Рассказ габдулла тукай фатыйма

Шагыйрь турында яа фактлар.быел миллтебезне бек шагыйре габдулла тукайны тууына 135 ел тула. якты дньяда 26 ел гомер кичереп бакыйлыкка

Шагыйрь турында яңа фактлар.

Быел милләтебезнең бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тула. Якты дөньяда 26 ел гомер кичереп бакыйлыкка күчкән шагыйрь турында без ниләр беләбез, аның тормыш һәм иҗат юлында нинди кызыклы фактлар булган. Әлеге язмада шулар турында белерсез.

  • Тукайның кечкенә вакыттагы фотосурәтләре сакланмаган, дөресрәге, балачакта ул фотога төшмәгән, чөнки ул чорда авылларда фотограф булмаган. Шагыйрь 1903 елда унҗиде яшендә беренче тапкыр объектив каршына басарга җөрьәт итә. Тукай фотога төшәргә яратмаса да, архивларда шагыйрьнең 2 дистәгә якын фотосы бар.
  • Язылган һәр шигырь юлы өчен Габдулла Тукайга 50 тиен көмеш яисә алтын белән түли торган булганнар. Үз заманында Тукаев иң күп түләнүчән шагыйрь булып исәпләнгән.
  • Габдулла Тукай үз язмаларын газета-журналларга биргән вакытта төрле тәхәллүсләр (псевдоним) кулланган. Бүгенге көндә галимнәр Тукайның үз мәкаләләрен имзалаганда 70кә якын тәхәллүсе булуын дәлиллиләр. Алар арасында: “Кырмыска”, “Шүрәле”, “Тәртә башы”, “Догачы”, “Каз”, “Бер фикерче”, “Биик усал”, “Болгар”, “Имзасыз да Яраретдинов”, “Милләтче”, “Мин язмадым”, “Мылтык”, “Мәҗнүн”, “Мөсафир”, “Салам Торхан”, “Счет төймәсе”, “Сөңге”, “Уральск кешесе”, “Хәйләсез”, “Чапансыз”, “Шәкерт угы”, “Җен” һ.б. имзалар бар.
  • Габдулла Тукай татар, гарәп, фарсы, төрек һәм урыс телләрендә ирекле аралаша һәм яза белгән.
  • Замандашлары сөйләве буенча Габдулла Тукай кием-салымга артык игътибар итмәгән. Шагыйрь тормышыннан шундый вакыйга билгеле: базардан яңа пинжәк алгач, аның 2 размерга зуррак булуына карамастан, ул аны бер дә кыенсынмыйча, шактый озак кына киеп йөргән.
  • Габдулла Тукай халык җырларын бик тә яраткан һәм аларны җыю буенча да шактый гына эшләр башкарган. Шагыйрь 1910 елда “Шүрәле” тәхәллүсе белән имзаланган “Халык моңнары” дип исемләнгән, үз эченә 28 җырны туплаган китап бастырып чыгара.
  • 1906-1907 нче елларда «Әл-гаср әл-җәдид» («Яңа гасыр») җурналында Габдулла Тукай Иван Крыловның 65 мәсәлен тәрҗемә итеп бастыра.
  • Габдулла Тукайның Казанда “Болгар” кунакханәсенең 40нчы бүлмәсендә яшәгәне күпләргә мәгълүм, әмма Тукай әлеге кунакханәдән тыш 1907 елда “Сарай” кунакханәсе номерларында (Париж Коммунасы урамы, 9 нчы йорт), соңрак кыска гына вакыт “Свет” кунакханәсендә, ә 1912-1913 елларда “Амур” кунакханәсе (Мәскәү урамы, 70 нче йорт).
  • Тукай тормышында хатын-кызлар күп булганмы? Җаекта яшәгән елларында Тукайның ошатып йөргән 2-3 туташы булуын язалар һәм аларның барысының да исемнәре Фатыйма булуын искәртәләр. Ә инде Казанга күченеп килгәч, шагыйрь күңеленә һәм иҗатына йогынты ясаган туташлар исемлегендә бары тик Зәйтүнә Мәүлүдова гына була. Зәйтүнә Тукайның замандашы һәм дусты – язучы Фатих Әмирханга туган тиешле була. Шуңа күрә Тукай белән Зәйтүнәнең танышуына сәбәпче кеше дә – Фатих Әмирхан. Тукай белән Зәйтүнә өч мәртәбә очрашалар. Һәр очрашу кыенлык белән уза: Тукай йә чыгып китә, йә салкынлык күрсәтә. Ләкин бер кичә алдыннан ул Зәйтүнәгә контрамаркамы, билетмы бирә, очрашырга сөйләшәләр, ләкин очраша алмыйлар. Зәйтүнә Казаннан күченеп киткәндә Тукай аны озатырга төшмәкче була, ләкин соңарган дип әйтәләр, ул пристаньга төшә алмый. Бер яктан, Тукай Зәйтүнәгә һич тә битараф булмаган, икенче яктан, сәламәтлеге булмау, күзендәге табы аркасында мәхәббәт хисләрен куертудан үзен-үзе тыеп торган.

  • Тукай вафат булу алдыннан нәширләрдән алырга тиешле булган 500 сум акчасын 2 сәләтле баланы рус уку йортларында белем алыр өчен сарыф итәргә дип васыять итә. Шулай ук 1913 елда Петербургның мөселман хәйриячәлек җәмгыяте вафат булган Габдулла Тукаев истәлегенә сәләтле балалар өчен һәркайсы 100әр сум булган махсус 2 стипендия булдыра.
  • Шагыйрьнең үзе исән чакта 22 исемдә 46 китабы нәшер ителгән. Ә 1917 нче елга кадәр Тукайның 72 китабы 221900 нөсхәдә нәшер ителгән.
  • Тукай вафат булган көнне Казанда рәсми булмаган матәм көне игълан ителә. Шәһәрдәге кибетләр, заводлар эшләмәгән. Фабрикаларда кыска эш көне игълан ителгән. Бу көнне мәктәп-мәдрәсәләрдә укулар туктатылган. Ул заман өчен хатын-кызларның зиратка баруы тыелган булуга карамастан, татар хатын-кызлары гимназиясен оештыручы Фатиха Аитова укучы кызларга Тукайны күмәргә барырга рөхсәт бирә.
  • Тукай вафатыннан соң Казанда тышлыкларына Тукай сурәте төшерелгән конфетлар, шәм, сабын чыгара башлаганнар. Тукай музеендагы экспонатлар арасында шагыйрь сурәте төшерелгән конфет тышлыгын әле дә күреп була. Әлеге конфетларны Казан сәүдәгәре Вәлиулла Ибраһимовның Шамил йортында урнашкан “Альфа” кондитер фабрикасы чыгарган (1913).
  • Шагыйрьнең вафатыннан соң аның йөзеннән гипс битлек төшереп алынган, бүгенге көндә ул Казандагы Г.Тукай Әдәби музеенда саклана. Бу битлекнең язмышы бик үзенчәлекле. Аны 1958 елда Мөлеков атлы бер Алмата кешесе СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы – Тел, әдәбият һәм тарих институтына алып килә. Ул әлеге битлекне 30нчы елларда Оренбургта Гыйльметдин Шәрәфнең бертуганы Борһан Шәрәф биргәнен әйтә. Берникадәр вакыттан соң битлекне Дәүләт музеена тапшыралар, анда ул утыз ел саклана. 1988 елның апрелендә, Тукайның вафаты көнендә, битлекне музейга килүчеләргә күрсәтәләр.
  • Үз вакытында Дәүләт музееның әдәби экспозицияләр бүлеге хезмәткәрләре – сынчылар Садри Ахун һәм Баки Урманче битлекне өйрәнеп, аның чыннан да шагыйрьнең йөз чалымнарын тулысынча күчерүен белдерә. Баки Урманче гасыр башында мондый битлекләрне гадәттә Казан университетының медицина факультеты студентлары төшергәнлеген хәбәр итә. Шагыйрьнең йөзеннән гипс битлек төшереп алу хәстәрен кем оештырган? Сораулар күп. Шунысы аңлашыла: Тукайның якын дусларыннан берәү аның кадерле чалымнарын киләчәк буыннар өчен саклап калырга теләгән. Бәлки, Фатих Әмирхандыр? 1926 елга кадәр, ягъни Фатих Әмирханның вафатына кадәр, бу битлек аңарда сакланган дигән фаразлар бар.

  • Казан шәһәрендә Габдулла Тукайның өч һәйкәле бар. Аның
  • берсе Тукай исемен йөртә торган скверда, икенчесе М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры бинасы янында һәм өченчесе шагыйрьнең җәсәде күмелгән Яңа татар бистәсе зиратында.

    Фотосурәтләрдә: Тукай озын буйлы шәкерт янында; Тукайны соңгы юлга озату.

    Квест-игра «По следам Тукая…»

    — Ребята, сегодня
    я получила письмо — приглашение. Мы сегодня с вами отправимся в деревню. А в
    какую деревню мы с вами отправимся вы сейчас узнаете. В письме написано,
    что по дороге в деревню, нас ждут интересные задания. Посмотрите перед
    вами портрет (на экране портрет Г.Тукая)
    — Скажите, кто это изображен на портрете?  (Ответы детей). Правильно!
    Это известный и любимый поэт татарского народа – Габдулла Тукай.

    – Чем известен
    Габдулла Тукай? (Он написал много стихотворений, сказок).
    – Все правильно, ребята. В деревне Кушлавыч Арского района в семье муллы
    Мухамммедгарифа 26 апреля 1886 года появился на свет Габдулла Тукай. К
    сожалению в четыре года Тукай становится круглой сиротой.  Жил Габдулла
    Тукай недолго, всего 27 лет, но успел написать очень много стихотворений для
    взрослых и детей. А еще он известен своими поучительными сказками. В деревне
    Кырлай находится музей посвященный Г.Тукаю. Хотите отправиться в деревню
    Кырлай?

    -Ребята, на каком
    транспорте можно поехать в деревню? (на автобусе) — слайд автобус.

    -Чтобы сесть на автобус
    нам нужно приобрести билеты, а билеты не простые, слушайте:

    1) Что украл
    деревенский мальчик в сказке Габдуллы Тукая «Су анасы»? (золотой
    гребень)
    2) Кто является учеником в детском стихотворении «Забавный ученик»? (щенок)
    3) Как звали мальчика, который кормил козу в стихотворении Габдуллы Тукая?(Гали)
    4) Голову какого животного нашли коза и баран в сказке?(волк)
    5) Красоту какой деревни описывал Габдулла Тукай в сказке «Шурале»? (Кырлай)

    6)
    Сколько дней живет бабочка? (один)

    7) С чем играет озорной
    котенок? (с клубочком)

    8) Когда можно идти
    играть? (когда закончил дело)

    — Молодцы, справились,
    ребята. А сейчас можно садится на автобус (дети садятся на стульчики)

    Звучит аудиозапись
    «Марш Тукая» С.Сайдашева.

    — Вот и первая
    остановка «Угадайкино». Посмотрите ребята, на автобусной остановке для нас
    оставили задание: угадать к каким произведениям относятся следующие предметы.

    Дидактическая игра «Из
    какого произведения предмет?» (картинки с изображением предметов из
    произведений Г.Тукая: 
    гребень, топор, мешок, кувшин с молоком, трава,
    бревно, клубок.

    -Вторая остановка
    «Помогаем Ламиге» (слайд к стихотворению «Озорной котенок»)

    -Посмотрите, что
    натворил озорной котенок, давайте поможем девочке прибраться(наматываем
    клубочек)

    — Молодцы, вы отлично
    справились!

    -Третья остановка
    «Библиотека».

    — Посмотрите,
    ребята, сколько здесь интересных книжек. Найдите знакомые для вас книжки.

    Знакомы ли вам эти
    книги? Кто автор этих книг? («Водяная», Коза и овца», «Счастливый ребенок»,
    «Девочка и бабочка», «Шурале».) (Дети отвечают)

    — Четвертая
    остановка «В гостях у Водяной» (слайд речка, мостик)

    Я предлагаю вам
    поиграть татарскую народную игру «Водяной»
     (под татарскую
    мелодию «Тәфтилләү»)

    (Выбирается водящий-водяной.
    Играющие бегают вокруг «озера» и повторяют слова: «Водяного нет, а людей то
    много». Водяной бегает по кругу и ловит играющих, которые подходят близко к
    берегу (линии круга) Пойманные остаются в кругу. Игра продолжается до тех пор,
    пока не будет поймано большинство игроков. Водяной ловит, не выходя за линию
    круга.

    — Едем дальше (садятся
    на стульчики)

    — Вот и приехали (слайд-деревня
    Кырлай, музей Г.Тукая)

    Деревни Кырлай
    Арского района
    , где
    маленький Тукай прожил 5 лет в доме крестьянина Сагди.  Дом
    Сагди восстановлен, здесь есть возможность познакомиться с обстановкой,
    окружавшей будущего поэта в Кырлае (печь, саке, колыбель, хозяйственные
    постройки, колодец и пр.). Рядом с Домом Сагди — старая сосна, которая помнит
    маленького Тукая. Звучит музыка С.Сайдашева из балета “Шүрәле”

    В зал входит Шүрәле.

    Шүрәле: — Это я написал
    вам письмо-приглашение. У меня до сих пор болят пальцы на руке. Я на каждой
    остановке приготовил вам задания. Но это еще не все! В моем волшебном мешочке
    есть для вас задания, если вы отгадаете из каких произведений Габдуллы Тукая
    следующие фразы, то вы получите от меня подарки (задания написаны на
    листьях)

    —  Менә
    кәҗә карап тора тәрәзәдән(«Гали белән кәҗә»)

    — Әйт әле,
    Күбәләк, сөйләшик бергәләп («Бала белән күбәләк»)

    — Әйдәле,
    Акбай! Өйрән син, арт аягың белән тор («Кызыклы шәкерт»)

    — И туган тел, и
    матур тел, әткәм-әнкәмнең теле («Туган тел»)

    — Күрче, бик
    чынлап керешкән эшкә безнең Ламига: 
    Бар уе — бер бик матур күлмәк тегү Курчагына («Шаян песи»)

    Шүрәле: — Какие же
     молодцы. А давайте, теперь поиграем в игру «Шүрәле».

    Игра ««Шүрәле».

    Шурале: Спасибо
    вам! С вами так интересно и весело. Всем расскажу, с какими умными, смелыми
    и воспитанными детьми я познакомился. Да, чуть не забыл, вот мои
    подарки (достает из мешочка лесные орехи) А мне пора уходить.
    И вам тоже пора возвращаться домой. До свидания! Сау
    булыгыз!

    Слайд – автобус –
    дети садятся на стульчики

    Тема: «Приобщение детей старшего
    дошкольного возраста к народным и семейным традициям
    праздникам и обычаям».

    Большинство современных
    людей поверхностно знакомо с народной культурой. Поэтому актуально восстановить
    для детей и их
    родителей 
    (законных представителей) связь времен, вернуть
    утраченные традиции,
    ознакомить с народными
    ценностями
    . Для этого необходимо обратиться к народной культуры, родного края, соприкоснуться с народным искусством.

    Необходимость приобщения молодого
    поколения к народным
    и семейным
    традициямпраздникам и обычаям
    трактуется народной мудростью
    : «наше сегодня, как
    некогда наше прошлое, также творит традиции будущего. Что скажут о них
    наши потомки?».

     2020-2021 учебный год
    – первый год работы над темой самообразования.

    На данном организационно –ознакомительном этапе передо мной стояла цель и задачи:

    Цель: приобретение знаний
    в области культуры народных
    и семейных традиций
    праздниковобычаев для детей старшего дошкольного возраста.

    Задачи:

    1.     
    Формировать первичное представление о
    истоках народной культуры и семейных ценностей на основе знакомства детей с
    народным, поэтическим и музыкальным творчеством, традициями, народными
    праздниками.

    2.     
    Использовать малые формы фольклора для
    развития речи, развития речевого творчества, обогащение активного словаря.

    3.     
    Развивать коммуникативные качества у детей
    по средствам народных игр, забав, песен и танцев.

    4.     
    Формировать уважительное отношение к своей
    семье, к традициям и обычаям своей семьи.

    5.     
    Знакомить детей с изобразительными формами
    народного творчества.

    6.     
    Изучение, анализ, подбор  методической
    литературы по данной теме.

    7.     
    Участие с воспитанниками в различных
    конкурсах.

    В
    начале учебного года был составлен перспективный план работы с детьми. На
    основе этого плана велась работа. Были оформлены для каждой возрастной группы
    папки с консультативным материалом для родителей; для педагогов.

    В
    течении учебного года с воспитанниками проводились различные развлечения:
    «Осенний бал», новогодние представления; день Родного языка;  организовано
    мероприятие в честь дня рождения М.Джалиля, где участвовали и дети и
    воспитатели.; спортивное развлечение «Науруз байрам»;  «135 летие со дня
    рождения Г.Тукая, где воспитанники  посещали сельскую библиотеку; региональный
    семинар «Табигать язмышы-безнен язмыш».

    В
    течении всего учебного года  участвовали в различных конкурсах-

    -республиканский
    конкурс рисунков и видеороликов «Будь бдительным на льду и на воде»-Набиуллин
    Риаз;

    -республиканский
    конкурс Лучшее Доу по обучению и воспитанию на родном языке»;

    -межрегиональная
    сетевая акция «Читаем Джалиля на разных языках»-Закиров Ильмир;

         -муниципальный конкурс
    разработок «Воспитание добротой»;

    -муниципальный
    этап республиканского конкурса «Мин татар кызы» Сулейманоыа Рания;

    -муниципальный
    конкурс посвященный 76-летию Победы;

    -участник
    онлайн-фестиваля детских юношеских театров «Сайяр»;

    -участник
    сетевой библиотечной акции «Читать –значит помнить», приуроченной ко дню
    Победы.

    Ход игры

    Воспитатель: Хәерле
    көн хөрмәтле балалар. Исәнмесез, хәлләрегез ничек? (җаваплар) Безнең бүгенге
    шөгелебез уен формасында узачак. Ул “Нәрсә?Кайда? Кайчан? дип атала. Сезгә
    бүген күп сорауларга җавап табарга туры киләчәк. Сез әзерме: Тик шунысы бар
    әлеге сорауларны сезгә үзебезнең бакча хезмәткәрләре бирәчәк.
    Сегодня
    наше занятие пройдет в форме игры “Что? Где? Когда?” Вопросы для игры нам
    прислали сотрудники нашего детского сада .

    1. Беренче
    сорау сезнең тәрбиячегездән. Ул сезнең белән татарча танышырга тели.
    Первый
    вопрос от вашего воспитателя. Она хочет с вами познакомиться на татарском
    языке.
    Мәсәлән: Мин Рәзилә.
    Миңа 5 яшь.
    Остальные участники игры по той же аналогии составляют рассказ о
    себе.

    2. Икенче
    соравыбыз музыка җитәкчесеннән.
    Вопрос от музыкального
    руководителя
    .

    3. Вопрос от воспитателя родного языка. Ну а
    мы
    теперь с вами поиграем в игру «Переводчки» .

    4. Вопрос от дедушки и бабушки :

    – Многие из вас на лето едут в деревню отдыхать. Вы там увидите
    домашних животных. Мы хотим услышать, что вы знаете о них: чем они питаются,
    какую приносят пользу.

    1.    
    Дуңгыз ит бирә. Свинья дает мясо.

    2.    
    Эт йорт саклый. Собака охраняет дом.

    3.    
    Ат ипи, үлән ашый. Лошадь ест хлеб, траву.

    4.    
    Сарык йомшак йон бирә. Овца дает мягкую шерсть.

    5. Задание от поваров нашего детского сада.

    – Работа над сюжетными картинками. Перед вами картины, надо
    внимательно посмотреть

    “Кто что делает?” (“Кем нәрсә эшли?”)

    1.    
    Мама варит суп. Әни аш пешерә.

    2.    
    Сестра ест мясо. Апа ит ашый.

    3.    
    Брат пьет чай. Абый чәй эчә.

    4.    
    Дедушка пьет чай с хлебом. Бабай ипи белән чәй эчә.

    5.    
    Бабушка ставит тарелку. Әби тәлинкә куя.

    6. Вопрос от медсестры Инары Геннадиевны.

    – Круглый год я вас лечу витаминами, беспокоюсь о вашем здоровье.
    Для вас у меня дидактическая игра “Где живут витамины?”. Соберите пазлы с
    изображениями овощей и фруктов, назовите их на татарском языке.

    7. Вопрос от машиниста по стирке
    белья Фании Мунировны. Она интересуется, умеете ли вы чисто стирать одежду и
    красиво одеваться.

    1.    
    Мин кызыл күлмәк юам. Я стираю красное платье.

    2.    
    Әни башлык, бияләй кия. Мама одевает шапку, варежки.

    3.    
    Апа күлмәк, чалбар юа. Сестра стирает платье, брюки.

    4.    
    Әби тун, итек кия. Бабушка одевает шубу, валенки.

    8. Вопрос от Гузель Фаритовны –
    Какие цвета вы знаете и переведите их на татарский язык.

    Красный – кызыл,

    желтый – сары,

    зеленый – яшел,

    синий – зәңгәр,

    белый-ак

    черный-кара

    фиолетовый-шәмәхә

    серый-соры

    Воспитатель: Мы ответили на все вопросы,
    присланные нам. В итоге дети выиграли со счетом 10:0. Вы показали хорошие
    знания по татарскому языку, благодарю за активную игру.

    Татарстанның һәм Русиянең халык артисты Нәҗибә Ихсанованың “Ватаным Татарстан” гәзитенә биргән соңгы интервьюсын тәкъдим итәбез.

    65083e4ab812b24a43fa8c579951813f

    Татарстанның һәм Русиянең халык артисты Нәҗибә Ихсанованың “Ватаным Татарстан” гәзитенә биргән соңгы интервьюсын тәкъдим итәбез.

    Яраткан артистыбызга ул чакта 80 яшь булган…

    Ул кунакны көязләнеп, матурланып көтә иде инде. Килешле күлмәк, матур эшләпә сайлаган, йөзе якты, карашы нурлы һәм моңлы… Ишектән күренүгә такмак әйтте. Беренче мизгелдә үк кешенең холкын сизеп ала икән… Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Нәҗибә Ихсанова кичә 80 яшьлеген бәйрәм итте. Гомер бәйрәмендә гадәттә артка карап шөкер итәсең, йомгак ясыйсың. Нәҗибә апа күңеленнән рольләрен барлады, кайсының сүзләрен исенә төшерде, кайсын яшәп күрсәтте…

  • Нәҗибә апа, сезне тамашачы артист буларак бик җиңел күтәрелгән дип исәпли. Бу чыннан да шулаймы?
  • – Читтән караганда шулайдыр. Ләкин тамашачы Нәҗибәне таныганчы, җиде кат тир түгелде. Мин сәхнәне яратам дип әйтү генә аз. Сәхнә бөтен барлыгым, булмышым ул. …Әле укып бетергән генә кызга Аяз Гыйләҗевнең “Көзге ачы җилләрдә” әсәрендә Гандәлиф ролен тапшырдылар. Үзәк роль иде ул һәм мин пьесаны кулга алып укый башлаганда ук, Гандәлиф идем инде. Нәҗибә түгел! Гадәттә спектакль режиссер белән артистларның өстәл янына җыелып әсәрне күмәкләшеп укуыннан башлана. Беренче уку вакытында ук, мин ролемне ятлап бетерәм, сәхнәдә репетиция башланганда мин инде әзер булам. Күтәрелү артында тырышлык ята. Бик зур тырышлык. Кайберләр тумыштан килгән сәләт ул, диләр. Алай гына түгел. Сәләтне аны үстерә белергә дә кирәк.

  • Ширияздан Сарымсаков, Рифкать Бикчәнтәев, Марсель Сәлимҗанов, Фәрит Бикчәнтәев… Алар арасыннан кайсын минем режиссерым дип атыйсыз?
  • – Берсенә дә бәя бирмәдем, каршылык күрсәтмәдем. Һәрберсенә ышана һәм буйсына идем. 1961 нче елдан бирле сәхнәдә, уйлап баксаң, үзе бер гомер бит. “Тукай”да (Ә.Фәйзи) Әминәне уйнап башланган юл. Аның режиссеры Михаил Гладков булды. Аннары Габдулла Йосыпов Гандәлиф ролен бирде. Шул ук елны… Шушы рольдән соң мине урамда таный башладылар. Яшь, чибәр авыл кызларын уйнадым. “Чаткылар”да (Таҗи Гыйззәт) Маһисәрвәр дисеңме, “Тормыш җыры”нда (Мирсәй Әмир) Фатыйма… Тагын биш елдан театрга Марсель кайтты. Ул мине уттан алып суга салды инде. Бер-берсенә охшамаган рольләр китте. “Американ”да (Кәрим Тинчурин) Мәйсәрә, “Фигароның өйләнүе”ндә (Пьер Бомарше) Розина, Зифа (Нәкый Исәнбәт “Зифа”)… Алтмыш яшьләр тирәсендә Марсель “Йөрәк маем”ны куйды. Нәҗибә, син шпагатка утырырга тиеш, ди. Cтудент чагымда шпагатка утырырга өйрәнгән булсам да, шактый вакыт узган бит инде. Алай да режиссерга ышанып шпагатка утырдым. Менә буйсыну ничек була ул! Әгәр хәзер дә берәр роль биреп, колгага үрмәлә дисәләр, һич шикләнеп тормыйм, үрмәлим (рәхәтләнеп кеткелди). Марсель мине иртә картайткан режиссер да. 36 яшемдә мин инде париклар киеп карчыкларны уйный идем. Фәрит белән дә матур гына эшләдек. Дөрес, безнең буын артистларына Фәриткә җайлашу, аның алымын кабул итү авыррак булды. Миңа Марсель темпераментыннан соң, Фәритнең тышкы тынычлыгына ияләшү генә авыррак булды. Рольләргә ябышып ята, эзләнә идем. Кайбер чакта юктан бар ясаган рольләр дә булды. Җен-пәри дә булып чыктым, котчыкмалы әшәке кеше булып та. “Гөргөри кияүләре”ндә керәшен карчыгы булып чыккач, сәхнә артына кереп, сез бит керәшен дә түгел, ничек шулай оста килеп чыга соң ул, дип сораганнары булды. Үзем дә аптырыйм мин аңа. Шулай килеп чыга иде инде…

  • Бер әңгәмәдә Марсель – татар милләтенең бәхете ул, дигәнсез.
  • – Ничәнче еллар булды икән ул? Хәер, кайчан әйтелсә дә, сүземнән кире кайтмыйм. Марсель – кыюлыгы белән каршындагы бөтен киртәләрне шатыр-шотыр җимереп бара торган шәхес. Нинди генә формалар уйлап тапмады ул. Спектакльләрен кабул итмәгән чаклар да булды. Ләкин Марсель чигенә белми иде. Хәзер шул спектакльләр – театрның энҗеләре. Актерлар белән ничек кенә эшләмәде! Чарлады, һәрберебезнең нинди дә булса бер ачылмаган ягын күреп, ача белде.

  • Туфан абыйның “Миләүшәнең туган көне”, “Дуслар җыелган җирдә”, “Хушыгыз” трилогиясендәге Миләүшә ролен 30 елдан артык уйгагансыз. Сезнең өчен бу – нинди роль?
  • – Миләүшә – ул минем язмышым. Анда безнең буын кичергән бөтен әйбер дә бар. Туфан аны бик дулкынланып язды. Мин уйнамадым, чөнки Миләүшә – ул мин инде… (Миләүшә роле өчен Нәҗибә Ихсановага 1998 елда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге тапшырыла. Беренче спектакль 1968 елда чыга – ред.)

  • Туфан абый Нәҗибәсе өчен махсус рольләр язган, аны Туфан күтәргән дип тә сөйлиләр.
  • – Шулай сөйлиләр шул. Әмма Туфан драматург булып танылганчы, мин артистка булып танылган идем инде. Без икебез дә әзергә килмәдек, икебез дә тырышлыгыбыз белән төптән күтәрелдек. Аннан, минем өчен сәхнәгә Туфан чыкмады бит, үзем чыктым. Тамашачымны үзем яулап алдым. Ә менә Нәҗибәсе өчен роль язган дигәнендә дөреслек бар. Кайсы рольләргә гел минем төс-битне сурәтләп бирә, кылыч борынлы ерык авызлы дип яза иде. Бер спектакльдә миңа дип язылган рольне башка кешегә бирделәр. Үпкәләмәдем. Режиссерлар миңа игътибарсыз булдылар дип тә әйтә алмыйм. Камал сәхнәсендә 100 дән артык роль уйнаганмын, әле дә уйныйм. “Зәңгәр шәл”дә массада чыгам. И, ул халык булып чыгуның иркенлеге!.. Кайчак, артыгын туарылма дип тә әйткәлиләр… Үзең Римзил Вәли 300 дән артык роль уйнаган дип язган, дисең ич. (Римзил Вәли: “Сәхнәдә 338 роль уйнаган бу ханым яшь кызлар кебек очып йөри һәм сәхнәдә шпагат ясый. Бернинди 60-70 яшьләр күренми дә, ишетелми дә. Җылы, якты энергия йомгагы. Гаҗәп хәл, үзе бер могҗиза” – ред.) Римзил бераз арттырырга ярата инде ул, бәлки шулайдыр да. Мин бит телевизион спектакльләрдә дә, башка сәхнәләрдә дә уйнап йөрдем. Хәзер хәтер хыянәт итә шул, сөйләп кенә ләй бирер идем дә…

    – Туфан абый да, сез дә темпераментлы, характерлы кешеләр. Тормышта төрле хәлләр килеп чыкканда ничек хәл итә идегез?

    – Без аңлашып яшәдек. Аның тормышымда булуы гына да миңа бик зур ярдәм иде. Ләкин беркайчан да, Нәҗибә, мин сиңа ярдәм итәм дип, күрсәтеп эшләмәде. Ул ышаныч тудыра белә торган сирәк зат. Төрле чак булды, мине көнләштерергә дә тырыштылар. Төрле сүзләр килеп әйтәләр иде. Ышанмадым берсенә дә. Бәлкем аңа минем ышануым ярдәм булгандыр. Тимәдем мин аңа, иреген кысмадым. Бер-беребезгә тагылып йөрмәдек. Авылга кайтып язам дисә, мин дә кайтам дип чәтнәп тормадым. Җыен дисә, берсүзсез ияреп чыгып китә идем. Ләкин бик еш икебез ике якка чыгып китә идек. Мин – гастрольләргә, ул очрашуларга. Шулай яшәдек. Бала багарга вакыт та булмады. Туфан миңа мөкиббән иде, мин моны курыкмыйча әйтә алам. Ул минем сәхнәдәге эшемне кабул итте. Әнә шул кабул итүне сизү дә сәхнәдәге адымнарымны тагын да ныграк иткәндер, күрәсең.

    – Нәҗибә апа, заманында “Өмет” гәзитендә авылыгыз турындагы истәлекләрегезне бастыргансыз. Туфаннан узып зур газеталарга бирә алмыйм, монда чыгармассыз микән, дигәнсез…

  • Туфанның тәнкыйтеннән шүрләгәнмендер инде (көлә – ред.) Мин Азнакай районының Яңа Ташлыяр авылыннан. Аның халык Буклы дип тә атый иде әле… Бер генә урамлы, ямьсез исемле ләкин табигате, кешеләре белән гаҗәеп матур иде минем авылым. Аның сүнүе, юкка чыгуы үзәкләремә үтте. Язучылар белән бер баргач, кылганнар арасында менә бу урында безнең йорт, арырак фәләннеке дип, күрсәтеп йөрдем әле. Читтән исәрлек кебек күренгәндер инде… Әмма ул калкулыклар гади туфрак өеме түгел, безнең йортларның нигезләре иде. Авылымның югары очында да чишмә тибә, түбән очта да… Мөгаен, сагынуымны басар өчен язганмындыр мин аны. Соңрак китабыма да керде истәлекләр. Менә шул бәләкәй авылдан Әзһәр белән (Әзһәр Шакиров – Татарстанның халык артисты) яланаяк, университетка дип чыгып китеп, театр училищесына килеп кергән кешеләр без…
  • Артист булмасагыз, нинди һөнәр сайлаган булыр идегез икән?
  • Барыбер шуңа якын һөнәр сайлаган булыр идем. Үземне белгәннән бирле театр уйнадым. Авыл мәктәбендә күтәртмәдән сәхнә ясый һәм халыкка “Беренче театр”ын да, башкасын да куя идек. Анда безне режиссер да, өйрәтүче дә булмаган инде. Халык алдына чыгу – зур батырлык ул. Үзеңнең куркуыңны җинеп чыгасың бит анда. Сәхнәгә чыга алган һәм анда яши алган батырлыкка орден бирелергә тиеш дим мин. Җиңел түгел ул. Җитәкче булып эшли алмас идем, иҗади һөнәр сайлар идем. Миңа иркенлек кирәк. Кайвакыт, ничек артист һөнәрен сайладың, дип тә сорыйлар. Мин сайламадым. Һөнәр мине үзе сайлады…
  • – Кызыгыз Әлфия апа да, оныкларыгыз да артист юлын сайламаган.

  • Юк, юк. Минем үзәккә үткәнне күреп үстеләр бит. Әлфиядә Туфан холкы анда. Данияр да артист һөнәреннән ерак, Диләрә күңелендә артистлык бар, ләкин ул да башка юлны сайлады.
  • – Сездән көнләшәләр идеме?

    – Усал көнләшүне сизмәдем. Көнләшкән, усаллашкан кеше белән дә уртак тел таба белдем. Җае табыла, арадагы бозлар эри иде инде. Җан дуслар без дип тә сөйлиләр бит инде, әйеме. Җан дус дигән әйберне мин бик үк аңламыйм. Җан дус була алмый ул. Кешеләр бер-берсенә берара якыная, берара ерагая. Бу – тормыш кагыйдәсе. Шуңа күрә, җан дус дип сайлаган кешеңә, ерагайгач, үпкәләмисең дә. Бездә уйлаганны йөзгә бәреп әйтәләр. Миндә дә шул гадәт бар. Болай яшәгәндә иркенлегең кысылмый, җаныңа боз катмый инде. … Беләсеңме, курыкмыйча үземне бәхетле дип авыз тутырып әйтә алам. Бер очыннан икенче очы күренеп торган кечкенә генә авылда туган бала нинди зур сәхнәдә уйнап, никадәр кешенең яратуын яулап алсын инде?! Менә син дә хөрмәт белдереп чәчәкләр күтәреп килгәнсең бит әле. Бүген минем туган көнем. Бөтен якыннарым, кызым, сеңлем янымда. Туфанның үз куллары белән салып калдырган, аның рухын сеңдергән йортта сиксәнне тутырдым. Миләүшәнең тагын бер туган көне бүген…

    – Театрда үскән бала булсам да, сәхнә мине тартмады. Миндә әнидәге кебек феноменаль хәтер дә юк. Әнинең аның рольгә кергәндә файдалана торган үзе генә белгән алымнары бар. Бер мисал китерим әле. Әни текстны тиз ятлый, ә улым Даниярда андый сәләт юк. Беренче сыйныфта гына укый иде әле, Пушкинның “Руслан һәм Людмила” поэмасыннан өзек ятларга биргәннәр. Ятлата алмыйбыз гына бит. Хәлдән тайдык инде. Ятламый, йә сүзләрен алмаштырып сөйли, я оныта. Ахыр чиктә Данияр елый башлады, мин кушылып еларга җитештем, кызым Диләрә аптырып карап тора да, көлә башлый. Шушы мәшхәр вакытында әни килеп керде. Ник улымны елатасыз ди, кырыс итеп. Шигырь ятлый алмый бит, нишлик инде, елыйбыз, дим. Өйрәтә беләсезмени сез дип, Даниярны ияртеп алып чыгып китте. Берәр сәгатьтән күңелләре булып, кәефләре күтәрелеп Данияр кайтып керде. Керә-керешкә шигырьне ярылып яткан татар акценты белән, нәкъ әничә сөйләп тә бирде. Ничек өйрәттең дип сорагач, әни аңлатып бирә алмады. Данияр да, әби белән үзеннән-үзе өйрәнелә, ди. Үз гомерендә өч шигырь ятлады. Өчесендә дә әнинең катнашы булды. Бер шигыре белән бәйгедә беренче урынны алды хәтта. Әни методикасы исә сер булып калды.

    Роза Байбикова (сеңлесе):

    -Мин аның хәтеренә, тырышлыгына шаклар катам. Үзем дә театрда эшләдем, 47 ел тегү цехын җитәкләдем. Нәҗибә апаны гел күрә, ничек эшләгәнен белә идем. Төш вакытында роль бирсәләр, кичкә ул аны белә иде инде. Хәзер, хәтерем юк дип уфтана. Хәтере бар аның, яшьлегендәге кебек түгел, шуңа борчыла. Ул бик тырыш, үҗәт иде. Үземне аның белән чагыштыра да алмыйм. Мин күпкә ялкаурак.

    Гөлинә ГЫЙМАДОВА “Ватаным Татарстан”.

    23.04.2021 Милләт

    Рассказ габдулла тукай фатыйма

    Бөтендөнья татар җәмәгатьчелеге шушы көннәрдә бөек әдип Габдулла Тукайның күркәм юбилеен билгеләргә әзерләнә. Башкортостанда да олуг шагыйрьгә багышланган милли -мәдәни чаралар үткәрү каралган. Уфаның югары уку йортларында, 65нче һәм 84нче санлы татар гимназияләрендә, гомум белем бирүче катнаш мәктәпләрнең татар сыйныфларында милли — мәдәни чаралар оештырылачак.

    Габдулла Тукайны Уфа белән бәйләгән дулкынландыргыч тарихи истәлекләр күп. Әлеге истәлекләрне моннан ике ел элек, 2019 елның 18 апрелендә, Башкортостанның башкаласында ачылган һәйкәлдән башларга да була. Республикада яшәүче татар халкы өчен генә түгел, әлбиттә, барлык татарлар өчен бу күптән көтелгән шатлыклы вакыйга булды. Шунлыктан күпләр меңнәрчә километр юл үтеп, тантаналы вакыйга шаһиты булыр өчен килде.

    Уфаның нәкъ уртасына «Нур» татар театры каршындагы мәйданга куелган бу һәйкәл ( аны матди яктан Уфа шәһәр депутаты Артур Хаҗигалеев тәэмин иткән) шәһәрне ямьләүче бер гүзәл билгегә әйләнде. Уфада Тукай исемен һәйкәл аша мәңгеләштерү фикере Рөстәм Хәмитов Башкортостан җитәкчесе булган «аралар җылына башлаган» чорда да күтәрелә. Тик ни сәбәптәндер туктала. 2011 елның сентябрь аенда «Кызыл таң» гәҗитендә Нәҗип Асанбаев, Суфиян Поварисов, Әхәт Нигъмәтуллин, Абдулхак Игебаев, Хәсән Назар һәм Ирек Кинҗәбулатов имзалаган «Ачык хат» басыла. Хат нәтиҗәсендә Тукайга һәйкәлне Уфа дәүләт «Нур» татар театры бинасы янындагы мәйданга куярга карар кылына.

    Рассказ габдулла тукай фатыйма
    Хәзер Тукай һәйкәле янына, театр мәйданына гаилә коручы яшьләр килеп чәчәк гөлләмәләре сала һәм мәхәббәтенә, ватанга, туган теленә тугры булачагына вәгъдә бирәдер. Нәнәй — картәтиләр оныкларына Габдулла Тукай шигырьләрен сөйли, әти — әниләр кызларын һәм улларын әдип белән таныштырадыр.

    Театр турында сүз чыккач, шунысын да әйтергә кирәк. Башкорт дәүләт драма театры каршында Мәҗит Гафури һәйкәле тора. Әлеге театрда Нурия Ирсаева, Фидан Гафаров, Илсөяр Газетдинова кебек күренекле һәм искиткеч талантлы татар артистлары уйнады. Ул вакытта «Нур» татар театры торгызылмаган иде әле. 1912 елда Сәхибҗамал Гыйззәтуллина -Волжская оештырган «Нур» труппасы Русиядәге Гражданнар сугышы вакытында таркалган.

    Тукайга һәйкәл куелганга кадәр үк, әдипнең исеме Уфада мәңгеләштерелгән иде инде. Башкортостан башкаласының сандугачлар сайрый торган үзәк урамнарының берсе аның исемен йөртә. Җәмигь мәчете дә — баш мөфти шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның төп эш урыны. Республика җитәкчелеге урнашкан Ак йорт та, Югары хөкем бинасы да шушы урамда. Төптә татар шәһәре булган Уфада бөек Тукаебыз истәлеге шулай хөрмәт белән саклану табигый хәл. Тукаев исемендәге урамдагы йортларның берсенә Габдулла Тукай — татар әдәбияте классигы, язучы-демократ, татар халык шагыйре дип язылган. Уфаның борынгы үзәгендәге тарихи биналар, яшеллеккә күмелгән ял бакчалары һәм скверлар Габдулла Тукайны сагына кебек.

    Рассказ габдулла тукай фатыйма
    Габдулла Тукай һәм Башкортостан белән бәйле икенче тарихи истәлек шушы: агымдагы елда олуг әдипнең Башкортостанга килүенә 102 ел тула. Тукай авырганнан соң аңа Троицк далаларына барып кымыз белән дәваланырга киңәш итәләр. 1912 елда ул Казаннан Самарага юл ала, ә аннан Башкортостанга. Габдулла Тукай Уфага килүен беркемгә дә хәбәр итми, аны каршы алучы да булмый. Шагыйрь «Сабах« ширкәтенең китап кибете һәм китапханәсе урнашкан бинада туктала. Биредәге хезмәткәрләрнең яхшы мөнәсәбәте, аерым иркен бүлмәдән урын бирүләре нәтиҗәсендә, Тукай кунакханә эзләп йөрми. Минем фикеремчә, китапларның якын булуы өчен биредә калгандыр ул. Аннары авырып торуы аркасында башкаларны борчырга да теләмәгәндер. Бүген бу бинага шагыйрь истәлегенә тактаташ куелган.

    Габдулла Тукай Уфага 1912 елның апрелендә Петербурга барганда һәм аннан кайтканда керә.

    Салкын һәм кырыс җилле төньяк башкаладан соң шагыйрьгә Уфа оҗмах булып тоела:

    …Мин кайтып җиттем. Эшләр көткәнчә. Уфа докторына бардым. Ул әүвәл тазарырга, сәламәтләнергә кирәклеген вә бер кадәр беткән тәнне тәхлилгә вә анда микроб булган тәкъдирдә дә аңар агулы дару җибәрү мөмкин түгеллеген сөйләде. Ютәлдән бер-ике төрле дару бирде. Кымыз эчәргә кушты. Уфада кымыз бер генә җирдә. Публика тиз үк эчеп бетерә. Шулай да күп көнне бер-ике бутылка ләктерәм… Монда чәчәк тә агач исе. Теге аспирин йоттыра торган авыру (бизгәк) күптән бетте… Уфа мине киявен көткән кәләш кебек җылы, ихлас һәм яратып каршы алды, — дип яза, — дип яза Тукай.

    “Сабах” ширкәтенең Уфадагы бүлеге мөдире Хәбибрахман Зәбиринең истәлегендә бу вакыйга болай тасвирлана:

    “1912 ел яз иртә килде. Апрель башыннан ук костюм белән дә йөрерлек иде. Бик матур бер көнне иртә белән сәгать уннарда “Сабах” ширкәтенең Уфадагы кибете алдына беренче дәрәҗә җиңел извозчик килеп туктагач, мин тәрәзәдән күреп, Тукайны танып алып шаккаттым. Әле ул экипаждан да төшмәгән иде, мин атылып чыгып өлгердем. Бер яктан күрешәбез. Икенче яктан мин: “Нигә телеграмма бирмәделәр?” — дип сөйли башлагач: “Мине Шиһаб озатканда: Уфа зур түгел, вокзалдан чыгып извозчикка кибнет “Сабах” дип әйтсәң, шул җитә. Синең поездың Уфага иртә белән барып керәчәк, дип, сөйләде”, — диде.

    Нәкъ шул вакытта Хөсәен Булгаков дигән кеше үтеп бара иде. Аның йорты Мәҗит Гафури белән бер урамда булганлыктан, мин: “Хөсәен абзый, Гафуригә әйт әле Тукай килгәнлеген”, — дип үтендем.

    Рассказ габдулла тукай фатыйма
    Тукайда юл мәшәкате белән арыганлык, рух төшенкелеге сизелми. Ашыгып-ашыгып бер-беребезгә сораулар биреп, һаман сөйләшә бирәбез. Ахырында: “Йә Тукай, сиңа нумер алыйкмы, әллә берәр гаиләгә урнаштырыйкмы?” — дигән сорауга каршы: “Син бит әле өйләнмәгәнсең, Казанда миңа әйттеләр: Зәбири үзе кибет артында тора, шунда бергә оешырсыз”, — дигән җавабын ишеткәч: “Менә минем бүлмәм: көндез кантур була, кич минем йокы бүлмәм. Язу өстәлен бер читкә тартам да үземнең күчмә койкамны куеп, шунда йоклыйм”, — дидем.

    Тукай 150 сум акчасын миңа сакларга биреп куйды. “Минем әле вак-төяк расхутка тагын акчам бар”, — дип байлыгын да сөйләп алды.

    Кесәсеннән чыгарып, Муса Бигиевтан килгән хатны укырга бирде. Бигиев, иптәшләре Галим Мәксудов, Лотфый Исхаковлар исеме белән, аны Петербургка кунакка чакырып язган иде. “Әйдә, әле башта Уфада кунак бул, бу турыда соңрак уйлашырбыз”, — дидем.

    Уфада минем таныш-белешләремнән кайберләре безне кунакка чакырсалар да, Тукай һичбер җиргә барырга теләмәгәнлеген аңлатты.

    Ул заманда Уфада кыз-хатыннар үзләрен бик күпкә иркен тоталар, әйтергә мөмкин, яңа китап алучыларның күп өлеше алар иде.

    Кибеткә килгәндә кыз-хатыннар Тукайны күрәселәре, танышасылары килә, ләкин ул һичберсен кабул итми. Бичаралар ишек ярыгыннан тамаша кылып кына китәләр иде.

    Мәҗит Гафури һәркөнне килә. Ике шагыйрь рәхәтләнеп көн үткәрә. Габулла Тукайны югары дәрәҗәдә кунак итәр өчен Мәҗит Гафури бердәнбер пәлтәсен сата».

    Тукайга Уфаның табигате, бигрәк тә аның коры саф һавасы, агачларның күплеге бик ошый. Шәһәрдә чат саен сөт кибетләре булуы, сыраханәләрнең сирәклеге дә шагыйрьне тәэсирләндерә.

    Уфада үткәргән вакыты турында ул үзенең “Мәкаләи махсуса”сында болай яза: “…Квартир, гомумән күңелле. Кеше күп килә. Эч пошарлык түгел. Монда һәркөн хәдисне күп белүче Әхмәтфаиз Даутов белән күрешәбез. Ул скрипкада маташтыра, әлегә яхшы уйный алмый. Ләкин җырласа, мин андый җыруны бөтен гомеремә тыңлар идем”.

    Х. Зәбири үзенең истәлегендә Г. Тукайның Уфадан Петербургка китү вакыйгасы турында шулай яза: “…Шуннан соң Габдулла әфәнде телеграмма бирде. Ике көннән соң Лотфый әфәнде Исхаковтан, “Тукаевка 25 сум акча бир”, дип миңа телеграмма килде. Мин вокзалга озатышып Мәскәүгә туры бара торган поездга билет алып бирдем. Стәрлетамак сәүдәгәрләреннән бер кеше Мәскәүгә кадәрле карап барырга үз өстенә алды. Мәскәүдән телеграмма бирүләрен дә үтендем…”

    Тукай Уфада вакытта көннәр тәмам җылынган, чын җәй җиткән иде. Мәҗит абзый Гафури белән алар икәүләшеп һәр көнне көн урталарында Уфаның шәһәр уртасында булган “Ушаковский парк” дигән бакчасына барып ята торганнар иде. “Шәрекъ” китапханәсе юл өстендә булганга күрә, барышлый-кайтышлый: “Без паркка барып ятабыз әле”, — дип “Шәрекъ” китапханәсенә кереп, ял итеп чыга торганнар иде”.

    Кымыз эчеп, һавада яту Тукайның сәламәтлеген кайтарган кебек булды, һаваны мактый, иркен сулу ала, ике сүзнең берсендә “сәламәтлек һавасы эчәм” дип сөйли иде.

    Тукайның Уфага килү хәбәре тиз тарала. Иң беренче булып аның янына инде танылып өлгергән шагыйрь Мәҗит Гафури килә. Беренче очрашулары бер-берсенә сынаулы карашлар белән, бик тыенкы һәм аз сүзле үтә. Гафури Казаннан килгән каләмдәшенә кайда да булса барып сөйләшеп утырырга тәкъдим ясый. Икенче-өченче көнне дә Мәҗит Гафури белән шәһәр әйләнәләр, ял бакчаларына кереп кымыз эчеп, гәпләшеп утыра ике әдип. Шулай якынаеп китәләр, сүзләре килешә, әдәбият, шигърият хакында рәхәтләнеп фикер алышалар.

    Шулай итеп, Габдулла Тукай Уфаны бер күрүдән ярата. Мәҗит Гафури белән очрашып аралашулар, бергә ял итүләр, кымыз эчүләр Тукайның кәефен күтәрә. Уфада Тукайны күрергә һәм аның белән сөйләшергә башка зыялылар да килә. Гаҗәп тә түгел, һәммәсенең тере Тукайны күрәсе, аңа сүз катасы килә. Шулай Уфада берничә көн булганнан соң, Тукай Петербурга барып килү теләген әйтә. Төньяк башкалада ике атна булганнан соң, Тукай янә дә Уфага әйләнеп кайта. Юлда бик нык арыган шагыйрьгә биредә хәл алу өчен мөмкинлек була. Уфада бу вакытта бакчаларда агачлар яфрак ярган, җир өсте яшел хәтфә үләннәр белән капланган, тәмле, шифалы кымызлар әзерләнгән була. Кымыз эчеп бакчаларда саф һавада ял итү Тукайның сәламәтлеген кайтарган кебек була. Бакчада яшел үлән өстендә йоклап киткән чаклары да була аның.

    Тукай Уфаның саф һавасын, матур бакчаларын бик яратты. Шуның өчен, Уфада торганда, аз гына кояшлы вакыт булса, бакчага чыга, кымыз эчеп, яшел үлән өстендә ята иде. Бакчада яшел үлән өстендә йоклап киткән вакытлары да булды…”, дип яза ул вакыйгага шаһитлар.

    Уфа татар галимнәре Габдулла Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүне дәвам итә һәм шактый кызыклы мәгълүматлар таба. Бу очракта филология фәннәре докторы, Башкортстанның халык язучысы Суфиян Поварисовның хезмәтен әйтеп китәргә кирәк. Ул күп кенә мәгълүмәтне танылган татар галиме Закир Шакировтан (КПССның Башкортстан өлкә комитетының озак еллар беренче секретаре булган Мидхәт Шакировның әтисе) ала. Галимнәребез Тукайның тормышын һәм иҗат юлын өйрәнеп гыйльми хезмәтләр дә яза. Башкорт дәүләт педагогия университеты профессоры Рәиф Әмиров та Тукай иҗатын төпле өйрәнгән, гыйльми хезмәтләр язган галим. Әмировның “Габдулла Тукай һәм Башкортстан әдәбияты” исемле хезмәте киң танылу алды.

    Билгеле ки, Г. Тукай Уфада берничә көн булганнан соң, Троицкига китә. Аны тимер юл вокзалында мөгаллим, булачак тарихчы, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Габделбарый Баттал озата. Аларның беренче тапкыр очрашулары да әлеге шәһәрдә була. Бу хакта шагыйрь үзенең “Мәкаләи махсуса”сында болай яза: “…Г.Баттал әфәнденең үткен вә искренный тәнкыйтьләрен укыганым булса да, үзен күргәнем юк иде. Бу юлы Уфада аны күрдем…”

    Уфада булган чорын Габдулла Тукай “Мәкаләи махсуса” исемле язмасында тасвирлый. Сәфәрләрен аерым китап итеп тә нәшер итә. Совет чорында язмалар мәгълүм идеология таләпләренә яраклаштырылып, шактый төзәтелеп бастырыла.

    Уфа шәһәрендә яшәп, Мәҗит Гафури белән аралашып күңеле булгач, Тукай баштан ук үзе ниятләп чыккан Троицки каласына китә. Шулай итеп аның Башкортостанга сәфәре тәмамлана. Габдулла Тукайның иң якын дусларыннан берсе, укытучы Каюм Мостакаев шагыйрь белән М. Гафури арасындагы дустанә мөнәсәбәт турында үзенең истәлекләрендә шулай язып калдырган: “…Тукай Мәҗитне сүз уңае чыккан саен хөрмәт белән телгә ала, аны башлап татарча беренче буларак шигырьләр яза башлаган өлкән шагыйрь булганлыгы өчен генә түгел, һәр икәвесенең арасында идея уртаклыгы һәм дә шул юлда бөтен каршылыкларга күкрәк киереп туктаусыз алга баруында дәвам иткәнлеге өчен дә Тукай Мәҗитне күңеленә якын күреп хөрмәт итә иде…”

    – Габдулла Тукайны республикада бик яраталар. Республика Хөкүмәте йорты да Уфаның Габдулла Тукай урамында урнашкан, димәк, башкаланың төп урамы Тукаев исемен йөртә. Аларның Мәҗит Гафури белән дуслыгы – ике халык арасындагы тирән хөрмәт билгесе. Бүген безгә Тукай кайтты, ул мәңгегә безнең белән булачак. Башкортстанга рәхим ит, бөек Тукай!, — дигән иде Республика җитәкчесе Радий Хәбиров шагыйрьгә һәйкәлне ачканда. Шулай итеп, Габдулла Тукай 1912 елның 14 апрелендә Уфага килә һәм 17 апрельдә Петербургка юллана. Ул вакыттагы башкалада 13 көн булганнан соң янә Уфага кайта.

    Бер атна торгач, Троицк шәһәренә китә. Башкортостаннан кайтканнан соң Габдулла Тукай нибарысы бер ел гына яши. Шагыйрьнең вафатын ишеткән уфалылар аның истәлеген хөрмәтләп төрле чаралар үткәрәләр.

    Вакытында Уфада шагыйрьгә тиешле хөрмәт күрсәтә алмаган Уфа яшьләре, Тукайның вафатына бер ел тулуы мөнәсәбәте берлә, «Тукай кичәләре» ( «Йолдыз» газетасының 1914 елгы 1 апрель (1157) санында 7 Уфа яшьләре тарафыннан Тукай кичәсе ясалачагы, программасы («Тукайның хәле шигырьләре хакында мәгълүмат, декламация, музыка» хәбәр ителә) ясыйлар. Уфаның кызлары-егетләре Тукайны хөрмәт белән искә төшерәләр. Фәкать бу хөрмәтне Тукай үзе генә күрә алмый.

    Башкортстан татар җәмәгатьчелеге милләтнең асыл улын онытмый. Аның хөрмәтенә ел саен апрель аенда төрле хәтер чаралары оештырыла.

    Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Уфада Габдулла Тукайга һәйкәл ачканда, әдипнең барлык төрки халыклар өчен күренекле шәхес булуын билгеләде. Киләчәктә Татарстан һәм Башкортостан халыкларының кулга — кул тотынып бергә барырга тиешлеген дә ассызыклады.

    Әйтергә кирәк, бөек әдип — Габдулла Тукай, татар халкының күренекле улы, талантлы «Пушкины» да үз иҗатында шушы фикерне кызыл җеп итеп әсәрләрендә сузды бит.

    Зәрия Хәсәнова

  • Рассказ волшебное слово осеева краткое содержание
  • Рассказ владимира тарасова хорошо быть
  • Рассказ взрослого человека о маме
  • Рассказ велосипед о дружбе
  • Рассказ вересковый мед стивенсон