Хокем алдыннан картинасы буенча сочинение якупов картинасы

сыйныф: 9 татар тркеме предмет: татар дбияты.тема: лотфулла фттаховны игеннр лгерде картинасы буенча сочинение язуга зерлек дресе.максат:

            Сыйныф: 9 ( татар төркеме )

            Предмет: Татар әдәбияты.

Тема: Лотфулла Фәттаховның “Игеннәр өлгерде” картинасы буенча сочинение язуга әзерлек дәресе.

Максат:

 1. Белем бирү максаты: Рәссам иҗаты турында белешмә бирү, картинаны аңларга өйрәтү.      Картина геройларының икмәккә карата мөнәсәбәтен билгеләү, игенче хезмәтенең иң борынгы, иң изге хезмәт икәнлеген искәртү.

  2. Үстерү максаты: Укучыларның фикерләү сәләтен, тыңлап аңлау,    диалогик һәм монологик      сөйләм күнекмәләрен үстерү.

3.Тәрбияви: Игенче хезмәтенә, җиргә мәхәббәт тәрбияләү.Экологик тәрбия.

  Җиһазлау: Презентация ( Рәссамның иҗат портреты. ”Игеннәр өлгерде” картинасы. Терәк сүзләр). Презентация “Иген кыры” . Аудиоязмалар:   җыр “Чайкала иген кырлары”, кошлар тавышы.  Башаклардан икебаналар.Тактада җир экологиясе темасына мәкальләр. Рәсем ясарга кәгазьләр, төсле буяулар.

(Укучылар өч төркемгә бүленеп утыралар) 

                                                  Дәрес барышы.

I.Оештыру:

1) исәнләшү, хәл сорашу;

2) уңай психологик халәт тудыру.

1 слайд.

II.Актуальләштерү.

Укытучы:

       Игенче хезмәтенең тарихы бик борынгы чорга барып тоташа. Кайсы гына чорны алсак та икмәк җитештерү – кешелек тарихының иң мөһим бурычларыннан берсе.

      Икмәк турында язучылар, шагыйрьләр генә түгел, рәссамнар да  матур-матур картиналар язганнар. Шулардан берсе – РСФСРның халык рәссамы, Татарстанның сәнгать эшлеклесе Лотфулла Фәттахов.  

2 слайд.

III.Яңа дәрес материалы.

     1)Укытучы Лотфулла Фәттаховның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирә.

3 слайд.

    Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Лотфулла Фәттахов Горький өлкәсенең Сергач районы Анда авылында 1918 елда туган. Башлангыч белемне ул туган авылында ала, “Яшь ленинчы” газетасына шигырьләр яза, яшьли үк рәсем ясарга хирыс була. 16 яшенә кадәр авыл мәктәбендә укыганнан соң, 1934 елда Казанга килә, һәм дусты, булачак рәссам Харис Якуповларда торып, сәнгать училищесына керү өчен әзерләнә башлый. 1935-1939 елларда әнә шул училищеда укый . Табигатьне генә түгел, кешеләр тормышының төрле якларын күзәтергә ярата, аеруча балаларның наян шуклыгын үзенең рәсемнәренә сюжет итеп ала, аларның бик җанлы самими образларын иҗат итә. Укуын тәмамлагач, Совет Армиясенә алына. Шунда хезмәт иткәндә, Бөек Ватан сугышы башлана. Каты сугышларның берсендә, контузия алып, әсирлеккә эләгә. Аңа, үлем лагереннан качып, үзебезнең якка чыгу насыйп була. Шуннан соң ул, сугыш беткәнче, кулыннан коралын төшерми. 1946 елда гына, демобилизацияләнеп, Казанга кайта һәм гомеренең ахырына кадәр шунда яши, Татарстан сәнгать фондында эшли.

4 слайд.

   “Туган ил турында җыр”, “Игеннәр өлгерде”, “Әни күрмәгәндә”, “Яңа бура”, “Сабантуй”, “Мулланур Вахитов”, “Шәһәрдән кайту” һ.б. картиналарын иҗат итә. Харис Якупов белән иҗат иткән “В.И.Ленин Татарстан АССР төзү турындагы декретка кул куя” дигән картина өчен СССРның Дәүләт премиясе белән бүләкләнә. «Татар халык әкиятләре» китабына (русча) ясаган иллюстрацияләре өчен 1958 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.
      Лотфулла Фәттахов – туган халкын, аның тормышын колачлы, масштаблы итеп сурәтләүгә һәвәс рәссам. “Сабантуй” – шундый киң полотнолы әсәр. Ул халкыбызның гадәт-йолаларын, мул тормышын, милли бәйрәмен бик реалистик күрсәтә.
      Рәсамның ачык фикере, гаять детальләп сурәтли белүе меңләгән күңелләрне яктылык белән сугара, буяуларның, төсләрнең табигыйлеге соклану тудыра.
      Л.Фәттахов 1960 – 1978 елларда РСФСР Рәссамнар берлеге идарәсе әгъзасы һәм аның сәркатибе вазифасын башкара. 1984 елда вафат була.
 Аның исеме белән Казанның Дәрвишләр бистәсендәге урам аталган.

5 слайд.

Укытучының кереш сүзе:

-Иген игү борын-борыннан изге, иң мөкатдәс, иң дәрәҗәле эш саналган. Алтын бөртекләрне җир куенына чәчәргә чыгар алдыннан, бабаларыбыз мунча кергәннәр, чиста киемнәр кигәннәр. Уракка төшәр алдыннан да шулай булган. Татар халкында иген игүгә, игенчеләргә багышланган бик күп мәкальләр бар.

(Бер укучы мәкальләр укый.)

   — Шагыйрьләребез игенче батырлыгын, хезмәтен зурлап матур-матур шигырьләр иҗат итәләр.

( Шигырь уку Г.Садә “Алтын бөртек рәхмәте” )

— Композиторларыбыз шигырьләргә көйләр язалар.  

IV.  Җыр “Чайкала иген кырлары” ( И.Шәмсетдинов музыкасы , Г.Латыйп сүзләре.  ) Презентация «Иген кыры».

Укытучы:

-Сез әле генә өлгергән иген кыры рәсемнәрен карадыгыз. Бу рәсемнәр сездә нинди хисләр уятты, нинди тәэсирләр калдырды? Мин сезгә шул хисләрегезне рәсемнәрдә чагылдырырга тәкъдим итәм. Сез дә иген басуы рәсемен ясап карагыз. Нинди төсләр кулланырсыз?

( Төркемнәрдә эш, укучылар төсле буяулар кулланып рәсем ясыйлар . Һәр төркем үзенең рәсеменә берничә җөмлә әйтә. Рәсемнәр тактага эленә.

V. “Игеннәр өлгерде “ картинасы буенча эш.  6 слайд.

Укытучы:

-Рәссам Лотфулла Фәттаховның “Игеннәр өлгерде” картинасын карагыз әле. Рәссам нинди төсләр кулланган?

 ( Укучыларның җаваплары: ачык төсләр, сары төс, алтын төс, ачык зәңгәр төс һ.б.)

 Бер укучы нинди төснең нинди мәгънә аңлатуы турында укый.

 6 слайд.

      Рәссам Лотфулла Фәттаховның “Игеннәр өлгерде” исемле картинасы 1952 елда иҗат ителә. Л.Фәттахов туган ил байлыгын, гади кешенең хезмәт шатлыгын, кеше тудырган матурлыкны чынбарлыктагыча тасвирлый. Туган ил табигатенең иң матур вакытын – басуларда игеннәрнең өлгереп килгән чагын гәүдәләндерә.

Укытучы:

— Картинаны игътибар белән укыгыз, табигатьне күзәтегез. Картинада елның кайсы вакыты сурәтләнгән ?

Укучыларның җаваплары:

— Картинада июль ае сурәтләнгән. Җәйге кояшлы көн. Күктә кояш балкый.

Укытучы:

— Тагын нәрсәләр өсти аласыз?    

— Ерак-еракларга җәелгән киң иген басуы, әйтерсең лә арыш басуы горизонтка барып тоташа.

— Арышлар мул булып өлгергән. Тук башаклар салынып тора. Каерылып уңган башаклар әкрен җилдә диңгез дулкыннарыдай салмак кына чайкалалар сыман.  

Укытучы:

-Арыш басуының аръягында ниләр күрәсез?

— Ерак – еракта зәңгәрсу урман, бик текә булмаган таулар  күренә.

Укытучы:

Күк йөзе турында нәрсә әйтергә мөмкин?

Аяз күк йөзе, ак болытлар гына йөзә.

Укытучы:

-Картинада катнашучы геройларга игътибар итегез. Алар нәрсә турында сөйләшәләр?

Укучыларның җаваплары:

— Игенчеләр басуга игеннәрне карарга килгәннәр, алар арышның өлгергәнме, юкмы икәнен тикшерәләр.

— Агроном арыш эченәрәк кереп, башакны лупа аша карый.

— Игенчеләр эшендә зур тәҗрибәсе булган бабай. Башакны учында уып, орлыкларны саный.

— Комбайнчы егет бабайның сөйләвен игътибар белән тыңлый.

— Ике бригадир, аның берсе – хатын-кыз, үзара нәрсә турындадыр сөйләшәләр.

Укытучы:

-Чынлап та, алар нәрсә турында сөйләшергә мөмкин? Әйдәгез әле тыңлап карыйк.

( Диалог. Һәр төркемнән укучылар чыгыш ясый )

Укытучы:

-Гомумән картина турында нәрсәләр әйтә аласыз?

Укучы:

-Бу картинадан үзенә күрә бер тынычлык, муллык сирпелә. Бу картинаны күзәтеп, күңелдә тик яхшы хисләр генә туа.

VI. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Иҗади эш.( төркемнәрдә)

Бирем: Буш урыннарга сыйфатлау һәм бәяләү элементлары өстәп чыгыгыз.

  Рәссам Лотфулла Фәттаховның “Игеннәр өлгерде” исемле картинасы туган ил табигатенең иң матур вакытын – басуларда игеннәрнең өлгереп килгән чагын гәүдәләндерә.
   Җәйнең кызу чагы җиткән: офыкта күксел рәшә уйный. _________(Арыш басуының аръягында ниләр күрәсез?)
    Бер читтән икенчесе күренми торган ________ (нинди?) арыш басуы алтын сары төскә кергән. ________________ (Игеннәр нинди? Тиздән уракка төшәрләр кебек, ни өчен?)
    Тук башаклары түбән иелгән арышлар ____________________ (нинди?) кояш нурлары астында тын калганнар. Алар _________ (нәрсәне?) сабырсызланып көтәләр төсле.
    Әнә бер төркем _________ (нинди кешеләр?) игеннәрнең өлгерүентикшерә. Аларның берсе __________ (нинди кыяфәттә?) нидер сөйли. ________(аны кемгә охшатасыз, кем дип уйлыйсыз?) Ягымлы йөзе елмаеп торган ____________ (нинди?) карт та, беләгенә кыр сумкасы элгән мөлаем йөзле бригадир кыз да, ______________ (тагын кем?) җитәкчеләре сөйләгәнне тыңлыйлар.
Бу образлар картинада шулкадәр табигый итеп бирелгән ки, аларны каршыңда басып торган тере кешеләр кебек хис итәсең. ______________ (сез мондый кешеләр белән горурланасызмы? Алар турында ниләр әйтә аласыз?) 

7 слайд.

Укытучы: Слайдтагы терәк сүзләрне файдаланып төзибез.
       Иң матур чак, күксел рәшә, зәңгәрсу урман, яссы таулар, алтын-сары төс, аяз күк, җәйге челлә, киң арыш  басуы, ягымлы йөз, мөлаем йөзле, хезмәт дәрте, зур уңышлар, икмәк байлыгы – ил байлыгы, хезмәт шатлыгы, кеше тудырган муллык, байлык, матурлык, каерылып уңган  игеннәр , тук башаклар, тәҗрибәле аксакал, агроном, бригадирлар , үз җиренең чын хуҗалары  һ.б.

    Бирелгән план нигезендә, терәк сүзләрне кулланып , картина буенча монологик сөйләм төзелә.

 VII.Йомгаклау. Үзбәя..

VIII. Өйгә эш. 1.Бирелгән план нигезендә сочинение язып килергә.

                        2. Иген кыры рәсемен ясарга.

3 класста әдәби уку дәресе.

Тема: Сугыш чоры балалары.

Азнакай шәһәренең 9 санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең I категорияле башлангыч класслар укытучысы Хөснуллина Рәмзия Миргазияновна.

Максат: Вакыйф Нуруллинның “Бүреләр, үгез һәм без”, С Рәхмәтуллинның “Сандыктагы хәзинә” әсәрләре ярдәмендә сугыш чоры балаларының фаҗигале язмышын аңлату.

Бурычлар: 1) Сугыш чоры балалары кичергән авырлыкларны әдәби образлар язмышы ярдәмендә аңлату;

2) Салават Рәхмәтуллинның “Сандыктагы хәзинә”, Ринат Мәннанның “Без музейга барабыз” әсәрләре арасында тел уртаклыгын эзләп табу күнекмәсен камилләштерү;

3) Тарихи үткәнгә ихтирам һәм сугыш чоры балаларына хөрмәт тәрбияләү.

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Регулятив (РУУГ): максат кую, план төзү, план буенча эш алып бару, нәтиҗәне бәяләү.

Танып белү (ТБУУГ): яңа информация туплау,  әсәрләр арасындагы охшаш, аермалы якларны билгеләү, анализлау , чагыштыру, классификацияләү.

Коммуникатив (КУУГ): үз фикереңне белдерү, башкаларныкын тану, партадаш күршең белән хезмәттәшлек итү.

Шәхси ( ШУУГ): эш гамәлләрне бәяләү, кызыксындырулы бәяләүне аңлату.

Материал: Әдәби уку: татар телендә башл. гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйн. Өчен д-лек, 2кисәк/Г.М. Сафиуллина, Ф.Ф. Хәсәнова. Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, 97-100 бит, дәфтәр, 57-59 битләр, өстәмә эш дәфтәре.

Җиһазлар: В Нуруллин, Р.Мәннән портретлары, китаплары, Мәснәви Хәйретдинов картинасы, С.Сәйдәшевның “Совет Армиясе маршы” аудиоязмасы, үгез, бүре рәсемнәре (слайд) ,сугыш чоры балалары ( фото- күргәзмә), видеоязма (слайдлар).

Предметара бәйләнеш: Әйләнә-тирә дөнья (тарих).

Эш формалары: Эзләнүле, фронталь, индивидуаль, парларда.

Дәрес барышы.

I. Дәресне оештыру, психологик уңай халәт булдыру.

Максат: Укучыларны уку эшчәнлегенә мотивлаштыру.

-Хәерле көн, укучылар!

Шушы кояшлы, матур көндә сезне кабат күрүемә мин бик шатмын. Сезнең барыгызга да күңел күтәренкелеге, уңышлар, сәламәтлек телим. Дәресебезне шат күңел белән башлап җибәрик.

II. Актуальләштерү.

Максат: Әби-бабайлар турында белемнәрне барлау.

  1. Өй эшен тикшерү. Сугыш турында М.Җәлилнең, Ф.Кәримнең ятлаган шигырләрен сөйләтү. Иң оста нәфис сүз остасын билгеләү.

  2. Сезгә әби-бабайларыгыз үзләренең бала чаклары турында ниләр сөйләгәне бар? Җавапларны тыңлау. Проект эшләре. (Слайд 2-5)

Сугыш … Күпме гомерләрне өзгән ул. 1941 нче елның 22 июнендә тыныч якты көндә хәбәр килеп төшә, фашист солдатлары сугыш башлаган.Бу сүзләрне ишеткәч, авыл халкының башына кара кайгы төшкән. Аналар елый-елый улларын, ирләрен сугышка озатканнар.Ир егетләр “ Борчылмагыз,без кайтырбыз” – диеп җырлап сугышка киткән.Кырда, басуда эшләү,тормыш алып бару,балалар карау,чәчү чәчү,ашлык уру кебек авыр эшләр хатын-кызлар,балалар тылдагылар җилкәсенә төшкән. Фронтка җибәрергә дип оекбашлар,бияләйләр бәйләгәннәр. Үзләренең ашарларына калмаса да барлык әйберләрне фронт өчен биргәннәр.

Ул чорда 13-14 яшьлек яшүсмерләр атлар караган. Ашарга юк, кияргә киемнәр булмаган. Аякларына чабата киеп, язгы пычракта калган черек бәрәңге җыярга йөргәннәр. Өйгә кайтканда чабаталары ертылып бетә. Ә иртәгесен мәктәпкә бара алмыйлар, чөнки аякларына кияргә бернәрсәдә булмый. Сугыштан хат килгәнен һәркем көткән.Ә иң кайгылысы кара хатлар, үлем хаты. Күп кенә ирләр хәбәрсез югалганнар, ә күпмесе пленга эләгеп газап чиккән.Ә күпмесе чит илләрдә күмелгән. Әледә хәбәрсез югалганнарның исемнәре табылып тора.

Нихаять, көткән Җиңү килә. Урамнардан солдатлар кайта.Кемнәрдер шатланган,ә кемнәрдер елаган.Чөнки әтиләре кайтмаган балалар әтиләрен көткәннәр, хатыннары ирләрен сагынганнар, юксынганнар.

Сугыш бетә, яралар төзәлә, ләкин күңелләрдә мәңге эз кала, хәтер кала.Әледә әбиләрнең, бабайларның күзләрендә яшь.Әбиләр, бабайлар “ Балакайлар, аллага шөкер тыныч яшибез, тормышлар имин, ашарга бар. Сезгә дә безнеке шикелле тормышлар күрергә язмасын,”- диләр.

Безнең ветераннарыбыз, тылдагылар тормышларыбыз имин булсын дип безнең өчен, киләчәк буын өчен тырышканнар. Без аларның бу җиңүләре белән горурланабыз.Аларны онытырга безнең хакыбыз юк!

III. Уку мәсьәләсен кую.

Максат: “Яңа белем ачу” өчен кирәк булган материалны табу, кайсы укучының кайда кыенлык кичерүен ачыклау, күзәтүчәнлек сыйфатлары тәрбияләү .(Слайд 6-11)

Әйе , укучылар 1941 нче елны сугыш башланды. Дәһшәтле еллар афәтен һәр гаилә кичерде. Күп аналар тол калды, улларын һәм кызларын югалтты. Сугыш тирән яра калдырды, йөрәкләргә әрнү салды. Таза ир-атларны сугышка алдылар, авылда эшләрдәй кеше калмады. Бөтен эш бала-чагага, карт-корыга калды. Җир сукаларга атлар калмады.Җирне үгезләр ярдәменә эшкәрткәннәр.

— Әдәби уку дәресләрендә без ни белән шөгыльләнәбез?

Көтелгән җавап. Әсәрләр укыйбыз.

— Әсәр ничек туа?

-Әсәрнең эчтәлеген табу- әдәби уку була. Әсәр эчтәлегенә сюжет, тема, авторның укучыга әйткән фикере керә.

Укучылар хәзерге тормыш белән сугыш чорын рәсемнәрдән чагыштырып карагыз әле.

IV . Уку мәсьәләсен чишү.

Максат: Авырлыкны чишү юлларын билгеләү, тарихи үткәнгә ихтирам һәм хөрмәт тәрбияләү.

Элеккеге замандагы тормыш-көнкүреш әйберләре турында укучылар аз белә.

Иске әйберләрне күрсәтү, слайдтан карап, юнәлеш бирү. (Слайд 12- 13.)

V. Яңа материалны аңлату.

Төркемнәрдә киңәшегез әле, әсәрне укыганда эшне ничек оештырырбыз икән?

Көтелгән җавап.

-Әсәрне гөҗләп тиз һәм аңлап укырбыз.

-Әдәби әсәрнең исеменә игътибар итәрбез.

-Әсәрнең ни турында булуын-темасын ачыкларбыз.

-Авторны истә калдырырбыз.Аңлашылмаган сүзләрне ачыкларбыз. (аңлатмалы сүзлектән табарбыз)

-Катнашучыларны табарбыз.Аларның гамәлләренә бәя бирербез.

-Авторның укучысына җиткерергә теләгән фикерен табарбыз.

Искәрмә. Әсәрне өйрәнү ысулы тактага язып куела.Укучылар хор белән, бер-берсенә, үз-үзләренә ысулны кабатлыйлар.

1.Максат: В. Нуруллин иҗаты белән таныштыру.(Слайд14.)

Вакыйф Нурулла улы Нуруллин — татар язучысы, Татарстанның һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре. Вакыйф Нуруллин Югары Әшнәк авылында туа. Олы Солтан авылындагы урта мәктәпне тәмамлагач, армия хезмәтендә булып кайта. Аннан  татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә, аның соңгы курсында укыганда (1961) “Совет әдәбияты” журналы редакциясенә эшкә алына.В.Нуруллин баш редакторы итеп билгеләнә. Вакыйф Нуруллин 60нчы еллар башында үзенең кызыклы һәм үзенчәлекле хикәяләре белән матбугатта күренә башлый. Аннары тәүге күләмле әсәре булган “Шинельсез солдатлар” повестен яза. Әдәби җәмәгатчелек һәм укучылар игътибарын тойган язучы тагын да дәртләнебрәк иҗат итә башлый, шуннан соң аның бер-бер артлы “Күпер чыкканда”, “Әгәр син булмасаң”, “Аккан су юлын табар”, “Яшьнәп үткән яшьлек”, “Һәлакәт” һ.б. повестьлары дөнья күрә. В.Нуруллинның әсәрләре дә тәрҗемә ителеп, һәм нәшриятларында күп мәртәбәләр басылып чыкты. Аның әсәрләре буенча кызыклы телефильмнар да куелды.

2. В.Нуруллинның “Бүреләр, үгез һәм без” әсәре белән танышу.(Слайд 15.)

3. Сүзлек өстендә эш. (Слайд 16.).

Кубатура— кубик миллиметр (сантиметр, метр) белән үлчәнә торган күләм зурлыгы;

Эңгер-кичен һәм таң атканда була торган ярым караңгы вакыт.

Каһәр-каргыштан килгән җәза, каты ачу;

Рычаг-таяну ноктасы тирәсендәге әйләнеп, кечерәк көч белән йөк күтәрү һәм авыр эш башкару җайланмасы;

НАТИ— трактор маркасы;

Түмәркә-ботаклы утын түмәре.

  1. Фразеологик әйтелмәләр сүзлеге белән эшләү. (Слайд 17.) Сүзтезмәләрнең мәгънәсен ачыклау.

Чәчләре үрә тора— нык курку;

котым алынды — бик нык курку, куркыту;

бала йоннарым кабара — ачуы чыгу, салкыннан туңу.

5.Чылбыр тәртибендә уку. Әсәрдәге катнашучыларны табу.(Тактада һәм дәфтәрдә түбәндәге схема языла –эшчәнлек эчтәлеге модельләштерелә.) (Слайд 18.)

1619384 11619384 21619384 31619384 41619384 5 Катнашучылар

Мәхмүт Гәрәй автор үгез бүре укучы( әсәрне укучы)

Сорауларга җавап бирү.

-Нигә әтиләрен чакырмый соң бу малайлар? Ник урманга үзләре генә килгәннәр?

— Алар утынны нәрсәгә төйи: атка, сыерга, үгезгә, машинага, тракторга.

6. Үз фикереңне әйт. Үгезне тасфирлаган урыннарны табып уку.

Малай үгезне нәрсә белән чагыштыра?

7.Парларда эш. Буре турында язылган юлларны тап. Партадашыңа укып күрсәт.

Бүрегә тасфирлама төзе.

Модельләштерүне дәвам итү.(Слайд 19.)

1619384 61619384 71619384 81619384 91619384 101619384 11 Катнашучылар

М1619384 121619384 131619384 121619384 151619384 161619384 17 әхмүт Гәрәй автор үгез бүре укучы -без

т1619384 181619384 191619384 201619384 21 ырыш эшчән балачагын искә дуамал ерткыч тарихны

төшерә баһадир усал белү

Укучылар хикәянең ничек тәмамлануын, малайларның авылга ничек кайтуларын беләсегез килсә, китапханәдән Вакыйф Нуруллинның “Иркен минем туган илем” китабын алып укыгыз.

VI. Ял минуты (Слайд 20.)

С. Сәйдәшевның “Совет Армиясе маршы”н тыңлау (хәрәкәтләр ясау) .

VII. Белемнәрне беренчел ныгыту. (Слайд 21.)

Максат: Өстәмә материал белән эшләү күнекмәсе булдыру.

“Музей йорты” на сәяхәт. Мәснәви Хәйретдиновның “Шомырт исе килә” картинасы буенча эш. Мәснәви Хәйретдиновның “Шомырт исе килә” картинасында табигатьнең иң матур — шомыртлар чәчәк аткан чоры сүрәтләнгән. Шушы матурлыкны тагын да тулыландырып, чәчәкләр арасында ике кыз утыра. Картинаны карагач алган беренче тәэсирләр.(Төркемнәрдә эш.Бер төркем икенче төркемгә сорау бирә. Сорау –җавап уены.)

-Көн нинди?

-Нинди исләр тойдыгыз?

-Ни өчен кызлар хәрби киемнән?

-Картинада хәрәкәт сизеләме?

-Картина белән марш арасында нинди уртаклык бар?

-Картинаның исеме буенча кайсы чор тасвирлануын аңлатып буламы?

-Моның өчен кайсы детальләргә игътибар итәргә кирәк?

-Сугыш чоры сүрәтләнүен каян белдегез?

-Кызлар атышлар тынып торган арада ял итәргә туктаганнардыр, минемчә. Минем белән килешәсезме укучылар?

(Рамка белән эш) Ерак түгел бер ат та утлап йөри. Тыныч вакытта ашап калырга уйлаган, ахры. Кызлар бирегә ат белән килгән.

VIII. Өйрәнгәннәрне ныгыту күнегүләре.

Максат:Алган белемнәргә таянып парларда эш күнекмәсе булдыру.

Укучылар, менә мин сезгә тагын бер язма укыйм.

Әниебез көне-төне басуда булган. Без аларның артыннан тырма белән башак җыеп йөрдек. Ашарга ипи юк иде. Өшегән бәрәңге ашадык. Он заты күрмәдек. Өскә-башка юк, киндер күлмәк киеп йөри идек. Аягыбызда чабата. Әни, үзебезнең сыерны җигеп, симәнә ташыды. Печән чаптык, көчебез җитми иде. Язарга ручка юк. Перо белән китапның чиста битенә яза идек. Укырга мөмкинлек булмады. Ашлык суктык. Төнлә дә эшләдек .

Нәтиҗә: Димәк сугыш чорында авыл җирендәге эш хатын-кызлар, балалар кулында булган.

IX. Парларда эш. (Слайд 22.)

1,3 пар дәфтәрдән С Рәхмәтуллинның “Сандыктагы хәзинә” шигырен укып биремнәрне үти.

2, 4 пар Р Мәннанның “Без музейга барабыз” шигырен укып, сорауларга җавап бирә.

X. Эшчәнлекне бәяләү (рефлексия). (Слайд 23.)

Максат:Укучылар эшчәнлекне ничек башкаруларын , белемнәрне үзләштерүләрен аңлаулары.

Күз саламын әби сандыгына

Ачамын да барлыйм узганы.

Чиккән калфак, чулпы тәңкәләрдә-

Йөз аклыгын күркәм халкымның, -дигән шигъри юлларны уку, сорауларга җавап бирү.

-Шигырь кайсы әсәргә ошаган?

XI . Йомгаклау.

Максат: Үзеңнең эшчәнлегеңә дөрес бәя бирү

Укучылар, сез бүгенге дәрестә үзегез өчен нинди яңалык ачтыгыз?

-Кемгә кайсы шигырь, әсәр ошады? Ни өчен?

-Яңа белемне кайда куллана алабыз?

-Дәрестә сезнең нәрсә бик яхшы, нәрсә авыррак килеп чыкты?

-Үткәннәр, сугыш чоры турында тагын ниләр беләсегез килә?

XII. Өй эше. Сайлап алу ысулы белән тәкъдим ителә. (Слайд 24.)

1) “Сандыктагы хәзинә” шигыреннән үзеңә иң ошаган өлешне сайлап алып, сәнг. итеп укырга;

2) “Без музейга барабыз” шигырен ятларга;

3) “Минем бабам сугышта катнашкан” исемле кечкенә хикәя язарга.

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wiki.hereiszyn.com.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аллаһияр Вәлиуллин latin yazuında])

Аллаһияр Вәлиуллин
Хокем алдыннан картинасы буенча сочинение якупов картинасы
А.Г. Вәлиуллин (1924-1972)
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Аллаһияр Гарифулла улы Вәлиуллин

Туу көне

5 июль 1924

Туу урыны

ТАССР Мамадыш кантоны Байлар Сабасы

Үлү көне

18 сентябрь 1972 (48 яшь)

Үлү урыны

Казан

Эшчәнлек еллары

Дәүләт

Русия байрагы

Һөнәрләр

композитор

Жанрлар

җыр, поэма, балет, опера

Хезмәттәшлек

ТАССР симфоник оркестры

Бүләкләр

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены

Милләт

татар

Википедиядә Вәлиуллин фамилияле башка кешеләр турында да мәкаләләр бар.

Аллаһияр Вәлиуллин, Аллаһияр Гарифулла улы Вәлиуллин, рус. Валиуллин Аллагиар Гарифуллович (1924 елның 5 июле, ТАССР, Мамадыш кантоны, Байлар Сабасы — 1972 елның 18 сентябре, Казан) — композитор, ССРБ композиторлар берлеге әгъзасы (1955). Бөек Ватан сугышында катнашкан.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хокем алдыннан картинасы буенча сочинение якупов картинасы

1924 елның 5 июлендә ТАССР Мамадыш кантоны (хәзерге Саба районы) Байлар Сабасы авылында крестьян гаиләсендә туган. Ике яшьтән бабасы тәрбиясендә кала. 1939 елда Саба мәктәбенең 9 сыйныфын төгәлләп, Казан музыка укуханәсенә укырга керә. Башта торба классында,соңыннан теория-композиторлык бүлегендә Ю.В. Виноградовта (1907-1983), М.А. Юдинда (1893-1948) шөгыльләнә.

Бөек Ватан сугышында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1942 елдан Кызыл гаскәр сафында. Сталинград фронтында сугышларда катнаша, контузия ала, яралана. 1944 елда сугыш инвалиды буларак, хәрби хезмәттән җибәрелә.
1944-1946 елларда яңадан Казан музыка укуханәсендә композиция буенча профессор М.А. Юдинда шөгыльләнүен дәвам итә.

Сугыштан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1946 елда, сәламәтлеге начараеп, Ташкәнткә күчәргә мәҗбүр була. Шул ук елны Ташкәнт дәүләт консерваториясенә (Б.Б. Надеждин классы) укырга керә. 1948 елда Казан дәүләт консерваториясенә (КДК) күчә һәм 1952 елда аны (А.С. Леман (1915-1998) классы) тәмамлый.

1952 елдан Казанда Халык иҗаты йортында методист, Бөтенроссия хор җәмгытенең Татарстан бүлеге өлкән методисты [1].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан музыка укуханәсендә укыганда татар халык җырларын эшкәртә, Фатих Кәрим, Нур Баян, Хәй Вахит, Әнәс Камал, Зәки Нури һ.б. татар шагыйрьләренең сүзләренә җырлар иҗат итә. Гомер буе җыр жанрына тугърылыклы кала. Композиторлар берлегенә әгъза итеп алырга, А. Вәлиуллинның иҗатын югары бәяүләүче Салих Сәйдәшев тәкъдим итә.

  • Симфоник әсәрләр язуга да игътибар бирә. Иң беренче язган «Бәйрәм увертюрасы», Казан консерваториясен тәмамлаганда язган диплом эше — «Дөнья сугышны җиңәр», «Спасс күтәрелеше», «Симфоник биюләр» исемле симфоник поэмалары бар.
  • 1957 елда Мәскәүдә узган Татар сәнгате һәм әдәбияты декадасында А. Вәлиуллин симфонияләре уңыш казана.
  • «Спасс күтәрелеше» — композиторның иң яхшы әсәрләреннән берсе. Беренче редакциясе 1958 елда, икенче редакциясе 1964 елда иҗат ителгән. Поэмада 1861 елның апрелендә Спас өязе Бизнә авылында крестьяннар күтәрелеше турында сөйләнә.
  • «Яшьлек» симфоник поэмасы рәссам Лотфулла Фәттаховның шул исемдәге картинасы буенча язылган.
  • ТАССР симфоник оркестры репертуарына «Симфоник биюләр» кертелгән.
  • Кави Нәҗминең «Язгы җилләр» романы буенча опера яза (Р. Хисамов либреттосы). 2нче редакциясе 1966 елда иҗат ителә.
  • Татар академия театрының күп кенә музыкаль-драматик спектакльләренә музыка яза: «Алдар Хәсән» (С.М. Хөсни), «Маякчы кызы» (Гариф Гобәй повесте буенча Г.К. Хөсәенов куелышында) һ.б.
  • Тынлы оркестр өчен күп кенә инструменталь әсәрләр, ике кыллы квартет авторы.
  • 1971 елда Тәтеш педагогия техникумында студентлар хоры оештыра һәм аңа җитәкчелек итә.

Төп әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Язгы җилләр» операсы (Кави Нәҗми романы буенча Р. Хисамов либреттосы, II редакциясе – 1967)
  • «Агыйдел» балеты (Байдәүләтов либреттосы, 1нче картинасы – 1955 елда)
  • Увертюра
  • «Дөнья сугышны җиңәр» симфоник поэмасы (1952)
  • Симфония (1956, 1972)
  • «Спасс күтәрелеше» симфоник поэмасы (I редакция – 1958, II редакция – 1964)
  • «Студент Ульянов» кантатасы (1963)
  • Яшьлек симфоник поэмасы (I редакция – 1964, II редакция – 1967)
  • Симфоник биюләр
  • Ике кыллы квартет
  • Кыллы квартет өчен сюита

Дискография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1962 «Симфоническая музыка татарских композиторов». Апрелев грампластинкалар заводы. ТАССР симфоник оркестры башкаруында «Спас күтәрелеше» симфоник поэмасы кергән (дирижер И. Шерман)[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1957 РСФСР Югары шурасы Мактау кәгазе
  • 1971 Хезмәт Кызыл Байрагы ордены

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1993 елда Саба балалар сәнгать мәктәбенә Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исеме бирелгән [3].

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. Казань, 1985.
  2. А. Валиуллин. Наша Родина. Песни. Казань, 1972.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • А.Г. Вәлиулллин «Милләттәшләр» сайтында
  • А.Г. Вәлиуллин «Татар иле» мәгълүмати-ресурслы татар социаль челтәрендә(үле сылтама)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Холодное сердце 2 рассказ олафа о анне и эльзе
  • Хоккей по английски как пишется по английски
  • Хозяин валдая рассказы о всякой живности
  • Холли и лелеяли как пишется
  • Холодное сердце сказка гауфа слушать