Татарча сочинение карга боткасы

карга боткасыалып баручы:яз кил, яшреп,яшреп т тш ярып!борын-борын заманда кешелр ни чен яз булганын белмгннр, ди. алар ямьле язны жылы

«КАРГА БОТКАСЫ»

Алып баручы:

Яз килә, яшәреп,

Яшәреп тә төш ярып!

Борын-борын заманда кешеләр ни өчен яз булганын белмәгәннәр, ди. Алар ямьле язны жылы яктан кара каргалар алып килә, дип уйлаганнар. Шуның өчен, карлар эреп, сулар ага башлагач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрэм ясый торган булганнар. Аны «Карга боткасы» дип атаганнар. Бәйрәм көнне авыл балалары, кулларын карга канатын каккан шикелле кагып, урам буйлап йөгереп, халыкны бәйрәмгә чакырып йөргәннәр.

Карга әйтэ: кар! Кар!

Туем житте, бар, бар!

Ярма, күкәй алып бар!

Сөтен, маен салып бар!

Ипи, итен алып бар,

Карр, карр, карр!

Алып баручы Шуннан соң кешелэр азык-төлек алып, су буйларына яки тау итәгенә жыелганнар. Анда казан асып, ботка пешергәннәр, уеннар уйнаганнар, төрле биюләр биегәннәр. Бәйрәм бергәләп ботка ашау белән тәмамланган. Ләкин ботканы үзләре генэ ашап бетермәгәннэр, кошларга да «Рәхмэт кошкайлар , безгэ яз алып килдегез» дип калдырып киткәннәр.

Алып баручы

Хөрмәтле кунаклар һәм балалар! Хәзер без сезгә менә шушы борынгы бәйрәмне – яз бәйрәме булган Карга боткасын уйнап күрсәтербез.

 Өй күренеше. Балалар такмак әйтеп киләләр.

Өйдəме түтəй?

Җәтрәк бир күкәй,

Бирсәң безгә өч күкәй,

Тавыгың салыр йөз күкәй.

Май кирәк, ярма кирәк,

Карга туена бар да кирәк.

Оның булса, он чыгар,

Пешерербез без чумар.

Шикәр кирәк, тоз кирәк, Чыгар, түтәй, тизрәк!

Синең кебек уңган түтәй

Бу дөньда бик сирәк.

Түтәй кәрҗингә күчтәнәчләр сала.

Түтәй. Мәгез, мә, үскәннәрем, рәхим итегез. Каргалар безнең сыйдан да авыз итсеннәр.

Балалар. Рәхмәт сезгә, мең рәхмәт, матур түтәй. Карга туе! Карга боткасы! Бәйрәмгә рәхим итегез, әйдәгез, әйдәгез, тизрәк килеп җитегез! Бергәләп язны чакырыйк, ул тизрәк килсен! Балалар чыгып китәләр.

Казан күтәреп бабай һәм ике әби килеп керә.

Бабай. Аллага шөкер. Килеп җиттек. Балалар килеп җиткәнче казан аса торыйк. Әсмабикә казанны кай төшкәрәк асыйк икән?

Әсмабикә. Миңнулла, әйдә монда асыйк. Гомер-гомергә без шушында карга боткасы пешердек бит.

Балалар керәләр. Җырлыйлар.

Кояш, кояш, кыздыр ныграк,

Салкыннар китсеннәр
Чәчәкләр калыксын аланда,

Кар эреп бетсен, кар эреп бетсен.

Яз килсен тизрәк

Кояш, син елмай.

Бу безгә язны китерсен,

Иң күңелле ай, иң күңелле ай.

Бибикамал. Тавышланмагыз, балакайлар. Тыныч гына сөйләшегез, югыйсә каргаларны куркытырсыз. Әйдәгез, безгә булышыгыз.

Бер бала бабайга утын ярыша, берсе казанга су китереп сала, берсе кәрҗин бушата.

Әсмабикә. Ягез әле, үскәннәрем. Бәйрәмгә килгәч, бәйрәм булсын. Каргалар да аңлар бүген безне. Бергәләшеп җырлап, уйнап алыйк.

Бабай. Менә шәп булды, казан асылды. Я, кайсыгыз казанны котлап китәр.

Кызлар. Без беренче, без беренче! Балалар җырлыйлар.

Карга әйтә: кар, кар!

Утлы учак бар, бар!

Ботка куярга кирәк
Ит тә кушарга кирәк.

Малайлар. Әйе шул, шулай шул,

Ит тә турарга кирәк,

Ите безгә – ирләргә,

Ә боткасы – кызларга!

Кызлар. Әйе шул, шулай шул

Майлы ботка кызларга

Ите булсын егетләргә

Егетләр көчле булсын

Гайрәтләре ташып торсын!

Бабай. Әйдәгез, балалар, инде каргаларны чакыра башлагыз. Килсеннәр, бәйрәмне күрсеннәр, җырларны ишетсеннәр. Безнең белән бергә боткадан авыз итсеннәр.

Балалар.

Карга, карга, карга, карга,

Баса, баса ак карга,

Кил инде син, кил тизрәк,

Безгә бит бәйрәм кирәк.

Кил син, ләкин шуны бел:

Безгә чын бәйрәм җитсен

Карга туе, яз туе

Гасырлар буе китсен.

Бибикамал. Менә рәхмәт, балакайлар, менә ичмасам булдырдыгыз!

Бабай. Кунакларны чакырыр вакыт та җитәдер инде. Әбекәйләр, ничек анда, ботка өлгерәме?

Әсмабикә. Өлгерде инде, өлгерде. Аллага шөкер. Бабай, бар син авылдан, кунакларны чакырып кил. Авылдашларыбыз да бу күңелле бәйрәмне күрсеннәр, безнең белән бергә уйнасыннар, көлсеннәр.

Бабай. Хәзер, хәзер, әбекәйләр. Хәзер чакырып киләм.

Бибикамал. Әйдәгез әле, балалар, кунаклар килгәнче уйнап-җырлап, биеп алыйк.

Балалар. Әйдәгез!

Әсмабикә. Әйдәгез , балалар, “Чума үрдәк, чума каз” уенын уйнап алыйк.

Балалар уйныйлар.

Бибикамал. Без яшь чакта егетләр белән капма-каршы такмаклар әйтешә идек. Әйдәге, такмак әйтешик.

Такмак әйтешәләр.

Бабай. Кунаклар килә. Каршы алыгыз.

1 бала.

Хуш киләсез, үтегез

Түрдән рәхим итегез.

Бездә бүген зур бәйрәм

Уйныйбыз әйлән-бәйлән.

2 бала.

Кулны-кулга алышып,

Кошлар кебек сайрашып

Уйнасак шулай бергә

Күңелсез булмас бер дә!

Әсмабикә. Кадерле кунаклар, балалар, әйдәгез “Чүпләмле” уйнарга!

“Чүпләмле” уены уйнала.

Бибикамал. Тәмле карга боткасы

Кызлар телен йотмасын

Бигрәк тәмле, бигрәк тәмле

Бигрәк тәмле боткасы.

Бабай. Кунаклар, балалар, иң элек каргаларны сыйлап китик. Канат очларында язны алып килгән өчен аларны сыйлыйк. Алар да бәйрәм боткасын авыз итсеннәр.

Балаларның учларына ботка салып чыга.

Әсмабикә.

Менә бусы –Җир анага.

Түбәсенә туклыгың бир,

Тамырына ныклыгың бир.

Бибикамал.

Менә бусы — күккә,

Яңгыр бирсен.

Кояшлы, җылы көннәр булсын!

Илгә туклык, гаиләгә иминлек килсен!  

 Аннан балалар боткаларын кар өстенә чәчәләр. Карга киеме кигән балалар ботканы ашыйлар.

Каргалар.

Кар! Кар! Кар!

Тәмле булды боткагыз!

Язлар килсен мул булып

Иген уңсын кыр тулып

Дуслар булсын һәр җирдә

Тынычлык булсын илдә!

Әсмабикә. Ә монысы сезгә, кунаклар. Сыйланыгыз. Муллык килсен. Бәхет килсен. Балалар сау-сәламәт үсегез, тәүфыйклы булыгыз.

Алып баручы.

Кояш, чык, чык, чык

Тәти кашык базарда

Ботка пешә казанда

Батыр карны елак ит,

Җылың белән кунак ит.

Алып баручы.

 Үз илебездә,үз телебездә,үз җиребездә

Бәйрәм белән котлыйбыз сезне.

Илебезнең,елыбызның

Имин булсын һәр көне

Алып баручы.

Булдырдыгыз,укучылар.Афәрин!

Җырларыбыз юлдаш булсын,

Юлдаш булсын,яңгырап торсын.

Эшләрегез уңнан булсын,

Илебезне бизәп торсын

Алып баручы.

Ә хәзер әйдәгез карга боткасын авыз итәргә рәхим итегез..

КАРГА БОТКАСЫ БӘЙРӘМЕ

Бурычлар:

Өйрәтү: Балаларны татар халкының мәҗүси бәйрәмнәре белән таныштыруны дәвам итү.

Үстерү: Карга боткасы мәҗүси йола-бәйрәме ,ырымнары, уеннары,такмазалары аша сөйләм үстерү.

Тәрбияви: Халкыбызның борынгы йола-бәйрәмнәренә ихтирам тәрбияләү.

Җиһазлау: Кошлар рәсемнәре,ботка пешерү өчен казан,балалар санынча кашык-савытлар,уен өчен-яулык,магнитофон.

Балалар белән әзерлек эшләре: Алдан шигырьләр өйрәнү.

Тәрбияченең әэерлек эше: Кичәне үткәрү өчен урын әзерләү,уеннар өчен атрибутлар әзерләү.

Кичә барышы:

1-бала:

Ачылды ак калын юрган,
Исте апрель җилләре,
Кошлар кайта, сагындыра
Туып-үскән җирләре.

2-бала:

Көннәрен юлда үткәреп,
Куанышып очалар.
Канатларында күтәреп,
Яз китерә ич алар.

А.Б.:

Борын-борын заманда кешеләр ни өчен яз булганын белмәгәннәр ,ди.Алар язны җылы яклардан кара каргалар алып килә икән дип уйлаганнар.Шуның өчен карлар эреп,сулар ага башлагач,каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар.Аны “карга боткасы” дип атаганнар.Аланда уйнаганнар,җырлаганнар,күңел ачканнар.Ахырдан ботка ашый торган булганнар.

(Кар-кар дип,ике карга очып керәләр)

1-карга: Кар-кар!

2-карга: Туем җитте,бар,бар!

1-карга: Матур язлар алып килдек!

2-карга: Күңелле җәйләр китердек!

1-бала:              

“Исәнмесез,кошкайлар”           Ш.Маннур.

Исәнмесез,кошкайлар,
Безнең якын дускайлар!
Чәүкәләр,акчарлаклар,
Сыерчыклар,тургайлар.

Кыштан туеп беттек без,
Сезне сагынып көттек без.
Сезне көткән арада
Күп нәрсәләр белдек без.

Инде яз килде көлеп,
Сулар ага йөгереп,
Без оялар ясадык
Сез килер көнне белеп.

2-бала:            

“Килегез,кил,кошкайлар”

Чыпчык,чыпчык,чык-чырык,
Җим сиптем,кил тиз очып.

           Песнәк,песнәк,кил тизрәк,
           Җим сибәм сиңа әзрәк.

Чәүкә,чәүкә,кил чәүкә,
Җим бирәм бер тәлинкә.

            Күгәрченем,гөр-гөр-гөр,
            Җим сиптем,менә күр,күр.

Карга,карга,син кара,
Кабып кал азык барда.

              Саескан,ала канат,
              Җим сибәм кабат-кабат.

Килегез,кил,кошкайлар,
Сез бит безнең дускайлар.
Бакчабызда куныгыз,
Көн дә кунак булыгыз

А.Б.:

Булдырдыгыз,балалар,бик матур сөйләдегез.

Канатлы дусларыгызны рәнҗетмәгез,явыз ниятле малайларга да юл куймагыз.

           (Балалар башкаруында кошлар биюе башкарыла.)

А.Б.:

Ә сез,олылар,кошларны таныйсызмы?Безнең балалар

 табышмак әйтерләр,ә сездән җавабын көтәбез.

1.Канатларын җәя-җәя                      2.Килсә әгәр гомереңнең
Ук шикелле оча ул.                             Озынлыгын беләсең,
Очып барган җирдән генә                 “Минем гомерем ничә ел?”-дип
Бөҗәкләрне тота ул.                            Сорау гына бирәсең.
Үреп ясый оясын,                                Саный да әйтеп бирә,
Кәрзиндер дип торасың.                   Нинди кош ул,кем белә?

                   (карлыгач)                                                  (күке)

3.Яздан башлап,җәйгә кадәр
Иген үскән кырларда,
Берөзлексез җырлап тора
Җырлар җыры булганга.
Осталыкта ише юк,
Аны сөймәс кеше юк.        

                         (тургай)

А.Б.:    

Әйдәгез,балалар,каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясыйк,аларга ботка пешерик.Элек өйдән-өйгә йөреп,карга боткасына сый җыйныйк.

            (Балалар,чиләкләр тотып,җырлап сый-ризык җыярга китәләр)

              Татар халык җыры “Җырлыйк әле”

Җырлыйк әле,җырлыйк әле,
Җырлыйк әле алтыны.
Җырласаң да килешәдер,
Бүген бит бәйрәм көне.

               (Бер тәрәзә төбендә туктыйлар.)

1-бала:                       

Өйдәме түтәй?
Җәтрәк бирче күкәй!
Бирсәң безгә өч күкәй,
Тавыгың салыр 100 күкәй.
Бергәләп:       Май кирәк,ярма кирәк,
Карга туена бар да кирәк.

2-бала:                       

Тагын булса-он чыгар,
Пешерербез без чумар.
Шикәр кирәк,тоз кирәк,
Чыгар,түтәй, тизрәк!
Бергәләп:       Синең кебек уңган түтәй
Бу дөньда бик сирәк.
Түтәй:             Бирәм,балалар, мәгез,
Күпме кирәк, алыгыз. (сый бирә)
Балалар бергәләп:  Рәхмәт сиңа,түтәй,
         Кулың-аягың сызлаусыз булсын!
         Йөз яшә!

Түтәй: Амин,шулай булсын!

          (балалар җырлап башка өйгә китәләр)

Җыр бергәләп:

        Тәрәзәмдә гөлләр үскән,
        Гөл яфрагын кем кискән?
        Уйнамыйча, җырламыйча
        Бу дөньяда кем үскән?

3-бала:

      Әби, бабай, өйдәмесез?
      Бер йомырка бирәмсез?
      Бер йомырка бирсәң-
      Тавыгың салып утырсын,
       Иләк-чиләк тутырсын,
       Йомыркагыз күп булсын.
      Кыт-кытыйк, кыт-кытыйк!

Әби:Мәгез, балалар, мәгез,
Бәйрәмегез котлы булсын!
Бергәләп:Рәхмәт,әби!

4-бала: Сый җитәрлек булды.Карга боткасын пешерергә кай җиргә    барыйк икән?

Бабай:Әйдәгез, балалар, яланга.Без дә яшь чакларны искә төшереп, бер җилләнеп кайтырбыз.

          (елга буена китәләр)

Әби:Яланга төшкәч вакытны бушка уздырмыйк әле.Безнең яшь чакта уйнаган “Яшерәм яулык” уенын уйнап алыйк.

“Яшерәм яулык” уены.

Яшерәм яулык, яшерәм яулык,
Яшел каен астына.
Сиздермичә салып китәм
Бер иптәшем артына.
Әби:  Әнә тегендәге чишмәдән кызлар су алып кайтсыннар.Бигрәк тәмле инде шул чишмәнең суы!Кызларыбыз көянтә-чиләкләрен дә алып килгәннәр.

“Чишмә юлында” биюе.

Әби белән бабай: Балалар, ярма да бар, май да, тоз да бар, су да булды.Без ботканы пешерергә куйыйк та, ботка пешкәнче биеп алыйк.

Бабай:

Тыпыр-тыпыр тыпырдатып
Бергә басаек әле,
Уйнап-көлеп,җырлап-биеп,
Күңел ачаек әле.

(балалар “Питрәч каласы”көенә җырлыйлар,бер кыз биеп китә.Кыз түтәйне чакыра,түтәй-бабайны, бабай-әбине)

Бабай: Ух,ух, ботка көймәсен,карчык, бигрәкләр җилкенеп киттең инде.

Әби: (биюеннән туктый)

    Борчылма әле, сиңа әйтәм, көймәс, утын басып кына куйган идем.Карт, исеңдәме, яшь чакта нинди уеннар уйный идек әле?

Бабай: “Без, без, без идек уенын беләсезме, балалар?

                          (берничә төркемгә бүленеп “Без, без, без идек” уены уйнала)

Без, без, без идек,
Без унике кыз идек.
Базга төштек-май ашадык,
Келәткә кердек-бал каптык.
Бер тактага тезелдек,
Таң атканчы юк булдык.
Авызыңны ач та йом!

Каргалар: Ботка пеште, ботка пеште!

        (идәнгә эскәтер җәелә,балалар ,җырлашып, идәнгә утыралар)

        Ал да итәек әле,
        Гөл дә итәек әле,
        Күңелле итеп, бергәләшеп
        Ботка ашаек әле.

                         Тәмле микән боткасы,
                          Авыз итәек әле.
                          Матур язны каршылап,
                          Бәйрәм итәек әле.  (әби ботканы эскәтер өстенә китереп куя)

Әби: —  Менә бусы-Җир анага!

Җир атасы-җирән сакал,
Җир анасы-асыл бикә!
Түбәсенә-туклыгың бир,
Тамырына-ныклыгың бир,
Ил өстенә муллыгың бир,
Ил эчендә безгә дә бир!
   -Менә бусы- суга,
Су иясе ташламасын!
   -Менә бусы-күккә,
Яңгыр бирсен!
Кояшлы җылы көннәр бирсен!
Илгә-туклык,гаиләгә-иминлек килсен!
    -Бусы- каргаларга!
 Канат очларында язны алып килгән өчен!

Каргалар:       Карр, карр,әйбәт дуслар барр, барр!

Әби:      Ә калганы-сезгә, балалар. Сыйланыгыз.Муллык килсен!Бәхет килсен!

А.Б.       Әби, бабай, сез олы кешеләр, сез башлап кабыгыз ботканы.

 (Әби, бабай “бисмилла” әйтеп, ашый башлыйлар.Балалар да ботка ашыйлар.Ботка ашап бетергәч, савытларын әйләндереп каплап,кашык белән кага башлыйлар

1-бала:  Богыр-богыр ботка пешә,

   Уртасына ак май төшә!

Бергәләп:Яу, яу, яңгыр яу!

   Яу, яу, яңгыр яу!

2-бала:Яу, яу, яңгырым,

   Симез сарык суярмын!

   Түшен үзем  алырмын,

   Эчен сиңа куярмын!

Бергәләп: Яу, яу, яңгыр яу!

   Яу, яу, яңгыр яу!

3- бала:Яу, яу, яңгырым,

   Балык башы бирермен.

   Балык башы ашамасаң-

   Тәкә башы бирермен.

Бергәләп:Яу, яу, яңгыр яу!

   Яу, яу, яңгыр яу!

                         Җыр “Яңгыр”

    Яңгыр,яңгыр,яңгыр яу,

    Көмеш кадак,ука бау.

    Яу син, яу, килеп кенә,

    Тыпырдап биеп кенә.

     Чамасын белеп кенә.

     Җиргә ямь биреп кенә.

                                    Яңгыр,яңгыр, яңгыр яу,

                                    Көмеш кадак, ука бау.

                                    Яу син, яу көмеш булып,

                                    Өлгергән җимеш булып.

                                    Зәңгәр чәчәкләр булып,

                                    Ал, кызыл мәкләр булып.

     Яңгыр,яңгыр,яңгыр яу,

     Көмеш кадак ,ука бау.

     Җиребез дымга туйсын,

     Игеннәр гөрләп уңсын.

     Муллык, гүзәллек иле-

     Туган ил балкып торсын.

4-бала: Малайлар, кызлар!Кемдә ботка бар? Кошларга калдырыйк.Яңгырны вакытында яудырсыннар!Илгә иминлек, безгә туклык, саулык теләсеннәр!

         (тарелкаларны елга буена куялар)

Бергәләп:       Карга боткасы ашаган-

   Матур язга охшаган!

5-бала:            Кара карга ашамаса-

   Ала карга ашасын.

   Ала карга ашамаса-

   Кара карга ашасын!

6-бала:            Карга килми-кар китми,

   Карга килми-яз җитми.

   Кабул итеп җыенны,

   Кабул итеп сыемны,

   Безгә яңгыр яудырсын,

   Битен юсын тау-кырның.

А.Б.     Илгә ачлык килмәсен,

  Игеннәрне үстерсен,

  Безгә туклык китерсен!

Бергә: Яңгыр яу, яу,яу,

   Без булыйк сау, сау,

   Яу килмәсен иң элек,

   Илдә булсын иминлек.

   Җирдә җиңсен игелек-

   Яңгыркаем яу, яу!

              “Кояшлы ил” җыры башкарыла.

                           Ә.Рәшитов сүзләре, Л. Батыр-Болгари көе

Кояшлы ил безнең ил,                 Һавасы да,җире дә,

Күге аның гел аяз,                       Салават күпере дә,

Кыш китерсә Кыш бабай,           Яңгыры да,кары да-

Чәчәк алып килә яз.                     Безгә якын бары да.

                   Сандугачлы урманы,

                   Ашлык тулы кырлары,

                   Бөтен җиргә яңгырый

                   Безнең бәхет җырлары.

Видеода «Тойота» ның бик зур тизлектә килүе күренә. Автомобиль рулендә Балакатай районында яшәүче 53 яшьлек кеше булган. Бик югары тизлектә бәрдерә, шуңа да — шөкер, имгәнүләр белән булса да исән калулары үзе бер могҗиза. Андыйлар турында «күлмәкчән тугандыр» диләр.

Имгәнгән атны йоклатып үтергәннәр.

«Безгә клуб кирәк!»

Фольклор ансамбльдәге сигез кешенең бишесе имгәнгән. Атта баручыларның берсе — Сәлимҗан Хәкимов, ул гармунда уйнаган.

— Сигез кеше бара идек арбада. Үзебезнең авылдан бер километр тирәсе генә «Фазыл чишмәсе»нә. «Кәккүк чәе» — электән килгән гореф-гадәт. «Кәккүк чәе, карга боткасы» дигән бәйрәм ул. Соңгы елларда уздырган юк иде аны. Дөресен генә әйткәндә, гел бәйрәмнәр үткәреп торырга безнең мөмкинлек тә юк. Клуб та юк, 60 нчы елларда салынган агач клуб, авария хәлендә булгач, яраксыз итеп табылды. Бер 5-6 ел элек клубны «списать» иткәч, яңа клуб булмый диделәр. Аннары аны беркем карамады, тагын да таушалды, таркалды ул. 

20 еллап клуб салдырырга дип сөйлибез, безне тыңлаган кеше дә юк. Республика башлыгы Хәбиров (Радий Хәбиров — Т.И.) исеменә ике хат яздык. Безнең хатны аның кулына бирмәскә тырышалар. Кемдер, секретареме, Мәдәният министрлыгына җибәрә, министр урынбасары безгә «сезнең клуб „Мәдәният“ программасына кертелде. 2023 елда проект эшләнсә, 2024 елда салыначак» дигән җавап яза. Ә аның 2026-2028 елларга калмасына кайда гарантия?! — диде Сәлимҗан абый.

«Гармун белән асфальтка барып төштем»

Ул һәлакәттә сул аягының бот сөяге имгәнгәнен әйтте.

— Гармун белән асфальтка барып төштем. Борын сынды, күзләр күгәреп чыкты. Баш мие дә селкенгән иде. Дуван районындагы Мәсәгуткә алып барып, компьютер томографиясе ясадылар. Безне «бернинди куркыныч, сынулар юк» дип кайтардылар. Үзебездә бүген приемга бардым, 8 е тагын килерсең диделәр, — диде Сәлимҗан абый.

Ансамбль булып оешып йөри башлауларына әле бер-ике ай гына. Авариягә эләккән Фәүзия Сәлимованың кызы Рания Корбанова әле быел язын гына клуб мөдире булып урнашкан.

— Рания әле яңарак кына бик әйбәт эшли башлаган иде, үзебезнең инициатива белән татар милли костюмнарын киеп, казаннар асып, ашарга пешереп, шушы бәйрәмне үткәрик дигән идек. Анда безне халык алдан әзерләнеп көтеп тора иде.

Без ат белән борылып төшеп җитәргә 2-3 метр калган иде. Берзаман зур тизлек белән арттан машина килеп бәрелде. Үзем дә аптырыйм менә: ничек күреп, аякларымны алып калырга җитешкәнмендер. Ике аякны да өзеп алып китә иде. Гөлсем җитешмәде, хатын-кызларда реакция барыбер әкренрәк инде. Анда бит бер секунд хәл итә. Имгәнүләр белән булса да исән калдык инде, — ди ул.

Видеода арба артыннан кара төстәге машина баруы күренә.

— Кара машина безнең клубныкы иде, безне озата барды. Күрәсең, «Тойота» аны узмакчы булган, тик ярамаган маневр ясаган. Анда узарга ярамый дигән билге дә тора, — диде Сәлимҗан абый.

Коллективларында күбрәк пенсиядәге ханымнар, әле пенсиягә чыкмаганнары да бар.

— Яңа Мөслим — татар авылы, күпчелек халык татарлар, башкортлар да бар. Без татарча җырлыйбыз. Татар халык җырларын, борынгырак җырларны башкарабыз. 1 меңнән артык була торган идек без татарлар, быел җанисәп тагын күрсәтер инде, — диде ул.

Иң зур зыян күрүчеләр — хатын-кыз советына рәис итеп сайланган Гөлсем апа һәм аның урынбасары Фәүзия Сәлимова. Гөлсем Дөсмөхәммәтованың тубыктан аягын кисәргә мәҗбүр булганнар, хәзер ул беренче группа инвалид.

— Әни белән бергә яши идек, әтине март аенда гына җирләдек, шуннан әни ялгыз калды инде. Мин үзем гел Себергә китеп эшләп йөрим. «Кәккүк чәе» бәйрәме Сабан туе кебегрәк бәйрәм инде. Мин үзем анда юк идем, вахтага киткән идем. Әни янына кертмиләр реанимациягә, журналистларны гына керткәннәр. Телефоннан да сөйләшмәдем, табиб белән генә сөйләшеп белештем хәлен. Юньләп бернәрсә белмибез әле, ампутация булганы гына билгеле, — дип сөйләде «Интертат»ка улы Ранис Дөсмөхәммәтов.

Гөлсем апа гомере буе башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән. Җырга гашыйк кеше булган.

«Үзебез картайсак та, күңел яшь бит әле. Бәйрәмгә ныклап әзерләнгән идек, көне дә кояшлы иде, тик менә шушы хәл килеп чыкты. Мин үзем оптимист, ләкин моны кичерү бик авыр», — дигән тездән түбән өлешеннән бер аягын югалткан Гөлсем апа реанимациядә тележурналистларга.

«Әни, сөйләшә, тик бик елый, сызлана»

Клуб директоры Рания Корбанованың әнисе Фәүзия Сәлимова да Мәсәгут хастаханәсендә. Кызы Рания Корбанова сүзләренчә, аның аяк-куллары, башы имгәнгән.

— Авылда бәйрәмнәр үтмәгәч, авыл халкының бераз булса да күңелен ачыйк дигән идек. Матур гына итеп үткәреп җибәрербез дип уйлаган идек, шулай килеп чыкты инде менә. «Кәккүк чәйләре»н элегрәк үткәргәннәр, мин дә яңа гына, 30 апрельдән эшли башлагач, кабат шул традицияне торгызмакчы идем. Без үзебез артларыннан машина белән озатып бардык. Үзебез дә аңламый калдык, безне зур тизлек белән «Тойота» узып китте. Шофер гаепле инде, шундый зур тизлектә килеп бәрелде бит ул.

Беренче ашыгыч ярдәм машинасы тиз килде, Гөлсем апаны алып киттеләр, ә минем әниемә озак килде. Ә табиблар килгәнче иң беренче ярдәмне авылдашыбыз Фәүзия Хадыева күрсәтте. Ул да шул арбада иде. Гөлсем апа да, әни дә Дуван районы хастаханәсендә яталар. Гөлсем апа реанимациядә, минем әнием травматологиядә. Әле әнинең иртәгә туган көне, 60 яшьлек юбилее да. Хәзер аңында әни, сөйләшә, тик бик елый, сызлана, — диде кызы Рания Корбанова.

Ул ансамбльнең быел 9 Май бәйрәмендә дә татарча чыгыш ясаганнарын әйтте.

— Алар барысы да бик матур җырлый. Клуб булса, бөтен бәйрәмнәр шунда узар иде дә, тик клуб безнең авария хәлендә, ничә еллар торып, инде аны тагын да җимереп, яртылаш сүтеп бетерделәр. Бала-чаганы биергә өйрәтергә, матур чаралар үткәрергә урыныбыз да юк бит безнең. 2019 елда апрель аенда клуб сельсовет бинасына күченде. Селсоветны, колхозны бетерделәр, клуб юк, яшьләргә эш юк, авыл халкы кайда барсын?! Шуңа шул мәҗлесне үткәрергә уйлаган идек, — дип уртаклашты Рания ханым.

Бу арбада Башкортстан Иҗтимагый палатасы пресс-секретаре Ләйсән Гаррапова әнисе дә барырга тиеш булган.

— Әнине өстәмә рәвештә район үзәге Олы Ыктамактан чакырган булганнар. Әни бармыйча калды, мин Мәскәүгә «Елның матбугат хезмәте» бүләкләү тантанасында идем, әни улымны карап торды. Әле аңа кисәтү рәвешендә төш тә кергән булган, мәрхүмә әбиемне күргән ул, — диде.

Авылдашлары сүзләренчә, авылда клуб авария хәлендә булганлыктан, зыян күргән артистлар чишмәгә барырга уйлаган.

— Бу чыннан да шулай. Аны кирпечтән төзи башлаган иделәр, тәки тәмамлый алмадылар. Ул эш шулай таркалды. Мин яшь чакта әле ул клуб ачык иде, агач идәннәре шыгырдаса да, шунда дискотекага йөри идек. Авылда әле ташландык бер куркыныч йорт та тора, беркемгә берни кирәкми, аны сүтмиләр дә. Урам башында ук тора ул. Авылларның төзеклеге, ямьлелеге, мәдәният йортлары төзелеше өчен кем җавап бирергә тиештер, белмим. Кем дә булса шушы авыллардагы проблемаларга игътибар юнәлтсен иде. Авылда күңел ачу өчен шартлар булмаганга, эчүгә сабышалар, чишмә янында гармунда уйнап-җырлап күңел ачалар. Ни өчен авыл халкы тайгада яшәгән кебек яшәргә тиеш, шәһәр халкына бит мәдәни-күңел ачу программалары бар, — дигән Ләйсән Гаррапова Facebook тагы үз сәхифәсендә.

Арттан берәү кара машина тошороп килә — беҙҙең ойоштороусыларыбыҙ. Ә артынан теҙелеп 12ләп машина калоннала артыбыҙҙа. Алда боролошка знак тора һәм «обгон запрещен» тора. Унда беҙ анламайҙа калдык, ишетмәнек тауышты, сөнки беҙ гармунга йырлап киләбеҙ, — дип сөйләде «Интертат»-ка Фәнирә Якупова.

«Түбән очлыкны саклап калырга тырышкан идек, ләкин тездән түбән өлешен ампутацияләргә туры килде. Пациент реанимациядә, уртача авыр хәлдә», — дигән БСТ телеканалына интервьюда Мәсәгут хастаханәсенең анестезиология һәм реанимация бүлеге мөдире Илгиз Мостафин.

«Һәлакәт буенча суд-медицина һәм автотехник экспертизасы билгеләнгән. Юл хәрәкәте иминлеге һәм транспорт чарасыннан файдалану кагыйдәләрен бозу буенча җинаять эшен кузгату мәсьәләсе хәл ителә», — дигән Башкортстан Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең юл хәрәкәте иминлеге пропагандасы инспекторы Марсель Бикташев телесюжеттагы интервьюда.

Авылдашлар әйтүенчә, «Тойота» йөртүчесе зыян күрүчеләр янына килеп гафу да үтенмәгән. Тәүлек узгач та, авылда күренмәгән. Кем гаепле икәнен хокук саклау органнары ачыклый.

Нэвруз

Алып баручы: Исәнмесез балалар! Бүген без сезнең белән язны, Нәүрүз

бәйрәмен каршыларга җыелдык.

Март ае-яз башы,бик матур ай. Бу ай озак заманнар буе яңа елның беренче

ае булып йөргән. Нәүрүз –язны каршылап ,язгы  чәчү эшләре алдыннан  үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз-ул игелек,дуслык бәйрәме. Ул тынычлыкка, матурлыкка өндәүче бәйрәм. Бәйрәмнең хуҗасы-сөйкемле Нәүрүзбикә.

Ведущий: Здравствуйте, ребята! Сегодня у нас праздник Навруз. Слово  «Навруз» означает «новый день». Навруз — это период пробуждения природы, наступления тепла, начало весенних полевых работ. Навруз — праздник урожая, людей труда, мирной жизни. Навруз — это гимн родной природе, праздник всеобщего согласия. А хозяйка  этого праздника — Навруз.

Алып баручы:  Нәүрүз бәйрәме котлы булсын,

                             Эче тулы нур булсын!

                            Нәүрүз көен кем көйләсә,

                             Ул дәртле һәм бай булсын!

Җ.Фәйзи көе ,Ф.Кәрим сүзләре”Яз җитә”җыры.

Балалар чыгышы.

1.Яз,килә,яз килә.                         2.Тамчылар бии тып да тып,

Кояш нурларын сибә.                      Тамчылар сикерәләр.      

Тып-тып итеп тамчы тама,              Аларны булмый туктатып,

Инде кар эреп бетә.                        Алар яз китерәләр.

3.Әй,дусларым ,килегез,

Күңел ачу көнебез.

Җырлый-җырлый биик әле,

Сез кул чабып торыгыз.

Татар халык җыры “Әпипә”

Алып баручы:

Борын-борын заманнан,

Болгар белән Казаннан,

Җаек белән Иделдән

Бу бәйрәм безгә килгән,

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

-Әйдәгез,Нәүрүзбикәне чакырыйк!

Ведущий:  Молодцы! Хорошо танцуете. А вы звали весну? Ну, давайте

Хозяйку весны—Наврузбику

Балалар(барысы бергә):  Нәүрүзбикә! Нәүрүзбикә!

Кыш бабай:  Киләм! Киләм! Исәнмесез, балалар!

Алып баручы:  И, Кыш бабай, без язны көткән идек, син килгәнгә дә бик шат!

Әйдә, безнең белән уйнап ал!

Ведущий:  Дедушка Мороз, мы рады тебя видеть! Поиграй-ка с нами.

Кыш бабай:  С удовольствием останусь, поиграю с детишками. У меня есть

Ложка-кашык, яйцо-йомырка. Игра называется «Кашык  белән йомырка ташу»

Игра детей.

Ведущий:  Ребята, давайте, позовём весну .

Алып баручы:  Балалар , әйдәгез, Нәүрүзбикәне чакырыйк!

Нәүрүз керә.

Бала:  Исәнме, яз,матур яз,

            Безне сагынып килдеңме?

            Агачларга , куакларга

            Яшел чуклар элдеңме?

Нәүрүз:  Саумы нәни дусларым!

                 Сезне сагынып килдем мин.

                Сезгә аяз көннәр дә ,

                 Яңгыр да китердем мин.

Балалар һәм алып баручы:  Исәнмесез, яз кызы-Нәүрүзбикә! Сине бик  көттек!

Ведущий:  Здравствуй, Навруз! Мы тебя очень ждали!

Нәүрүз:   Беләм-беләм! Сез мине бик яратасыз! Салкын кыштан соң мин җылы

көннәр, йөгерек сулар, ләйсән яңгырлары, мырзая чәчәкләре алып килдем!

Алып баручы:   Хуш киләсең Нәүрүз түрдән уз!

Кыш бабай:  Исәнме, Нәүрүз кызым!

Нәүрүз:  Исәнме, Кыш бабай!

Алып баручы:   Нәүрүз, Кыш бабай! Балаларның сезнең белән уныйсылары килә.

“Яңгыр белән кояш” уены.

Яңгыр килгәч балалар зонтик астына качалар,кояш чыккач уйнап йөриләр.

Яңгыр яу,яу,яу!                                 Кояш,чык,чык,чык!

Иләкләп-чиләкләп!                          Болыт,кач,кач,кач!

Яу син ,яу килеп кенә,                     Бе уйнарбыз җылыткач!

Тыпырдап,биеп кенә!

Ведущий:  Весна уже наступила, очень скоро станет тепло. Появятся  первые

цветочки, почки распустятся. Давайте, с нами поиграем в игру «Воробушки и

автомобиль»

Кыш бабай:  С вами очень весело. Только мне уходить надо. Я уступаю своё

место Навруз! До свидания ребята! Саубулыгыз,балалар!

Балалар:  Саубул, Кышбабай! До свидания!

Алып баручы:  Яз кызы, яз кызы!

                             Безнең сөйгән кунак син,

                             Ямьле үтсен кичәбез

                             Безне көлдер –уйнат син!

Җырлы-биюле уен ”Кәрия-Зәкәрия”

(Балалар түгәрәктә җырлап әйләнәләр)

Бу бик яхшы укучы, Бу бик яхшы укучы!

Аның биюе яхшы, аннан үрнәк алыгыз!

(Бер бала уртага чыгып шигырь укый.)

Бу бик яхшы биюче, Бу бик яхшы биюче!

Аның биюе яхшы, аннан үрнәк алыгыз!

(Бер бала уртага чыгып бии.)

Бу бик яхшы җырлаучы, Бу бик яхшы җырлаучы!

Аның биюе яхшы,аннан үрнәк алыгыз!

(Бер бала уртага чыгып җыр җырлый)

Алып баручы:  Яз нурлары –көмеш нурлар

Сибелсен җиргә. Яз шатлыгы , яз бәхете, Телибез сезгә!

Нәүрүз:  ”Нәүрүз көнен ничек каршыласаң-елың шулай үтә” дигән әйтем

бар. Сезнең дә алдагы көннәрегез бүгенге бәйрәм кебек шатлыклы булсын!

-Ребята! Мы провели такой замечательный праздник. Я пришла к вам не с пустыми руками, я хочу вас отблагодарить. (Навруз дарит детям сладости.)

Ведущий:  Вот и наступила долгожданная весна! Навруз остается вместе с нами. Она нас будет каждый день встречать на улице с тёплым солнышком, с капельками с крыш. Навруз, спасибо тебе за подарки!

Праздник завершается татарской народной пляской.

Бәйрәм татар халык биюе белән тәмамлана.

Весна. Мне очень понравилось как вы играете и я хочу вас научить играть в татарскую народную игру “Түбәтәй”. Встаньте в круг, пока музыка играет тюбетейку передаем друг другу, как музыка остановится, тот, у кого осталась тюбетейка выходит в середину и выполняет задание.

Игра “Тюбетейка” 

ВЕСНА. Весёлый праздник Навруз. На нём все веселились, играли, соревновались.

Ведущий: Будем праздник продолжать,
Будем весело играть!

Ведущий: Навруз, мы знаем что ты приходишь в день весеннего равноденствия, когда день и ночь равны, давайте поиграем в игру «день и ночь»

Игра «День и ночь»

ВЕСНА. Просыпайтесь, птицы, звери!

Звонче песню пой ручей!

Игра «Ручеек»

Ведущий: Ребята, а давайте поможем весне! Надо сделать так, чтобы снег быстрее растаял

Игра: «Перенеси снежок в ложке»

Ведущий: У меня для ребят, есть еще забава. Покатать на карусели вас ребята надо. 

Весна: А где же твоя карусель? Мы не видим. 

Ведущий: Сейчас покажу. (Выносит зонтик с ленточной каруселькой). Вот она, моя карусель. Хватайтесь скорее за ленточки и поехали! 
Игра: «Катание на карусели»

Ведущий: С неба смотрит солнце
Миллионы лет.
Льет на землю солнце
И тепло и свет.

Игра: «Собери солнышко»

Татарский танец

Ведущий1: Исәнмесез, балалар!

Ведущий2: Здравствуйте, ребята! Сегодня у нас праздник Навруз. Слово  «Навруз» означает «новый день». Навруз — это период пробуждения природы, наступления тепла, начало весенних полевых работ. Навруз — праздник урожая, людей труда, мирной жизни. Навруз — это гимн родной природе, праздник всеобщего согласия. А хозяйка  этого праздника — Наврузбикэ.

Ведущая1: Хуш киләсең , гүзәл Нәүрүз — язгы яна елыбыз

Яна елда туры булсын, нурлы булсын юлыбыз.

Еракларга янгырасын безнен дэртле жырыбыз.

Ведущий2: — Когда приходит к нам Навруз цветут сады, цветут поля.

Когда приходит к нам Навруз, весною дышит вся земля!

— Когда приходит к нам Навруз, звучит и музыка и смех.

Поздравления принимаем и сами поздравляем всех!

Ведущий1: — Нәүрүз килә, Нәүрүз килә күктән нурлар сибелә

Туган илем, туган җирем язны күреп сөенә.

Яз бэйрэме белэн котлап жырлый Малик Маратович

Ведущая. Смотрите, ребята! К нам кто-то летит!

Это ведь- Грач! Здравствуй, Грач! Ты птица весенняя, горластая! Одним из первых ты появляешься весной. Помоги нам позвать Навруз! Пусть скорей зима уйдет и с собой морозы унесет.

Грач. Крак, крак, крак! Я морозу первый враг! Птичье пение солнце зовет! Навруз в гости приглашает! Зиму уйти заставляет! Крак, крак, крак! (говорит все тише и тише) Грач. Нет я не смогу один позвать Навруз.

Ведущая. Что же нам, ребята, делать?! Нам нужно найти грачу помощника!

Ребята, есть у татар такая примета: “Песи битен юа – кунак килә!

Если кошка умывается — жди гостей”! Давайте позовем кошку!

А как её нужно звать?!

Дети: Кис, кис, кис!

Появляется Кошка под музыку

Кошка: Здравствуйте, ребята! Зачем вы меня звали? Мяу-мяу-мяу!

Ведущая. Кошечка, нужно нам Навруз позвать! В народе говорят: если кошка умывается – жди гостей! Может ты умоешься, и она к нам придет! Ты у нас такая красивая, пушистая, ласковая! Помоги нам, пожалуйста!

Кошка: А пусть дети со мной поиграют, мяу-мяу. И я им помогу.

Ведущая. Ребята, давайте поиграем с Кошкой.

Игра. «Капкалы» (Кошки мышки)под музыку

Кошка отдыхает , а мы вспомним пословицы о весне!

(пословицы о весне)

Весна красна цветами-осень пирогами

Весной сверху течет, а снизу морозит

Грач на горе, весна на дворе.

Ведущая: Наша Кошка довольная, умывается! Значит, у нас сейчас появятся гости!

под музыку Появляются Убырлы и Шурале. ()

Убырлы. Здравствуйте, друзья! Опять меня красивую на праздник не позвали!

Все о Навруз говорите! А я её спрятала! Ни за что не найдете!

Ведущая Ой, ребята, что же нам делать? Как освободить нашу Навруз? А мы сейчас Кыш бабая позовем! Он тебя вмиг, заморозит!

Убырлы Ой, простите меня, старушку древнюю! Забыла я куда Навруз спрятала! Может, у моего родственника Шурале спросим?! Эй, Шурале, мой друг иди сюда! Что ты такой грустный?

Шурале Замерз совсем! Жду не дождусь, когда Навруз придет и тепло будет!

Убырлы Далась тебе Навруз! Я же её спрятала! А куда непомню.

Шурале. Вспоминай быстрей, сил нет, сильно замерз!

Убырлы. А пусть дети стацуют! И ты Шурале согреешься ! И я вспомню где Навруз!

Татарская плясовая (Бик яхшы-хорошо!)

Ведущая. Убырлы,ты вспомнила где Навруз?!

Убырлы. Ну, повеселили нас, так уж и быть, скажу! Нужно сказать волшебные слова! Она и появится! Навруз, Навруз, Навруз мөбаракбад!

Ведущая:Ребята, все вместе позовем Навруз!

Дети зовут. Появляется Навруз.

Навруз. Исәнмесез, балалар!

Агымсулар кичтем мин,

сезгә килеп җиттем мин!

Нәуруз әйтеп үттем мин,

Нәүрүз мөбарәк булсын!

Инде мине тыңлагыз, моңаеп утырмагыз

– Уйнагыз да, көлегез, биегез дә, җырлагыз! Нәүрүз мөбарәкбад!

Ведущая. Мы рады видеть тебя у нас в гостях! Ребята хотят с тобой веселиться и играть. Вот веселая игра «Передай тюбетейку под музыку» на ком остановится, тот выходит в середину круга и исполняет весенний подарок)

игра «Передай тюбетейку под музыку

Ведущий : Тепло и холод соревнуются и мы с вами ребята будем соревноваться в перетягивании каната.

Ведущий:Победил сильнейший! Поздравляем победителей! Ура!

Навруз: Ребята, а я тоже подготовила для вас подарок – это

весенний «Флеш –моб».

Ребята вы провели такой замечательный праздник. Спасли меня от Убырлы спасибо вам большое! Я пришла к вам не с пустыми руками хочу вас отблагодарить и угостить вас вороньей кашей – Карга боткасы! Получайте угощение. (каша)

2 ведущий: В давние времена люди думали, что весну на своих крыльях приносят грачи. Поэтому после прилета грачей народ устраивал праздник

« Воронья каша». Так они радовались прилету птиц и весне.

(Поедание каши)

Ведущая. Вот и наступила долгожданная весна, Навруз остается вместе с нами. Она нас будет каждый день встречать на улице с теплым солнышком, с капельками с крыш. Спасибо тебе большое!

Навруз: Язлар , җәйләр имин булсын, күк йөзе аяз булсын. Барыбызга сәламәтлек, бәхет алып килсен!

Ведущая:Спасибо тебе Навруз ! За кашу, за весеннее тепло!

Пусть год будет плодородным, а люди будут добрыми и счатливыми!

До новых встреч друзья!

1 ведущий: Бу көнне балалар матур итеп киенгәннәр. Бергәләшеп өйдән –өйгә йөргәннәр-йомырка җыйганнар. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләгәннәр. Халыкны бәйрәмгә чакырганнар. Шулай авылны урап уткәннән соң, ярма, май, сөт алып, табигатьнен иң куркәм җиренә — кардан ачыла башлаган су буйларына, ялан- кырларга яки тау битләренә җыелганнар. Учак тергезеп, казан асканнар, ботка пешергәннәр. Ботка пешкәнче , төрле уеннар уйнаганнар, җырлаганнар, такмаклар әйтешкәннәр. Аннан соң,бергәләп, ботка ашаганнар. Ботканы балалар узләре генә ашап бетермәгән, аның куп өлешен, каргаларга дип, ялан өстенә сибеп калдырганнар, чишмә суына корбан иткәннәр.

2 ведущий: До начала праздника ребятишки ходили по домам собирали яйца и разные крупы. Затем собирались на лужайке разводили костры и варили кашу из разных круп. Кашу варили в котле, пока каша варится, водили хороводы, устраивали состязания и народные игры.

1 ведущий : Балалар бу көнне бәйрәмгә хас булган келәү-теләүләр әйткәннәр, җирдән муллык , күкән яңгыр , кояштан җылылык табигатьтән бәрәкәт , илгә туклык , гаиләгә иминлек теләгәннәр. Җаннары – таннары белән кояшлы җылы көннәрнең тизрәк килүен , язгы ташуларның тизрәк агып китүен көткәннәр.

2 ведущий: После игрищ и веселья все приглашались к костру, и начиналась раздача каши. Первая порция отдавалась земле с пожеланием всем мира, спокойствия и богатого урожая. Вторая — воде (ручью), чтобы вода сохранила живность на земле. Третья — небу, чтобы было много солнечных дней и во — время шли дожди, а четвертая — воронам с благодарностью за то, что они принесли весну.

Песня “ Яз килә”

(выходят дети и читают стихи)

Ребенок 1: Ачылды ак калын юрган ,

Исте апрель җилләре .

Кошлар кайта – сагындырган

Туып – үскән җирәре.

Ребенок 2: Көннәрен юлда үткәреп ,

Куанышып очалар .

Канатларына күтәреп ,

Яз китерә ич алар.

Ребенок 3: Ямьле, бик ямьле

Туган илебез .

Килегез, кошлар ,

Безгә килегез!

(Выходят двое детей, переодетые в грачей. )

Ребенок 4: Кара әле, дустым, кара ,

Кара карга очып бара,

Син беләсенме, Гөлсара,

Ул да бит сөйләшә ала.

Карга1: Мин карга , карр- карр ,

Төздән эреп бетәр кар.

Карга2: Канатымда хатым бар.

Буен җитсә, тартып ал.

Дети : Укымый да беләбез бит

Хатында ни язылганын!

Бөтен кошлар һәм балалар

Матур язны сагынганын.

Карга 2: Казан аскансыз да бит , безне сыйларга сыегыз бармы соң ?

Карга 1: Әйдәгез , балалар , башта сый җыйыйк.

Әби : Саумысез , балалар. Бу нинди тавыш ? Ни дип гөрләшәсез ?

Карга 1: Балалар безнең килү хөрмәтенә бүген Карга боткасы үткәрә . Карр –карр .

Карга 2: Ботка пышар казанда ,

Тәмле ис таралыр урамда .

Карр –карр , карр – карр.

Чума үрдәк, чума каз

Музыкальная палочка ( передают тюбетейку под музыку)

Ношение яиц ложками

Бег в мешках

Разбей горшок

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/465301-navruz-prazdnik-vstrechi-vesny-na-tatarskom-j

  • Татарские сказки на татарском языке читать на татарском
  • Татарская народная сказка маленькая
  • Таро сказка леса галерея
  • Таривердиев зимняя сказка слушать
  • Тарасов философские рассказы для детей распечатать