Рушан шамсутдинов ботинкалар картинасы буенча сочинение

Тема: искндр рфыйковны сугыш еллары картинасы стенд эшмаксат м бурычлар:укучыларны искндр рфыйковны сугыш еллары картинасы, аны идеясе белн таныштыру.укучыларны бйлнешле

Тема: Искәндәр Рәфыйковның “Сугыш еллары” картинасы өстендә эш

Максат һәм бурычлар:

  1. Укучыларны Искәндәр Рәфыйковның “Сугыш еллары” картинасы, аның идеясе белән таныштыру.
  2. Укучыларның бәйләнешле сөйләм төзү күнекмәләрен, фикерләү сәләтләрен үстерү.
  3. Сугыш чорында яшәгән кешеләргә карата ихтирам, игътибарлылык тәрбияләүне дәвам итү; аларның батырлыгын онытмаска чакыру.

Планлаштырылган нәтиҗә:

Предмет: Искәндәр Рәфыйковның “Сугыш еллары” картинасы турында фикер алышу.

Метапредмет: Картина эчтәлегенә бәя бирә белү.

Шәхси:  Сугыш чорына үз карашыңны булдыру.

Дәреснең тибы: яңа материалны ачу дәресе; бәйләнешле сөйләм үстерү.

Предметара бәйләнешләр: әдәби уку, сынлы сәнгать, тарих.

Дәреслек: Әдәби уку: рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 4 нче с-ф. 2 нче кисәк/Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова; — Казан: “Мәгариф”; презентация.

Җиһазлау: Компьютер, экран.

Интернет чыганакларына сылтамалар:

https://tt.wikipedia.org/wiki/Искәндәр_Рәфыйков 

http://madanizhomga.ru/tt/ads/item/1607-surәtlәrgә-iңgәn-batyirlyik.html 

Дәрес этаплары

I.Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы

Уңай психологик халәт тудыру.

— Хәерле көн, укучылар. Кәефләрегез ничек? Карагыз әле, бүген көн нинди матур! Әйдәгез, бер-беребезгә уңышлар телик һәм дәресебезне башлап  җибәрик. (1 нче слайд)

II.Актуальләштерү.

1.Табышмаклар чишү

а)Теле юк, теләсә кем белән сөйләшә,

Гәүдәсе юк, кәгазьдән күлмәк кия.

ә)Аягы юк – китәр,

Җибәргән җиргә җитәр, Кушкан йомышны үтәр.    (Хат) (2 нче слайд)

2.Фронт хатлары рәсемен күрсәтү (3 нче слайд)

— Бу хатлар гадәти хатлардан нәрсә белән аерыла?

— Бу хатлар – фронттан җибәрелгән хатлар. Алар арасында өчпочмаклылары да бар.

Укытучы: Сугыш вакытында фронттан өйләргә һәм өйдән фронтка меңләгән хатлар килеп торган. Конвертлар җитмәгәнлектән, хатларны өчпочмаклап төреп кенә дә җибәрә торган булганнар.  Хат ташучыны һәр өйдә зарыгып көтеп торганнар. Әмма хатларның күңелсезләре дә булган. Кара печать сугылган хат фронттагы туганыңның үлемен хәбәр иткән. Сугыш вакытында мондый хатны алудан куркып яшәгәннәр. (4 нче слайд)

Өчпочмаклы хатны укучылардан ясатып карау. (5 нче слайд)

3.Уку мәcьәләсен кую

-Укучылар, ничек уйлыйсыз, бүгенге дәрестә нәрсә турында һәм кайсы вакыт турында сөйләшербез.

— Бүгенге дәрестә сугыш вакыты турында сөйләшербез.

— Дөрес, укучылар, бүген без дәрестә рәссам Искәндәр Рәфыйковның “Сугыш еллары” картинасы белән танышырбыз һәм әлеге картина буенча сочинение язарга өйрәнербез.

Эшне ничек оештырырбыз икән?

Эш ысулларны хор белән, бер-берсенә, үз-үзләренә кабатлау: (6 нчы слайд)

Картинаны күзәтербез.

Картинаның исемен, авторын истә калдырырбыз. Аңлашылмаган сүзләрне ачыкларбыз.

Персонажларны табарбыз.

Аларның тышкы кыяфәтләренә бәя бирербез.

Картинаның ни турында булуын — темасын ачыкларбыз.

Авторның укучысына җиткерергә теләгән фикерен табарбыз.

III.Уку мәсьәләсен адымлап чишү

1.Искәндәр Рәфыйковның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача белешмә бирү (Рәссамның портреты күрсәтелә) (7 нче слайд )

Искәндәр Вәлиулла улы Рәфыйков Татарстанның халык рәссамы, Русиянең атказанган сәнгать әһеле.

1929 елның 5 октябрендә Казан шәһәрендә туа. 1955 елда Ригада Латвия сәнгать академиясендә белем ала. 

Искәндәр Рәфыйков – портрет жанрында да, пейзаж, натюрморт, китаплар бизәлешендә дә үзен оста рәссам итеп танытты. Ул иҗат иткән сәнгать әсәрләре РусияТатарстанБерлин музейларында, ФинляндияАКШЯпония шәхси коллекцияләрендә саклана.

Үзенең бала чагы, үсмер еллары сугыш вакытына туры килгәнлектән, Бөек Ватан сугышына багышлап та картиналар язган.

2.Картинаны күзәтү, сорауларга җавап бирү: (8 нче слайд )

— Укучылар, картинага карап, исемен һәм авторын әйтегез.

— Бу картина – Искәндәр Рәфыйковның “Сугыш еллары” картинасы.

— Картинаның алгы планында кемнәр сурәтләнгән?

-Картинаның алгы планында ана, кыз һәм малай сурәтләнгән.

-Бу гаилә ни өчен бергә җыелган? Аларга нинди хәбәр килгән дип уйлыйсыз?

-Бу гаилә фронттан килгән өчпочмаклы хатны укырга җыелган. Әниләренең кулында хат. Малай урамда уйнап кергән җиреннән йөгереп кергәнгә охшаган. Барысы да әтиләреннән сөенечле хат көткәннәр. Әмма хат кайгылы хәбәр китергән. Сугышта аларның әтиләре үлгән.

3. Төркемнәрдә эш. Өч төркемгә өч төрле бирем бирелә. (9 нчы слайд )

Төркемнәргә әзерләнер өчен вакыт бирелә. Вакыт чыккач, һәр төркемнең җавабы тыңлана.

1 нче төркем. Әни кешенең тышкы кыяфәтен тасвирларга. Аның киемнәре, йөзе нинди? (- Ана кешенең өстендә иске телогрейка, аякларында ак оекбашлар һәм эш ботинкалары. Муенында ак шәл. Ананың кулында кәгазь кисәге. Ул фронттан килгән өчпочмаклы хатка охшаган. Әниләре кайгылы күзләре белән бер ноктага карап утыра. Күрәсең, аларга кайгылы хат килгән. Ул елый да алмый. Алга таба ничек яшәрбез дип борчыла. Балаларын үзенең кочагына алган)

2 нче төркем. Малайның тышкы кыяфәтен тасвирларга. Аның киемнәре, йөзе нинди? (- Кызның өстендә кызыл төстәге кофта, күлмәге кыскарып беткән. Ялан аякка итекләр кигән. Кызның йөзе күренми. Ләкин аның борчылганын белергә була. Ул йөзен яшергән, әнисенә сыенып, акрын гына елый кебек.)

3 нче төркем. Кызның тышкы кыяфәтен тасвирларга. Аның киемнәре, йөзе нинди?

(- Малай әле генә урамнан кергәнгә охшаган. Пәлтә кигән, аның өстеннән шәл ураган. Башында бүрек, аягында итекләр. Малай әле кечкенә булганлыктан, бәлки, барысын да аңлап та бетермидер. Ләкин ул да өйгә зур кайгы килгәнен сизә. Малай әнисенә сыенган. Әмма ул еламый. Әйтерсең, малай киләчәктә әнисенә һәм апасына терәк булырга тиешлеген аңлый).

Ял минуты. (10 нчы слайд )

  • Алга таба бару өчен, безгә ял итеп, көч туплап алырга кирәк.

Хәзер сез, үзегезне солдатлар итеп хис итеп, минем команда белән стройда атларга тиеш буласыз.

Гәүдәләр төз, башлар югары. Без бит солдатлар.

Бер, ике, өч – безнең кулда көч,

Безнең ил тыныч.

Бер, ике, бер – биеккә сикер!

Бер, ике, өч – суда йөз!

Бер, ике, бер – бик тиз йөгер!

Төркемнәрдә эшне дәвам итү. (11 нче слайд )

Төркемнәргә әзерләнер өчен вакыт бирелә. Вакыт чыккач, һәр төркемнең җавабы тыңлана.

1нче төркем. Йорт эченә игътибар итегез әле. Анда нәрсәләр күрәсез?   (- Өй эче ярымкараңгы. Мичнең бер өлеше күренеп тора. Өстәлдә кызыл башлы сөлге һәм котелок тора. Йортта бик салкын күрәсең, әнисе дә, балалар да булдыра алганча җылы итеп киенгәннәр).

2 нче төркем. Рәссам нинди буялар кулланган? Ни өчен дип уйлыйсыз? Яшел, кызыл төстәге буяулар кайсы вакытка ишарәли (күрсәтә)? (Рәссам караңгырак төстәге буялар кулланган. Чөнки бу картинада кайгылы вакыйга сурәтләнгән. Яшел, кызыл төсләр сугыш вакытына ишарәли).

3нче төркем. Ничек уйлыйсыз, автор бу картинасы белән кешеләргә нәрсә әйтергә тели? (Автор бу картинасы белән сугыш елларының авырлыгын күрсәтергә теләгән. Фронттагы кешеләргә генә түгел, аларның өйләрендә калган туганнарына да яшәве бик авыр булган. Рәссам безне бу елларны онытмаска чакыра).

4. Эш дәфтәренә сочинение өчен план язу. (12 нче слайд )

План.

1.Картинаның исеме, рәссамы.

2.Йорт эче.

3.Әниләре.

4.Кыз.

5.Малай.

6.Авторның әйтергә теләгән фикере.

IV.Рефлексия, бәяләү.

1.- Укучылар, без дәрестә кемнең картинасы белән таныштык?

  • Нәрсәләр белән шөгыльләндек?
  • Сезгә әлеге картина ошадымы?
  • Ничек уйлыйсыз, әлеге гаилә бу кайгыны җиңеп чыга алырмы?

2.Дәреслектән Фәрит абыйның сүзләрен табып уку: 

— Искәндәр Рәфыйков “Сугыш еллары” картинасында сугышның балаларга китергән газаплары турында сөйли. Рәссам, балаларның күз яшьләре коелмасын, йөзләрендә шатлык уйнасын, балачак еллары тыныч булсын, Җир йөзендә сугышлар булмасын, дигән теләктә кала.

3.Өй эше бирү: Картина буенча сочинение язып килергә (теләк буенча хикәя, шигырь һ.б. язып карарга мөмкин).

4.Белемнәрне бәяләү. Үзбәя. (13 нче слайд)

— Укучылар, сезгә дәрес ошадымы? Бүгенге дәресне “5”легә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үз эшчәнлегенә “4” ле куя, кемнәр “3”ле куя? Өстәлегездә билгеләр язылган түгәрәкләр бар. Җөмләләрне укып, түгәрәкләрне күтәрегез.

1)Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам. –“5”

2)Әйбәт эшлим, материалны аңладым.-“4”

3)Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим. –“3”

-Укучылар, барыгыз да дәрестә актив катнаштыгыз. Рәхмәт.

Дәрес Эльвира Хаматнурова башкаруында “Хатлар килсен» җырын тыңлау белән тәмамлана. Гөл Мирһади сүзләре Э.Хаматнурова көе. (14 нче слайд )

Тема: Х.Якуповның «Хөкем алдыннан» картинасы

8 класс, татар әдәбияты,  татар сыйныфы

Укытучы: Э.Ф. Гаязова

Максатлар:

  1. Метапредмет- Муса Җәлил иҗатын, тормыш юлын сынлы сәнгать белән бәйләп өйрәнү
  2. Предмет- Х.Якуповның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү; “Хөкем алдыннан” картинасы өстендә эшләү
  3. Шәхси- Укучыларда үлемсез батырлыклар эшләгән кыю, милли каһарман М.Җәлил образына карата ихтирам тәрбияләү

Дәрес барышы.

  1. Исәнләшү
  • Исәнмесез, хәерле көн! Әйдәгез танышып китик, мин Гаязова Э.Ф. Бүген сездә татар әдәбияты дәресен алып барачакмын.
  • Ә мин, …
  • — Шушы җылы мөгаләмәдә дәресне башлап җибәрик. Бер- беребезне елмаеп сәламлик.

Кәефегез яхшы булсын,

Гел елмаеп торыгыз.

Әгәр ярдәм кирәк икән,

Гел янәшә булыгыз.

  • Укучылар бүген безнең дәресебез гадәти булмаган, бераз серле булыр. Дәрестә шушы сандыкларның серләрен ачарбыз. Сез әзерме?
  • Әйе.
  1. Актуальләштерү.

( 1нче сандыкны алам, ике төркемгә дә күрсәтәм, бер укучы чәчәкне ала)

  • Бу нинди чәчәк?
  • Ромашка чәчәге
  • Ромашка нинди төстә була?
  • Ак төстә.
  • Бу кызыл ромашка сезгә нәрсәне хәтерләтә?
  • М.Җәлилнең “Кызыл ромашка” шигырен.
  • Бу шигырьдә нәрсә турында сүз бара?
  • Бер батыр  сугышчы төнлә дошманнарга каршы сугыша, таң алдында яралана, аның батыр ал каны ромашка чукларына тама һәм ромашка кызыл төскә керә.
  • Беренче сандыкның серен ачтык. Әйдәгез икенчесен дә биремнәр сандыгын ачып карыйк. Әйдә, …

(2нче сандыкны ачабыз, төркемнәрдә эш. Укучыларга шигырьләр тәгъдим ителә, бу шигырьләрнең исемен атарга тиешләр)

1 нче төркем – “Имән” шигыре

        Күләгәсе ял иттерә

        Кырда эшләп арганнарны.

        Кавыштыра айлы кичтә

        Яшерен утта янганнарны.

2 нче төркем – “Бер үгет” шигыре

        Утта булган балчык кире купмас,

        Эштә  булган тимер тутыкмас.

        Эш күрсәткән ирне ил онытмас,

        Каберенә эзне суытмас.

  1. Төп өлеш.

Җирдә кеше торса торсын,

Эзе калсын тирән булып.

Үзе үлсә, эше калсын,

Мең яшәрлек имән булып.

  • Чыннан да, кеше җирдә үзеннән соң якты эз калдырырлык итеп яшәргә тиеш. Андый кешеләрнең исемнәре мәңгелек. Муса Җәлилнең дә исеме үлемсез.
  • Укучылар, биремнәр сандыгыбыз әле бушамаган бит. Монда биремнәр калган.

1 нче төркем: Казанда Муса Җәлил исеме белән бәйле урынннарны атагыз.

2 нче төркем: Муса Җәлилгә  багышланган нинди  сәнгать  әсәрләре иҗат ителгән? (Спектакльләр, шигырьләр , картиналар, …)

  • Нинди картиналар беләсез?
  • “Хөкем алдыннан”  “ Зөһрә”, “Рушан”, “ Г. Тукай крестьяннар арасында”,

“ А. С. Пушкин Казан юлында”, “ Иделдә эссе көн”, “ Казанкада су ташу” һ.б.

  • Аның авторы кем?
  • Харис Якупов.
  •   Бүгенге дәресебезнең  темасы да  Х. Якуповның  “Хөкем алдыннан” картинасы белән танышу.

(Интернет ссылка.  Мөстәкыйль эшләү)

  • Харис Якупов турында ниләр белдегез? (рәссам, портрет остасы, пейзажчы)
  • Сез аның нинди әсәрләре белән таныш?( …….,” Хөкем алдыннан”)
  • Харис Якупов иҗатында нинди темалар чагылыш таба?

( туган як, сугыш, күренекле шәхесләр, тарихи темаларга)

1954нче елда Харис Якупов  халыкны үзенең  “Хөкем алдыннан” дигән атаклы картинасы белән таң калдыра. Әйдәгез, бу картина белән якыннан танышыйк. Рәсемне аңлау өчен сезгә терәк сүзләр  булышыр.

  • ( терәк сүзләр карточкаларга язылып,  төркемнәргә бирелә. Сүзләрне уку, мәгънәләрен аңлату) Терәк сүзләр:сорау алу, фашист, горур кыяфәт, ихтыяр көче, нәфрәт тулы күз карашы, свастика.

Сүзлекчә: Свастика- очларын тигез итеп бераз бөгеп ясалган тәре, кешене көчләү, газаплау, җәзалау символы. Свастика – фашистларның эмблемасы.

  • Әйдәгез, укучылар, картинага күз салыйк әле, сез Җәлилнең кайсы чор тормышын исегезгә төшерәсез?(әсирлектәге вакыты)
  • Вакыйга кайда бара? (төрмә бүлмәсендә)
  • Рәссам картинаны ясаганда нинди төсләр кулланган?
  • Алгы планда кемнәрне күрәсез? М.Җәлилнең торышыннан, күз карашыннан нәрсәләр аңлашыла?
  • Ә фашистларның кыяфәте турында нәрсә әйтә аласыз? Аларның көчсезлеген нәрсә күрсәтә?
  • Арткы планда нәрсәләр сурәтләнгән? Сез ничек уйлыйсыз, стенадагы картина ни өчен яртылаш кына ясалган?

(Истәлекне тыңлау)

Картинадагы  образ шагыйрьнең нинди шигъри юллары белән аваздаш?  (“Катыйльгә”   Шигырь экранда)

Әйе, укучылар Х.Якупов бу картинасында фашистларга каршы көрәшкән үлемсез батырлыклар эшләгән кыю, милли каһарман М.Җәлил образын сурәтләгән. Хәзерге вакытта “Хөкем алдыннан” картинасы  һәм башка эшләре сынлы сәнгать музеенда  саклана.

Дәрес турындагы фикерләрегезне белү өчен  3нче сандыкны ачарга тәкъдим итәм.

Агач җимеше белән, кеше эше белән көчле, ди халык мәкале.

Ә эшеңнең нәтиҗәсе булу зур куаныч. Сезгә дә бүгенге эшебезгә нәтиҗә ясарга тәкъдим итәм.

  Нәтиҗә ясар өчен өч төстә алмалар бирелә, аларны агачка урнаштырырга кирәк: әгәр дәрес сезгә ошаса. Сорауларыгыз калмаса – кызыл, соравыгыз  калса – сары,  дәрес кызыклы булмаса – яшел.

Бүгенге дәрестә актив фикер йөртүегез, тулы җавапларыгыз өчен : (…)

(…..) Сезнең дә фикерләрегез, җавапларыгыз әйбәт, ләкин үзегезгә ышаныч җитеп бетми.

Өй эше итеп, дәреслекнең 103 -105 нче битләрдәге  һәм , интернет-ресурслардан  “Хөкем алдыннан” картинасы турында мәгълүматлар туплап килергә.

Сәнгать дөньясына сәяхәт


      Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Лотфулла Фәттахов Горький өлкәсенең Сергач районы Анда авылында 1918 елда туган. Башлангыч белемне ул туган авылында ала, “Яшь ленинчы” газетасына шигырьләр яза, яшьли үк рәсем ясарга хирыс була. 16 яшенә кадәр авыл мәктәбендә укыганнан соң, 1934 елда Казанга килә, һәм дусты, булачак рәссам Харис Якуповларда торып, сәнгать училищесына керү өчен әзерләнә башлый. 1935-1939 елларда әнә шул училищеда укый . Табигатьне генә түгел, кешеләр тормышының төрле якларын күзәтергә ярата, аеруча балаларның наян шуклыгын үзенең рәсемнәренә сюжет итеп ала, аларның бик җанлы самими образларын иҗат итә. Укуын тәмамлагач, Совет Армиясенә алына. Шунда хезмәт иткәндә, Бөек Ватан сугышы башлана. Каты сугышларның берсендә, контузия алып, әсирлеккә эләгә. Аңа, үлем лагереннан качып, үзебезнең якка чыгу насыйп була. Шуннан соң ул, сугыш беткәнче, кулыннан коралын төшерми. 1946 елда гына, демобилизацияләнеп, Казанга кайта һәм гомеренең ахырына кадәр шунда яши, Татарстан сәнгать фондында эшли. “Туган ил турында җыр”, “Игеннәр өлгерде”, “Әни күрмәгәндә”, “Яңа бура”, “Сабантуй”, “Мулланур Вахитов”, “Шәһәрдән кайту” һ.б. картиналарын иҗат итә. Харис Якупов белән иҗат иткән “В.И.Ленин Татарстан АССР төзү турындагы декретка кул куя” дигән картина өчен СССРның Дәүләт премиясе белән бүләкләнә. «Татар халык әкиятләре» китабына (русча) ясаган иллюстрацияләре өчен 1958 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.

      Лотфулла Фәттахов – туган халкын, аның тормышын колачлы, масштаблы итеп сурәтләүгә һәвәс рәссам. “Сабантуй” – шундый киң полотнолы әсәр. Ул халкыбызның гадәт-йолаларын, мул тормышын, милли бәйрәмен бик реалистик күрсәтә.

      Рәсамның ачык фикере, гаять детальләп сурәтли белүе меңләгән күңелләрне яктылык белән сугара, буяуларның, төсләрнең табигыйлеге соклану тудыра.
Л.Фәттахов 1960 – 1978 елларда РСФСР Рәссамнар берлеге идарәсе әгъзасы һәм аның сәркатибе вазифасын башкара. 1984 елда вафат була.
      Аның исеме белән Казанның Дәрвишләр бистәсендәге урам аталган.

      Рәссамның моңа кадәр билгеле булмаган картинасы турындагы язма

   

Сезнең һәрберегезнең Сабан туен күргәнегез бар. Хәзер әнә шунда була торган күренешләрне искә төшерик.
1. Сабан туе кайчан үткәрелә?
2. Мондый бәйрәм кайсы халыкларда була?
3. Сабан туе алдыннан нинди эшләр башкарыла?
4. Анда нинди уеннар уздырыла?
5. Бүгенге тема өйрәнелгән әсәрләрдән кайсылары белән бәйләнешле?

6. Без милли бәйрәмебез Сабантуйның сәнгатьнең төрле төрләрендәге чагылышы белән танышып үттек. Алар арасында нинди уртаклык һәм аерма бар?

Сүзлекчә:
Полотно – зур вакыйга сурәтләнгән картина.

Бирем. Картинада сурәтләнгән күренешләрне дәфтәрдә хикәяләп килегез.

Терәк сүзләр һәм сүзтезмәләр:

      Татар халкы, милли бәйрәм, сабан эшләре, язгы эшләр, шатланып, куанып, күңел ачу, бәйрәм итү, хезмәт бәйрәме.
      Күзгә ташланган нәрсә, кайнап торган халык, йөз-кыяфәт, портрет, бәйрәмчә киенү, сабантуй көрәше, сурәтләп бирү, эзлекле.
      Алгы план, игътибарны җәлеп итү, көрәшнең үзәге, кызып-кызып көрәшүчеләр, җан-фәрманга, иңенә сөлге бәйләгән ак сакаллы бабай, хөкемдар, бирелеп күзәтү, хәрәмләшү, хәрәкәтне күздән ычкындырмау, өстәл янында, җиңенә кызыл тасма бәйләгән бабай, кордаш, булышу, сынап карау, мәйдандагы башка кешеләр, һәркем, киеренкелек, кем кемне җиңәр, көч һәм дәрт биреп тору.
      Авыл халкының тормышын белү, гадәтләрне калку итеп тасвирлау, чиккән (чүпләмле) сөлгеләр, җилфердәү, тальян гармун, чуар кием, миллилек, элеккеге кием, өлкән буын кешеләре, күлмәк, камзул, түбәтәй, үзенчәлекле сыйфатлар, күз карашлары, ал, кызыл, ак, яшел төсләр, кызыл башлы чиккән сөлге, суккан кызыл ашъяулыклар, нечкә зәвык, иҗат таланты, көчле искән җил, кабарынкы болытлар, агач ботаклары, табигатьтәге хәрәкәт, җанлы тасвирлап бирү, халыкның дулкынлануы, мәйдан ыгы-зыгысы.

      Хезмәт шатлыгы, мул тормышның куанычы, матур гадәтләр.

      1 нче вариант. Картинадагы күренешләргә, андагы кеше образларының тышкы кыяфәтенә, үз-үзләрен тотышына я кичерешләренә карата сыйфатлау һәм бәяләү элементлары өстәп языгыз. Картинаны караудан алган тәэсирләрегезне уртаклашып, караш һәм фикерләрегезне белдерегез.

      Рәссам Лотфулла Фәттаховның “Игеннәр өлгерде” исемле картинасы туган ил табигатенең иң матур вакытын – басуларда игеннәрнең өлгереп килгән чагын гәүдәләндерә.

      Җәйнең кызу чагы җиткән: офыкта күксел рәшә уйный. ____________________________________ (Арыш басуының аръягында ниләр күрәсез?)
      Бер читтән икенчесе күренми торган ________ (нинди?) арыш басуы алтын сары төскә кергән. ________________ (Игеннәр нинди? Тиздән уракка төшәрләр кебек, ни өчен?)
      Тук башаклары түбән иелгән арышлар ___________ (нинди?) кояш нурлары астында тын калганнар. Алар _________ (нәрсәне?) сабырсызланып көтәләр төсле.
      Әнә бер төркем _________ (нинди кешеләр?) игеннәрнең өлгерүен тикшерә. Аларның берсе __________ (нинди кыяфәттә?) нидер сөйли. ________________ (аны кемгә охшатасыз, кем дип уйлыйсыз?) Ягымлы йөзе елмаеп торган ____________ (нинди?) карт та, беләгенә кыр сумкасы элгән мөлаем йөзле бригадир кыз да, ______________ (тагын кем?) җитәкчеләре сөйләгәнне тыңлыйлар.

      Бу образлар картинада шулкадәр табигый итеп бирелгән ки, аларны каршыңда басып торган тере кешеләр кебек хис итәсең. ______________ (сез мондый кешеләр белән горурланасызмы? Алар турында ниләр әйтә аласыз?)

      2 нче вариант. Картинага нигезләнеп, текстны тулыландырыгыз.

      Рәссам Лотфулла Фәттаховның бу әсәре 1952 нче елда иҗат ителә. Л.Фәттахов туган ил байлыгын, гади кешенең хезмәт шатлыгын, кеше тудырган матурлыкны чынбарлыктагыча сурәтли.
      Июль ае. Җәйге аяз кояшлы көн. Күктә кояш балкый. Ерак-еракларга җәелгән киң басу әйтерсең офыкка барып тоташа. Арышлар мул булып өлгергән. Тук башаклар салынып торалар. Каерылып үскән арышлар әкрен генә, диңгез дулкыннарыдай салмак кына чайкалалар.
      Арышлар карарга килгән игенчеләр юл буендарак туктаганнар. Алар, башакларны уып, арышның өлгерүен тикшерәләр. Игеннәр чыннан да өлгергәндер, чөнки саргылт-җиз төскә кергәннәр…

      3 нче вариант. Сорауларны игътибар белән укыгыз һәм картинага нигезләнеп җаваплар языгыз.

1. Картинада сезнең игътибарны нәрсә җәлеп итә?
2. Рәссам елның кайсы вакытын сурәтли?
3. Картинада кемнәрне күрәсез? Иген басуына кемнәр килгән?
4. Алар нәрсә тикшерәләр?
5. Бу кешеләрнең йөзләре нинди? Ни өчен бу кешеләргә сокланып карыйсыз?
6. Рәссам картинаны ясаганда нинди төсләр кулланган?
7. Картина нинди хисләр уята?

Түбәндәге терәк сүзләрне файдана аласыз.
Иң матур чак, күксел рәшә, зәңгәрсу урман, яссы таулар, алтын-сары төс, аяз күк, җәйге челлә, басу киңлеге, ягымлы йөз, мөлаем йөзле, хезмәт дәрте, зур уңышлар, икмәк байлыгы – ил байлыгы, хезмәт шатлыгы, кеше тудырган муллык, байлык, матурлык, каерылып уңган арыш, тәҗрибәле аксакал, агроном, бригадирлар һ.б.

1. Рәсемдә кемнәрне күрәсез?
2. Елның кайсы вакыты сурәтләнгән?
3. Шагыйрь яшь балага нәрсә турында сөйли?
4. Авыл табигате ничек тасвирланган? (мәчет манарасы иманга чакыра, авыл төзек, матур, чисталык, яшеллек, елга буена урнашкан һ.б.)
5. Рәссам нәрсә әйтергә тели?
6. Шагыйрь киләчәккә нинди өметләр белән карый?


ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

2013-03-21 20:02:07 лол: Бик зур Рэхмэт)
2013-03-18 19:35:02 Айсылу: Бик зур рэхмэт сезгэ!
2013-03-15 21:43:14 Ландыш: Рәхмәт сезгә, коткардыгыз!!!
2013-03-10 18:50:54 Әминә: Бик зур рәхмәт!
2013-03-01 16:45:11 Регина: Бик зур рэхмэт!
2013-02-05 15:06:16 Рушан: Рәхмәт сезгә, коткардыгыз!!!
2013-01-21 17:30:34 Сабитов: Бик зур рәхмәт!!!
2012-11-25 17:08:17 Миләүшә: Сайтыгыз бик шәп булган !!
2012-05-10 19:40:24 Әльфия: Джазакумуллаху хайран барчагызга. Бик тә файда китерде сайтыгыз.
2012-04-16 15:55:13 Алия: бик зур рэхмэт!

2012-04-15 17:06:44 Алмаз: рэхмэт яусын сезгэ, булыштыгыз:)
2012-04-07 14:11:37 Булат: Рэхмэт сезгэ бик зур!)
2012-03-22 21:28:33 Ильназ: рэхмэт сина лэйсэн
2012-03-16 22:22:16 Рашель Мунирова: Очень полезный сайт! спасибо большое!
2012-03-13 11:37:11 Алия: Рэхмэт бик зур!
2012-03-12 15:50:28 Лия: Я в шоке, что бы я делала без вас, СПАСИБО ОГРОМНОЕ.
2012-01-26 22:58:14 Гөлнар: Сайтыгыз минем өчен бик файдалы. Бик зур рәхмәт Сезгә. Уңышлар телим!
2012-01-26 21:10:04 Ландыш: Бик зур рәхмәт!
2012-01-20 10:39:32 Роза: Бик зур рәхмәт Сезгә!
2012-01-19 09:32:02 Нәсимә: Рәхмәт, Гөлназ! Бик шәп булды әле бу!
2012-01-15 21:27:56 Ләйсән: Гөлназ ханым! Мин Сезнең материалларыгызны бик рәхәтләнеп файдаланам. Бик зур рәхмәт Сезгә. Иҗади уңышлар телим.
Рәхмәт, Ләйсән. Үзегезгә дә уңышлар гына юлдаш булсын!
2011-12-18 19:32:10 Лилия Мөнир кызы: Рәхмәт Гөлназ. Дәресемә кирәкле материал алдым.
2011-11-27 16:31:05 ильфар: бик яхшы.
2011-11-11 18:32:06 руфиева: бик кирәкле әйбер бу.


© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.

  • Рутина существования и радость жизни в рассказах бунина господин из сан франциско и легкое дыхание
  • Рученок как пишется правильно
  • Русьтьютор темы итогового сочинения
  • Рученка или ручонка как пишется правило
  • Русь советская какой она видится поэту сергею есенину сочинение