Үлемсезлек, мәңгелектә
Үзгәртеп булмый гына. Яшәү аның сәләте.
Кайсы гына чорда яшәсә дә кеше күркәм холыклы булып, бер-береңә мәрхәмәтле, игелекле гамәлләр кылып яшәргә тиеш. Гасырлардан гасырларга күчеп килгән әдәби мирас шуны исбатлый, яхшы эшләр башкарырга чакыра.
III. Рефлексия, бәяләү.
Өйгә эш. Әхлаклылык бүген дә заман таләбеме? Үз фикерләреңне язарга.
Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
Рифә Рахман: Татар телендә 100 сочинение
Всего комментариев: 74 | « 1 2 3 4 5 … 7 8 » |
0
22 Алсушка [Материал] вот у меня тоже иероглифы……хотя Windows 2003….. Ответ: Расширение файла .doc, упакован в .rar. В документе использованы стандартные шрифты Arial и Times New Roman, так что проблем быть не должно. Татарскую раскладку клавиатуры установили? 0
23 Гульнара [Материал] 6-нчы класс укучысына «Туган як» темасына сочинение кирэк!!! Момкин булса булышыгыз!!! 0
24 Абдул [Материал] Спасибо за сочинения! 0
Бик зур сезгэ рахмет))Реально спасибо!А то мне бы завтра крышка за несделанное сочинение было бы=)СПАСИБО) 0
26 Айгуль [Материал] спасибо за помощь 0
27 РУЗИЛЯ [Материал] БИК ЗУР РЭХМЭТ! ЭЗЛЭГЭННЕ ТАПТЫМ! )))) 0
28 Алина [Материал] А у меня не открывается помогите пожалуйста,надо на завтро Ответ: Расширение файла .doc, упакован в .rar. В документе использованы стандартные шрифты Arial и Times New Roman, так что проблем быть не должно. Файл открывается в Word’е. 0
29 гуля [Материал] у вас нету сочинении на тему:»Асрарга бала бирәм,кем ала?» Ответ: Бу сайтта бөтен китапларны карап чыктыңмы? Булмаса, үзең язасың инде. 0
30 гуля [Материал] ничего нету,схожу сума! Ответ: Не переживай, лучше напиши сочинение сама. | |
1-10 11-20 21-30 31-40 41-50 … 61-70 71-74 | |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Автор: Нуртдинова Зульфия Иршатовна
Должность: учитель родного языка и литературы
Учебное заведение: МБОУ «Нижнечекурская сош» Дрожжановского муниципального района РТ
Населённый пункт: Село Тат. Шатрашаны
Наименование материала: статья
Тема: “Игелек орлыклары чәчегез, бәхет игеннәре игәрсез”
Раздел: полное образование
Татарстан Республикасы Чүпрәле
муниципаль районы Түбән Чәке урта гомуми белем бирү мәктәбе.
“Игелек орлыклары чәчегез,
бәхет игеннәре игәрсез”
(Тәрбия өлкәсендә
Р. Фәхреддин хезмәтләре)
Татарстан Республикасы Чүпрәле
муниципаль районы Түбән Чәке урта гомуми белем бирү
мәктәбенең ана теле һәм әдәбияты укытучысы Нуртдинова Зөлфия
Иршат кызы.
Изгелек җирдә ятмый
Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ
Бу заманда бигрэк.
Яхшылыклы эшләү җиңел түгел,
Ә эшләргә кирәк!
Изгелек,мәрхәмәтлелек,шәфкатьлелек…
Ризаэддин Фәхреддин
Кеше
яшәгән
саен
бу
сүзләрнең
мәгънәсен
тирәнрәк
төшенә
бара.
Ул
сүзләрне
тормыш безнең күңелләребезгә язып куя, аларны мәңге җуелмаслык итәләр. “Изгелек ит тә
диңгезгә сал: халык белмәсә, балык белер”,- дигән борынгылар. Йөрәктән чыгып йөрәккә
барып җитә торган сыйфат- ул изгелек кылу.
“Изгелек орлыклары чәчегез”, — дигән
галимебез Р.Фәхреддин. Хәтта 2007 нче ел Татарстан Республика Президенты М. Шәймиев
указы белән Хәйрия елы дип игълан ителгән иде. “Хәйрия- нәкъ менә җәмгыятьне туплый
һәм
берләштерә
торган
идея.
Хәйрия
елында
бу
идеяны
тормышка
ашыру
өчен
мөмкинләребез
тагын
да
зуррак
булды,
чөнки
бу
мәсьәләгә
дәүләткүләм
игътибар
бирелде. Хәйрия елында гына түгел, һәрвакыт бер-беребезгә ярдәм итеп яшик”. “Без
булдырабыз!” ( М. Шәймиев).
Күңелең киң булса, бөтен илгә бер шырпы җитә ди халык. Киң күңеллелеккә ничек
ирешергә соң? Кешеләр тагын да игелеклерәк булсыннар өчен ни эшли алабыз? Ә бит
безнең халык бик күндәм һәм игелекле. Тик ни аяныч, язмыш тарафыннан кыерсыталган,
ярдәмгә мохтаҗлар да бар бит бүген. Алар безнең янәшәдә булырга, безнең мәктәптә
белем алырга, күршебездә яшәргә мөмкин. Без аларга игътибарлы , мәрхәмәтле һәм
шәфкатьле булырга тиеш.
“Кардәшеңә ачык йөз белән юлыгуың һәм су алырга килүче кардәшеңнең чиләгенә су
салуың да изгелек”, — дигән бит галимебез Р. Фәхреддин дә. Күп вакытлар узса да,
мәшһүр галимнәрнең исемнәре онытылмауның сере
нәрсәдә? Минемчә, тормышны, туган илеңне, туган халкыңны чиксез яратуда, халык
күңелендәге якты уйларны, йөрәгендәге тирән хисләрне сизә, күрә һәм иҗатында талантны
гәүдәләндерә алуда, табигать бүләк иткән шул талантны тынгысыз эш, тырыш хезмәт
аркылы үстерә баруда. Һәм, ахыр килеп, халык көченә ышану, аның иҗади байлыгыннан
урынлы файдалану, рух һәм илһам алуда, халыкның үз эчендә кайнап яшәүдә.
Сүзем, әсәрләре белән дистәләгән буынны илгә, милләткә тугрылыкка өндәп,
яктылык идеалларында тәрбияләгән Ризаэддин Фәхреддин турында.
Ризаэддин Фәхреддин
татар халкының иң мәшһүр улларының берсе. Гәрчә бөек шәхесләрне кемнәр беләндер
чагыштырып карау дөрес эш булмаса да, аның әдәбиятыбыз өчен куйган хезмәтләренең,
мирасының
зурлыгын
урысның
Лев
Толстое
белән,
күп
фәннәр
буенча
эшчәнлеген
итальяннарның Леонардо да Винчи белән куеп булыр иде.
Белем һәм тәрбия бирүдә мин үзем күренекле мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин
хезмәтләренә таянам. Әхлак тәрбиясе бирүдә гаилә белән кулга-кул тотынып эшләү матур
нәтиҗәләр бирә. Гаилә – һәр җәмгыятьнең йөзе, милләтнең таянычы. Башка халыклар
кебек үк, татар халкы да, милләт булып оешуның беренче баскычы итеп гаиләне күргән.
Татар халкы элек – электән ярдәмчеллеге,
игелеклеге белән аерылып торган. Игелекле
эшнең иртәсе – киче юк. Татар авылларында күршегә булышып яшәү матур гадәткә
әйләнгән. Ярдәмләшү- атабыз Адәм заманыннан ук килгән күркәм гадәт. Ата-ана – гаилә
тоткасы,
балаларга
һөнәр
бирү,
аларны
мөстәкыйль
тормышка
әзерләү,
тискәре
йогынтылардан саклау, рухи һәм физик сәламәтлекләре турында кайгырту өчен җаваплы.
Гаиләдә татулык, бер-береңне аңлау, ярдәмчеллек, миһербанлылык кебек күркәм гадәтләр
хөкем сөрергә тиеш. Бу урында күпкырлы талант иясе – Ризаэддин Фәхреддиннең акыллы
сүзләрен искә төшерү яхшы булыр: “Гаилә өчен куела торган кагыйдәләрне элегрәк белеп,
вакыты җиткәндә аларны кулланган кешеләр үз гаиләләренең әдәп вә сәясәт хәлләрен
күркәм рәвештә төзерләр, икенче төрле әйткәндә, “гаилә” дип аталган кечкенә дәүләтне
идарә итү юлларын табарлар. Бу сәбәптән азмы-күпме яшәячәк гомерләре, хәтта мәшәкать
эчендә
булса
да,
рәхәт
үтәр,
санаулы
булган
сәгатьләре
дә
бәрәкәтле
булыр”..
Бала тирә — якны танып белергә дә иң башлап гаиләдә өйрәнә. Гаиләдән урамга, олы
дөньяга чыга. “Оясында ни күрсә, очканда шул булыр”, дигән мәкаль дә шуннан тугандыр,
күрәсең. Бала нинди генә нәселдән булуга карамастан, һәр гаиләнең үз тарихы бар, һәр
чәчәк, һәр үлән үзенчә үскән кебек, гаилә дә фәкать үзенчә тамыр җәя, үсә, ныгый. Һәр
гаиләнең үз эчке кануннары бар, үз тәртип-кагыйдәләре бар. Балалар – шул гамәлләрне
көзгедәй чагылдыручылар. Ата – анасы баласын авыруларга, картларга, күрше –күләнгә,
туганнарга
ярдәм
итәргә
өйрәтмәсә,
ул
башкаларга
карата
битараф
булачак.
Усаллык
яшәгән гаиләдә дә яхшы күңелле балалар үсми, анда дошманлык, көнчелек өскә чыга. Ә
өлкәннәргә, авыруларга хөрмәт белән карарга, ярдәм итәргә өйрәтсә, үзе яхшы үрнәк
күрсәтсә, бала мәрхәмәтле булып үсә.
Игелекле кеше − башка кешеләргә изгелек кылучы зат. Тирә-юньдәгеләргә
яхшылык эшләү һәркемнең кулыннан килми ул. Начарлыкны гына бик тиз эшләп була.
Аның өчен хәтта уйларга да кирәкми. Бүгенге көндә изгелек эшләүчеләр шактый күп.
Иглекле гамәлләр турында сүз кузгалгач, мин үзем турында да язып үтәсем килә.
Мин
кайчандыр белгән кешеләр арасында иң яхшысы ул минем күрше әбием иде. Хәзер инде ул
мәрхүмә. Аның ахирәткә күчкәненә 2 ай вакыт узды. Минем күңелемдә ул иң изге кеше
булып калды. Ул нәрсәсе белән искитәрлек яхшы иде соң? Үзенең тормышы белән.
Укымышлылыгы һәм сабырлыгы белән күңелемдә иң тирән урын алган кешеләрдән берсе
ул. Мин күрше, Нурия әбиемнән, 90 ел эчендә нәрсәләр кичердең, дип сораша идем. Аның
кайбер хикәяләре мине хәзер дә гел гаҗәпләндерә. Минем күрше әбием гомере буе авылда
яшәгән.
Колхозлашу
елларындагы
авырлыкларны
да
күп
күтәргән.
Ире
Бөек
Ватан
сугышына киткәндә, өч бала тотып калган. Иртәннән кичкә кадәр колхоз кырларында
эшләгәннәр. Ачлы-туклы яшәгәннәр. Гаилә зур, колхоз акча бирми, эшләгән өчен бераз
икмәк кенә бирә. Ә дәүләткә сөт тә, йон да, йомырка да тапшырырга, налоглар түләү өчен,
заемнарга язылу өчен акча да кирәк. Ул әле шуның өстенә үз туганнарына булышу һә
күрше күлән качыкларына ярдәм итүне дә икенче планга куймый. Алар өчен һәрвакыт
кайгырып яши. Шундый авырлыкларга түзеп тә, алар сынмаганнар. Сугышта бер аягын
калдырган күрше бабамны көтеп алган күрше әбием. Күрше бабам, бер аяксыз килеш тә,
пенсиягә чыкканчы колхозда балта остасы булып эшләгән, аннан соң да күрше-күләнгә,
авылдашларга йортлар салып, буралар бурап биргән. Сугыштан соңгы еллар да авыл
халкына җиңеллек алып килмәгән. Бер караганда, гади генә кебек тоелган вакыйгалар. Ә
шулар аша илебезнең тарихын, халкыбызның язмышын ничек тулы аңларга була бит.
Дөреслекләрдән дә аңламаган күп нәрсәләрне мин нәкъ менә күрше әбием сөйләгән
истәлекләрдән аңладым. Ул үзенең томыш иптәшен җирләгәннән соң, ике ир баласын да
җир куенына сыендыра. Янында калган бер ир баласы аңа карата игътибарын киметеп,
эчкечелек юлына баса. Ә күрше әби үзлегеннән дин юлына кереп, авылыбызны нурга
күмә. Үз гомерен ак әби , абыстай булып үткәрә. Мин аңа һәрвакыт ярдәм итеп, хәлен
белешеп, һәр көн иртән: “Нурия әби, ни хәлләрең бар, тордыңмы”, — дип шалтырата идем.
Мәктәптән кайтуга пешергән ризыкларымны алып, аның хәлен белергә ашыга идем. Ул да
мине
үз
баласын
көткәндәй
сагынып,
көтеп
ала
иде.
Минем
шатлыкларым
булганда
шатланып, кайгыларымны уртаклашырга һәм киңәшләрен бирергә ашыга иде. Шулай
бергә – бергә яшәгәндә 90 яшен тутыргач, аның белән күңелсез хәл булды. Ул егылып,
урын өстендә калды. Мин һәр көн иртән аның янына барып, беренче ярдәм күрсәтергә
вакыт таба идем. Шулай 4 ай вакыт узып китте. 27 нче октябрь көнендә мәктәптән кайтып,
аның янына ашыктым. Бу җомга көн иде. Мин килеп керүгә ул минем кулымда җан тәслим
кылды. Минем кайтканымны гына көтеп торган бичаракаем!.. Шулай итеп без аны соңгы
юлга озаттык. Мин
үземнең эшләгән эшләремне игелекле гамәлләр колганмын дип
уйлыйм. Минем бу гамәлләремне үземнең балам да, мин укыткан балалар да күреп
тордылар. Алар өчен бу күркәм гамәл булып калыр дип уйлыйм. Минем бу игелекле
гамәлләр
кылуым,
миңа
әти-
әни
тәрбиясеннән
бирелгәндер
дип
уйлыйм.
Әйе, кешеләрне бизи торган күркәм холыкларының берсе ‒ ата-анага яхшы мөнәсәбәт,
туганнарга, дусларга олыларга һәм күрше-күләнгә карата изгелекләр кылу. Аллаһы тәгалә
әйткән: «Без кешегә ата — анасына карата ихтирамлы булырга боердык. Әгәр син исән
чакта аларның берсе яки икесе дә картлыкка ирешсәләр, син аларга «уф» та димә гел вә
каһәрләмә, кәефләрен җибәрмә, бәлки, аларга һәрвакыт йомшак вә мөлаем сүзләр сөйлә
гел! Вә аларга шәфкать итеп, рәхим канатларыңны җәй гел! Вә әйт: «Ий Раббым, алар
мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергәннәре кебек, Син дә аларга дөнья да һәм
ахирәттә шәфкать кыйл!»
Р.Фәхреддин, дин белгече буларак, әлбәттә, Коръән аятләре белән таныш була. Һәм
шуларга
таянып,
ул
үзенең
үгет-нәсыйхәтләрендә
түбәндәге
киңәшләрен
бирә:
«Әй,
хөрмәтле балалар! Сезнең ата вә аналарыгыз сезгә иң авыр вә мәшәкатьле хезмәтләрен
иттеләр вә һаман да итәләр. Һәрвакыт сезнең өчен Аллаһы тәгаләгә ялваралар вә дога
кылалар.
Моның
өчен
һәрникадәр
аларның
хезмәтләренә
катышмавыгыз
вә
мәшәкатьләренең хакын үтәвегез мөмкин булмаса да, һаман аларга хөрмәт күрсәтүче
булыгыз.”
Минем
теләгем
бер
–
һәркөн
яхшылык
кылырга
омтылыйк!
Әйләнә-тирәдәгеләр
арасында безнең ярдәмгә – ягымлы йөзебезгә, җылы сүзебезгә мохтаҗ булганнар бар бит!
Игелек эшләр өчен әллә кая йөрисе түгел, ә тирә-ягыңдагыларга игътибарлы гына булырга
кирәк.
Яхшылык, игелеклелек сыйфатларын балачактан ук тәрбияләргә кирәк. Кеше,
киләчәккә омтылып, яхшылыкка таянып яшәргә тиеш, дип уйлыйм мин.
Үземә, якыннарыма, бөтен илемә яхшылыклар, игелекле гамәлләр генә телим мин.
Дусларым, Сез дә изге гамәлләр эшләргә ашыгыгыз!
Әдәбият исемлеге:
1. Балаларга үгет-нәсыйхәт. ‒ Казан: «Дом печати», 2001.
2.
Мәшһүр
мәгърифәтче-галим,
педагог
Ризаэддин
Фәхреддин
мирасын
укыту-тәрбия
процессында файдалану. II кисәк. ‒ Казан: «Школа», 2006.
3.
Мәшһүр
мәгърифәтче-галим,
педагог
Ризаэддин
Фәхреддин
мирасын
укыту-тәрбия
процессында файдалану. IV кисәк. ‒ Казан: «Школа», 2008.
4. Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту –тәрбия
процессында файдалану. V кисәк. ‒ Казан: «Школа», 2009.
5. Фәхреддин Р.Р. Җәвамигуль ‒ кәлим шәрехе/ Р.Р. Фәхреддин. ‒ Казан: «Рухият », 2005..
6. Шаһиев Р.Ш. Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасы. ‒ Казан: «Школа», 2007.