200062_INNERRESIZED600_600_1

Хөрмәтле татарстанлылар!                                                                                                                        Кадерле ватандашлар!

Сезне истәлекле һәм мөкатдәс көн – Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көне белән тәбриклим.

Унбер гасыр элек Болгар дәүләте бөек мөселман цивилизациясенең аерылмас өлеше итеп танылды. Шул вакыт эчендә игелекле җирлеккә төшкән  иман бөртекләре, шытып, бай рухи җимешләр китерделәр.

Болгарларның ислам динен кабул итүе халкыбызның һәм аның дәүләтчелегенең үсешен билгеләде. Хәнәфи мәзһәбе таралу фәнни белемнәр артуда, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр, ил эчендәге һәм халыкара бәйләнешләр ныгуда мөһим роль уйнады. Болгар дин белгечләре калдырган бай мирас күренекле татар мәгърифәтчеләре хезмәтләрендә чагылыш тапты.

Нәкъ менә бүген – 2016 нчы елның 21нче маенда – ата-бабаларыбыз ислам динен рәсми кабул иткән җирдә фән, мәгърифәт һәм аң-белем таратучы алдынгы үзәк – Болгар ислам академиясенә беренче нигез ташы салу тирән символик мәгънәгә ия. Ул диндар халкыбызның рухи яңарышка, хак белем һәм дини хәзинәләрне таратуга омтылышын чагылдыра. Әлеге уку йортын булдыру ниятен Россия Президенты Владимир Путин да хуплады.

Академия төзелеше Казан изге Ана иконасы соборын яңадан булдыру белән бер үк вакытта барачак. Бу республика сайлаган курс эчкерсезлегенең тагын бер билгесе.                                 Быелгы Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көне зур һәм матур вакыйгаларга бай булыр дип ышанам.                                                                                                 Барыгызга да исәнлек, тынычлык, мул-имин тормыш телим. Аллаһы Тәгалә рәхим-шәфкатеннән аермасын!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов

Идел буе Болгар дәүләтенең 922 елда Ислам динен рәсми кабул итүгә багышланган “Изге Болгар җыены” быел Болгар ислам академиясенең нигезенә истәлек капсуласы салу вакыйгасы белән тарихка кереп калыр. Бәйрәм тантанасы да  академия төзелә торган урыннан берничә метр ераклыкта урнаштырылган сәхнәдә барды.

Тарихи вакыйгада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе,ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча “Яңарыш” Республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов, Россия Югары мөфтие, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин, Метрополит Феофан һ.б. рәсми затлар бар иде.

Чара Коръән укудан һәм Аллаһ Тәгаләдән  яңа ният-максатларның хәерле, бәрәкәтле һәм нәтиҗәле  булуларын сорап дога кылу белән башланып китте.

Рөстәм Миңнеханов Болгар җирлегендә берьюлы ике бәйрәм булуын билгеләп үтте. Аның беренчесе Ислам динен рәсми кабул иткән көн булса, икенчесе исә Болгар ислам академиясе нигезенә истәлек капсуласы салу. “Безнең бурыч – динебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклап калу. Соңгы елларда монда күп нәрсә эшләнелде”, – диде республика җитәкчесе һәм әлеге изге урынны торгызуда ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерде. Зур рәхмәтләрен ул ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев адресына юллады, тантана алдыннан Болгарда төзелә торган кунакханәне карауларын хәбәр итте. “Бу мөселманнар гына түгел, безнең бөтен кунакларыбыз да килә торган урын булачак. Иң мөһиме – безнең, илебезнең динлелеген саклап калу. Моның өчен без лаеклы белем бирү йорты булдырырга тиеш. Кызганыч, йөз ел эчендә без бик күп нәрсә югалттык. Безнең тарихыбызда бөтен дөньяга танылган татар мөселман галимнәре күп булган. Кызганыч, ул вакытлар инде узган”, – диде һәм бүген нигез салыначак академиянең эш максаты лаеклы дин әһелләре әзерләү икәнен ассызыклады.

“Бүген дөньяда җиңел вакытлар түгел, бигрәк тә ислам динендә. Шуңа да без тынычлык һәм татулыкта ничек яшәү үрнәген күрсәтергә тиеш. Ата-бабаларыбыздан күчкән гореф-гадәтләр шул тынычлык нигезе булып тора”, – диде Рөстәм Миңнеханов һәм җыенда катнашучыларга рәхмәт әйтеп, исәнлек-саулык теләде.

Игорь Баринов бу урынны гаҗәеп тарихи урын дип атады. “Мондый проектлар Татарстан өчен генә түгел, ил өчен дә мөһим. Аларның мөһимлеге – илкүләм мәсьәләләрне хәл итүдә, конфессияара һәм милләтара тынычлыкны урнаштыруда, дини каршылыклар китереп чыгармауда, безнең халыкның бердәмлеген ныгытуда һәм илнең халыкара дәрәҗәсен күрсәтүдә”, – дип ассызыклады һәм дини белем бирү проектларының нәкъ менә хәзер кирәклеген билгеләп үтте.

Алга таба тантанада катнашучыларга Минтимер Шәймиев мөрәҗәгать итте. “Елдан-ел безнең очрашуыбызның эчтәлеге байый, үзара аңлашу һаман киңәя. Тагын да уңайлы шартлар тудырабыз, бу юнәлештә эшләр бара. Әле шушы көннәрдә генә Иделгә чыга торган юлда тирәнәйтүләр ясадык. Хәзер зур теплоходлар, кайсы яктан гына килсәләр дә, Болгарның изге җирләрен күрә алачак”, – дип хәбәр итте. Академиягә килгәндә, Дәүләт Киңәшчесе аның бөтен шартлар тудырылган комплекс булачагын билгеләп үтте.

Камил хәзрәт Сәмигуллин тантанага килүчеләргә Аллаһ сүзләрен җиткереп, гыйлем эстәүнең һәр мөселман өчен фарыз гамәл булуын ассызыклады. “Бу академиябез гыйлем үзәге булачак, гыйлемебезне бөтен дөньяга таратачак. Болгар ислам академиясен булдыру юлында барча тырышлыкларыбыз уң һәм бәрәкәтле булсын”, – дигән теләкләрен ирештерде мөфти.

Тәлгать Таҗетдин чыгышында: “Бүген без Аллаһның “Укы” дигән аятен тормышка ашырабыз. Ата-бабаларыбыз борынгыдан мәчет янында мәдрәсә салган. Бүген дә бу гадәтебез бар, Аллага шөкер”, – дип шөкер кылды.

“Изге Болгар җыены” кысаларында, Болгар ислам академиясе нигезенә истәлек капсуласы салынды, аңарчы аның эчтәлеге укылды. Истәлек капсуласы салынганда, бар халык тәбарәк әйтеп торды. Киләчәк буынга юлланылган капсула татар, рус, инглиз һәм гарәп телләрендә язылган. РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан хупланылган дини белем бирү югары уку йортында бер үк вакытта 300 ләп кеше укый алачак. Болар – квалификацияләрен күтәрә торган имамнар, 75-100 чамасы магистрлар һәм докторлар. Академиядә 5 кафедра эшләр дип ниятләнә.

Җыен Болгар шәһәрлегендә 1995 елдан бирле оештырыла. Бу җыенны Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин гамәлгә куйган. 2005 елдан ул ТР Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Спас муниципаль районы тырышлыгы белән үткәрелә. ТР Дәүләт Советы, бу чараның мөһимлеген истә тотып, “Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле даталары турында”гы ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” ТР Законын кабул итте. Шулай итеп, 21 май Идел Болгарстаны тарафыннан Ислам динен рәсми рәвештә кабул итү көне һәм истәлекле дата итеп тәгаенләнде. “Изге Болгар җыены” өйлә намазы белән тәмамланачак.  
“Татар-Информ” МА материаллары буенча әзерләнде

DSC08907

24 апреля в Буинском медресе состоялась торжественная церемония вручения дипломов выпускникам. В этом году медресе выпустило 25 специалистов. В торжестве приняли участие также казый северо-западного региона Татарстана Рустем хазрат Валиуллин, декан шариатского факультета Российского исламского университета Рамиль хазрат Гиззатуллин, руководитель районного отдела образования Буинского муниципального района Ильгиз Ханбиков, директор Буинского медресе Рашид хазрат Маликов, казый  Юго-западного регион Инсаф хазрат Залялетдинов, имам-мухтасиб Буинского района и преподаватель медресе Ильмир хазрат Хасанов, преподаватели медресе, имам-хатыйбы г.Буинска, студенты и приглашенные гости.

Вечер начался чтением Священного Корана. Выступая перед выпускниками, от имени муфтия казый Северо-западного региона Татарстана Рустем хазрат Валиуллин отметил их роль Буинского медресе в развитии традиционного ислама, пожелал выпускникам никогда не останавливаться на достигнутом в знаниях и привел в качестве наставления хадис Пророка Мухаммада (саляллаху алейхи вассалам): «Приобретайте знания от колыбели до могилы».

Руководитель районного отдела образования Буинского муниципального района Ханбиков Ильгиз Фаридович поздравил от имени главы Буинского района Айзатуллова А.К.. Отметил важность роль медресе в религиозном просвещении населения. Поздравил каждого выпускника и вручил им дипломы.

Выпускники выразили огромную благодарность директору медресе, а также всем преподавателям за их труд и терпение. В руководстве медресе уверены, что знания и опыт, полученные в стенах их учебного заведения непременно оставят глубокий след в нравственном воспитании личности, во многом помогут в предстоящей жизни.

После вручения дипломов выпускной завершился совместной молитвой за праздничным столом.04

25 марта 2016 года в Буинском медресе состоялся зональный конкурс по мусульманской культуре среди детей школьного возраста “Молодые таланты” («Яшь талантлар»).

Организаторами выступили Духовное управление мусульман РТ, Буинское медресе, Буинский мухтасибат ДУМ РТ, Центр внешкольной работы г.Буинск и Буинский филиал Всемирного Конгресса татар. На конкурсе приняли участие около 150 учащихся 1-10 классов общеобразовательных школ, гимназий, лицеев и школ искусств Тетюшского, Апастовского, Дрожжановского, Буинского районов Республики Татарстан, родители, учителя. Среди гостей присутствовали: начальник отдела Дагвата ДУМ РТНияз хазрат Сабиров, имам мечети «Шамиль» г. Казань Махмут хазрат Шарафутдинов, имам-мухтасиб Буинского района Ильмир хазрат Хасанов, директор Буинского медресе Рашид хазрат Маликов.

По итогом конкурса победителями стали:

В номинации «Лучшее исполнение стихотворения на Исламскую тематику»:

1 место – Мифтахутдинова Лейля (Буинский район, с.Новые Тинчали, стихотворение «Авылым мәчете»)
2 место – Гаязова Гулина (г. Тетюши), Марданова Иркэ (п.Апастово, стихотворение «Таян Аллага»)
3 место – Яруллин Алмаз (Буинский район, д.Кильдуразы, стихотворение «Көйле иман»), Зарипова Камиля (г. Буинск, стихотворение «5 столпов Ислама»)

В номинации «Лучшая постановка сценки на Исламскую тематику»:
1 место – шакирды Буинского медресе, спектакль «Случай из жизни халифа Умара ибн аль-Хаттаба»

В номинации «Лучший исполнение рассказа на Исламскую тематику»:

1 место – Галимова Назлыгуль (г. Тетюши, рассказ «Күчтәнәч»)
2 место – Хайруллин Рустам (г.Тетюши, рассказ о Пророке Нух)

3 место – Самитова Алина (Буинский район, с. Бик-Утеево, рассказ о Пророке Юсуфе)


В номинации «Лучшее исполнение песен на Исламскую тематику»:

1 место – Валеев Камиль (г.Буинск, лицей №2, песня «Ассаляму галейкум»),  ансамбль «Кояшкай» (Тетюшский район, д. Кляшево, песня «Мунаджат»)
2 место – Зайнуллина Ильнара (г.Тетюши, песня «Ассаляму галейкум»)
3 место – Гамирова Гульгуна (Буинский район, д.Бик-Утеево, «Мунаджат»)

Все участники конкурса получили подарки, угощения за праздничным столом, а лучшие работы были отмечены дипломами и ценными призами.

 ДУМ РТ

25 марта 2016 года в Буинском медресе состоялся зональный конкурс по мусульманской культуре среди детей школьного возраста “Молодые таланты” («Яшь талантлар»).
Организаторами выступили Духовное управление мусульман РТ, Буинское медресе, Буинский мухтасибат ДУМ РТ, Центр внешкольной работы г.Буинск и Буинский филиал Всемирного Конгресса татар. На конкурсе приняли участие около 150 учащихся 1-10 классов общеобразовательных школ, гимназий, лицеев и школ искусств Тетюшского, Апастовского, Дрожжановского, Буинского районов Республики Татарстан, родители, учителя. Среди гостей присутствовали: начальник отдела Дагвата ДУМ РТНияз хазрат Сабиров, имам мечети «Шамиль» г. Казань Махмут хазрат Шарафутдинов, имам-мухтасиб Буинского района Ильмир хазрат Хасанов, директор Буинского медресе Рашид хазрат Маликов.

По итогом конкурса победителями стали:

В номинации «Лучшее исполнение стихотворения на Исламскую тематику»:

1 место – Мифтахутдинова Лейля (Буинский район, с.Новые Тинчали, стихотворение «Авылым мәчете»)
2 место – Гаязова Гулина (г. Тетюши), Марданова Иркэ (п.Апастово, стихотворение «Таян Аллага»)
3 место – Яруллин Алмаз (Буинский район, д.Кильдуразы, стихотворение «Көйле иман»), Зарипова Камиля (г. Буинск, стихотворение «5 столпов Ислама»)

В номинации «Лучшая постановка сценки на Исламскую тематику»:
1 место – шакирды Буинского медресе, спектакль «Случай из жизни халифа Умара ибн аль-Хаттаба»
В номинации «Лучший исполнение рассказа на Исламскую тематику»:

1 место – Галимова Назлыгуль (г. Тетюши, рассказ «Күчтәнәч»)
2 место – Хайруллин Рустам (г.Тетюши, рассказ о Пророке Нух)

3 место – Самитова Алина (Буинский район, с. Бик-Утеево, рассказ о Пророке Юсуфе)
В номинации «Лучшее исполнение песен на Исламскую тематику»:

1 место – Валеев Камиль (г.Буинск, лицей №2, песня «Ассаляму галейкум»),  ансамбль «Кояшкай» (Тетюшский район, д. Кляшево, песня «Мунаджат»)
2 место – Зайнуллина Ильнара (г.Тетюши, песня «Ассаляму галейкум»)
3 место – Гамирова Гульгуна (Буинский район, д.Бик-Утеево, «Мунаджат»)

Все участники конкурса получили подарки, угощения за праздничным столом, а лучшие работы были отмечены дипломами и ценными призами.

ДУМ РТ

DSC_0260

В честь завершения учебного года в примечетских курсах 25 апреля Буинское медресе совместно с Буинским мухтасибатом организовал IV Межрайонный конкурс чтецов Корана и основам Ислама среди представителей среднего и старшего поколения. В мероприятии приняли участие директор Буинского медресе Рашид хазрат Маликов, имам-мухтасиб Буинского района Ильмир хазрат Хасанов, главный редактор Буинской районный газеты “Знамя” Гакиль Камалетдинов, имам-мухтасиб Дрожжановского района Рустам хазрат Ракипов, преподаватели медресе, имамы района, преподаватели примечетских курсов и приглашенные гости.

В конкурс приняли участие более 150 человек из Апастовского, Тетюшского, Дрожжановского и Кайбицкого районов Татарстана. Конкурс проходил в 2 номинациях.

Победители среди мужчин:

1 место – Загиров Альфис;

2 место – Хуснутдинов Расых Рауфович (Буинск);

2 место – Шакиров Ильдар Шакирзянович;

3 место – Ракипов Гомар Галимухамметович (Дрожжаное);

3 место – Файзуллин Фарит Шайхуллович (Кайбцы);

3 место – Шакиров Мунавир Мунир улы (Апастово).

Победители среди женщин:

1 место – Хайрутдинова Галия (Дрожжаное);

2 место – Фахрисламова Альфинур  (Буинск);

2 место – Хайрутдинова Наиля (Буинск);

3 место – Гайнуллина Резида (Буинск);

3 место – Хасанова Роза;

3 место – Миришина Гузалия (Кайбцы).

Побдители получили дипломы и ценные подарки. Мероприятие завершился за праздничным столом.