Профессия турында сочинение татарча

Инфоурок родной язык презентациипрезентация к уроку родного татарского языка на тему сз турында сз описание презентации по отдельным слайдам:

Инфоурок

Родной язык
ПрезентацииПрезентация к уроку родного (татарского) языка на тему «Сүз турында сүз»

Сүз турында сүз.Сочинение язу.

Описание презентации по отдельным слайдам:

  • 1 слайд

    Сүз турында сүз.Сочинение язу.

    Описание слайда:

    Сүз турында сүз.
    Сочинение язу.

  • 2 слайд

    Өй эшен тикшерү. Сүз турында мәкальләр язарга. Көтелгән җав

    Описание слайда:

    Өй эшен тикшерү.
    Сүз турында мәкальләр язарга.
    Көтелгән җавап: Кеше сүзе кеше үтерә. Авызда чакта син хуҗа, авыздан чыккач, сүз хуҗа. Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел.

  • 3 слайд

    Сүз турында (сүз)Тел күрке - .... Яхшы ... ) – җан азыгы, Яман ...

    Описание слайда:

    Сүз турында (сүз)
    Тел күрке — ….
    Яхшы … ) – җан азыгы,
    Яман … – баш казыгы.

    (сүз)
    (сүз
    (сүз)

  • 4 слайд

    Туган телебез - татар теле. Безнең туган телебездә нинди генә сүзләр юк. Ми

    Описание слайда:

    Туган телебез — татар теле. Безнең туган телебездә нинди генә сүзләр юк. Мин күбрәк матур, ягымлы, серле, мәгънәле сүзләрне кулланырга яратам. Телебез байый, үсә, иске сүзләр тѳшеп кала, алар урынына яңа сүзләр барлыкка килә.
    Сүзләр ярдәмендә без аралашабыз, аңлашабыз, шатланабыз, кайгырабыз, коткарабыз, куркытабыз, өметләндерәбез.
    Кешеләрнең аралашу чарасы — сүз.

  • 5 слайд

    Сүзнең лексик мәгънәсен аңлатуның берничә юлы бар: Сүзгә кыскача аңлатма бир

    Описание слайда:

    Сүзнең лексик мәгънәсен аңлатуның берничә юлы бар:

    Сүзгә кыскача аңлатма бирү, лексик мәгънәсен аңлату;
    Синонимнар сайлау;
    Антонимнар сайлау;
    Тамырдаш сүзләр уйлау;
    Рәсем яки фотография бирү.

  • 6 слайд

    Баш сүзенең лексик мәгънәсен аңлату. (көтелгән җавап) 1. Сүзнең лексик мәгънә

    Описание слайда:

    Баш сүзенең лексик мәгънәсен аңлату. (көтелгән җавап)
    1. Сүзнең лексик мәгънәсе (. (Дәрестә аңлатмалы сүзлекләр кулланыла. Шулай ук ссылка ярдәмендә интернеттан табып була: https://suzlek.antat.ru/ )
    1) Кеше башы, агач башы, баш хәреф, баш бармак, баш киеме.
    2. Тамырдаш сүзләр
    башлы, башсыз
    3. Синонимнар
    Баш – акыл, гакыл, беренче
    4. Антонимнар
    Баш – аяк, башы — ахыры

  • 7 слайд

    5. Нинди сүзләр белән бәйләнеп килә ала? Акыллы, акылсыз, йомры,

    Описание слайда:

    5. Нинди сүзләр белән бәйләнеп килә ала?
    Акыллы, акылсыз, йомры, тубал.
    6.Мәкаль
    Баш исән булса, бүрек табылыр. Башка килгән телдән килә.
    Башланган эш – беткән эш.
    Башыңа төшсә башмакчы булырсың.
    Башыңа төшсә, түмгәккә дә сәлам бирерсең.
    7.Бу сүз белән җөмләләр төзү
    Башлы кеше белән аралашу рәхәт. Минем башым авырта. Укытучы сүзен башлады.

  • 8 слайд

    Өй эше: 1)Үзең теләгән бер сүз сайлап, проект төзеп кара. 2)Бу сүз кергән ин

    Описание слайда:

    Өй эше:
    1)Үзең теләгән бер сүз сайлап, проект төзеп кара.
    2)Бу сүз кергән инша да яз.
    3) Сыйныфта үзең сайлаган сүз турында сөйләргә әзерлән.

Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с
сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

Пожаловаться на материал

Профессия турында сочинение татарча

  • Сейчас обучается 975 человек из 79 регионов

Профессия турында сочинение татарча

  • Сейчас обучается 343 человека из 65 регионов

Профессия турында сочинение татарча

  • Сейчас обучается 1015 человек из 81 региона

Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

также Вы можете выбрать тип материала:

  • Все материалы

  • Статьи

  • Научные работы

  • Видеоуроки

  • Презентации

  • Конспекты

  • Тесты

  • Рабочие программы

  • Другие методич. материалы

Проверен экспертом

Общая информация

Учебник:
«Татар теле», Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М.

Тема:
Лексикология

Похожие материалы

  • Конспект урока по родному (татарскому) языку

  • Программа курса «Родной (русский)язык 5-9 класс.

  • Аннотация Родной (русский) язык 5-9 классы

  • Кад сымахан, Фыдыбаста хъахъхъанджыта

  • Сообщение «Развитие связной речи учащихся. Методика подготовки и написания сочинений»

  • Сообщение «Как работать над рассказом?»

  • Опыт работы по сохранению родного (нанайского) языка и национальной культуры

  • План-конспект урока родного языка «Весна»

  • Не нашли то что искали?

    Воспользуйтесь поиском по нашей базе из

    5447483 материала.

Вам будут интересны эти курсы:

  • Курс повышения квалификации «Правовое обеспечение деятельности коммерческой организации и индивидуальных предпринимателей»

  • Курс профессиональной переподготовки «Управление персоналом и оформление трудовых отношений»

  • Курс повышения квалификации «Методика написания учебной и научно-исследовательской работы в школе (доклад, реферат, эссе, статья) в процессе реализации метапредметных задач ФГОС ОО»

  • Курс повышения квалификации «Педагогическая риторика в условиях реализации ФГОС»

  • Курс повышения квалификации «Управление финансами: как уйти от банкротства»

  • Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности по подбору и оценке персонала (рекрутинг)»

  • Курс повышения квалификации «Организация практики студентов в соответствии с требованиями ФГОС медицинских направлений подготовки»

  • Курс повышения квалификации «Источники финансов»

  • Курс повышения квалификации «Психодинамический подход в консультировании»

  • Курс профессиональной переподготовки «Управление информационной средой на основе инноваций»

  • Курс профессиональной переподготовки «Метрология, стандартизация и сертификация»

  • Курс профессиональной переподготовки «Гостиничный менеджмент: организация управления текущей деятельностью»

  • Курс профессиональной переподготовки «Осуществление и координация продаж»

  • Курс профессиональной переподготовки «Организация и управление процессом по предоставлению услуг по кредитному брокериджу»

  • Курс профессиональной переподготовки «Информационная поддержка бизнес-процессов в организации»

07.01.2021 Ана теле

Профессия турында сочинение татарча

Сөйләмебезнең бу төре турында язманы дәвам иттерү нияте интернетчы укучыбыз Илгизнең фикереннән туды. Рәхмәт әйтеп, текстын тулырак күчерик әле. Сәбәп менә нәрсәдә: гадәттә хатларга тарихи чыганак буларак таяныла. Ә Илгиз кардәшебез, нәкъ менә безнең дә максатка туры китереп, хатның тел хәзинәсе булуын үзәккә ала.

“Татар теле урта гасырлардагы заманнардан бирле бер дә үзгәрмәгән. Чирмеш ихтилалларыннан соң да әле татарлар бәйсезлеккә ирешүдән өметләрен өзмәгәннәр. Шул нисбәттән алар ярдәм сорап Кырымга, госманлыларга да мөрәҗәгать иткәннәр. …Рахман Колыйның Казан вилаятен Кырым кул астына алуларын үтенеп Кырымнан ярдәм сорап аның мөфтиенә 1635 елда язган хаты: (хатның татар телен куллану мөмкинлекләрен күрсәткән мисалларын күчерәбез  – И.Н.) «Я Рабби, Ислам дине Падишахының кулы астында булырга насыйп ит безгə», – диярлəр.

Хосусияткə бу кыш Кəфə бəйлəрбəге сəгадəтле Ибраһим Паша хəзрəтлəре белəн, Кырым Ханы шəүкəтле Җанибəк-Гəрəй хəзрəтлəре Тын елгасындагы Тынказаклары табурларын сакларга ниятлəп, Җанибəк-Гəрəй хан хəзрəтлəре Темрүктə Кабан исемле махалдə каршы төшеп, Кəфə бəйлəрбəге Ибраһим Паша хəзрəтлəре Азак каласына килеп, Ислам дəүлəте Падишахына тəмам рəвештə төзəтеп куйганнан соң, лəгънəте, Урыс талаучысына курку төшкəндер. Əгəр Кырым Ханы корал вə гаскəрлəре белəн Газан фəтхенə килəлəр дип ишетсəлəр,Иншаллах Тəгалə һəр берсенең итəгате итəчəклəре билгеледер. Бу фəкыйрь колыгызны Бəйлəр вə картлар бергəлəшеп иттифак белəн җибəрделəр; əлбəттə безнең хəлəбезне вə гаскəребезне вə вазгыйятьнең уңышын бер-бер аңлатып, Сəгадəтле Кырым Ханыннан ярдəм сора, вə голəмə, вə салихлəр, вə шəехлəренə һəрберлəренə аңлатып һəрберсе ярдəм итеп, Кырым Падишахының бу якларга борылуына сəбəп булып, бер төркем Мөхəммəд өммəтен кяферлəр кулыннан коткарсыннар. Əгəр бу аңлаткан хəлебезгə кермəсəлəр куллар [кыямəттə] аларның якасыннан тотар дип, күп тапкырлар дога вə ният иттек, ялвардык. Ике-өч тапкыр йөз мең гаскəр җыярбыз дилəр, вə өч ел бер уч орлык бирмəсəлəр йөз мең гаскəр торса да җитəрлек нəрсə бар дилəр. Копчак байлык вə балык бетмəс, күп дилəр. Бер кавем бардыр ки, Чыршы Чирмеше дилəр, кырык мең йортлы, һəр йорт ясаклы; əби-бабасыннан мөлкəтлəренə күрə кайберсе ун батман бал, кайсылары биш батман бал вə һич бирмəгəннəре дə бер батман бал бирəлəр. Вə Тау Чуашы дилəр, бер кавем ки, егерме мең йортлыдыр; барысы да ясаклыдыр; бу ысулга күрə акча вə мирас, вə төрле əнəклелəр тиен, төлке вə ас, вə барсыннан элекке тəртип буенча бирəлəр. Эштəк-Башкорт ун мең йорт, бу тəртип буенча ясак түлилəр. Вə Тура вилаятенең махсуле җиде шəһəрдер, сигез тапкыр мең кеш бирəлəр, вə кара төлке шул чаклы бирəлəр. Вə Ар кавеме дə ун биш мең йорттан тора, ясак түлилəр, алар да шул тəртиптə акча вə бал, вə кеш, вə төлке, вə башка нəрсəлəр, вə кондыз, кама, ас, судан балык, вə карадан ясак бирерлəр…”.

Аңлашылганча. бу дәүләт җитәкчелеге дәрәҗәсендәге рәсми шәхес хаты. Монда мәмләкәтләр, алар арасындагы рәсми, сәяси мөнәсәбәт, иктыйсадый мөхит хакында  төшенчә, атамалар төгәл терминнар белән бик ачык бәян ителә. Ә безнең күпчелек түрә-чиновникларыбыз андый эш кәгазьләрен татарча язып булмый дип бүген  ышандырмакчылар.

Хәзер бөтен милләтебезнең хөрмәтле, кадерле шәхесләребездән берничәсенең миңа юллаган хатларын күчереп бирәм. Барысы да диярлек “эш хатлары” – шактый катлаулы һөнәр (китап, газет язу, бастырып чыгару, мөгаллимлек, фәнни эшчәнлек һ.б.) өлкәләренең нәзәри вә гамәли якларына карасалар да телебезне. бик тә тирәнтен белгәнгә, катлаулы гына төшенчә, күренешләрне дә ап-ачык, төгәл, сурәтле итеп тәфсирли алганнар.

“Социалистик Татарстан” газетының баш мөхәррире. Татарстан җурналистлар берлеге рәисе булып озак еллар  эшләгән  Шәмси абый Хамматовтан: “Хөрмәтле иптәш Низамов! Без Сезгә бер үтенеч белән мөрәҗәгать итәбез. Уфада Хөсәен Әминев дигән шагыйрь һәм геолог-инженер яши. Сез “Дим чәчәген өзеп үпсәнә…” дигән язмагызда аның турында телгә алган идегез. Сез шул иптәш турында “Социалистик Татарстан” газетасына очерк язып җибәрсәгез иде. Ул очеркта иптәш Әминев инженер һәм шагыйрь буларак гәүдәләндерелсен иде. Х.Әминев заманында татар-башкорт язучыларының Урал секциясе председателе иде. Очеркта Әминев поэзиясенең рухы да чагылыш тапсын иде. Үтенечебезне үтәрсез дип алдан ук рәхмәт белдереп, Сәлам белән, редактор Ш.Хамматов (17 январь, 1966 ел).

Муса Җәлил иҗатына бәйле янә  Вәкил Зәйнегабдинев (Башкортстан, Сибай шәһәре) хаты игътибарга лаек. Муса Җәлилгә кагылган өзекләр: “Мин Муса Җәлил белән 1917/18, 1918/19 нче уку елларында Оренбург шәһәренең Хөсәения мәдрәсәсендә бер класста укыган идек. Ул безнең класста иң кечкенәбез иде (11,12 яшьләрдә). Шул вакытларда ук ул шигырьләр языштыра иде. Өйгә бирелгән эшләрдән –инша дәресен (сочинение) бик осталык белән язып китерә иде. Укытучы аның язганын үрнәк итеп укучыларның берсенә кушып бөтен класска укытып ишеттерә иде. Муса мәдрәсәдә төзелгән әдәбият кичәләрендә бик актив рәвештә катнаша, декламацияләр сөйләү һәм матур җырлар белән чыгышлар ясый иде. Мусаның минем альбомга язган бер ядкәре саклана, аны ул үзенең сүзләре белән шигырь итеп язган, нәкъ үзе язганча аерым кәгазьгә шуның күчермәсен җибәрәм (15 март, 1969. Сибай)”. Хатта бер дәфтәр битендә гарәп шрифтында “Ядкәр” баш астында шигырь кулдан язылган. Бит азагында кириллица шрифтында башка кул, төсле көрән карандаш белән “Карьяи Мостафи” дип язылган “Корьяи”нең астына сызылган.

Татарның фән мөхитенә бәйле лексикасының байлыгы техник фәннәр докторы. берничә фәнни китап авторы милләтпәрвәр публицист һәм җәмәгать эшлеклесе                Азат Зыятдинов хатында ачык күренә: ”Хөрмәтле Илдар туган! Синнән кош теле кадәр генә хат алсам да  зур куаныч кичердем, ул хат мине көтмәгәндә җылы хисләр белән сугарды. Мин үзем сиңа ышанам, шуның өчен бу тәкъдимеңне дә ышанып кабул иттем, бәлки чыннан да маташып карарга да кирәктер? Ләкин минем тормыш планнарына бу хыяллар кермәгән иде әле, әммә бу бит әле минем “кешеләргә әйтер сүзем юк»,– дип әйтү түгел. Киресенчә, минем дә ни дә булса әйтәсе килә… Әйтик, “Нижнекамскнефтехим” кебек зур удар төзелештә яшь белгечләрнең чыныгуы һәм җитәкче (инженер) буларак формалашулары (мин бит 5 ел шуларның җитәкчесе булып эшләдем, ике цех җибәрдем, бик катлаулы цехлар. Андагы кызулыкны мин үзем дә кичердем бит). Гомумән мондый зур төзелешләрдә таләпсез, тырыш авыл халкының фидакарь хезмәтен чагылдырырга тырышып карар идем мин. Бу бит зур проблема һәм ул безнең чорның бик характерлы билгесе. Зур шәһәрләр авыл хисабына төзелде, авыл кешеләреннән яңа эшчеләр сафы, яңа техник интеллегенция барлыкка килде. Ул әле авылдан аерылып җитмәде, ләкин теш-тырнагы белән шәһәргә ябышты. Аларның характерлы образлары безнең арада яшиләр. Алар эшче, мастер,  цех начальнигы, баш инженер, баш  механик… директорлар булып эшлиләр, төрлечә яналар, төрлечә омтылалар, аларның тормышка карашлары да төрлечә, әммә аларда шул бүгенге әйтелгән буынга хас сыйфатлар.  Мин тагын фән дөньясын бераз сөйләр идем. Анда да бер класстан чыккан кешеләрне күрсәтеп үтәсе килә минем. Кызыклы гына класс, 2 доктор (техник фәннәр), директорлар алар, дәүләт премиясе лауреаты да бар… Аларның кичерешләрен байтак беләм мин, аларның күбесе белән элемтәдә яшим. Шул темадан үземнең фәнни җитәкче – академик Кафаров В.В. турында һәм аның белән бергә КХТИда укыган СССР Фәннәр академиясе член корр. татар егете Рафиков С.Р. турында һәм … безнең академик Миначев Х.Х. турында да әйтеп китсәң, әйбәт булыр иде. Гомумән, ул “галимнәр дөньясын” байтак өйрәндем бит инде мин, аларны да бераз “фаш” итсәң ярар иде.  Болар, Илдар дус, бары да уйлар бит әле, иң яманы аның шул – мин язу белән бик шөгыльләнмәгән бит. Бу сезнең өлкәдә мин башлангыч класс баласы кебек  хәзерлексез. Син миңа нинди киңәшләр бирер идең һәм нинди таләпләр куяр идең? Мин нидән, ничек башларга тиеш? Монда Рахмайдан башка кеше юк, Казанда синнән башка ышанычлы кешене белмим. Аңлатыбрак язсаң иде. Үзеңне, гаиләңне якынлашып килүче Яңа ел белән тәбриклим, ул сезгә бәхетле ел булсын, иҗади уңышлар, шатлыклар китерсен. Ихтирам белән Азат. 19.12, 1981. Т.Кама”.

Тел галиме профессор. Казан дәүләт университетының кафедра мөдире Вахит Хаков хаты:

“Илдар! Хатыңны һәм җибәргән газетаңны алдым. Рәхмәт. Мин синең мәкаләңне Казанда вакытта ук укыган идем. Дөресрәге, бүлек мөдире З.Шәфигуллин укып карагыз әле, басыйкмы, -дип миңа тәкъдим иткән иде. Мин аңа бик кирәкле тема һәм аны тизрәк, мөмкин кадәр тулырак басарга кирәк дип әйткән идем. Болай нигездә үзгәрешсез басылган. Әлбәттә, кыскартылган. Газета өчен бик ярый, шул күләмдә булса да зур эш. Киләчәктә бу юнәлешне һаман да үстерергә һәм якындагы 2–3 ел эчендә докторлык диссертациясен төгәлләргә кирәк. Әлегә көч һәм сәламәтлек булганда моны эшләргә, тәмамларга. Хәзер шушы мәсьәләләрне үзәк һәм үзебездәге журналларга, фәнни җыентыкларга хәзерләргә, тәкъдим итәргә кирәк дип саныйм. Әлбәттә, эш күп, вакыт тар, ләкин мавыгып эшләгәндә моны төгәлләргә була. Киңәшербез. Әгәр 22/1Ү-дә Мәскәүдә булсаң иртә белән каршы алырмын. Уйлашырбыз, килүең яхшы булыр. Минем эшләрем бара. Яхшы, әйбәт кенә. Көннәр тиз уза. Минем стажировка 10 майда төгәлләнә, аңынча, апрель ахырында кайтып килергә уйлыйм. Гаиләңә сәлам. Зур уңышлар, сәламәтлек теләп Вахит Хаков. 14/1Ү-85 ел. Мәскәү.”

Язучы Рафаэль Төхвәтуллин хаты: “Исәнме, якташ! Казаннан бик начар кәеф белән кайттым. Сәбәбен үзең дә аңлыйсыңдыр. “Эзләр” китапчыгымның дөньяга чыгу юллары бик кыен һәм озын икәнлеген белү, күрү сәбәп булды моңа. Син андагы очеркларны гомуми җыентыкка бирү вариантын да әйттең. Уйлап-уйлап карыйм да, бу вариант – китапчыкны гомуми агымда әвәләп әвештерү, ягъни күзгә дә күренмәслек итеп теткәләү (растереть) булачак бит, малай. Һәрхәлдә, китапчык җыентыкка тулысынча кертә алмый. Ә минем хәзерге давыллы көннәребез турында үз сүземне әйтәсем килә. Ничек тә китапчыкны чыгарасы иде бит! Тизләнеш, яңарыш чорында, нужәли, бу мөмкин түгел?!  Һич башыма сыймый. Их, һаман да сүз күп, эш аз әле. Һаман да киртәләр, киртәләр. Шулай да, яңа дәрт белән яңа әйберләргә утырам.

   [Үзеңдә ни хәлләр? Эш-служба юнәлешендәге хәлеңне үз күзләрем белән күрдем. Бик аңлыйм, җиңел түгел сиңа бу тарафтан. Иҗади хәлләрең ничек диюем. Ниләр актарасың, каерасың? Аларны алдан сөйләүнең кирәәге юк, әлбәттә. Шулай да, яңа иҗат уышлары, шатлыклары, җиңүләре теләп калуны күңелем куша. Ә ихлас күңелдән хәер-хак теләкләрнең файдасы зур икәнлеккә мин нык ышанам. Күп сәламнәр теләп, Р.Төхфәтуллин (имза). 20/Ү1-87.

Хат сөйләмендә лексик. грамматик вә синтаксик чараларны куллану үзенчәлекләрен күзәтә килгәндә укучы авторларыбызның да табыш-фикере сөендерә; кайберләрен теркик әле:    

  Илгиз: “Мин Гаяз Исхакыйның татарча аңлаган билгеле бер рус кешесенә безнең телдә язган бер хаты азагында “Ваш покорный слуга”ны саф татарча бик матур итеп язганын укыган идем. Истә калдырмаганмын. Мин фәкыйрегез түгел инде ул, ничектер башкачарак. Сез җәнабләренең … кемедер. Сез шуны ничек язар идегез?”

Илгиз: “ Татарда кызларга-егетләргә хат җибәрүнең дә тулы бер жанры, өслүбе булган. Күпчелектә — шигъри рәвештә. Аларны мәхәббәтнамә яки гашыйкнамә дип йөрткәннәр. Алары турында, сөюеңне аңлату, гыйшыкны җиткерү вакытындагы сөйләм турында да берәр мәкалә урнаштырсагыз иде алга таба.”

Бу язманы әзерләгәндә үземнең архивтагы хатларга янә күз салынды. Бу сөйләмгә кагылган кайбер үзенчәлекләргә юлыгылды. Менә кайберләре:

  -Хатта шәхси сөйләм үзенчәлеге чагыла. Казан арты сөйләмендә бик борың заманнан, Ш.Мәрҗәни дә билгеләгәнчә, угро-фин тәэсире сизелә. Мәсәлән, . бүгенге көчле “ч” урынына “т” яисә “с” әйтелә. Әнинең энесе Самат абыйның көндәлек сөйләмендә күзәтелгән бу үзенчәлек хатларында да даими “языла” иде: “…Сезгә безнең өчен кадерле булган җизни үзебезнең сагыныслы сәләмнәребезне җибәреп, сиңа корыстай нык сәләмәтлек, тыныслык белән гомер кичереп, кояштай озын гомер теләп калабыз”.

Аннары, абыебыз нәселебездә борын-борыннан нык сакланган хат язу рәвешенә гомере буе тугры калды, барыбызга да үрнәк күрсәтеп килде: аның сугыштан язган хатларының барысы да диярлек җыр яисә үзе чыгарган шигырь белән тәмамлана иде. Соңгы елларга чаклы ул шушы гадәтен ташламады.

Телебезнең, сөйләмебезнең асыл үзенчәлекләрен саклаган мондый хат-хәтирәләр һәр гаиләдә булмый калмас. Барлыйк әле, уртаклашыйк,  яшьләребезгә дә җиткерик. Хәер,  аларның хатка карашы, хәбәрләшүләренең  алым-чаралары башкачарак хәзер. Бу хакта үзенә аерым фикерләшү зарур. Уйлана торыйк.

                                                     Илдар Низамов,

                                              филология фәннәре докторы.

Муниципаль
бюджет гомуми белем учреждениесе Татарстан Республикасы Лаеш м
униципаль  районы “Пәрәү
урта гомуми белем мәктәбе”

Иң
татлы тел – туган тел,

Анам
сөйләп торган тел.

 (Сочинение)

                                             Эшне
башкарды: 9 нчы сыйныф укучысы

Зайнуллин
Инсаф Фидаил
ь улы.

Җитәкче:
туган тел һәм

әдәбияты
(татар теле) укытучысы

Зайнуллина
Зөлфия Әделҗан кызы.

                                                                   
                      И туган тел, и матур тел!

Әткәм-әнкәмнең
теле.

Дөньяда
күп нәрсә белдем,

Син
туган тел аркылы.

Г.Тукай.

     
Мин – авыл баласы. Кечкенәдән җырлы, моңлы, гаҗәеп гүзәл табигатьле авылда үсеп
киләм. Авылымның челтерәп аккан чишмәләре, бормалы инешләре, шаулап торган
серле урманнары, игеннәргә бай басу-кырлары, газиз кояшның беренче нурларын
каршылаучы мәчет манарасы – болар минем йөрәгем түрендә. Чөнки мине әти-әнием,
укытучыларым туган якның матурлыгын аңлый белүче, туган телен яратучы, аңа
гашыйк булган кеше итеп тәрбияләргә тырышалар. Үз халкымның яшәү рәвеше,
гореф-гадәтләре каныма сеңә. Бигрәк тә, киләчәктә татар теле һәм аның  үсеше
өчен зур эшләр эшлисем килә.

     
Ана һәм Туган тел! Мәңге аерылгысыз, изге төшенчәләр. Мин үзем “ана сөте белән”
дигәнне дә “ана теле” дип ишетәм. Мәгълүм мәкальне дә: “Ана теле белән кермәсә,
башка тел белән кермәс”, — дип аңлап була. Күрче, татарда бит туган тел дип тә,
ана теле дип тә әйтелә. Кешегә нәселнең, халкының асыл сыйфатларын да иң әүвәл
тел тәме, тел кодрәте ярдәмендә ана бирә.

     
Әйе, бу эштә әти дә, әби-бабай да, туганнар да, балалар бакчасы да, мәктәп тә
катнаша, алар да җаваплы, әмма бала күңеленә тел орлыгы чәчү – бары тик ана
җаваплылыгында. Мин үзем – газиз телемне әниемнән мирас итеп алган иң бәхетле
кешеләрнең берсе. Югыйсә, кайберәүләр, шактый озын гомер кичереп тә, мондый
бәхеткә ирешә алмаганнар, андыйларның фаҗигасен күп ишеткәнем бар.

     
Бу фаҗиганең җитди сәбәпләре дә бар. Элек-электән туган телебез бик күп
авырлыклар аша үткән, авыр  фаҗигалар кичергән. Туган телебезгә карата карашлар
төрлечә булган. Ләкин туган телебез, үзен чын күңелдән яраткан, милләтебезнең
язмышы өчен янып йөргән чын кешеләр ярдәмендә, үзен саклап кала алган, үзенең
миллилеген югалтмаган.

      
 2020 ел да татар теле өчен катлаулы ел булды. РФ Прокуратурасы мәктәпләрнең астын өскә китерде. Татар
телен укыту буенча, мәктәпләрдә бик күп үзгәрешләр кертелде. Телебезгә игътибар
кимеде. Россия хөкүмәте тарафыннан эшләнгән бу вәзгыять, хәтта татар халкының
үз халкына да  тәэсир итмичә калмады. Халык арасында “Нигә миңа татар теле,
нәрсә бирә татар теле, бөтен җирдә дә рус теле кирәк”, — дигән сүзләр ишетелә
башлады. “Татарча сөйләшә, җырлый, бии белгәч, шул җиткән, нигә татар телен
тирәнтен өйрәнергә”,- дип әйтүчеләр дә булды. Бу — минем күңелемне пошаманга
салды.

     
Предметларны бит татар телендә укытсаң гына, милли мәктәп була. Мәктәпләрдә
татар телендә белем бирелмәсә, тел бетә дигән сүз. Туган телеңдә җырлап, биеп
кенә, безнең мәктәп татар дип йөрү хата дип уйлыйм мин. Мисал өчен, Наде
жда
Бабкина “Тары җире, киндер җире” дип җырлады. Аңа карап Наде
жда
Бабкина татарга әйләндеме? Татар биюен бии торган рус, мари, чувашлар да күп,
аңа карап, алар татарга әйләнми.

      
Кадерле Ана телебезнең киләчәге ничек булып бетәр? Бу сорау аз гына милли үзаңы
булган һәр кешене борчыды. Алай гына да түгел, күпләрнең җанын айкады…
Нишләргә соң?

    
Бәхетебезгә каршы, Татарстан җитәкчеләре телебезгә битараф калмады. 2021 ел “Туган
тел һәм халыклар бердәмлеге елы” дип игълан ителде. Татар телен саклап калу
өчен, бик күп чаралар үтә.

   
Иң мөһиме: татар кешесендә ана теле өчен горурлык хисе, аның язмышына карата
өмет тойгысы бөреләнеп, шул хисне ачыктан-ачык әйтүдән курыкмау, оялмау үсә
башларга тиеш. Ә бу адәм баласының иң изге хисе  — туган телгә гамьле, хөрмәтле
булганда гына кеше үз иленең, төбәгенең, гаиләсенең шәҗәрәсен, тарихын аңлый
ала; халкыңны, тарихыңны белүдән башкалар теленә хөрмәт белән карау фикере
тәрбияләнә.

    
“Тел – ананың зур бүләге”.  Мин эни биргән бүләккә бик сөенәм, аның белән
горурланам. Юкка гына шагыйрь Сибгат Хәким дә язмышыннан :”…ирекле ит, туган
телем белән бәхетле ит, бүтән йөдәтмәм…” – дип үтенмәгәндер. Бишек җырларын
тыңлап үскән кеше генә үз ана телен яхшы белә аладыр ул. Мин үзем дә шундый
бәхеткә ирешкән бала.

   
  Миңа әнием  бишек җырлары урынына күбрәк Г.Тукай сүзләренә язылган “Туган
тел” җырын җырлаган. 3-4 яшькә җиткәндә, бу җырны үзем дә җырлый идем инде. Аны
бит миңа әнием өйрәткән, өйрәтеп кенә калмаган, каныма сеңдергән, бу кан бөтен
тәнем буйлап хәрәкәт иткән. Шулай булмаса, туган телемне – ана телемне бу кадәр
яратыр идемме соң?!

     
 Әнием җырлар җырласа, әтием әкиятләр сөйли иде, ул аларның күбесен үзе уйлап
чыгара. Сабый өчен әти-әнисе канаты астында үз телендә әкият тыңлаудан да зур
бәхет юктыр ул.

     
 Бу дөньяда бер генә баланың да бер генә анага да шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов
сүзләре белән:

Тел,
әдәп, әхлак дигәнне өйрәтмәгән хатын,

“Ана”
дип аталырга бармы синең хакың?! –

дип
әйтергә теле бармасын, җае чыкмасын иде. И-и-и, аналар, тәрбияләп үстергән
балагызга сез чын йөрәктән Саҗидә Сөләйманова сүзләре  белән:

Йөрәк
каным белән Ил бирдем дә,

Күкрәк
сөтем белән Тел бирдем,

Саклый
алсаң – мәңгелек фатихам.

Җуйсаң,
сатсаң – күкрәк сөтем хәрам!.. –

дип
әйтә алсагыз иде, ә без, балалар, сезгә Зыя Ярмәки сүзләре белән болай җавап
бирә алсак иде:

Күңелемә
алтын кебек сүзләр тезеп киткән әни,

Мин
сөйләрмен, әнкәем, илгә синең ул сүзләрне.

И,
миңа тойгы сөйләрлек тел биреп киткән әни.

 
  Әтием, әнием – минем өчен иң кадерле кешеләр. Тигез канат, тату гаиләдә үсүем
белән дә мин чиксез бәхетлемен. Аларга һәм туган телемә рәхмәтемне җиткерәсем
килә.

Пензада яшәүче Фирдәвес Тумеркина (Дашкина) үзенең ерак бабасы Шакир Яваев турында «Шакир-паша эзләреннән» («По следам Шакир-паши») дигән китап чыгарган. «Татар Шакир-паша» Госманлы империясенең хәрби министрлыгында хезмәт итә. Кечкенә генә татар авылыннан чыккан кеше Госманлы империясе генералы дәрәҗәсенә ничек күтәрелә алган? Нигә аны озак еллар хыянәтче дип санаганнар? Ни өчен ул үзенең улын бер тапкыр да күрә алмаган? Шакир Яваевның нәселе турында нәрсә билгеле? Фирдәвес ханым болар турында Азатлыкка сөйләде.

— Фирдәвес ханым, кем ул Шакир-паша?

— Шакир-паша Яваев (1855-1914) — югары дәрәҗәле хәрби, Төркия саклану министры, легендар Госман Нури-паша (1832-1900) корпусында хезмәт иткән. Ул татар милләтеннән булган беренче төрек генералы.

Мөхәммәдшакир Мөхәммәдшәриф улы Яваев 1855 елда Пенза өлкәсе Качкару (Кыти иле, Сүзгар, урысча — Кутеевка) авылында мулла гаиләсендә дөньяга килгән. Унбер яшендә әтисе аны Урта Азиягә мәдрәсәдә укырга җибәрә. Аннан укып кайтканда Шакирга 18 яшь була. Атасына ул Истанбулга, хәрби мәктәпкә укырга китәргә теләвен әйтә. Шакир хәрби хезмәт турында хыяллана, ә атасы улының муллалар нәселен дәвам итүен тели.

Җиде ел Урта Азиядә укыганда ул дуслары белән күп җирләрдә йөргән, күп күргән була, Төркиягә дә барган. Ул хәрбиләр, хәрби хезмәт белән бик кызыксына. Әмма әтисе улын Истанбулга хәрбилеккә җибәрергә ризалашмый. Ата белән ул бик нык ачуланыша. Әтисе Шакирны мулла булып, аның нәсел эшен дәвам итүче дип күрә. Шакирны Төркия турында уйларыннан ваз кичтерер өчен атасы аны өйләндерергә була. Шакир өйләнеп, үз йорт-җирен булдырса, беркая да китмәс дип өметләнә. Шакир өйләнә, үз хуҗалыгын булдыра. Тик барыбер хыялыннан баш тартмый, 1874 елның язында әтисе белән тагын бер кат сөйләшә, алар тагын талашалар. Шушы сөйләшүдән соң Шакир әтисе рөхсәтеннән башка сәфәргә чыгып китәргә була һәм юлга җыена башлый. Китәсе көнне хатыны үзенең авырлы икәнен әйтә, тик Шакирны бу да туктатмый, ул хатыныннан үзен җибәрүен үтенә, соңрак сине кайтып алырмын ди. Әлбәттә, авырлы яшь хатыныңны калдырып китү — егет эше түгел, бу — бик авыр гамәл. Без, Шакир-пашаның нәселе вәкилләре, аның бу адымын хупламыйбыз.

— Аның турында китап язу нияте ничек килде?

— Интернетта Шакир-паша — хыянәтче, илен саткан дигән әйбер укыгач, миңа бик кыен булды. Моны кире кагар өчен, Шакир-пашаның чынлыкта нинди кеше булуы, нинди гомер кичергәне турында китап язарга булдым. Шакирның әтисе Шәриф ага бу хәлләрнең кешегә чыгуын теләми иде, гаилә эчендә генә калуын теләде. Әмма, уйлавымча, нәселебезнең тарих битләрен ачар вакыт җитте, күп еллар узган, Шәриф мулла мине бу адымым өчен ачуланмас дип өметләнәм.

Шакир-паша рус-төрек сугышы башлануга берничә ел кала Төркиягә киткән. Бер архивта да аның гаскәргә чакырылуы турында әйтелгән документ сакланмаган. Ләкин Төркия архивларында аның Истанбул хәрби-диңгез мәктәбе студенты булуы хакында документлар бар. Мин Шакирның хәрби хезмәткә яки рус-төрек сугышына алынуы хакында документлар эзләп, йөзләрчә архивны актардым. Ләкин аның турында язылган әйберләрнең күбесе уйдырма, ялган. Аны Кутеевщинадан хәрби хезмәткә алган булсалар, бу турыда ревизия язмаларында теркәлеп куелган булыр иде. Шакир турында интернетта язылган әйберләр — ялган, аның илен сатуы турындагы сүзләр дә бары уйдырма. Ул ватаныннан рус-төрек сугышына өч ел кала, укыр өчен киткән. Ул хәрби-диңгез мәктәбендә укыган, бу турыда Төркия архивларында язылган. Кешенең укырга теләве хыянәт була аламыни?

Аннары, ул үзенең чыгышын, милләтен беркайчан да яшермәгән, аны Төркиядә хәзер дә «татар Шакир-паша» буларак беләләр.

— Ни өчен әтисе Шакирны Төркиягә җибәрергә теләмәгән?

— Ул аны мулла итеп күргән. Ул аны хәрби хезмәткәр булыр дип күз алдына китерә алмаган. Аларның бөтен нәселләре муллалар булган, аларның үзләренең мәдрәсәләре, мәчетләре булган. Шакир-паша үзе дә җиде ел муллалыкка укый, җиде тел белә. Әтисе Шәриф тә мулла булган, абыйсы Закир да.

Әтисенең фатихасын алмыйча киткәнгә, әтисе Шакирның исемен дә телгә алуны тыйган. Авылда бер кешегә дә, туганнарына да Шакирның исемен дә әйтергә ярамаган. Атасы өчен ул дөньяда юк дәрәҗәсендә була.

— Шулай да, Шакир-паша турында сөйләүчеләр булган. Интернетка, медиага аның турында мәгълүмат ничек барып ирешкән?

— Шакир-паша әтисенә фотография җибәргән була. Шакир-пашаның оныгы — минем әбием Фатыйма аны саклап калган. Ул совет вакытында бу фотоны табарлар да, тартып алырлар дип бик курыккан, шуңа аны келәмнең арткы ягына тегеп куеп саклаган. 1980нче елларда минем бертуган абыем Фәизгә шушы фотоны фотога төшереп, күп иттереп чыгарырга һәм бөтен туганнарга таратырга куша. Әбием безнең бу тарихны саклап калуыбызны бик теләде.

Һәм менә шушы фотоны 1991 елда минем Чаллыдагы абыем күрә дә, аның турында мәкәлә чыгара. Аннары кемдер бу мәгълүматны ничектер кушып, үзеннән өстәп, фаразлап, Шакир-паша сугыш вакытында Төркия ягына күчкән дип язган. Бу гайбәт сүз генә, болай дияргә бер нигез дә юк. Һәм бу әйбер мине 20-30 ел буена борчып торды. Шуңа күрә әлеге гайбәтне бетерер өчен тарихын язырга булдым. Аның турында мәкалә «Яшь ленинчы»да, интернетта чыккан иде, авторларының берсе дә Шакир Төркия ягына сугышта катнашкан җиреннән чыгып киткән дигән документ күрсәтә алмады, Шакирның Русиядә гаскәргә алынганлыгын да исбатлый алмыйлар, чөнки андый документ юк! Аның рус-төрек сугышына киткән дигән документ юк. Мин 1870 елдан башлап 1880 елга кадәр бар документларны карап чыктым, юк андый документлар.

Бу кешеләрнең шундый нәтиҗәгә килүенең тагын бер сәбәбе — Шакир-пашаның Төркиядә төрмәдә утыруы.

Китапта мин Шакир-паша турында гына язмыйм, аның нәселе турында да, авыл тарихы турында да яздым. Китапка Шакир-пашаның алты буын әби-бабаларыннан алып аның ничек Төркиягә киткәненә кадәр язылган.

— Ул төрмәгә ничек эләгә?

— Шакир-паша Госман империясендәге хәрби-диңгез мәктәбенә укырга китә. Төрек телен бик яхшы белгәнгә күрә, ул шунда укырга теләгән. Мөселман иле булганга аңа анда укырга бик җиңел булган. Укыганда ул шундый ук мулла гаиләсенә эләгә, аны бик якын итеп үз уллары кебек кабул итәләр.

Ул укырга 1874 елда китә, ә сугыш 1877-1878 елларда була. Ул вакытта Шакир-паша инде дүрт ел Төркиядә була. Һәм укуын 1878 елда гына тәмамлый. Ул вакытта шәкертләрдән генә торган кораб оештыралар, аларның тәҗрибәсе азрак булганга, алар бомба астына эләгә һәм кораб бата башлый. Алар корабтан суга сикерәләр, төрек гаскәрләре аларны «дошман» дип үтерә башлый. Берсе Шакир-паша янына килгәч ул «Аллаһү әкбәр» дип кычкыра, дошман кылычын төшерә дә, син — мөселманмы, дип сорый. Шакир-паша, мин — татар, ә бу — төрек корабы ди. Төрекләр бу корабны русларныкы дип уйлаган һәм үзләренекен кырганнар. Теге кылычлы каяадыр киткән арада Шакир-паша дуслары белән янәдән суга сикерә, әмма нык яраланган булу сәбәпле йөзә алмый. Ниндидер көймә боларны табып ярга җибәрә һәм аларны анда зинданга ябып куялар. Төрмәдә сорау алулар өч ай бара, шулай да аларга мөнәсәбәт яхшы була. Араларында командир эзлиләр. Шакир-паша төш юрый торган була. Бер солдатның төшен юрый да, бу солдат барысын да сөйли. Һәм җиде тел белүче Шакир-пашаны җентекләп карый башлыйлар. Ул барысын да аңлата, аңа ышаналар һәм җибәрәләр. Госман-паша каяндыр Шакир-пашаның төшләрне юраганын белеп ала. Ул Госман-пашаның төшен юрый, аның яраланган килеш урысларга әсирлеккә эләгәчәген алдан әйтеп бирә. Чыннан да, Госман-паша башта ышанмаса да, соңрак әсирлеккә эләгә. Әсирлектән азат булып, кире кайткач, Шакир-пашаны таптыра, аның белән сөйләшә. Шакир-паша барысы да нәселдән барганын, үләннәр белән дәвалаганнарын әйтә.

Соңыннан ул хезмәт итүен дәвам итә, башта тәрҗемәче булып, соңнан сөйләшүләр вакытында киңәшче була. Әби сөйли иде, аның шундый көче бар иде — сиңа карый да бар уйларыңны сөйләп бирә. Шуңа күрә аны сөйләшүләргә ала торган булганнар.

— Шакир-паша хатынын вәгъдә иткәнчә үзе янына кайтып аламы?

— Бала туар вакыт җиткәч Шакир-паша авылга хат яза. Килгән җаваптан ул улы туганын һәм аңа Шакир үзе теләгәнчә Хәсән исемен кушканын белә. Хәсән Мөхәммәдшакир улы 1875 елда туа. Мин аның метрикасын да таптым, Шәриф-мулла оныгы туу турында үз кулы белән язып куя.

Шакир-паша хатыны белән улын үзе янына чакырган булган, әмма әтисе, оныгым миңа улымны алыштырды дип, аларны җибәрми.

Шулай да, әтисе Шакир янына Төркиягә кече улы Һадины җибәрә. Шәригать кануннары буенча олы абыйсы үлгән очракта бала ятим үсмәсен өчен аның энесе хатынына өйләнергә тиеш булган. Шәриф мулла, Хәсән ятим үсмәсен дип, киленен үзенең башка бер улы Һадига кияүгә бирергә уйлый. Рөхсәт сорар өчен Һадины Шакир янына Төркиягә җибәрә. Шул вакытта Шакир-паша Һадига минем хатыныма яхшы ир, балама яхшы әти бул дип, үз фатихасын бирә. Хатынына хат аша талак әйтә.

— Һади белән сезнең әбиегез бәхетле тормыш иткәннәрме?

— Юк, бик бәхетле түгел. Шакир-паша хатынына хат аша талак әйтә, ләкин хатыны моңа риза булмый. Һади икенче кат Төркиягә барыр алдыннан, хатыны качып Шакирга хат яза. «Әти безне синең янга җибәрми, Һади миңа кул күтәрә, син аны, Төркиягә килгәч, үтер» — дип язып җибәргән. Һади икенче кат Төркиягә килгәч, аны Шакир-паша үзе түгел, ә хәрбиләр каршы ала. Аны төрмәгә утыртылар. Ләкин бер ай үткәч Шакир-паша түзми, энесе янына килә. Һади ни өчен мине дошман итеп каршы алдың дип сорагач, Шакир-паша хат турында сөйли. Шунда Һади хатыны арттырып язды дип әйтә.

Әтиләре килененең хат язганын белгәч, улы өчен бик каты борчыла, чирли башлый. Һәм аларның абыйлары Закир «әти үлде» дигән хәбәр җибәрә. Шакир-паша Һадине акча һәм бүләкләр белән кире Русиягә җибәрә. Әтисенең каберенә куелган таш Шакир-паша акчасына куелган диләр. Һади бүтән Төркиягә бармыйм дип сүз бирә. Шакир-пашага бик нык үпкәләп Төркиягә бүтән бармый һәм аның белән аралашмый. Хатыны белән аерылышып, башка кызга өйләнә. Шулай итеп Шакир-паша абыйсы Закир мулла белән языша башлый, аның белән элемтәдә тора. Соңрак минем әбием, Шакир-пашаның оныгы да бабасы белән хат алыша башлый.

— Һадиның үз балалары буламы?

— Әйе, үзләренең балалары була. Шакир-пашаның Һади аша җибәргән алтыны да Һадинең икенче гаиләсенә кала. Алар әле дә сакланган, әз булса да авылда төрле беләзекләр бар, теге заманнарда аны кияргә бик курыкканнар. Алар Һадинең икенче гаиләсендә сакланып калган, чөнки ул кайткач Шакир-пашаның алтынын ачуланып үзенә калдырган, Шакирның хатынына бирмәгән.

— Рус-төрек сугышы вакытында сезнең гаиләгә карата басым булмадымы?

— Минемчә ул безгә басым булмасын дип үзенең нәселе турында сөйләмәгән.

— Шакир-паша сезнең бабагыз икәнен сез кайчан белдегез?

— Балачактан белә идем.

— Ә аның улы Хәсән, сезнең бабагызның атасы, әтисе Шакир-паша турында белә идеме?

— Хәсән атасының Төркиядә яшәгәнен белмәгән. Ул үзенең бабасын әти дип йөрткән. Ул үскәч, атасының Төркия генералы икәнен әйтәләр. Аның атасы белән күрешергә теләге булмаган, чөнки ул гомере буе Русия өчен сугышкан — башта гражданнар сугышында, аннары башка сугышларда.

— Аның язмышы ничек була?

— Ул блокада вакытында Ленинградта үлә. Анда улы янына китә дә, юкка чыга, аны таба алмыйлар. Без аны кеше ашаучылар корбаны булгандыр, дип фаразлыйбыз.

— Авылда Шакир-паша турында кайчан сөйли башладылар?

— 1990нчы елларда менә шушы мәкаләләр чыга башлагач сөйли башладылар. Ул дошман булган диделәр.

— Шакир-паша Төркиядә яңадан өйләнәме?

— Әйе, аның гаиләсе була, тәрбиягә алынган балалары да була.

— Туганнарны, аның оныкларын таптыгызмы?

— Аларны әбием дә исән чакта эзләде, әмма кызым берничә ел элек кенә интернет аша тапты. Шакирның абыйсы Закир мулла әтиләре үлгәч иң кече энеләре Кәрим белән Төркиягә бара. Закир мулла Шакирдан авылда мәчет салырга дип акча сорап бара, ә Кәрим шунда торып кала. Төркиядә ул сәүдә белән шөгылләнә. Кәрим белән Шакирның әтиләре генә бер була, алар төрле аналардан туган балалар. Төркиягә килгәч, Кәрим Шакир-пашаның кызына өйләнергә тели. Кәрим белән Шакир төрле аналардан туган булгач, Шакир-паша бу никахка ризалыгын бирә. Шушы никахтан аларнын кызлары Санихә туа. Без тапкан гаилә ул Кәрим белән Шакир-пашаның кызының оныклары.

— Алар монда аның оныклары бар икәнен белә идеме?

— Алар белмәгәннәр. Шакир-паша үзенең авылында оныгы туганы турында белә иде, ә аның балалары белми иде.

— Сез алар белән күрештегезме?

— Санихәнең оныгы һәм оныкчыгы белән аралашабыз. Анда алар ике абый һәм сеңел, алар белән минем кызым күреште. Мин күрешә алмадым әле, пандемия башланды.

— Аның оныкларының балалары Качкару авылына килгәне булмадымы?

— Әле беркемнең дә килгәне булмады. Тик аларның киләселәре бик килә, Шакир-пашаның туган җирләрен күрәселәре килә.

— Сез алар белән нинди телдә аралашасыз?

— Алар татарча иркен сөйләшә.

— Төркиянең үзендә Шакир-паша турында беләләрме?

— Беләләр. Ул үз милләтен беркайчан да яшермәгән. Аны Төркиядә «татар Шакир-паша» дип йөртәләр. Казанда берничә ел баш консул булып эшләгән Турхан Дилмач та Шакир-паша белән кызыксынган, аның оныклары белән очрашырга теләгән. Кызганыч, мин моның турында ул кире Төркиягә кайтып киткәч кенә белдем. Хәзер минем кызым аның белән Фейсбук аша аралаша.

— Закир-мулла Шакир-паша янына мәчет салдырыр өчен акча сорап барган, дип әйттегез. Шакир-паша акча биргәнме?

— Әйе, ул биргән акчага салынган мәчет һаман да тора. Шакир-паша акчасына төзелгән мәчет Мөхәммәдшәриф исемен йөртергә тиеш булган, моны Шакир-паша үзе әйткән була. Әмма Закир-мулла мәчеткә үз исемен бирә. Бәлки ул акча каян килеп чыкты дигән сораулардан куркып, Шакир-пашаның исемен бирмәгәндер.

Мәчет бик авыр вакытларда төзелгән. Аны 1905 елда төзи башлыйлар, 1913 елда гына тәмамлыйлар. Төзеп бетергәч тә, мәчетнең тәрәзәләрен томалап куйганнар. Шуннан бирле аны бик нык сакладылар, мәхәллә кешеләре чиратлап һәр төнне саклаган — ут төртүләреннән курыккан. Закир мулла һәрбер ташка дога укып салган ул мәчетне. Совет вакытында мәчетнең манараларын кискәннәр, әмма бинасы сакланып калган.

Шакир-паша акчасына салынган мәчет шул чордан сакланып калган бердәнбер мәчет. Безнең авылда кайчандыр биш мәчет булган, шуларның икесендә Шакир-пашаның әтисе мулла булган.

— Әбиегез Шакир-пашага үпкәли идеме? Төркиядә туган булсам, язмыш башкача булыр иде дип, үкенә идеме?

— Юк, ул аның белән бик горурлана иде. Төркиягә укырга барырга, Шакир-паша белән очрашыга бик хыяллана иде. Инкыйлаб булмаса, ике арада хат язышу өзелмәгән булса, Төркиягә киткән булыр идем, дип сөйли иде. Бабам мине бик яратыр иде, дия иде.

Атасы үлгәннән соң Шакир-паша үзе дә Русиягә килергә тели, ләкин аны төрекләр җибәрмәгән, чөнки ул анда бик югары вазифа били торган була.

— Шакир-паша Төркиядәге татарлар белән элемтәдә идеме?

— Ул Төркиягә күченеп килгән бар Русия халкына да булыша иде. Ярлылар өчен мәдрәсә ачты. Моны ул үзенең бурычы дип саный иде.

— Үзегез турында бераз сөйләсәгез иде?

— Мин 20 ел буе Әстерхән шәһәрендә яшәп, сәүдә өлкәсендә эшләдем. Авыл тарихы белән кызыксынып, архивларда эзләнә башладым. 2000 елда кире Пензага кайттым, башта балалар өчен комплектлар тегү цехы ачтым, соңыннан милли татар ашлары әзерләүче кооператив ачтым. Пенсиягә чыккач өч ел эшләмәдем, бөтен буш вакытымны архивта үздырдым. Хәзер балалар приютында эшлим. Шулай ук бар буш вакытымны архивта үткәрәм, язам, эзлим.

Шакир-паша турында тагын бер китап язарга җыенам — икенче том аның Төркиядәге тормышына багышланачак.

azatliq.org

Просмотров: 652

На своем последнем концерте, состоявшемся в конце мая 2017 года в Казани, любимая артистка миллионов татар, «примадонна татарской эстрады» Хания Фархи говорила о своих корнях и единстве татарского народа. Певица будто чувствовала, что спустя несколько лет ее попытаются «перетянуть на другую сторону», и навсегда поставила точку в этом вопросе: «Я – татарка».

Прошло четыре года с тех пор, как народная артистка Татарстана и Башкортостана Хания Фархи покинула этот мир. 30 мая 2017 года, в свой день рождения, она дала концерт в Казани. Как оказалось, это было последнее выступление артистки перед зрителями.

На своих концертах Хания Фархи всегда открыто общалась со зрителем, не скрывала чувств, которые испытывает, оказавшись перед тысячными залами. Певица искренне любила свою профессию, не уставала признаваться, что счастлива быть певицей, «дарить людям частичку своей души в песнях». Свой последний концерт она тоже начала с напоминания о том, насколько важна миссия артиста.

— Эта миссия дарована нам свыше. Чтобы оставаться верным ей, нужны вы – наши дорогие зрители. Мне посчастливилось стать певицей, выступать здесь, в нашем любимом Татарстане, в регионах, где проживают татары, и дарить людям свои песни, душевные мелодии. Я счастлива, что сегодня стою перед вами.

Сколько себя помню, я всегда была на сцене. Еще со школьных лет я пою для вас, друзья мои. В каких только уголках нашей страны мне не приходилось бывать, сколько дорог пройдено! Где бы я не выступала, всегда волнуюсь, теряюсь. Люблю вас, всегда с нетерпением жду встречи с вами! И сегодня я ждала вас, вы для меня самые дорогие, любимые. И впредь буду так же трепетно вас ждать, — обещала Хания Фархи своему зрителю.

«Мы – настоящие, чистокровные татары»

После каждой песни на сцену к любимой певице поднимаются зрители с охапками цветов. Среди них – родственники, дети, близкие друзья. Хания апа постоянно вспоминает о своих родных, повторяет, как она ими гордится.

— Сегодня в зале мои самые дорогие люди – мои родные, сваты и сватья, внуки, дети, друзья. Поэтому я бесконечно волнуюсь. Не каждый день бывают такие радостные встречи.

Деревни, в которой я родилась и выросла, уже нет, к сожалению. Она исчезла с лица земли. Но мы все еще возвращаемся в эти пустые дома. Вот недавно я месяц пожила у своей мамы. Ездила в эту деревню, заходила со своими родными в каждый дом, пели и плакали, глядя на пустые окна.

Хания Фархи на этом своем концерте также говорит, что она – чистокровная татарка. В последнее время участились попытки записать певицу в башкиры. Видимо, певица уже тогда чувствовала, что ее начнут «делить», и сказала слова, которые невозможно интерпретировать по-другому: она считает себя татаркой.

— Татарский народ – богатый народ. Мы любим говорить: «Татары и в Африке татары». У татар есть такое: «Мы настоящие чистокровные татары». Вот там сидят арские татары, вон мой муж Габдулхай сидит, говорит, что он высокогорский татарин. Некоторые говорят, что они тукаевские. Да, вы все правы, друзья. Мы самые настоящие, чистокровные татары. И я себя тоже считаю настоящей татаркой. Я татарка из Башкортостана, тептярка.

У нас еще говорят, что «Мишари — сливки татар». Есть в зале мишари? Конечно, есть! Еще у нас есть пылкие, великодушные кряшенские татары. Сейчас спою песню, которую я разучила в Мамадышском районе у кряшен, — представляет следующий номер Хания апа.

Профессия турында сочинение татарча

«И белая полоса, и черная»

В репертуаре Хании Фархи много песен о настоящей любви, о добрых и теплых отношениях в семье, между мужчиной и женщиной. Муж певицы – Габдулхай Биктагиров — еще и ее продюсер, он всегда рядом, сопровождает супругу на всех концертах, в гастролях, он – ее безмерная поддержка. Рассказывая об отношениях с мужем, Хания Фархи так же откровенна со своим зрителем.

— Самое ценное в этой жизни – провести ее плечом к плечу с человеком, который тебе близок – физически, духовно, который мил твоему сердцу. Но жизнь она такая – бывают разные моменты, и белая полоса, и черная.

Мы тесно общались с Туфаном абый (Миннуллиным, – прим. ред.). Его слова, советы, его остроумие навсегда останутся в моем сердце. Как-то Гульназ Сафарова берет у него интервью. «Туфан абый, вы с Низибой апа всю жизнь служили народу. А как вы общаетесь дома?» До сих пор помню, как Туфан абый улыбался в ответ. «Не мы же одни такие. Немецкий философ говорил: «Муж с женой после 20-минутного общения на 21-й минуте все равно начинают пререкаться друг с другом». А мы с Габдулхаем не 20 минут, а 24 часа в сутки вместе. Поэтому, наверное, вы уж представляете… Не зря же пою «Түзәргә кирәк балам» («Надо потерпеть, дочка», строки из популярной песни «Балан», – прим. ред.).

Скажу честно, разные моменты у нас бывают. И очень счастливые, и разногласия бывают иногда. Ему не нравится, что я много говорю со сцены, он просит не затрагивать отдельные темы. Вы уж знаете, девочки, стою здесь как на раскаленной сковородке.

И вот сейчас, он просил не рассказывать это, а я не смогла удержаться, – смеется певица.

Хания Фархи делится со зрителем и самыми счастливыми моментами своей жизни, и постигшими ее горестными событиями.

— В том году весной у нас в Сибири были самые долгие, самые долгожданные гастроли. Там жил мой брат Шамиль. Каждый день звонил, ждал меня. Высокий, статный, красивый мужчина. Каждый день с ним созванивались. За три дня до гастролей сказал: «Апа, приезжай, я встречу. Только в больницу сегодня схожу». А через три дня мне сказали, что брата моего больше нет. Мне пришлось из морга проводить его к себе на родину, к маме… На похороны не смогла поехать, потому что нельзя было срывать гастроли, у меня ансамбль, зрители, которые меня так ждали…

Вот такая она, жизнь. То радости преподносит, то печали. Тем, кого постигло горе, надо терпеть. Мне пришлось выйти на сцену в городе, где жил мой брат, и, скрывая горе, петь со сцены. Говорю себе: «Ты не будешь плакать, Хания», улыбаюсь, а из глаз слезы текут…

В одной из своих песен я пою: «Пришло на мою голову горе, но не утешайте меня, не жалейте, пожелайте терпения»… Я сама сочинила эти строки. Это – мой мир, — рассказала Хания Фархи.

Профессия турында сочинение татарча

«Мы – дети двух республик»

За два дня до концерта сваха Хании Фархи – Таслима Шараф принесла певице новую песню. На концерте Хания апа посвятила ее своей любимой внучке Ясмине.

— Наши самые бесценные сокровища сидят сегодня в этом зале. Только сегодня выучила эту песню, моя Ясминочка. Буду поглядывать в текст. Посвящается моим детям – частичкам моего сердца, — объявила эту песню певица.

— Вот ради таких мгновений я готова не пройти даже, а пробежать через любые трудности. Не могу не поделиться еще одной радостью. Мы ждем малыша. У нашей дочки Алии скоро должен родиться мальчик. У меня была надежда — может быть, он появится на свет в мой день рождения. Но срок уже проходит. Хотя 12-ти еще нет, кто знает», — поделилась певица свой радостью.

На концерте Хания Фархи исполняет несколько песен собственного сочинения.

— Может быть, многие из вас даже не знают, но у меня достаточно много песен, которые я сочинила сама. Следующую песню мы написали с композитором Фирзаром Муртазиным много лет назад. Это были мои самые трудные годы, сердце мое буквально кровоточило… Тогда я работала в Москве. Мы проводили на стадионах молодежные музыкальные встречи. Там познакомилась с Айдаром (Галимовым, – прим. ред.), Фирзаром. Песня, которая сейчас прозвучит, – один из плодов этой дружбы, — говорит Хания апа.

Профессия турында сочинение татарча

Затем она посвятила песню своим наставникам – легендарным артистам Ильгаму Шакирову, Альфии Авзаловой, Хамдуне Тимергалиеевой. Это была песня «Уфа көе».

— Мы исполняем ее просто под баян с моим земляком, музыкантом из Башкортостана Ильнуром Саттаровым.

В деревне мы выросли под эти мелодии, всегда пели, играли на гармони. Бывало, гуляли и пели до рассвета. С песней провожали парней в армию, плакали, расставаясь. Мы – дети двух республик. Родились и выросли в Башкортостане, воспитывались, получили знания, вложили в свои сердца мелодии нашего народа и сегодня счастливы жить и творить, петь в «сердце» всех татар – в нашей Казани, в нашем Татарстане. Разве есть хоть один человек, кто не знает известных личностей наших двух республик – композитора Рима ага Хасанова, автора множества стихов Рината Муслимова? Он сам сегодня в этом зале. Поаплодируем ему. Он всегда чувствует и самые счастливые мои моменты, и моменты печали. Как позвонит со своими мудрыми советами, пошутит, и у меня рассеиваются все печали. За это вам огромное спасибо, Ринат абый. У него есть своя филармония, он собирает молодых, наставляет их на правильный путь. Желаю вам здоровья и посвящаю эту свою песню вам, — говорит певица.

И, конечно, концерт Хании Фархи не мог состояться без ее многолетнего хита – «Альдермыша», песни, которая и сделала ее популярной. На своем последнем концерте она очень красиво представила ее зрителю.

— Дорогие друзья, для меня казанская сцена, московская или питерская – каждая из них особенная, у каждой есть своя аура. Но самая сложная, ответственная сцена для меня – в моем родном Татышлинском районе. Потому что там в зале сидят мои родные, моя мама, односельчане. А сегодня в зале — земляки моего мужа из Высокой Горы (смеется). Как невестка, я ответственна перед ними. Поэтому, если не спою «Альдермыш», они меня не простят. Желаю, чтобы мы всегда радовались жизни, ценили своих родных, свою родную землю, — сказала Хания апа.

«Мой зритель – самый большой подарок для меня»

Песню «Якын дустыма» певица посвятила испытанным временем друзьям.

— Спасибо, Казань, огромное тебе спасибо. Друзья, будьте счастливы. Любите своих близких, цените их, слушайте наши песни вместе! – пожелала она в завершение концерта.

Слова прощания со зрителем, которые оказались последними в жизни Хании Фархи, сейчас звучат особенно трогательно.

Профессия турында сочинение татарча

— Дорогие мои друзья, мои зрители. Хоть и не юбилей, в этом году мы решили вновь отметить мой день рождения вот так, концертом. И я ничуть не жалею об этом. Я провожу свой день рождения вместе с вами… Вы – самый большой, самый ценный подарок, который был дан мне в моей жизни.

Ребята, вам большое спасибо. Рафаэль – талант нашего народа, наш Муса (Маликов, саксофонист, – прим. ред.), приехавший из Германии, Гайса, который с малых лет был с нами. Ильнур – мой земляк, мой Фаннур из Мамадыша, Марсель из Казани, Фидаил из Лаишево, наш звукорежиссер Фарит Миннебаев, видеооператор Рустам. Всем вам огромное спасибо!

Сегодняшний мой день рождения запомнится. Он сохранится и в ваших сердцах. Пусть запомнится, останется на память. Пусть в наших сердцах станет больше тепла, дорогие мои соплеменники. Впереди нас ожидают прекрасное лето, наши Сабантуи. Мы искренне любим вас, Казань, до свидания, до следующих встреч!

27 июля 2017 года Хании Фархи не стало.

Интертат.Ру

  • Профилакторий лесная сказка первоуральск
  • Профессия психолог сочинение кратко
  • Профессия скульптора рассказ о профессии для детей
  • Проффи или профи как пишется
  • Профессия кота василия в сказке кошкин дом