Сочинение табигать образларында кеше характерынын сыйфатлары сочинение

Татарстан республикасы менделеев муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе бзк урта гомуми белем бир мктбе каралды бзк авылы урта

Татарстан Республикасы Менделеев муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

«Бәзәкә урта гомуми белем бирү мәктәбе»

“Каралды”

“Бәзәкә авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе” методик берләшмә җитәкчесе: _________________________________

Беркетмә № . “_____” ______ 2019 ел.

“Килешенде”

“Бәзәкә авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе ” укыту эшләре буенча директор урынбасары _______________________Шабалина Р.Н.

“______” ____________2019 ел.

“Раслыйм”

“Бәзәкә авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе” директоры:

_________________ Нәбиева А.Н.

Приказ № ______“___” ___________2019 ел

6 нчы сыйныф өчен

туган(татар) әдәбиятыннан эш программасы

Укытучы: Сәләхетдинова Юлиана Алексей кызы

Педсовет утырышында каралды.

Беркетмә № “_____” ____________ 2019 нче ел.

Бәзәкә-2019 ел

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Танып-белү күнекмәсе.

1. Төшенчәләрне билгели, йомгаклый, дөрес нәтиҗә һәм йомгак ясау күнекмәләре.

2. Уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишү өчен модельләрне үзгәртү һәм куллана белү күнекмәсе.

3. Аңлап уку. 4. Сүзлекләрне актив куллана белү сәләтен үстерү.

Регулятив күнекмә.

1. Теләсә нинди эшчәнлектә иң беренче проблеманы аерып ала, рефлексия ясый.

2.Максатка ирешү юлларын укытучы ярдәмендә планлаштыра белү.

3. Нәтиҗәгә ирешү процессында үз эшчәнлегеңә контроль ясый белү.

4. Үзконтроль нигезләрен яхшы белү, уку һәм таныпбелү процессында үзбәя. Коммуникатив күнекмә.

1. Укытучы һәм яшьтәшләре белән бердәм эшчәнлектә катнаша, яшьтәшләре белән төркемгә берләшә, индивидуаль һәм төркемдә эшли белү күнекмәсе булдыру.

1. Укучының башкаларны кабул итүе, аңлавы, фикерләрен җиткерә алуы, үз уңышларыңның (уңышсызлыкларыңның) сәбәпләре турында фикер йөртү. 2. Үзмаксат кую, үз мөмкинлекләреңне белүбелмәү чикләрен чамалау. 3.Үз милләтеңә,үз телеңә хөрмәт тәрбияләү. Татар теленең татар халкы өчен төп милли –мәдәни кыйммәт булуын,ана телендә шәхеснең әхлакый һәм рухи яктан формалшуындагы ролен аңлау.

Әдәби төрләр, жанрлар

әдәби текстны укый һәм эчтәлеген кабатлап сөйли, анализлый белергә; сайлап алып (яки тәкъдим ителгән) язучының тормыш юлы, иҗаты турында сөйли һәм иҗат иткән чоры белән бәйли белергә; образлар системасын, характерларныанализлый, аңлата һәм бәя бирә алырга

проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белергә; әдәби әсәргә, аның өлешләренә, язучы иҗатына карата аңлатмалар, бәя бирерг

Танып-белү күнекмәсе.

1. Төшенчәләрне билгели, йомгаклый, дөрес нәтиҗә һәм йомгак ясау күнекмәләре.

2. Уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишү өчен билге, модельләрне үзгәртү һәм куллана белү күнекмәсе. Регулятив күнекмә.

1. Теләсә нинди эшчәнлектә иң беренче проблеманы аерып ала, рефлексия ясый.

2.Максатка ирешү юлларын укытучы ярдәмендә планлаштыра белү. Коммуникатив күнекмә.

1. Укытучы һәм яшьтәшләре белән бердәм эшчәнлектә катнашу, яшьтәшләре белән төркемгә берләшу, индивидуаль һәм төркемдә эшли белү күнекмәсе булдыру.

2. Үз хисләреңне, фикерләреңне бирү, үз эшчәнлегеңне планлаштыру; язма һәм телдән сөйләм төрләрен оста файдалана белү.

3. Информацион-коммуникатив технологияләр өлкәсендә компетентлыкны формалаштыру.

1. Үзмаксат кую, үз мөмкинлекләреңне белүбелмәү чикләрен чамалау. 2.Укуга җаваплы караш, хезмәткә хөрмәтле караш формалаштыру, социаль кирәкле хезмәттә катнашу. Кеше тормышында һәм җәмгыятьтә гаиләнең кирәклелеген аңлау, гаилә әгъзаларына хөрмәт белән караш һәм кайгыртучан мөнәсәбәт.

3.Гомумкешелек нормаларын белү, җәмгыятьтә үзеңне тоту кагыйдәләрен һәм формаларын үзләштерү. 4. Татар теленең байлыгын, матурлыгын аңлау; сөйләмне камилләштерүгә омтылу.

Эпик төрнең жанрлары

язучының тормыш юлы, иҗаты турында сөйли һәм иҗат иткән чоры белән бәйли белергә; әдәби әсәрнең эчтәлегенә һәм формасына караган төшенчәләрне үзләштереп, әсәрләрне анализлаганда аларны куллана белергә; әдәби әсәрнең сюжет элементларын билгели белергә; конфликтының чишелешен ачыклап, автор ниятен аңлата белергә;образлар системасын, аңлата һәм бәя бирә алырга.

проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белергә; төрле мәгълүмат чыганаклары (сүзлекләр, белешмәләр, энциклопедияләр, электрон чаралар) белән максатчан эшли белергә; вакытлы матбугат материалларына мөрәҗәгать итә алырга

Танып-белү күнекмәсе.

1. Төшенчәләрне билгели, йомгаклый, дөрес нәтиҗә һәм йомгак ясау күнекмәләре

2. Уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишү өчен билге, модельләрне үзгәртү һәм куллана белү күнекмәсе.

3. Аңлап уку. Регулятив күнекмә. 1. Теләсә нинди эшчәнлектә иң беренче проблеманы аерып ала, рефлексия ясый.

2.Максатка ирешү юлларын укытучы ярдәмендә планлаштыра белү.

3. Нәтиҗәгә ирешү процессында үз эшчәнлегеңә контроль ясый белү.

4. Үзконтроль нигезләрен яхшы белү, уку һәм таныпбелү процессында үзбәя. Коммуникатив күнекмә.

1. Укытучы һәм яшьтәшләре белән бердәм эшчәнлектә катнаша, яшьтәшләре белән төркемгә берләшә, индивидуаль һәм төркемдә эшли белү күнекмәсе булдыру.

2. Үз хисләреңне, фикерләреңне бирү, үз эшчәнлегеңне планлаштыру; язма һәм телдән сөйләм төрләрен оста файдалана белү.

1. Үзмаксат кую, үз мөмкинлекләреңне белүбелмәү чикләрен чамалау. 2. Җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү; күршеңә ярдәм итүдә таныпбелү инициативасы күрсәтү. 3.Үзеңне милләтеңнең вәкиле итеп тану; туган телеңне , туган төбәгеңнең, милләтеңнең тарихын һәи мәдәни мирасын белү. 4. Кеше тормышында һәм җәмгыятьтә гаиләнең кирәклелеген аңлау, гаилә әгъзаларына хөрмәт белән караш һәм кайгыртучан мөнәсәбәт.

Әдәби әсәр

язучының тормыш юлы, иҗаты турында сөйли һәм иҗат иткән чоры белән бәйли белергә; әдәби әсәрнең эчтәлегенә һәм формасына караган төшенчәләрне үзләштереп, әсәрләрне анализлаганда аларны куллана белергә; әдәби әсәрнең сюжет элементларын билгели белергә;

милли әдәбияттагы рухи-әхлакый кыйммәтләрне күңелдән уздырып кабул итәргә; әдәби әсәрнең образлы табигате хакында гомуми мәгълүмати күзаллау булдырырга

Танып-белү күнекмәсе.

1. Төшенчәләрне билгели, йомгаклый, дөрес нәтиҗә һәм йомгак ясау күнекмәләре.

2. Аңлап уку.

3. Сүзлекләрне актив куллана белү сәләтен үстерү.

Регулятив күнекмә.

1. Теләсә нинди эшчәнлектә иң беренче проблеманы аерып ала, рефлексия ясый. 2.Максатка ирешү юлларын

укытучы ярдәмендә планлаштыра белү.

Коммуникатив күнекмә.

1. Үз хисләреңне, фикерләреңне бирү, үз эшчәнлегеңне планлаштыру; язма һәм телдән сөйләм төрләрен оста файдалана белү.

3. Информацион-коммуникатив технологияләр өлкәсендә компетентлыкны формалаштыру һәм үстерү.

1. Укучының башкаларны кабул итүе, аңлавы, фикерләрен җиткерә алуы. 2. Үзмаксат кую, үз мөмкинлекләреңне белүбелмәү чикләрен чамалау. 3. Эшчәнлек стилен формалаштыру. 4. Шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү: миллигорурлык, гражданлыкхисләреформалаш тыру;

Лирик төр, үзенчәлеклә ре

телнең сурәтләү чараларын, аларның әсәр эчтәлеген ачкандагы ролен ачыкларга;әдәби әсәрне анализлаганда, гади әдәби терминология кулланырга;лирик төрдәге әсәрләрнеанализларга, аларның билгеле бер жанрга каравын белергә

Әдәби әсәрне, язучы иҗатын мөмкин кадәр мөстәкыйль анализларга, чор белән бәйләү өчен кирәкле булган тарихи, сәяси һ.б. мәгълүматлар алырга;телнең төрле сәнгатьле уку, сурәтләү чараларының әһәмиятен аңларга

Танып-белү күнекмәсе.

1. Төшенчәләрне билгели, йомгаклый, дөрес нәтиҗә һәм йомгак ясау күнекмәләре.

2. Уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишү өчен билге, символ, модельләрне үзгәртү һәм куллана белү күнекмәсе. Регулятив күнекмә.

1. Теләсә нинди эшчәнлектә иң беренче проблеманы аерып ала, аның чишелеш юлларын билгели, рефлексия ясый. 2.Максатка ирешү юлларын укытучы ярдәмендә планлаштыра белү. Коммуникатив күнекмә.

1. Үз хисләреңне, фикерләреңне бирү, үз эшчәнлегеңне планлаштыру; язма һәм телдән, монологик һәм контекст сөйләм төрләрен оста файдалана белү.

3. Информационкоммуникатив технологияләр өлкәсендә компетентлыкны формалаштыру һәм үстерү.

1. Башка кешегә, аның уйфикеренә, дөньяга карашына, мәдәниятенә, теленә, диненә карата аңлы, хөрмәтле һәм игелекле караш. Башка кешеләр белән диалог оештырырга әзер һәм сәләтле булу һәм үзара аңлашуга ирешү.2. Әйләнә-тирәдәге чынбарлык, социаль шәхес кыйммәтләренә, бердәм башкарыла торган эшчәнлеккә уңай караш тудыру. Башка шәхеснең кыйммәтләренә хөрмәт. 3.Татар теленең эстетик кыйммәтен аңлау, сөйләм

Шигъри образлар

шигъри текстларны һәм чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан сөйләргә; язучының тормыш юлы, иҗаты турында сөйли һәм иҗат иткән чоры белән бәйли белергә;лирик төрдәге әсәрләрне анализларга, аларның билгеле бер жанрга каравын белергә

Әдәбиятның образлы дөньясын сүз сәнгате күренеше буларак аңларга, әдәби әсәрләрнең эстетик ягын кабул итәргә, әсәрләрдән рухи азык табарга; әдәби әсәргә, аның өлешләренә, язучы иҗатына карата аңлатмалар, бәя бирергә.

Танып-белү күнекмәсе.

1. Уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишү өчен билге, символ, модель, схемаларны үзгәртү һәм куллана белү күнекмәсе.

3. Аңлап уку.

Регулятив күнекмә.

1. Теләсә нинди эшчәнлектә иң беренче проблеманы аерып ала, аның чишелеш юлларын билгели, рефлексия ясый. 2.Максатка ирешү юлларын укытучы ярдәмендә планлаштыра белү.

3. Нәтиҗәгә ирешү процессында үз эшчәнлегеңә контроль ясый белү, тәкъдим ителгән шартлар һәм таләпләр рамкасында чынбарлыкны үзгәртүгә юнәлтелгән адымыңның ысулларын билгеләү, үзгәреп торучы ситуацияләрдә үз гамәлләреңә төзәтмәләр кертә белү.

5. Сүзлекләрне актив куллана белү сәләтен үстерү. Коммуникатив күнекмә. 1. Укытучы һәм яшьтәшләре белән бердәм эшчәнлектә катнаша, яшьтәшләре белән төркемгә берләшә, индивидуаль һәм төркемдә эшли белү күнекмәсе булдыру.

1Үзмаксат кую, үз мөмкинлекләреңне белүбелмәү чикләрен чамалау, үзбәягә сәләтле булу. 2. Шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү: миллигорурлык, гражданлыкхисләреформалаш тыру; әхлакнормаларын, җәмгыятьтәяшәүкагыйдәләрен үзләштерү. 3.Башка кешегә, аның уйфикеренә, дөньяга карашына, мәдәниятенә, теленә, диненә карата аңлы, хөрмәтле һәм игелекле караш. Башка кешеләр белән диалог оештырырга әзер һәм сәләтле булу һәм үзара аңлашуга ирешү

Әдәби төр һәм жанрлар

әдәби текстны укый һәм эчтәлеген кабатлап сөйли, аңлата алырга, язучының тормыш юлы, иҗаты турында сөйләргә;әдәби әсәрнең төрен, жанрын билгеләргә һәм фикерне исбатларга

Төрле фикер алышуларда катнашырга, үз фикереңне белдереп,аны тормыш һәм укылган китап белешмәләре белән дәлилләргә

Регулятив күнекмә.

1.Максатка ирешү юлларын укытучы ярдәмендә планлаштыра белү.

2. Уку мәсьәләләренең дөреслегенә, аны чишкәндәге үз мөмкинлекләреңә бәя бирә белү. Танып-белү күнекмәсе.

1. Төшенчәләрне билгели, йомгаклый, дөрес нәтиҗә һәм йомгак ясау күнекмәләре.

2. Уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишү өчен билге, символ, модель, схемаларны үзгәртү һәм куллана белү күнекмәсе.

Коммуникатив күнекмә.

1. Укытучы һәм яшьтәшләре белән бердәм эшчәнлекне оештыра, яшьтәшләре белән төркемгә берләшә, индивидуаль һәм төркемдә эшли белү күнекмәсе булдыру.

2. Үз хисләреңне, фикерләреңне бирү, үз эшчәнлегеңне планлаштыру; язма һәм телдән, монологик һәм контекст сөйләм төрләрен оста файдалана белү.

1.Шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру; аралашу компетенциясе – барлык сөйләм эшчәнлеге төрләренә ия булу, урта сыйныф укучыларына хас булган кызыксыну даирәсенә, психологик һәм төрле аралашу ситуацияләренә бәйле рәвештә туган телдә аралаша белү, дәресләрдә үзләштергән белем һәм күнекмәләрдән нәтиҗәле итеп файдалану;

Г.Тукай иҗаты

шигъри текстларны һәм чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан сөйләргә; язучының тормыш юлы, иҗаты турында сөйли һәм иҗат иткән чоры белән бәйли белергә;әдәби әсәрнең эчтәлегенә һәм формасына караган төшенчәләрне үзләштереп, әсәрләрне анализлаганда аларны куллана белергә;

Яңа төшенчәләрнең күләмен билгеләргә, аларны модельләштерергә. Уку эшчәнлеге максаты белән аның мотивы арасындагы бәйләнешне аңларга.

Танып-белү күнекмәсе.

1. Экологик фикерләүне формалаштыру һәм үстерү, аны танып-белү, коммуникатив, социаль практикада һәм профессиональ ориентациядә куллана белү.

2. Хәбәрлек сүзләрне тану; төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру.

3 . Төрле мәгълүмат чаралары белән эшли, кирәкле мәгълүматны таба, анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белү.

Регулятив күнекмә.

1. Уку мәсьәләләренең дөреслегенә, аны чишкәндәге үз мөмкинлекләреңә бәя бирә белү. Коммуникатив күнекмә.

1. Укылган текстлар буенча сораулар бирә алу.

2. Бирелгән текстларның дәвамын үзлектән сөйләп карау, фикер әйтү, автор фикере белән чагыштыру; бердәм эшчәнлектә мөмкин булган рольләрне билгели белү.

Башка кешегә, аның уйфикеренә, дөньяга карашына, мәдәниятенә, теленә, диненә, гражданлык позициясенә (карашына) карата аңлы, хөрмәтле һәм игелекле караш. Башка кешеләр белән диалог оештырырга әзер һәм сәләтле булу һәм үзара аңлашуга ирешү

Лирик герой

Лирик төрнең нинди фикер, хис белдерү үзенчәлегеннән чыгып, үз эчендә жанрларга бүленүен өйрәнгән әсәрләр мисалында аңлатырга; әдәби әсәрнең төрен, жанрын билгеләргә һәм фикерне исбатларга.

Мәгълүмат җыю һәм туплауда инициативалы хезмәттәшлек итәргә, төп һәм ярдәмче мәгълүматны билгели белергә, алган белемнәрне структуралаштыры

Танып-белү күнекмәсе.

1. Сүзлекләр, башка эзләнү схемаларын актив куллана белү. 2. Электрон эзләү системалары белән узара бәйләнеш булдыру. Регулятив күнекмә.

1. Үзконтроль нигезләрен яхшы белү, уку һәм танып-белү процессында үзбәя, карар кабул итә белү.

Коммуникатив күнекмә.

1. Аралашу бурычларын билгели белү һәм аңа туры килгән сөйләм чараларын сайлап ала белү.

2. Үз фикереңне аргументлар китереп, әдәпле яклый белү. 3. Үз хаталарыңны лаеклы рәвештә таный белү һәм аны төзәтә белү.

Башка кешегә, аның уйфикеренә, дөньяга карашына, мәдәниятенә, теленә, диненә, гражданлык позициясенә (карашына) карата аңлы, хөрмәтле һәм игелекле караш. Башка кешеләр белән диалог оештырырга әзер һәм сәләтле булу һәм үзара аңлашуга ирешү.

Әдәби иҗат. Сәнгать алымнары.

әдәби әсәрне сюжет– композиция, образлар бирелеше, тел–стиль ягыннан анализларга; үзенчәлекләрен билгеләргә; әсәрләрне үзара чагыштырырга, уртак һәм аермалы якларны таба белергә; язучыларның иҗатларын, әсәрләрен чагыштырып уртак һәм аермалы якларын аңлата, бәяли белергә.

дәреслек материалын тиз һәм урынлы файдаланырга, чагыштыра, гомумиләштерә белергә. Фикер йөртүнең логик чылбырын язарга.

Танып-белү күнекмәсе.

1. Укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе, бәяләве, үзенең кызыксынучанлык өлкәсен билгеләве; мөстәкыйль рәвештә теманы, куелган проблеманы ача белү, фикер йөртү.

Регулятив күнекмә.

1. Мөстәкыйль рәвештә уңышыңның яки уңышсызлыгыңның сәбәпләрен ачыклый белү.

2.Уңышсызлык ситуацияләреннән чыгу юлларын таба белү.

3. Чынбарлыкны үзгәртү

гә юнәлтелгән адымнарның кайсылары уку мәсьәләләрен чишкәндә уңай продукт алуга китерүен үткәнгә карап (ретроспективно) билгеләү. Коммуникатив күнекмә.

1. Диалог барышында үз фикереңне дәлилләп бирә, партнер фикерен сорый белү.

Шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү: милли горурлык, гражданлык хисләре формалаштыру.

Балалар әдәбияты.

шигъри текстларны һәм чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан сөйләргә; язучының тормыш юлы, иҗаты турында сөйли белергә; әдәби әсәрнең эчтәлегенә һәм формасына караган төшенчәләрне үзләштереп, әсәрләрне анализлаганда аларны куллана белергә;

Аралашу мәсьәләсен тормышка ашыру максатында, үз фикереңне белдерергә, үз эшчәнлегеңне оештыру өчен,сөйләмнең төрле чараларыннан нәтиҗәле файдалана белергә

Танып-белү күнекмәсе.

1. Аңлап уку.Үз эшчәнлеге максатларына туры килгән,соралган информацияне тексттан табу.

2. Текст эчтәлегендә ориентлашу,текстның тулы мәгънәсен аңлау.

3. Тема тирәсендәге төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру.

4. Төрле мәгълүмат чаралары белән эшли, кирәкле мәгълүматны таба, анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белү.

Регулятив күнекмә.

1. Көтелгән нәтиҗәгә ирешә яки ирешә алмау сәбәпләрен аргументлаштырып, үз эшчәнлегеңә бәя бирү. Коммуникатив күнекмә.

1. Информацион һәм коммуникатив уку мәсьәләләрен чишү өчен компьютер технологияләрен куллана белү

Шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү: милли горурлык, гражданлык хисләре формалаштыру; әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү.

Баллада жанры

телнең сурәтләү чараларын, аларның әсәр эчтәлеген ачкандагы ролен ачыкларга;әдәби әсәрне анализлаганда, гади әдәби терминология кулланырга;лирик төрдәге әсәрләрнеанализларга, аларның билгеле бер жанрга каравын белергә

Күмәк фикер алышуга кушыла алырга. Кирәкле мәгълүматны аерып алып, төп һәм ярдәмче мәгълүматны билгели белергә.

Танып-белү күнекмәсе. 1. Тема буенча төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру. 2. Төрле мәгълүмат чаралары белән эшли, кирәкле мәгълүматны таба, анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белү. Регулятив күнекмә. 1. Эмоциональ киеренкелекне, арыганлыкны йомшарту, активлаштыру эффектына ирешүне регуляцияләү алымнарын демонстрацияли белү. Коммуникатив күнекмә. 1. Язма һәм телдән, монологик һәм контекст сөйләм төрләрен оста файдалана белү. 2. Үз фикерләрен телдән һәм язмача җиткерә белү, башкаларны тыңлый, киңәш бирә белү. 3. Үзең алган белем күнекмәләрен тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү

Башка кешегә, аның уйфикеренә, дөньяга карашына, мәдәниятенә, теленә, диненә, гражданлык позициясенә (карашына) карата аңлы, хөрмәтле һәм игелекле караш. Башка кешеләр белән диалог оештырырга әзер һәм сәләтле булу һәм үзара аңлашуга ирешү.

Эпик төр жанры роман

әдәби әсәрне сюжет– композиция, образлар бирелеше, тел–стиль ягыннан анализларга; үзенчәлекләрен билгеләргә; әсәрләрне үзара чагыштырырга, уртак һәм аермалы якларны таба белергә; язучыларның әсәрләрен чагыштырып уртак һәм аермалы якларын аңлата, бәяли белергә.

Объектларны классификацияләү, чагыштыру өчен критерийлар сайларга һәм нәтиҗәләр чыгара белергә.

Танып-белү күнекмәсе.

1. Сүзлекләр, башка эзләнү схемаларын актив куллана белү. 2. Электрон эзләү системалары белән узара бәйләнеш булдыру. Регулятив күнекмә.

1. Үзконтроль нигезләрен яхшы белү, уку һәм танып-белү процессында үзбәя, карар кабул итә белү.

Коммуникатив күнекмә.

1. Үз фикереңне аргументлар китереп, әдәпле яклый белү.

2. Үз хаталарыңны лаеклы рәвештә таный белү һәм аны төзәтә белү.

Башка кешегә, аның уйфикеренә, дөньяга карашына, мәдәниятенә, теленә, диненә, гражданлык позициясенә (карашына) карата аңлы, хөрмәтле һәм игелекле караш. Башка кешеләр белән диалог оештырырга әзер һәм сәләтле булу һәм үзара аңлашуга ирешү.

Бәйләнешле сөйләм үстерү — 8 сәгать:

Ятлау өчен тәкъдим ителгән әсәрләр:

1. И. Гази.”Кояш артыннан киткән тургай” хикәясенең “Күренер-күренмәс кенә…” дип башланган һәм аннан соңгы өч абзацы.

2. Р.Миңнуллинның “Шундый минем туган ягым” шигыре.

3.И.Юзеевның “Йолдыз кашка турында баллада”сы.

4.Ф.Яруллинның “Бер өмет” шигыре.

Инша язу өчен үрнәк темалар:

1. Әбүгалисина белән Әбелхарис язмышыннан мин нинди нәтиҗәләр ясадым?

2. Габдулла Тукай образын гәүдәләндергән сәнгать әсәрләре.

3. Табигать образларында кеше характерының сыйфатлары (Г.Рәхимнең “Яз әкият- ләре”, мәсәлләр һәм балладалар мисалында).

4.Мин кемнәрдән үрнәк алам?

Дәрестән тыш уку өчен — 4 сәгать:

1. Ф.Яруллин. “Урман әкияте” хикәясе.

2. И.Гази. “Өч Мәхмүт” хикәясе.

3. М.Җәлил. “Ана бәйрәме” шигыре.

4. Л.Шагыйрьҗан. “Тукай тавышы” поэмасы.

6 нчы сыйныфта татар әдәбиятының эчтәлеге.

Әдәби әсәр. Эчтәлек һәм форма. Образлар системасы.

әдәби алымнар, тел-сурәтләү чаралары. Матур әдәбият һәм башка сәнгать төрләре

арасында образ иҗат итү үзенчәлеге.

1

Әдәби төрләр, жанрлар

Әдәби әсәрләрнең өч төргә бүленүе.Тормыш-чынбарлыкны чагылдыруда һәрберсенең үзенчәлекле алымнары, тасвирлау чаралары булу. Эпик һәм лирик төрләрнең сурәтләү материалын сайлап алу үзенчәлекләре. Бу ике төрнең үз эчендә жанрларга бүленеше. К.Насыйриның тормышы, иҗаты, мәгърифәтче әшчәнлеге белән таныштыру. К.Насыйриның “Әбүгалисина” повесте. Эпик төр жанры буларак хикәя белән уртаклыгы, аермасы. Тасвирланган вакыйгалар, күренешләр. Төп геройлар, ярдәмче персонажлар, җыелма образлар. Хикәяләүче автор образы; автор позициясе.

Практик дәрес. Тема: Образларга чагыштырма бәяләмә бирү. Тасвирланган вакыйгалар, куренешлэр. Төп геройлар, ярдәмче персонажлар, җыелма образлар.

3

Бәйләнешле сөйләм үстерү №1.

К. Насыйринын «Әбүгалисина» повесте буенча язма эш. “Әбүгалисина белән Әбелхарис язмышыннан мин нинди нәтиҗәләр ясадым? “

1

Эпик төрнең жанрлары

Г.Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясе. Конфликтка бәйле сюжет элементлары. Тема, проблема, идея. Тасвирланган вакыйгаларда, геройлар язмышында һәм әсәрнең исемендә автор идеалының чагылуы. Әсәрдә сурәтләнгән чор картинасы. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую. Тел-стиль чаралары (троплар). Әдәби сөйләм: хикәяләү, сөйләшү (диалог), сөйләү (монолог).

2

Әдәби әсәр

Гали Рәхимнең иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү.”Яз әкиятләре” хикәясе мисалында күчерелмә мәгънә, аллегория, символлар турындасөйләшү. Образлардагы яшерелгән мәгънәне — контекстны ачыклау

1

Лирик төр, үзенчәлекләре

Дәрдемәнднең “Видагъ”, “Каләмгә хитаб” шигырьләре. Замандаш шагыйрьләр арасында үзенчәлекле урын алган фәлсәфи лирикасы, хис-кичерешләрен, уй-фикерләрен чагылдырган образлар, сурәтләүләр.

1

Шигъри образлар

С.Рәмиевнең “Уку”, “Авыл” шигырьләре. Лирик герой образы. Табигатьне тасвирлавында романтик күтәренкелек. Тормышка һәм үзенә ышаныч белән, сокланып каравы. Яктылыкка чакыру-өндәү пофосы.

1

Әдәби төр һәм жанрлар

Драма төренең үзенчәлекләре. Барлык сәнгать төрләрен дә берләштергән театр сәнгатенең нигезен тәшкил итүе. Театр һәм драматургия бердәмлеге. Г.Камалның театр, драматургия тарихында урыны роле.”Беренче театр”да көлүне тудырган сәбәпләр: махсус уйлап табылган ситуация, характерлы персонажлар, диалоглар. Әсәргә анализ: конфликтлар, сюжет хәрәкәте, төп геройлар, ярдәмче персонажлар.

2

Г.Тукай иҗаты

Г.Тукайның тормышы, иҗаты, татар әдәби-ятында тоткан урыны турында белгәннәрне искә төшерү. Татар әдәбиятында беренче автобиографик әсәр булган “Исемдә калганнар”ның язылу тарихы. Балачак кичерешләрен тудырган сәбәпләр. Хикәяләү үзенчәлеге, хикәяләүче образы.

2

Практик дәрес.

Тема:Лирик әсәрне анализлау”.

1

Практик дәрес

Лирик жанрлар: пейзаж лирикасы; табигать образлары. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, Тел–стиль чаралары (лексик, стилистик, фонетик чаралар һәм троплар). Тезмә сөйләм үзенчәлекләре.

1

Лирик герой

Лирик төрнең нинди фикер, хис белдерү үзенчәлегеннән чыгып, үз эчендә жанрларга бүленүен өйрәнгән әсәрләр мисалында аңлату. Лирика төшенчәсен ныгыту. Һ.Такташ шигырьләрен укып өйрәнү; алардагы лирик герой образын ачыклау. Шуңа бәйләп, Такташ турында сөйләшү, шәхесен чоры белән бәйләү.

2

Әдәби иҗат. Сәнгать алымнары.

И.Газиның “Кояш артыннан киткән тургай” хикәясе. Сурәтләү обьекты, хикәяләүче образы, сурәтләү алымнары. Хикәя төзелеше.

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү №2. “Кояш артыннан киткән тургай” хикәясендә сурәтләү обьекты, хикәяләүче образы, сурәтләү алымнары. Хикәядәге өзекне яттан сөйләү.

1

Р.Батулланың “Имче”, “Көчек”, ”Чагыр” хикәяләре. Тукайның балачагы турында автор уйланмалары, күзаллавы.

2

Вакыйга, геройлар. Конфликт һәм сюжет этаплары.

1

Ф.Яруллинның “Ак төнбоек” хикәясе. Вакыйга, геройлар. Конфликт һәм сюжет этаплары. Хикәяләү алымнары.

1

Дәрестән тыш уку №1

И.Гази. “Өч Мәхмүт” хикәясе.

1

Балалар әдәбияты.

Р.Миңнуллин иҗаты, әдәбияттагы урыны, дәрәҗәле исемнәре турында мәгълүмат. Шигырьләрен укып анализлау. Лирик герой образын һәм әсәр героен аерырга күнегү. “Энекәш кирәк миңа”, “Әни, мин көчек күрдем”,”Шундый минем туган ягым”,”Кайтыйк ла үзебезгә!” шигырьләрендә образлар байлыгы, геройлар төрлелеге.

1

Эпик төр жанры роман

Сюжет һәм композиция үзенчәлеге; катлаулы, каршылыклы тормыш күренешләре; геройларның язмышларын, кичерешләрен тулы итеп тасвирлау. Ә.Фәйзи “Тукай” романы (өзекләр). Язучының тормышы һәм иҗаты турында кыскача белешмә. Тукайның тормыш юлын өйрәнү һәм романның язылу тарихы. “Исемдә калганнар” әсәре һәм Г. Тукайның тулы биографиясе белән бәйләп нәтиҗәләр ясау.

2

Бәйләнешле сөйләм үстерү №3.

Сочинение.Габдулла Тукай образын гәүдәләндергән сәнгать әсәрләре”.

1

Дәрестән тыш уку №2.

Р.Хәбибуллинаның “Калморза” автобиографик повесте.

1

Балалар әдәбияты

Р.Миңнуллинның “Энекәш кирәк миңа!”, “Әни, мин көчек күрдем”, “Шундый минем туган ягым”, “Кайтыйк ла үзебезгә!” шигырьләре. Балачакны гәүдәләндергән образлар; әсәр геройлары һәм лирик герой образы, аларның хис-кичерешләре. Сурәтләү чаралары.

1

Баллада жанры

Лиро-эпик жанр – баллада. Образлар системасы: табигать, тереклек, кеше образларының эстетик мәгънәләре, роле. Кискен каршылыкка, уйланмалылыкка корылган булу, вакыйгалар хәрәкәте һәм конфликтның үзенчәлекле чишелеше. Символ һәм аллегория алымнары.

М.Җәлил. «Сандугач һәм чишмә» балладасы. Әсәрнең төзелеше, геройлары. Символик образлар, халык авыз иҗаты белән аваздашлык.

Илдар Юзеев. “Бакчачы турында баллада”,“Йолдыз кашка турында баллада”. Фантастик вакыйгаларда һәм символик образларда реальлекне тасвирлау. Героик яңгыраш, образлар системасы.

2

Бәйләнешле сөйләм үстерү №4.

Сочинение. Табигать образларында кеше характерының сыйфатлары (Г.Рәхимнең “Яз әкиятләре”, мәсәлләр һәм балладалар мисалында).

1

Барлыгы

35

Ятлау өчен тәкъдим ителгән әсәрләр:

1. И. Гази.”Кояш артыннан киткән тургай” хикәясенең “Күренер-күренмәс кенә…” дип башланган һәм аннан соңгы өч абзацы.

2. Р.Миңнуллинның “Шундый минем туган ягым” шигыре.

3.И.Юзеевның “Йолдыз кашка турында баллада”сы.

4.Ф.Яруллинның “Бер өмет” шигыре.

Дәрестән тыш уку өчен әсәрләр:

1. Ф.Яруллин. “Урман әкияте” хикәясе.

2. И.Гази. “Өч Мәхмүт” хикәясе.

3. М.Җәлил. “Ана бәйрәме” шигыре.

4. Л.Шагыйрьҗан. “Тукай тавышы” поэмасы.

Дәрес саны

Календарь вакыт

План

Факт

1

Мифлар. Дөньяны үзләштерүнең беренче баскычы буларак мифология . Мифлар белән танышу. «Алып кешеләр», «Җил иясе җил чыгара» мифлары.

1

02.09

02.09

2

Дөнья халыклары тудырган мифлар һәм татар халкы иҗат иткән мифлар.

1

11.09

11.09

3

Практик дәрес. Тема: әдәби әсәр. Эчтәлек һәм форма. Әдәби әсәр.

1

18.09

18.09

4

К.Насыйриның «Әбүгалисина» повесте.

1

25.09

25.09

5

К.Насыйриньң «Әбүгалисина» повестен уку, анализ. Хыялый хикәя.Эпик төр жанры буларак хикәя белән уртаклыгы, аермасы.

1

02.10

02.10

6

Практик дәрес. Тема: Образларга чагыштырма бәяләмә бирү.Тасвирланган вакыйгалар, күренешләр. Төп геройлар, ярдәмче персонажлар, җыелма образлар.

1

09.10

09.10

7

Бәйләнешле сөйләм үстерү№1 К. Насыйринын «Әбүгалисина» повесте буенча язма эш башкару. Сочинение “Әбүгалисина белән Әбелхарис язмышыннан мин нинди нәтиҗәләр ясадым?“

1

16.10

16.10

8

Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе.

1

23.10

23.10

9

Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясен уку, анализ.

1

13.11

13.11

10

Г.Рәхимнең «Яз әкиятләре» хикәясе. Эпик жанр – хикәя.

Образ, символ, деталь, аллегория. Табигать образы, әйбер образы. Эчтәлек: вакыйга, күренеш, яшерен эчтәлек, контекст.

1

20.11

20.11

11

Дәрдемәнднең шигырьләре. «Видагъ», “Каләмгә хитаб”.

Дәрдемәнднең замандаш шагыйрьләр арасында үзенчәлекле урын алган фәлсәфи лирикасы.

1

12

Сәгыйть Рәмиев – нечкә күңелле лирик. “Уку”, “Авыл”шигырьләре.

1

13

Галиәсгар Камал — күренекле драматург. “Беренче театр» комедиясе.

1

14

Г.Камал “Беренче театр” комедиясе. Конфликт турында төшенчә.

Хикәяләү һәм шигъри сөйләмнән аермалы буларак, әсәр теленең диалог һәм монологларга корылган булуы.

1

15

Г.Тукайның «Исемдә калганнар» истәлеге. Автобиографик әсәр.Автобиография язу.

1

16

Г.Тукайның «Исемдә калганнар» әсәренә анализ.

1

17

Практик дәрес.

Тема: Лирик әсәрне анализлау.

1

18

Практик дәрес. әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, Телстиль чаралары (лексик, стилистик, фонетик чаралар һәм троплар).

1

19

Һ.Такташ — батыр йөрәкле әдип.

«Пи-би-бип» шигыре.

1

20

Һ.Такташ. “Урман”, ”Болай гади җыр гына”.

Һ. Такташ шигырьләрендә лирик герой, образлар системасы, сурәтләү чаралары.

1

21

И.Газиның “Кояш артыннан киткән тургай” хикәясе.

Хикәя төзелеше.

1

22

Бәйләнешле сөйләм үстерү№2 «Кояш артыннан киткән тургай” хикәясендә сурәтләү обьекты, хикәяләуче образы, сурәтләү алымнары.

1

23

Дәрестән тыш уку. И.Гази. “Өч Мәхмүт” хикәясе.

1

24

Р.Батулланың «Имче» хикәясе.

1

25

Р.Батулланың «Көчек», «Чагыр» әсәрләрен анализлау.

1

26

Вакыйга, геройлар. Конфликт һәм сюжет этаплары.

1

27

Ф.Яруллинның “Ак төнбоек” хикәясендә хикәяләү алымнары.

1

28

Ә.Фәйзи иҗаты.

Тукайның тормыш юлын өйрәнү һәм романның язылу тарихы.

1

29

Ә.Фәйзи “Тукай” романы (өзекләр).

1

30

Бәйләнешле сөйләм үстерү.№3 Сочинение. Габдулла Тукай образын гәүдәләндергән сәнгать әсәрләре.

1

31

Дәрестән тыш уку. Р.Хәбибуллинаның “Калморза” автобиографик повесте.

1

32

Р.Миңнуллин шигырьләре. “Шундый минем туган ягым”, “Кайтыйк ла үзебезгә! ”шигырьләрендә тема уртаклыгы.

”Энекәш кирәк миңа!”, “Әни, мин көчек күрдем” шигырьләрендә образлар бирелеше.

1

33

Баллада — лиро-эпик жанрдагы әсәр. Аның тел үзенчәлекләре. М.Җәлил. «Сандугач һәм чишмә» балладасы.

1

34

Илдар Юзеев. “Бакчачы турында баллада”, “Йолдыз кашка турында баллада”.

1

35

Бәйләнешле сөйләм үстерү.№4Сочинение. Табигать образларында кеше характерының сыйфатлары (Г.Рәхимнең “Яз әкиятләре”, мәсәлләр һәм балладалар мисалында).

1

Гомуми төп белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфында укучыларның әдәбияттан белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

Уку күнекмәсен тикшерү һәм бәяләү: 6 нчы сыйныфта – 110 — 120 сүз

Cочинениене бәяләү

1. Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса; җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә; хаталар булмаса яки 1 хата (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фактик, логик) җибәрелсә, «5» ле куела.

2. Эчтәлек дөрес ачылып та, эзлеклелек сакланмаса, текстның башлам өлешендә төгәлсезлекләр китсә, 3 хата булса, «4» ле куела

3. Текстның төп эчтәлеге бирелеп тә, эзлек¬лелек сакланмаса, текстның башлам һәм бетем өлешләрендә төгәлсезлекләр китсә, 5 хата (мәсәлән, бер орфографик, бер грамматик, бер пунктуацион, ике стиль хаталары) изложениедә, 6 хата сочинениедә җибәрелсә, «3» ле куела. 4. Эчтәлек дөрес һәм эзлекле ачылмаса, текстның күләме бик кечкенә булса, 12 хата китсә, «2» ле куела.

Татар мәктәбендә укучы татар балаларына әдәбияттан тәкъдим ителә торган әсәрләр минимумы

6 сыйныф

«Алып кешеләр», «Җил иясе җил чыгара» мифлары.

К.Насыйриның «Әбүгалисина» повесте.

Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе.

Г.Рәхимнең «Яз әкиятләре» хикәясе.

Дәрдемәнднең «Видагъ» шигыре.

С Рәмиевнең «Уку» шигыре.

Г.Камалның «Беренче театр» комедиясе.

Г.Тукайның «Исемдә калганнар» истәлеге.

Р.Батулланың «Имче» хикәясе.

Һ. Такташның «Пи-би-бип» шигыре.

М.Җәлилнең «Сандугач һәм чишмә» балладасы.

Лист корректировки рабочей программы

Дата урока по плану

Дата проведения по факту

Содержание корректировки

(тема урока)

Форма коррекции

( объединение тем, домашнее изучение, контрольная

работа и т.д.)

Причина коррекции

( замена урока, болезнь учителя, праздничный день, отмена занятий по приказу и т.д.)

Подпись заместителя директора по УВР

  • Сочинение родина в поэзии некрасова
  • Сочинение с множеством числительных
  • Сочинение с фразеологическими оборотами
  • Сочинение рассуждение по тексту как то раз я спросил у одной художницы
  • Сочинение рассуждение по исходному тексту