Х якупов хокем алдыннан картинасы сочинение на татарском языке кратко

Татарстан республикасы сарман муниципаль районы икенче номерлы лил урта гомумбелем бир мктбе кренекле рссам харис якупов 7нче сыйныфны рус тркеменд

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ САРМАН МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ИКЕНЧЕ НОМЕРЛЫ ҖӘЛИЛ УРТА ГОМУМБЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

                     «Күренекле рәссам Харис Якупов»

                   (7нче сыйныфның рус төркемендә татар әдәбияты дәресе)

                                                                 Үткәрде:

                                                                                           укытучы Шәйдуллина

                                                                                         Ландыш Камил кызы

Максат. Рәссам Харис Якупов тормышы   белән таныштыру, иҗат ителгән картиналарына күзәтү ясау; уку һәм сөйләм күнекмәләрен үстерү, тема буенча лексиканы активлаштыру; Татарстанның данлыклы уллары, кызлары белән таныштыруны дәвам итү аша милли горурлык тәрбияләү.

Тибы: лексик күнекмәләр формалаштыру.

Методы: эзләнү эшчәнлеге, сүзлек белән эш, үзара сөйләм, текст күнегүләре.

Материал: Р.З.Хәйдарова. Татар теле.Татарский язык. 7 нче сыйныф өчен дәреслек.

Җиһазлау: Х.Якупов портреты, М. Җәлил батырлыгы турында сөйләүче китаплар күргәзмәсе, компьютер   программасы, методик кулланма, «Хөкем алдыннан» картинасы күчерелмәләре, картина турында белешмә.

                                                            Дәрес барышы

I.  Оештыру өлеше.

 1. Дәрескә әзерлекне тикшерү.

 2. Уңай психологик халәт тудыру.

      » Ә син?» уен-энергизаторы.

3. Дежур укучы рапорты.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

Ишетеп аңлау күнегүләре.

а)  Прослушайте и укажите  слово, лишнее в логическом ряду.

                      Музыка, җыр, артист, концертлар, дәрес, сәхнә.

б)  Прослушайте и укажите  количество слогов в словах.

Дөнья, тәүлек, сәхнә, ышаныч, театр, бию, рәсем, рәссам, сәнгать.

в)  Назовите числительные.

                     3, 58, 10, 50, 80, 800, 500,  1358, 10358.

г)  Прослушайте и скажите на русском языке.

                     Татарстанның халык артисты-

                     Татарстанның һәм Россиянең халык артисты-

                     Танылган биюче-

Акыл штурмы-«Кем тизрәк?» уены.

Кагыйдәләрне искә төшерик: сорауларга тиз, төгәл һәм кыска җаваплар бирергә кирәк.

1. Сара Садыйкова ничәнче елда,  кайда туа?

2. Сара Садыйкованың музыкага сәләте кемнән килә?

3. Сара Садыйкова эшләгән труппаның исеме  ничек?

4. Гөлшат Зәйнәшева сүзләренә язылган җыры ничек атала?

5. Сара Садыйкованың тормыш иптәше кем?

6. Сара Садыйкова композитор гына түгел, ә ……..

7.Илһам Шакиров кайда туган?

8.Ул гаиләдә ничәнче бала була?

9. Халык   Илһам Шакировны ни өчен ярата?

10.Ирек Мөхәммәдев кайда, кайчан туа?

11. Ирек Мөхәммәдев ничә яшьтә бии башлый?

12. Ирек Мөхәммәдев кайсы театрда 9 ел эшли?

III. Темага килү.

        -Укучылар, без сезнең белән соңгы арада дәресләребездә сәнгать диңгезендә йөздек. Сәнгать төрләре турында сөйләштек. Санап чыгыйк әле. (Җыр сәнгате, бию сәнгате).  

Тактага карап бүгенге дәреснең темасын әйтеп карыйк әле. (Рәсем сәнгате).

Дөрес укучылар, без сынлы сәнгать күгендә  якты йолдыз булып янучы  СССРның халык рәссамы, Дәүләт һәм Тукай, Репин  премияләре  лауреаты Харис Габдулла улы Якупов иҗаты белән танышырбыз (рәсеме эленә). Сезнең алда татар халкының тагын бер асыл улы, укучылар. Аның мактаулы исемнәре шул хакта сөйли. Дәфтәрләрне ачып бүгенге числоны, теманы язып куйык. (Дәфтәрләрдә эш)

IV.Уку мәсьәләсен кую.

   а) 1. — Укучылар хәзер дәреслекләрнең 148нче битен ачыгыз һәм 1 нче күнегүне табыгыз.  Күнегүнең  биреме нинди?   

     Сынлы сәнгать, табигатьне күзәтү, беренче әсәрләре, тормыш мәктәбе, сугыш вакытында, атаклы картинасы   сүзтезмәләрен транскрипция тамгалары белән язу (бирем тактада һәм урыннарда язмача үтәлә).

      2. Бирем үтәлешен тикшерү, сүзләрне берничә кат уку.

б) Сүзлекләрдә эш.

     1. Текстны аңлар өчен  безгә  тагын берничә сүзтезмәгә игътибар итәргә кирәк. Аларны мин тактага язып куйдым. (Дәреслекләрдә 149 нчы бит, 2нче күнегү). Сез аларны сүзлек дәфтәрләрегезгә язып куегыз. Тәрҗемә итәргә кирәкми.

                                                  Сүзлекләрдә эш.

                            Сынлы сәнгать   студиясе-          

                            Казан сәнгать  училищесы-

                            Бөек  Ватан сугышы-

                            Авыр тормыш мәктәбе-

                            Графика өлкәсе-

                            Китап графикасы-

                            Татар халык иҗаты әсәрләре-

                            Портрет остасы-  

                            Пейзаж остасы-

   V. Өй эшен тикшерү.Төркемнәрдә эшләү.

 1.Өй эшен тикшерү мондый тәртиптә булачак. Соңгы дәрестә һәр төркем интернет материаллары буенча презентация ясарга алынган иде.  Хәзер шушы сүзтезмәләргә аңлатма биреләчәк.. Әгәр сез сүзтезмәнең тәрҗемәсен белеп алсагыз, карандаш белән  дәфтәрләрегезгә язып барыгыз.  Соңыннан тикшерерсез, дөрес булмаса, төзәтерсез.

  2. Төркемнәрнең   чыгышлары (компьютер экраннарында слайдлар рәвешендә язулар һәм рәсемнәр белән күрсәтелеп бара. Тикшерү өчен шул ук материал соңгы бер слайдта рус телендә дә бирелә).

                          1. Сынлы  сәнгать   студиясе, Казан сәнгать  училищесы, Осокин йорты;

                          2. Бөек Ватан сугышы, авыр тормыш мәктәбе.

                          3. Портретист, пейзажист.

                          4. Графика өлкәсе, китап графикасы.

                          5. Татар халык авыз иҗаты әсәрләре.

                          6. Дәүләт премиясе, Тукай  премиясе, Репин премиясе.

       3.  Эшне тикшерү. Нәтиҗәләр ясау.

       4. Дөрес укуга хәзерлек күнегүләр.

VI. Текст өстендә эш.

        Текстны уку: эчтән.

        Бирем буенча: тексттан соң бирелгән сүзләрне текстта табу һәм билгеләп кую.

        Текстны кычкырып  уку.

        Бирем үтәлешен тикшерү: сүзлек сүзләре кергән җөмләләрне уку.

        Тәрҗемә эше: шул җөмләләрне тәрҗемә итү.

        7 нче күнегү биреме буенча түбәндәге җөмләләрне табып уку:

               1) Харис Якуповның мәктәп еллары турында.

               2) Харис Якуповның Бөек Ватан сугышында булуы турында.

               3) Харис Якуповның иҗаты турында.

               4) Харис Якуповның бүләкләре турында.

VII.   Ял  моменты.

VIII.    Белемнәрне ныгыту.

       1.  Харис Якуповның картиналарына репродукцияләр белән танышу һәм исемнәрен дәфтәрләргә язу.  (Слайдлардагы картиналар белән танышу).

«Иделдә яз»

«Таң»

«Чаллы чибәрләре»

«Сирин  чәчәкләре белән натюрморт»

«Хөкем алдыннан»

      2.Үзара сөйләшү.

  -Укучылар, күргәнегезчә, Харис Якуповның иҗаты күпкырлы, язган картиналары да күп. Әйдәгез, шулар хакында диалоглар төзеп карыйк. Диалогның схемасы 10 нчы күнегүдә бирелгән.  

— сорау

— җавап

-гаҗәпләнү

-сорау

-җавап

    3. (Рәсемнәр таратыла). Укучылар, сезнең алда  Харис Якуповның «Хөкем алдыннан» картинасы. Картина турындагы җөмләне тексттан табып укыгыз әле.

  Картина буенча сорауларга җавап бирү.

   — Картинада кемнәр тасвирланган?

   — Уртада басып торучы горур(гордый) көрәшче сезгә таныш түгелме?

   — Әйе, укучылар, бу герой шагыйрь Муса Җәлил. Без аның исемен йөрткән бистәдә яшибез.  Геройлар җырларда, поэмаларда, картиналарда яшиләр. Димәк, шулай итеп яшәргә омтылырга кирәк, укучылар.

  X.  Дәрескә йомгак.

          Без бүген нинди сәнгать төре турында сөйләштек. Кем иҗаты белән якыннан таныштык? Сез дәрестә ничек эшләдегез?(Билгеләр кую).

     — Бу рәсемнәр сезгә бүгенге  дәрес истәлеге булсын. Бу картина турындагы  мәгълүмат белән дә танышыгыз.

XI. Өй эше бирү.

Өй эше мондый:  1 нче вариантка: икенче дәрескә картина турында әңгәмәгә әзерләнергә;

                              2 нче вариантка:  дәреслектәге материалны сәнгатьле укырга.

  .

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫН УКЫТУДА ПРЕДМЕТАРА БӘЙЛӘНЕШ

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ РӘСЕМ СӘНГАТЕ

Язучы биографиясен өйрәнгәндә аеруча еш кына һәм киң кулланыла торган сәнгать төрләреннән портретлар, картина репродукцияләре. Күрсәтмәлелекнең бер төре булган портрет сәнгате кешенең тышкы кыяфәтен, йөзен дөрес һәм төгәл тасвирларга, аның асылына үтеп керергә, катлаулы эчке дөньясын тулырак чагылдырырга ярдәм итә.

Язучының биографиясен аның иҗат юлыннан аерым өйрәнеп булмый. Иҗатының төрле чорында язучының тышкы һәм эчке кыяфәте төрлечә була. Аның эчке дөньясында барган үзгәрешләрне аңламый торып әсәрнең идеясен, стиль нечкәлекләрен, фикерен һәм хәтта тел үзенчәлекләрен аңлавы читен.

Язучы тормышының төрле чорын тасвирлаучы картина-портретлар (портретлар сериясе) аның рухи дөньясында чагылган үзгәрешләрне сиземләргә булыша. Мәгълүм булганча, бер портретны пассив күзәтү генә укучыга тулы белем бирми, бары тик аңа аз-маз тәэсир генә итә.

Кешелек җәмгыятенең алдынгы вәкилләре тормышның әшәкелекләрен фаш итеп кенә калмадылар, киләчәк буыннарга тапшыру өчен бөтен матурлыкны мәңгеләштерергә омтылдылар.

XIX гасыр ахырындагы рус чынбарлыгының гүзәл күренешләреннән берсе Л.Н.Толстой булды. Аның бай һәм эчтәлекле тормышы күп кенә рәссамнарны бөек фикер иясенең җанлы образын тудырырга рухландырды. Алар мәшхүр сүз остасының портретын иҗат иткәндә аның тышкы кыяфәтен чагылдыру белән бергә бөтен эчке дөньясын, рухи байлыгын сурәтләргә омтылдылар.

Тәҗрибәле рус әдәбияты укытучылары Л.Н.Толстойның катлаулы тормыш юлын өйрәнгәндә И.Е.Репин, И.Н.Крамской, Н.Н.Ге, М.В.Нестерев, Л.О.Пастернак һ.б. портрет-картиналарның бай сериясеннән нәтиҗәле файдаланалар. А.С.Пушкинның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнгәндә И.Е.Репин, И.К.Айвазовский, Н.Н.Ге, П.Ф.Соколов, Н.И.Наумов, И.И.Бродский һ.б. портрет-картиналары укытучыга ярдәмгә килә.

Шуны хәтердән чыгарырга ярамый, портрет язучыны гына түгел, рәссамның үзен дә характерлый, иҗтимагый тормышка, кешеләргә, төрле вакыйгаларга мөнәсәбәтен, тормыш позициясен, дөньяга карашын чагылдыра. Портрет кешене танып белү чарасы булганлыктан теге яки бу язучы тормышы һәм эшчәнлегенең төрле якларын укыту процессында тирәнрәк үзләштерергә укучыга ярдәм итәргә тиеш.

Язучы портретын кулланып уздырылачак дәрескә хәзерләнгәндә төп шартларның берсе – аны дөрес сайлау һәм дәрестә әдип шәхесен аеруча төгәл һәм дөрес тасвирлаган иҗат җимешләреннән нәтиҗәле файдалану.

Татар рәсем сәнгате Октябрь инкыйлабыннан соң гына киң иҗат мөмкинлекләре алды. Татарстанда һәм илебезнең башка төбәкләрендә иҗат итүне төрле милләт рәссамнары татар сүз осталарының портретын, аларга багышланган картина, бюст, һәйкәлләр тудыруда актив эшчәнлек алып бардылар һәм алып баралар. 1926 елда П.П. Беньков, татар язучыларыннан беренче буларак, Галимҗан Ибраһимов портретын иҗат итте. 1927 елда Дмитрий Красильников язган Хәсән Туфан портреты дөнья күрде. Шул еллардан соң татар сүз осталарының уңышлы иҗат ителгән берничә дистә портреты туды. Бу портретларның шактыен язучылар биографиясен өйрәнү дәресләрендә укучыларга күрсәтеп үтәргә, алар буенча эшлекле әңгәмә үткәрергә була. Мондый портретлар тудырган рәссамнарның кайберләрен карап үтик.

Г.Тукай портретын иҗат иткән рәссамнар: Х.Якупов, Е.Симбирин, Л.Фәттахов, Р.Имашев, Ф.Әминев, М.Рәхимов һ.б.

Г.Ибраһимов портретын тудыруда Л.Фәттахов, П.П.Беньков, Р.Имашев, И.Хәнтимеров, М.Рәхимов кебек рәссамнар зур өлеш кертте. М.Җәлил портретын тудыруда С.А.Ратницкий, Е.Симбирин, В.Скобеев, В.Маликов кебек рәссамнар актив эшләделәр.

Татарстан китап нәшрияте Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Ф.Әмирхан, Г.Камал, Һ.Такташ, Х.Туфан, К.Тинчурин, Ф.Кәрим һ.б. әдипләрнең тормыш юлы һәм иҗатына багышлап төрле төсле плакатлар бастырып чыгарды. Кереш дәресләрдә аларны да уңышлы кулланырга мөмкин.

Рәссамнар татар әдипләренә багышлап берничә дистәгә якын художестволы картиналар да иҗат иттеләр. Алар арасында түбәндәгеләр бар: В.Куделькин “Тукай Кырлайда”, “1941 ел. А.Алиш- Кызыл Армия сугышчысы”, А.Соколовский “Авыру Тукай янында”, Х.Якупов “Хөкем алдыннан”, “Муса Җәлил төрмәдә”, Г.Житков “Тәрбиягә кем бала ала?” һ.б. Укытучы әдәбият дәресләрендә теге яки бу фикерне тулыландыру, конкретлаштыру, дәреснең эмоциональ тәэсир итү көчен арттыру максатыннан чыгып аерым картиналарга мөрәҗәгать итә.

Язучы портретын, аерым картиналарны әдип биографиясен өйрәнгәндә, кереш дәресләрдә, әдәби әсәрләрне анализлауга багышланган дәресләрдә, йомгаклау дәресләрендә дә кулланырга мөмкин.

Биография өйрәнү дәресләрендә портрет һәм картиналар белән эш иткәндә укытучы алдына түбәндәге таләпләр куела: дәрес өчен зур осталыку белән эшләнгән, әдипнең эчке дөньясын, хыялларын, омтылышларын ачырга булышырлык, балаларның белем дәрәҗәләренә, яшь үзенчәлекләренә туры килерлек, педагогик бурычларны тормышка ашырырга ярдәм итәрлек портрет һәм картиналар сайлау; теге яки бу портретны, картинаны дәрестә кулланыр алдыннан башта игътибар белән “укып чыгу”, аны дәреснең кайсы этабында, ничек файдаланырга мөмкин булуын ачыклау.1

Язучы портреты гадәттә бөтен иҗатын өйрәнү дәвамында сыйныфта эленеп тора, үзләштерелә торган уку материалының характерына карап укытучы портрет турында укучылар белән алып барыла торган әңгәмән, аңлатуны үзе кирәк тапкан вакытта оештыра. Портретны демонстрацияләгәндә аңа тарихи-көнкүреш коммента-рийлары бирелә, язучы әсәрләреннән, замандашлары истәлекләреннән өзекләр укыла, рәссам турында кыскача белешмәләр китерелә. Комментарий үз нәүбәтендә укучыларга портретны үзләштерүне җиңеләйтә. Аерым очракларда ул портретлар язганда рәссам җибәргән ялгышлыкларны, төгәлсезлекләрне укучыларга төшендерергә дә булыша. Комментарийләрнең күләме дәрес темасына, сайланган портретның әһәмиятенә һәм характерына, вакытка, балаларның яшенә, үсешенә һәм кызыксынуларына бәйле. Портрет сыйныфта әңгәмә юлы белән яки укытучы сөйләве аша укучыларга җиткекрелә.

V-VIII класс укучыларына портрет сәнгате “мөстәкыйль уку” өчен шактый авыр, шуңа күрә еш кына бу сыйныф укучылары белән портрет анализлаганда укытучының үз сөйләменә аеруча зур урын бирелә. Портрет турында сөйләү кыска, кызыклы, мавыктыргыч итеп төзелергә һәм танып белү ягыннан һәм тәрбияви материалга ия булырга тиеш.

Мәктәп программаларында аеруча зур урын бирелгән язучыларның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнгәндә аларга багышлап төрле вакытта, аерым авторлар тарафыннан тудырылган берничә портретны укучыларга күрсәтергә һәм аларны үзара чагыштырып анализларга мөмкин. Мәсәлән, Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Г.Камал, М.Җәлил, Х.Туфан иҗатларын өйрәнгәндә.

Язучы биографиясен өйрәнү дәресләрендә художестволы картиналарның уңышлы файдаланылуы да укыту-тәрбия процессын камилләштерергә, теге яки бу каләм остасына хас булган шәхси сыйфатларны укучыга тулырак җиткерергә ярдәм итә.

Биография өйрәнү дәресләрендә художестволы картиналардан файдалану билгеле педагогик максаттан чыгып тормышка ашырылырга тиеш. Аерым әдипләр (бигрәк тә Г.Тукай, М.Җәлил һ.б.) тормыш юлының төрле этапларын чагылдыруга багышланган шактый рәсем иҗат ителде. Мөмкин булган очракларда теге яки бу картина буенча аерым укучылар язган сочинениеләр яки алардан өзекләр укыла. Мәсәлән, урта мәктәпнең VIII (яисә IХ) сыйныфында М.Җәлил биографиясен үткәндә укучыларны Х.Якуповның “Хөкем алдыннан” картинасы буенча язылган түбәндәге язма белән таштырырга мөмкин:

Гомерем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңгырар җыр булып”1.

Бу юллар авторының кем икәнлеге хәзер бөтен дөньяга билгеле. М. Җәлилнең тиңдәшсез батырлыгы художник Харис Якуповта соңгы сулышына кадәр Ватанына турылыклы булып калган герой-шагыйрь образын сщнгатьтә күрсәтү теләген уята.

Иң элек шагыйрьнең эчке рухи дөньясын күрсәтү бурычы алга килеп баса.

Үзенә һәйкәл булырлык шигырьләр язып калдырган шагыйрьнең иҗаты белән танышканда күз алдына чыдамлылыкның иң көчле үрнәкләрен күрсәткән кеше килеп баса. Шул ук вакытта һушыннан язганчы кыйналган, үлемгә хөкем ителеп, юеш подвалның бозлы таш идәнендә җәза көтеп яткан шәхеснең төшенкелеккә бирелмәве аның нинди зур ихтыярлы булганын күрсәтә. Әсәрдә менә шушындый кешенең образын ачарга тиеш була художник.

Патриот шагыйрьнең портретын сурәтләүдә рәссамга Муса Җәлилне күреп белгән каләмдәш дуслары һәм аның тормыш иптәше Әминә Җәлилова бик күп ярдәм итә. Х.Якупов М.Җәлилнең төрлечә төшкән фоторәсемнәрен өйрәнә.

Менә Моабит төрмәсе. Монда бөтен нәрсә шыксыз, кеше табигатенә ят. Таш төрмәнең сары стеналары, сул яктан фашист флагы, һәрбер әсир турында язылган картотека, уңъяк стенада Гитлер портретының рәсеме күренә. Монда һәр әйбер әсәргә драматизм өсти, хәтта беләгенә фашист билгесе беркетелгән генерал утырган креслоның ниндидер аҗдаһа башлы итеп эшләнүе дә шомлы булып тоела. Өстәл артындагы тикшерүченең телефонда сөйләшүе бүлмәне фашистларның тышкы дөньясы белән бәйли.

Туган иленнән еракта, калын таш стеналы төрмә эчендә, баштанаяк коралланган мәкерле фашистлар белән күзгә-күз карашып М.Җәлил тора.

Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда,

Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә;

Кирәк икән үләм аягүрә,

Балта белән башым киссәң дә,1

дип язган горур патриот. Аның өстендә ут-суларны кичкән телогрейка, офицер билгеләре булган гимнастерка якасы ачык.

Өстәл артындагы елтыр күзле тәрҗемәче үлем җәзасы биреләчәген хәбәр итә. М.Җәлилгә бу нинди тәэсир ясый соң? Аның бөтен кыяфәте, тормышы үлем җәзасын ничек кабул иткәнен күрсәтеп тора.

Ике система кешеләренең- туган иле патриотының һәм фашистның һичбер факытта да килешмәячәген, аларның бөтенләй ят булуларын художник бөтен тулылыгы белән ачкан.

Иң соңгы чараны куллангач та Җәлилнең баш имәве фашистларны тагын да ерткычландырып, котырындырып җибәргән. Алар Җәлил каршында бөтенләй көчсез булып, җиңелеп калганнар. Герой-шагыйрьнең эчке рухи дөньясы, батырлыгы, мораль бөеклеге, бу кешеләрдән аны гаҗәеп өстен куя.

Художниконы әсәрнең композициясендә бик оста күрсәткән, фашистлар тәбәнәк креслоларга утырганнар, генерал хәтта ярым яткан (аның кыяфәте үзенә бернинди эчке культура юклыгын күрсәтеп тора), тәрҗемәче иелгән, әйтерсең кемдер алар өстенә җиңелмәс бер көч белән баса. Тикшерүче икенче планда ук утыра. Җәлил артындагы фриц тә томанлы гына булып күренә. Ә батыр шагыйрь иң алдынгы планда күкрәк киереп басып тора. Дошман аның каршында бөтенләй көчсез һәм вак булып калган.2

Хөкем алдыннан” әсәрен карагач, ихтыярсыздан шагыйрьнең “Үлем диеп әйтеп буламы соң, җиңеп үлгән мондый үлемне?” дигән юллары искә төшә”.

Кереш дәресләрдә дә аеруча киң кулланылучы сәнгать төрләреннән берсе – картиналар. Алар башлангыч сыйныфларда нигездә укучыларның сөйләм һәм язма тел культураларын үстерүгә хезмәт итсәләр урта һәм югары сыйныфларда тарихи чорны, язучы шәхесен, әдәби әсәр геройларын характерлаганда кыйммәтле ярдәмчел чыганак ролен үтиләр.

Шуны хәтердә тотарга кирәк. Картина үзеннән үзе генә укучыга тиешенчә тәэсир итә алмый.

Картинаны анализлаганчы аны мөстәкыйль рәвештә карау өчен укучыларга тиешле шартлар тудыру шарт. Читтән торып күзәтү процессында балалар аның турыдан-туры эмоциональ тәэсир итү көчен ныграк тоячаклар. Каралган картина буенча әңгәмә үткәргәндә укытучының балалар алдына куйган юнәлеш бирүче сораулары һәм аңлатмалары анализланучы әсәрнең эчке асылына үтеп керергә, картинаны мөстәкыйль рәвештә караганда алган тәэсирләрен шактый көчәйтергә, аның идея-художество эчтәлеген аңлауны тирәнәйтергә ярдәм итә. Шунысы мәгълүм, V-VIII сыйныф укучыларына сурәтләрдәге художество чараларын (шул исәптән яктылык, шәүлә, төс һ.б.) әһәмиятен аңлатуга караганда, картинадагы образның ролен, урынын һәм әһәмиятен тою күп тапкыр җиңелрәк.

Картинаны “уку” процессында укучыларга чын сәнгать әсәренең камилләшкән композициягә корылуын, андагы аерым кисәкләрнең һәрвакыт үзара бер-берсенә бәйләнгән булуын төшендерү сорала. Әңгәмә барышында балалар төп геройлар катнашкан урынның әсәр үзәген тәшкил итүе хакында беләләр. Икенче дәрәҗәдәге геройларның төп геройлар, картинаның үзәге белән үзара нык җепләр белән бәйләнүе хакында төшенәләр. Картинадагы ярдәмче геройлар төп геройларның характерларын ачыклыйлар, тулыландыралар. Сәнгать әсәренең бу төрен дөрес аңлауда һәрбер аерым персонажның йөзе һәм ишарәсе зур булышлык итә. Рәссам картина уртасында төп героен урнаштырмаган очракта аңа башка катнашучы кешеләр хәрәкәтен, мөнәсәбәтен ачыклый, тамашачының карашын тиешле якка юнәлтә. Аерым картиналарда төп катнашучы кешеләр бер-берсенә капма-каршы баскан ике группа булып урнашалар. Моңа “Салаваттан сорау алу” (А.Кузнецов), “Хөкем алдыннан” (Х.Якупов) кебек һ.б. картиналарны күрсәтергә мөмкин.

Картинаны укырга өйрәткәндә сәнгать әсәренең төсе аның эчтәлеген гәүдәләндерергә ярдәм итүе, тамашачыга эмоциональ йогынты ясау чарасы булуы төшендерелә. Аерым очракларда теге яки бу картинаны карар алдыннан аны тудырган рәссамның тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлеге турында мәгълүмат бирүдән яки әсәрнең туу тарихы турында кыскача аңлатудан башларга да мөмкин. Картина язуның китап язу кебек үк зур хезмәт соравы, картина иҗат иткәнче рәссамның берничә дистә этюд язуы, эзләнүе турында әйтелә. Мисалга рәссам В.Васильевның “Богатырь” картинасын 25 ел буена иҗат итүе турында хәбәр ителә.

Кереш дәресләрдә әсәрнең эчтәлеген иллюстрацияләүче картиналарга мөрәҗәгать итү педагогик яктан үзен акламый, чөнки алай эшләү әдәби текстның эмоциональ тәэсир итү көчен, укучыларның художество әсәре белән кызыксынуын бермә-бер киметә. Мондый картиналар, гадәттә, әдәби текстның эчтәлеген дәрестә анализлау процессында яки йомгаклау дәресләрендә генә укучыларга җиткерелә.

Теге яки бу әдәби текстны өйрәнү алдыннан шул әсәр эчтәлегенә туры килгән картиналарга мөрәҗәгать итәргә мөмкин, аларны укучылар көче белән анализлагач кына яңа материалны өйрәнүгә күчәргә кирәк. V класста М.Җәлилнең “Арыш кырында” шигырен өйрәнү алдыннан И.Шишкинның “Арыш басуы” картинасын карауны, коллектив белән детальләп анализлауны оештырга була. Г.Гобәйнең “Маякчы кыз” әсәрен өйрәнү алдыннан Е.Моисеенконың “Кызыллар килде”, В.Шаталинның “Таулар һәм үзәннәр буйлап” дигән картиналарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Г.Ибраһимовның “Көтүчеләр” хикәясен уку һәм бу әсәр турында укучылар фикере белән кызыксыну алдыннан В.Петровның “Тройка” картинасы буенча әңгәмә үткәрергә мөмкин. Октябрь инкыйлабына кадәр яшәгән балаларның газаплы тормышы, аянычлы язмышы турында шактый киң мәгълүмат биргә була.

Татар мәктәпләрендә өйрәнелә торган шактый гына әсәргә төрле милләт рәссамнары тарафыннан иллюстрация эшләнгән. V сыйныфта әкиятләр темасын үткәндә Л.Фәттахов, Б.Альменов, Ф.Әминев, Х.Якупов, Т.Хаҗиәхмәтов кебек һ.б. рәссамнарның татар халык әкиятләренә эшләгән иллюстрацияләренә укучылар игътибарын юнәлтә. Дәрес барышында “Таңбатыр” әкиятенә Л.Фәттахов, “Камыр батыр” әкиятенә Б.Альменов, “Акыллы үлмәс”, “Серле балдак” әкиятләренә Х.Якупов эшләгән иллюстрацияләр детальләп анализлана.

Г.Тукай әсәрләренә иллюстрация ясарга омтылмаган татар рәссамын очрату читен. Берничә дистә еллар элек үк рәссам Г.Арсланов Г.Тукайның “Печән базары, яхут Яңа кисекбаш” әсәренә иллюстрация ясаган иде. Шагыйрьнең “Шүрәле”, “Су анасы” кебек әсәрләренә Б.Альменов иллюстрацияләр тудырды. Сүз остасының балалар өчен языфлган шигырьләренә һәм әкиятләренә Петербург рәссамы Ф.Әминев күп төрле иллюстрацияләр тудырды. Алар арасында “Шүрәле”, “Су анасы”, “Күбәләк”, “Кәҗә белән сарык” кебек әкиятләргә эшләнгән хезмәтләр бар. “Сабыйга” шигыренә Т.Хаҗиәхмәтов, “Шүрәле”, “Печән базары, яхут Яңа кисекбаш” поэмаларына Б.Урманче, “Кызыклы шәкерт”, “Ата илә бала”, “Имтияз1 алган бала”, “Эшкә өндәү” әсәрләренә Г.Зяблицев эшләгән иллюстрацияләр шагыйрь иҗатын пропагандалауга шактый өлеш кертте.

Г.Ибраһимов – татар мәктәпләрендә киң өйрәнелеп килүче әдипләрнең берсе. Аның “Казакъ кызы”, “Алмачуар” әсәрләренә Т.Хаҗиәхмәтов иллюстрацияләр эшләде.

Әдәбият буенча йомгаклау дәресләрендә һәм дәрестән тыш картиналар буенча сочинение яздыруга, сорауларга язма рәвештә җаваплар бирүне оештыруга шулай ук зур әһәмият бирелә.

Картина буенча сочинение яздыру укучыларны матурлыкны күрә һәм аңлый белергә, мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтә, аларның хис тойгыларын баета. Балаларның хыялларын киңәйтергә, танып белү активлыкларын үстерергә булышучы бу төр сочинениеләрне язарга өйрәнү буенча башлангыч сыйныфларда ук укучыларга билгеле күнекмәләр бирелә.

Шулай итеп, әдәби әсәрләрне анализлаганда иллюстрацияләр куллану дәрестә өйрәнелүче уку материалына укучыларның игътибарын тупларга, үткән дәреснең планын, структурасын хәтергә төшерергә һәм киләсе дәрестә башкарылачак укыту процессының төп линиясен билгеләргә, күз алдына китерергә ярдәм итә. “Картина буенча, бигрәк тә хикәяләү өчен махсус язылган картина буенча сөйләү картинадан башка бик матур сөйләүгә караганда да зур өстенлеккә ия, — дип язган иде К.Д.Ушинский. – Укучы картинага карап укытучы сөйләгәннәрне җиңелрәк үзләштерә һәм аларны билгеле эзлеклелектә сөйләп бирүгә ирешә”2.

1 Исламов Ф.Ф. Татар әдәбиятын укытканда сәнгатьнең башка төрләреннән комплекслы файдалану методикасы /Ф.Ф.Исламов. – Казан: Издательство “Мастер Лайн”, 1997. – Б. 61.

1 Җәлилов М.М. Әсәрләр: 5 т. / М.Җәлил. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 2 т. – Б. 156.

1 Җәлилов М.М. Әсәрләр: 5 т. / М.Җәлил. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 2 т. – Б. 149.

2 Исламов Ф.Ф. Татар әдәбиятын укытканда сәнгатьнең башка төрләреннән комплекслы файдалану методикасы /Ф.Ф.Исламов. – Казан: Издательство “Мастер Лайн”, 1997. – Б. 62-63.

1 Имтияз- укучыга бирелгән мактау кәгазе.

2 Ушинский К.Д. Родное слово: Книга для учащихся /К.Д.Ушинский // Сбор. соч. Т.VI. – М.: Изд-во АПН РСФСР, 1949. – С.267.

Тема: Х.Якуповның «Хөкем алдыннан» картинасы

8 класс, татар әдәбияты,  татар сыйныфы

Укытучы: Э.Ф. Гаязова

Максатлар:

  1. Метапредмет- Муса Җәлил иҗатын, тормыш юлын сынлы сәнгать белән бәйләп өйрәнү
  2. Предмет- Х.Якуповның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү; “Хөкем алдыннан” картинасы өстендә эшләү
  3. Шәхси- Укучыларда үлемсез батырлыклар эшләгән кыю, милли каһарман М.Җәлил образына карата ихтирам тәрбияләү

Дәрес барышы.

  1. Исәнләшү
  • Исәнмесез, хәерле көн! Әйдәгез танышып китик, мин Гаязова Э.Ф. Бүген сездә татар әдәбияты дәресен алып барачакмын.
  • Ә мин, …
  • — Шушы җылы мөгаләмәдә дәресне башлап җибәрик. Бер- беребезне елмаеп сәламлик.

Кәефегез яхшы булсын,

Гел елмаеп торыгыз.

Әгәр ярдәм кирәк икән,

Гел янәшә булыгыз.

  • Укучылар бүген безнең дәресебез гадәти булмаган, бераз серле булыр. Дәрестә шушы сандыкларның серләрен ачарбыз. Сез әзерме?
  • Әйе.
  1. Актуальләштерү.

( 1нче сандыкны алам, ике төркемгә дә күрсәтәм, бер укучы чәчәкне ала)

  • Бу нинди чәчәк?
  • Ромашка чәчәге
  • Ромашка нинди төстә була?
  • Ак төстә.
  • Бу кызыл ромашка сезгә нәрсәне хәтерләтә?
  • М.Җәлилнең “Кызыл ромашка” шигырен.
  • Бу шигырьдә нәрсә турында сүз бара?
  • Бер батыр  сугышчы төнлә дошманнарга каршы сугыша, таң алдында яралана, аның батыр ал каны ромашка чукларына тама һәм ромашка кызыл төскә керә.
  • Беренче сандыкның серен ачтык. Әйдәгез икенчесен дә биремнәр сандыгын ачып карыйк. Әйдә, …

(2нче сандыкны ачабыз, төркемнәрдә эш. Укучыларга шигырьләр тәгъдим ителә, бу шигырьләрнең исемен атарга тиешләр)

1 нче төркем – “Имән” шигыре

        Күләгәсе ял иттерә

        Кырда эшләп арганнарны.

        Кавыштыра айлы кичтә

        Яшерен утта янганнарны.

2 нче төркем – “Бер үгет” шигыре

        Утта булган балчык кире купмас,

        Эштә  булган тимер тутыкмас.

        Эш күрсәткән ирне ил онытмас,

        Каберенә эзне суытмас.

  1. Төп өлеш.

Җирдә кеше торса торсын,

Эзе калсын тирән булып.

Үзе үлсә, эше калсын,

Мең яшәрлек имән булып.

  • Чыннан да, кеше җирдә үзеннән соң якты эз калдырырлык итеп яшәргә тиеш. Андый кешеләрнең исемнәре мәңгелек. Муса Җәлилнең дә исеме үлемсез.
  • Укучылар, биремнәр сандыгыбыз әле бушамаган бит. Монда биремнәр калган.

1 нче төркем: Казанда Муса Җәлил исеме белән бәйле урынннарны атагыз.

2 нче төркем: Муса Җәлилгә  багышланган нинди  сәнгать  әсәрләре иҗат ителгән? (Спектакльләр, шигырьләр , картиналар, …)

  • Нинди картиналар беләсез?
  • “Хөкем алдыннан”  “ Зөһрә”, “Рушан”, “ Г. Тукай крестьяннар арасында”,

“ А. С. Пушкин Казан юлында”, “ Иделдә эссе көн”, “ Казанкада су ташу” һ.б.

  • Аның авторы кем?
  • Харис Якупов.
  •   Бүгенге дәресебезнең  темасы да  Х. Якуповның  “Хөкем алдыннан” картинасы белән танышу.

(Интернет ссылка.  Мөстәкыйль эшләү)

  • Харис Якупов турында ниләр белдегез? (рәссам, портрет остасы, пейзажчы)
  • Сез аның нинди әсәрләре белән таныш?( …….,” Хөкем алдыннан”)
  • Харис Якупов иҗатында нинди темалар чагылыш таба?

( туган як, сугыш, күренекле шәхесләр, тарихи темаларга)

1954нче елда Харис Якупов  халыкны үзенең  “Хөкем алдыннан” дигән атаклы картинасы белән таң калдыра. Әйдәгез, бу картина белән якыннан танышыйк. Рәсемне аңлау өчен сезгә терәк сүзләр  булышыр.

  • ( терәк сүзләр карточкаларга язылып,  төркемнәргә бирелә. Сүзләрне уку, мәгънәләрен аңлату) Терәк сүзләр:сорау алу, фашист, горур кыяфәт, ихтыяр көче, нәфрәт тулы күз карашы, свастика.

Сүзлекчә: Свастика- очларын тигез итеп бераз бөгеп ясалган тәре, кешене көчләү, газаплау, җәзалау символы. Свастика – фашистларның эмблемасы.

  • Әйдәгез, укучылар, картинага күз салыйк әле, сез Җәлилнең кайсы чор тормышын исегезгә төшерәсез?(әсирлектәге вакыты)
  • Вакыйга кайда бара? (төрмә бүлмәсендә)
  • Рәссам картинаны ясаганда нинди төсләр кулланган?
  • Алгы планда кемнәрне күрәсез? М.Җәлилнең торышыннан, күз карашыннан нәрсәләр аңлашыла?
  • Ә фашистларның кыяфәте турында нәрсә әйтә аласыз? Аларның көчсезлеген нәрсә күрсәтә?
  • Арткы планда нәрсәләр сурәтләнгән? Сез ничек уйлыйсыз, стенадагы картина ни өчен яртылаш кына ясалган?

(Истәлекне тыңлау)

Картинадагы  образ шагыйрьнең нинди шигъри юллары белән аваздаш?  (“Катыйльгә”   Шигырь экранда)

Әйе, укучылар Х.Якупов бу картинасында фашистларга каршы көрәшкән үлемсез батырлыклар эшләгән кыю, милли каһарман М.Җәлил образын сурәтләгән. Хәзерге вакытта “Хөкем алдыннан” картинасы  һәм башка эшләре сынлы сәнгать музеенда  саклана.

Дәрес турындагы фикерләрегезне белү өчен  3нче сандыкны ачарга тәкъдим итәм.

Агач җимеше белән, кеше эше белән көчле, ди халык мәкале.

Ә эшеңнең нәтиҗәсе булу зур куаныч. Сезгә дә бүгенге эшебезгә нәтиҗә ясарга тәкъдим итәм.

  Нәтиҗә ясар өчен өч төстә алмалар бирелә, аларны агачка урнаштырырга кирәк: әгәр дәрес сезгә ошаса. Сорауларыгыз калмаса – кызыл, соравыгыз  калса – сары,  дәрес кызыклы булмаса – яшел.

Бүгенге дәрестә актив фикер йөртүегез, тулы җавапларыгыз өчен : (…)

(…..) Сезнең дә фикерләрегез, җавапларыгыз әйбәт, ләкин үзегезгә ышаныч җитеп бетми.

Өй эше итеп, дәреслекнең 103 -105 нче битләрдәге  һәм , интернет-ресурслардан  “Хөкем алдыннан” картинасы турында мәгълүматлар туплап килергә.

метки: Соембикэ, Картинасын, Камиль, Ханбикэ, Картина, Гаилэсе, Буенча, Портрет

Сөенбикә. Казан ханлыгы идарәчесе (1549–1551)

Эчтәлек

Биографиясе

Сөембикә – нугай бәге Йосыф кызы, Казан ханы Җангалинең хатыны.

Җангалигә 1533 елда кияүгә бирелә. Аның үлеменнән соң (1535), Сафагәрәй хан хатыны.

1549 елда Сафагәрәй, идарәчелекне улы Үтәмешгәрәй ханга калдырып, кинәт үлеп китә; Сөембикә балигъ булмаган улы Үтәмешгәрәй ханның регенты вазифасын ала.

Сөембикә ханлык белән Кошчак бәккә таянып идарә итә. Кырымга йөз тоткан сәясәт алып барырга омтылуы белән Казан аксөякләрендә дә, рус хөкүмәтендә дә канәгатьсезлек тудыра.

Рус дәүләте белән хәрби каршылыкта тору (кара: Казанга рус дәүләте яулары) һәм аксөякләр арасында үзара килешү булмау сәбәпле, Сөембикә хөкүмәте Мәскәү яклы Казан аксөякләре тарафыннан бәреп төшерелә.

Сөембикә улын алып атасы тарафына, Нугай Урдасына качарга омтылыш ясый, әмма тотыла. Казанның яңа хөкүмәте һәм рус дәүләте арасында төзелгән килешү шартлары нигезендә Сөембикә һәм аның улы 1551 елның 11 августында Мәскәүгә озатылалар.

Соңрак ул Шаһгалигә кияүгә бирелә һәм Касыйм шәһәренә җибәрелә. Үтәмешгәрәй Александр исеме белән чукындырыла (1553).

Кайбер мәгълүматларга караганда, Шаһгали Сөембикәгә карата үтә кешелексез мөнәсәбәттә була.

Йосыф бәкнең патша Иван IV гә хатлар язып, кызын үзе янына кайтарырга тырышуы нәтиҗә бирми.

1554 елда Йосыф бәк фаҗигале төстә һәлак булганнан соң, Сөембикә исеменең сәяси һәм дипломатик әһәмияте юкка чыга.

Сөембикә образы

Сөембикә – дөнья тарихындагы мөселман идарәче хатын-кызларының иң беренчеләреннән санала.

Татар халкының тарихи хәтерендә Сөембикә ханбикәнең язмышы Казан ханлыгы фаҗигасе белән символик рәвештә бәйләнгән; аны тоткын итү һәм Мәскәүгә озату Казанның руслар тарафыннан яулануы, татарларның үз дәүләтләрен югалтулары белән тәңгәлләштерелә.

Сөембикәнең шәхесе, аның фаҗигале язмышы халык эпосында («Сөембикә бәете»), рус, татар, төрек язучылары һәм публицистлары иҗатында чагылыш таба.

Ханбикәгә багышланган иң беренче тарихи-публицистик хезмәт – Сөембикәнең романтик образы (сәяси мәнфәгатьләргә түгел, ә мәхәббәт, нәфрәт, көнчелек хисләренә буйсынып эш иткән зирәк, чибәр, әмма мәкерле хатын-кыз) тасвирланган «Казанский летописец» («Казан елъязмачысы», XVI йөзнең икенче яртысы) әсәре. Мондый чишелеш соңрак иҗат ителгән әсәрләргә дә йогынты ясый.

XVIII йөз – XIX йөз башы рус тарихи поэмаларында – М.М.Херасков, «Россияда» (1779), А.Н.Грузинцев, «Покоренная Казань» (1810), Г.Р.Державин, «Грозный, или Покорение Казани» (1814) – Сөембикә Казан символы рәвешендә, русларга каршы юнәлдерелгән «кара» көчләрнең үзәге, мәкерле, аяусыз, шул ук вакытта рәхимле итеп сурәтләнә.

3 стр., 1120 слов

Казанның тарихи һәм истәлекле урыннары

… (интерактив тактада рәсемнәр күрсәтелә) Казанда тарихи һәм истәлекле урыннар бик күп. Казанны – Кремль бизи . Ул Казанка … чәчәк Казан шәһәренең үзәгендә нәрсә урнашкан? а) Шишкин музее б )КамАЗ в) Сөембикә манарасы Сөембикә манарасы нич … җәни мәчете салына. Ул Каюм Насыйри урамында урнашкан. 1804нче елда Казанда Университет ачыла. Университетның беренче ректоры Н.И.Лобачевский була. Казанда музейлар …

XIX йөз башыннан рус тарихи драма һәм романнарында Сөембикә образы үзгәреш кичерә башлый, ул сәяси мәнфәгатьләрне шәхси хисләре хакына корбан иткән шәрекъ хатын-кызы сыйфатындагы романтик натура буларак тасвирлана – С.Н.Глинка, «Сумбека, или падение Казанского царства» (1806), М.С.Рыбушкин, «Иоанн, или Взятие Казани» (1814).

Соңрак, В.И.Лапинның «Взятие Казани» (1855) әсәрендә Сөембикә образын чынбарлыкка якынлаштырып, катлаулы һәм фаҗигале итеп күзаллау омтылышы ясала.

Татар тарих белемендә (Ш.Мәрҗани, Х.Фәезханов, Һ.Атласи һ.б.), романнар, шигъри әсәрләр, тарихи драмаларда (Г.Исхакый, М.Гафури, Ф.Әмирхан, Ф.Туйкин һ.б.) Сөембикә милли азатлык һәм рус баскынчылыгына каршы көрәш символы буларак сынландырыла.

Казан ханлыгы яуланыр алдыннан ул кичергән фаҗига халыкта азатлык өчен көрәшне дәвам итү ниятен көчәйтә. Татар әдипләренең романтик рухтагы әсәрләрендә (Ф.Әмирхан, Ш.Әхмәдиев һ.б.) татар ханбикәсенең идеаллаштырылган образы тудырыла. Татар халкының һәм Сөембикәнең уртак язмышы турында уйланып, Ф.Әмирхан ханбикәне «милләт анасы», «халык кызы» дип атый.

Татар әдәбияты аша Сөембикә образы төрек авторлары (И.В.Нәүрүзхан, Л.Каран, М.Кайа һ.б.) әсәрләренә үтеп керә һәм татар халкының милли сыйфатлары чагылышына әверелә.

1990 елларда иҗат ителгән татар тарихи прозасында – Р.Батулланың «Сөембикә» (1992), М.Хәбибуллинның «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный» (1992) романнарында һәм башка әсәрләрдә Сөембикә образында татар халкының баш имәс хөр рухы һәм ирек сөю сыйфатлары туплап бирелә.

Сөембикә исеме шәһәр топонимикасында (Казанда Сөембикә манарасы, Чаллыда Сөембикә проспекты һ.б.), вакытлы матбугатта («Сөембикә» журналы) мәңгеләштерелгән.

Кече планеталарның берсенә Сөембикә исеме бирелгән.

Чыганаклар

Катанов Н.Ф. Исторические песни Казанских татар // Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. 1899. Т. 15, вып. 3.

Казанская история. М.–Л., 1954.

Посольские книги по связям России с Ногайской Ордой. 1551–1561 гг. Казань, 2006.

Әдәбият

Газиз Г. Татар тарихы. Казан, 1922.

Атласи Һ. Себер тарихы. Сөенбикә. Казан ханлыгы. Казан, 1993.

Урманче Ф. Идегәй. Нурсолтан. Сөембикә. Казан, 1997.

Урманче Ф. Сөембикә ханбикә: җыентык. Казан, 2001.

Баженов Н.К. Казанская история. Казань, 1847.

Вельяминов-Зернов В.В. Исследование о касимовских царях и царевичах. СПб., 1863–64. Ч. 1–2.

Худяков М. Очерки по истории Казанского ханства. Казань, 1923.

Трепавлов В.В. История Ногайской Орды. М., 2002.

Исхаков Д.М., Измайлов И.Л. Введение в историю Казанского ханства. Казань, 2005.

История татар с древнейших времен. Казань, 2014. Т. 4.

Сочинение Помогите написать сочинение на тему соембикэ манарасы, на татарском языке

Сөембикә манарасы, легендар җиде яруслы авыш манара – Казанның архитектура символы. Аның ярусларының баскычлы сызымталарыннан һәм һавага омтылган очыннан Казанны барлык сурәтләрдә таныйлар.

9 стр., 4489 слов

Проектная работа по татарской литературе «Татар халкының …

… чувашлар 3,4% ын ,ә башка милләтләр 4,2% алып тора. Татар халкы — республикабызның төп халкы. Ул төрле кабиләләр кушылуыннан барлыкка килеп, озын … әкне яшьләр җыйганда җыр, моң яңгырап торган. Татар халкының бу күркәм йоласы турында Әхмәт Фәйзи “Тукай” романында тасвирлап китә. “ Аннары … ңәшеп хәл кылганнар һәм бәйрәмне үткәрү көне турында базар көнне игълан иткәннәр. Шуның белән бергә, бер …

Чынлыкта Сөембикә манарадан сикерми, ә Мәскәүгә алып кителеп, кияүгә бирелә. Ә Иван IV үз осталарына санаулы көннәрдә манара төзергә боерырга сәләтле кеше булса да, кагыйдә буларак, корылмалар ул чакта агачтан төзелә. Тарихчылар манараны XVII яки, хәтта XVIII гасырда төзелгән диләр, хәер, ул хан заманнарындагы элеккеге күзәтү манарасы урынына салынган дигән фараз да бар. Мәгълүматларны тәгаенлау мөмкин түгел, Кремль фәрманнары архивы заман тирәнлекләрендә өметсез югалган.

Манараның яшел очына кидерелгән «алтын» алма турында да бер риваять бар. XIX гасырның имеш-мимешләре, янәсе, алма алтыннан эшләнгән, ә аның эчендә татарлар өчен мөһим документлар бар дигән сүзләр губернаторны шул хәлгә китереп җиткергән ки, ул алманы алып эчендә нәрсә барлыгын ачыкларга боерган. Алма җиздән эшләнгән була, эчендә бернинди дә документлар табылмый. Анда искерүдән барлыкка килгән тишекләр губернаторга артефактны яңартырга сәбәп булса, татар җәмәгатьчелегенең җил алып киткән документлар иртәме-соңмы табылачак дигән ышанычын ныгыта.

Хәзер алмага ярымай урнаштырылган, ә 1918 елга кадәр ике башлы бөркет кидертелгән була.

Манара Кремльнең ныгытма диварларыннан ерактарак тора, ул беркайчан саклану корылмасы булмаган, күп еллар күзәтүче ролен үтәгән. Казанлылар күптән манарага күзәтү мәйданчыгы статусын кайтарырга телиләр. Башка бер бинадан да шәһәрнең тарихи үзәгенә мондый искиткеч манзара ачылмый.

Ләкин манараның авышу почмагы куркыныч тудыра: ул төньяк-көнчыгышка таба ике метрга диярлек авышкан. XX гасыр башында манараның беренче ярусына, матур булмаса да, җимерелүдән тоткарлаучы металл кыршау кидерделәр.

Хәзер манараның нигезе ныгытылган, манара үзе реставрацияләнгән. Сөембикә манарасына керергә ярамый, әмма тыелган булгач, аның диварлары кешене үзенә аеруча җәлеп итеп тора булса кирәк, эчендәге агач култыксаларга имза куярга теләүчеләр дә байтак. Диварлардагы граффитилар арасында ХХI гасырда төшерелгәннәре дә бар.

Казанлылар да, Татарстан башкаласын яратучылар да XXI гасырда манара керү өчен яңадан ачык булыр һәм максатчанлык, матурлык һәм чыдамлык символы булып калыр дип өметләнәләр.

Бервакыт Мәскәү патшасы Явыз Иван Сөембикә ханбикәнең гүзәллеге турында ишетеп, аңа димчеләрен җибәрә. Горур ханбикә урыс патшасына кияүгә чыгудан баш тарта. Явыз Иван үз теләгең белән чыкмасаң, мин сине яу чабып алам ди һәм ишле гаскәре белән Казанны камый. Сөембикә Казан халкын коткару өчен, урыс падишаһына җиде көндә күкләргә тиеп торган җиде катлы биек манара төзесәң, кияүгә чыгам, ди. Җиденче көн тәмамлануга патшаның осталары манараны төзеп бетерә. Шул чагында Сөембикә манараның иң югары катына менеп, аска ташлана. Гүзәл ханбикә урыс хөкемдары кулына төшәргә теләмичә, әнә шулай һәлак була. Халык горур кызы хөрмәтенә манараны Сөембикә исеме белән атап йөртә башлаган.

Башка бер риваятьтә манараны яраткан ире Сафагәрәй хөрмәтенә Сөембикә салдырган дип сөйләнә. Аның мәете манара янындагы таш төрбәгә салынган булган. Сөембикә иренең үле гәүдәсе янында еш булып, күз яшьләрен күп агызган. урыс елъязмачысы Сөембикәнең ире кабере белән хушлашуын менә ничек сурәтли: “Кайгы баскан ханбикә ире төрбәсенә керде, каберне кочаклап, канлы яшьләр түгеп, елый башлады: Бөек ханым! Сөекле хатының һәм улың белән ниләр булганын белмисең! Явыз урыс патшасы кулларына калдык. Аңа каршы торырга үземнең генә көч-гайрәтем җитмәде. Ярдәм итә алырлык беркем юк, сөекле ханым! Караңгы гүрләрдән чыгып, мине үзеңә ала, икебезгә бер кабер булсын! ” ханбикә ире кабере янында шулай үксеп озак елаган, хәтта аны алырга килгән гаскәр башлыгы түзмәгән, төрбәгә җыелган бар халык күз яшьләрен агызган. Соңыннан Казан халкы гүзәл, акыллы, игелекле ханбикәсен канлы яшьләр түгеп Мәскәүгә зурлап озаткан.

21 стр., 10300 слов

Болгар дэулэте турында

… 1229 елда Жаек (Урал) елгасы буенда болгар сакчыларының монголлар белән бәрелеше турында әйтелә. Кайбер соңгырак чыганакларда, … мәсәлән, XVI йөздәге «Казан тарихы» дигән русча язмада, татар тарихи чыганагы булган … ә тикшерелгән матди культураларның калдыклары көньякта Азов-Кубан буендагы болгар җирләрендә табьшган археологик истәлекләрнең материаллары бел …

VII сыйныфта картина буенча бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе эшкәртмәсе

план-конспект урока (7 класс) на тему

7 нче сыйныфта К.Муллашевның «Сөембикә» картинасы буенча сочинение язуга әзерлек дәресе эшкәртмәсе

Скачать:

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы

Боерган төп гомуми белем бирү мәктәбе

Сөйләм үстерү дәресе

Рәссам К.Муллашевның “Сөембикә”

дигән картинасы буенча сочинение язу

Эшне башкарды: Тукай муниципаль районы

Боерган төп гомуми белем бирү мәктәбенең

1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Мулланурова Айсылу Мөдәррис кызы

Тема: Рәссам К.Муллашевның “Сөембикә”

дигән картинасы буенча сочинение язуга әзерлек.

Максат: Рәссам турында мәгълүмат бирү; Сөембикә ханбикә турында

белгәннәрен искә төшерү, сынлы сәнгатьтә һәм әдәбиятта Сө-

ембикә образына булган игътибар турында фикер алышу;

күргән һәм ишеткәнне логик эзлеклелек белән дөрес һәм матур

итеп яза белүләренә ирешү;

эстетик зәвык һәм халкыбызның бөек үткәне белән горурлану

Җиһазлау: Рәссам портреты, картинаның фоторепродукциясе,

“Сөембикә ханбикә” җыентыгы,

“Сөембикә” журналының аерым саннары:

2003-№10, 2006-№8-9, 2007-№3, проектор, рәсемнәр, презентация

Бәйләнеш: рус теле белән.

Алдан әзерлек эшләре: рәссам К.Муллашев турында мәгълүмат тупларга; Сөембикә турында өстәмә материал алып килергә.

Укытучы сүзе: Бүген безнең бик үзенчәлекле дәрес. Тактадагы рәсемгә игътибар итегез. Анда нәрсә язылган һәм ясалган?

Укучы: Анда мәкаль бирелгән: “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк” диелгән.

Укытучы: Димәк, бүген без сезнең белән нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

Укучы: Сөембикә-ханбикә турында.

Укытучы: Әйе, укучылар, бүгенге тема Сөембикә-ханбикә белән бәйле.

– Укучылар, бүгенге дәрестә без татар халкының бөек үткәне, фаҗигале көннәре һәм һәр татарга якын булган ханбикәбез Сөембикә турында сөйләшербез. Кайчан яшәгән ул? Тарихыбызга кереп калырлык ниләр эшләгән? Әйдәгез, шул турыда сөйләшик әле. Сез аның турында ниләр беләсез?

  • Сөембикә 16 нчы гасырда яшәгән, Казан ханлыгының патшабикәсе булган.
  • Ул Йосыф морза кызы булган, аны Казан ханы Җангалигә кияүгә биргәннәр.

Укытучы : Дөрес, укучылар. Сөембикә- бер үк вакытта бөек тә, фаҗигале дә шәхес. Ул бер генә гасыр яшәп калган Казан ханлыгының чәчәк ату символы да, шул ук вакытта аның җимерелүе, юкка чыгу символы да. Шуңадыр, Сөембикә образы Казан белән аерылгысыз бәйләнгән. Казан дигәч, күпләребез Сөембикә манарасын күз алдына китерәбез бит. (Проекторда Казан кремле, Сөембикә манарасы рәсемнәре күренә.Слайд 1)

5 стр., 2360 слов

Кешелеклелек турында

… йләмгә өйрәтергә, кешеләргә карата әхлаклылык, кешелеклелек, туган җиргә, табигатькә мәхәббәт, гомумән, … ел саен призлы урыннар алып сөендерәләр. Сочинение бәйгеләрендә дә телебезнең байлыгын күрс … тәрбия кыла. Шуңа да һәр кеше укытучы була алмый. Укытучы һөнәрен тирә-юньгә яктылык, җылылык таратучы … соң, мине Арча педагогия училищесына китерде. Аннан соң Казан дәүләт университетының татар теле һәм әд …

Сөембикә образы инде менә ничә гасыр үзенең серлелеге, хатын-кыз буларак матурлыгы, ана булуы һәм Ватаныбыз тарихы белән бәйлелеге аркасында әдәбият һәм сәнгать вәкилләренең игьтибарын үзенә җәлеп итә. Сәнгатьтә Сөембикә образына мөрәҗәгать итү 20 нче гасыр ахыры – 21 нче гасыр башында аеруча күзгә күренә башлады. Моны илдә барган үзгәрешләр белән бәйләргә мөмкин, чөнки халыкның үзаңы уянды, без үзебезнең үткәнебез белән тирәнрәк кызыксына башладык. Ә моңарчы әлеге образга нәкъ менә рус рәссамнары игьтибар иткән. Мәсәлән, билгесез рәссамның 17 нче гасырда ясаган “Сөембикә ханбикә улы белән” дигән композициясе, рус рәссамы В.Худяковның үзе иң күренекле дип санаган картинасы һ.б.

Хәзерге заманда яшәүче һәм иҗат итүче рәссамнарның да Сөембикәгә карата булган кызыксынучанлыгы һич тә кимеми. Мисал итеп Илдар Әхмәровның “Сөембикә улы Үтәмешгәрәй белән” (1991) картинасын, Ә.Фәтхетдиновның “Сөембикә кабере”н (1997), Бакый Урманченың “Сөембикә”сен, Казахстан рәссамы Камил Муллашевның “Сөембикә ханбикә”сен (1997), Раушан Шәмсетдиновның “Үтәмешгәрәй хан һәм Сөембикә”сен (2005) һ.б. картиналарны китерергә мөмкин. (Укытучы сөйләгәндә, әлеге картиналарның репродукцияләре проекторда күрсәтелә.Слайд 2-6).

— Укучылар, ә менә безнең алда күренекле рәссам Камил Муллашевның “Сөембикә-ханбикә” дигән картинасының репродукциясе. Без бу дәрестә шушы картина буенча сочинение язарга әзерләнербез. Иң беренче эш итеп, без бергәләп якынча план төзик һәм шуның нигезендә сөйләшү алып барыйк:

Сез бу өлештә ниләр язарга уйлыйсыз?

а) Сөембикә кайда туган? Ул кем кызы? Ул ничек итеп Казан ханбикәсе булган? (Һәр сорауга җаваплар тыңлана)

б) Рәссам К.Муллашев турында кыскача мәгълүмат. Картинаның язылу тарихы.

а) Картинаның арткы планында ниләр күрәбез?

Җаваплар : Караңгы – соры күк йөзе, еракта Идел елгасы, Кремль стеналары күренә, димәк, бу – Казан шәһәре. Елгада көймәләр күренә. Диварда татар халкының символы-барс сурәтләнгән.

Укытучы: Алгы планда рәссам кемне сурәтләгән? Сөембикә ничек итеп сурәтләнгән?

Исламда аеруча хатын-кыз матурлыгына игътибар бирелә. Хатын-кыз чибәрлеге энҗе бөртегедәй ят күзләрдән саклана һәм тулысынча гаилә эчендә ачыла. Аның гүзәллеге тормыш иптәшен сокландыра, шатландыра. Сөембикә дә бик матур хатын-кыз. Чәчләре татар хатын-кызларына хас булганча, икегә аерылып, пөхтә итеп җыелган. Йөзе ак, матур. Чем-кара күзеннән сирпелеп торган нур аның йөзен, бөтен гәүдәсен балкыта. Сызылып киткән кыйгач кашлары үзенә бик килешеп тора.( Слайд 10-13)

Укытучы :Сөембикә турында тагын нәрсәләр беләсез?

Җаваплар : 1552 нче елның көзендә Явыз Иван, үзенең гаскәре белән килеп, Казан ханлыгын җимерә. Татарлар үз җирләре өчен бар көчләрен биреп сугышсалар да, җиңеләләр. Урыслар Казан ханбикәсе булган Сөембикәне, кечкенә улы Үтәмешгәрәй белән бергә, Мәскәүгә алып китәләр. Ханбикәнең китәсен белгән халык, шәһәр читенә җыелып, аны озатып кала. Бик күпләр яшь ханбикә өчен борчылып, аңа чит җирләрдә хәерле тормыш теләп, догалар укып кала. Тик, кызганычка каршы, Мәскәүдә аны бәхетле тормыш көтми. Явыз Иван аны җаны теләмәгән кешегә кияүгә бирә, ә улын, тартып алып, чукындыралар һәм Александр исеме бирәләр. Ул 22 яшендә үлеп китә һәм урыс патшалары күмелә торган урында җирләнә.

6 стр., 2646 слов

УЙНАШТАН ТУГАН. Асхия Костикова… | Авыл хатыны/Сельчанка | VK

… хатыны гына, Гаеп миндэ бит, Гаделем, калдыр мине, тап узенэ бала таба алырдай хатын, … ел буе очрашып йоргэннэр. Купме кешенен мэхэббэте шулай йори йори сунгэн. … кунеленнэн сызып ыргытты. Техникумны тэмамлагач, Казан тирэсендэге районга агроном булып эшкэ … басты. Гадел, упкэлэмэ. Мин сине якын итеп, яратып, синен намуслы булуына … хатын кайда яши, эйтмэссезме? Энисе белэн генэ яши иде бугай. Энисе …

Укытучы : Әлеге рәсемгә карагач, сезнең күңелегезгә нинди уйлар килә?

Җаваплар : Сөембикә бик горур булган. Авырлыклар алдында сыгылып калмаган, көрәшкән. (Бәеттән өзекләр уку).

Укытучы : Димәк, сез төп өлештә картинада сурәтләнгән патшабикә турында язачаксыз.

Укытучы: Ни өчен Сөембикә исеме мәңгелек?

Казан шәһәренең иң абруйлы урынында—Кремльдә—Сөембикә исеме белән бәйле манара бар. Сөембикә манарасы шәһәребезнең эмблемасына әйләнде. Ул—Казандагы милли архитектурабыз һәйкәлләренең иң күркәме һәм иң атаклысы. Шәһәребезгә килгән кунаклар аның мәһабәт һәм күккә ашып торган матур эшләнешенә сокланалар. Хәзер аның башында алтын ярым ай балкый. Ул 1990 нчы елның көзендә куелды. Аны Шамил Сәфәров җитәкчелегендәге осталар ясады.

Укытучы : Укучылар, йомгаклау өлешендә сез Сөембикә турында үзегезнең шәхси фикерләрегезне яза аласыз. Бигрәк тә Сөембикә белән горурлануыбыз, аның исемен мәңгеләштерү йөзеннән эшләнгән эшләр турында да язарга мөмкин. Бу турыда сез тагын ниләр беләсез?

Җаваплар : Бик күп санлы картиналар белән беррәттән, әдәбиятта Сөембикәгә багышланган әсәрләр бик күп язылды. Аларның барысын да диярлек яңа гына чыккан “Сөембикә ханбикә” җыентыгында күрергә мөмкин.

  • Скульптор Рада Нигъмәтуллина, Сөембикәгә багышлап, һәйкәл проекты эшләгән. (Рәсемен карау, фикер алышу).
  • Төрки халыкларның сәләтле балаларын җыеп, “Сөембикә варислары” дигән сәнгать фестивале уздырыла. (Бу турыда язылган газета-журнал материаллары белән таныштыру)

Укытучы : Җавапларыгыз өчен рәхмәт, укучылар. Халкыбыз үзенең батыр кызын онытмый. Без аның белән хаклы рәвештә горурлана алабыз.

V. Дәресне йомгаклау.

VI. Өйгә эш: сочинениене акка язып бетерергә.

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы
Боерган төп гомуми белем бирү мәктәбе

Сөйләм үстерү дәресе
Рәссам К.Муллашевның “Сөембикә”
дигән картинасы буенча сочинение язу
( 7 нче сыйныф)

Эшне башкарды: Тукай муниципаль районы
Боерган төп гомуми белем бирү мәктәбенең
1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Мулланурова Айсылу Мөдәррис кызы
Тема: Рәссам К.Муллашевның “Сөембикә”
дигән картинасы буенча сочинение язуга әзерлек.
Максат: Рәссам турында мәгълүмат бирү; Сөембикә ханбикә турында
белгәннәрен искә төшерү, сынлы сәнгатьтә һәм әдәбиятта Сө-
ембикә образына булган игътибар турында фикер алышу;
күргән һәм ишеткәнне логик эзлеклелек белән дөрес һәм матур
итеп яза белүләренә ирешү;
эстетик зәвык һәм халкыбызның бөек үткәне белән горурлану
хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: Рәссам портреты, картинаның фоторепродукциясе,
“Сөембикә ханбикә” җыентыгы,
“Сөембикә” журналының аерым саннары:
2003-№10, 2006-№8-9, 2007-№3, проектор, рәсемнәр, презентация
Бәйләнеш: рус теле белән.

Алдан әзерлек эшләре: рәссам К.Муллашев турында мәгълүмат тупларга; Сөембикә турында өстәмә материал алып килергә.

Дәреснең барышы:
Оештыру өлеше. Уңай психологик халәт тудыру.
Актуальләштерү.
Укытучы сүзе: Бүген безнең бик үзенчәлекле дәрес. Тактадагы рәсемгә игътибар итегез. Анда нәрсә язылган һәм ясалган?
Укучы: Анда мәкаль бирелгән: “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк” диелгән.
Укытучы: Димәк, бүген без сезнең белән нәрсә турында сөйләшәчәкбез?
Укучы: Сөембикә-ханбикә турында.
Укытучы: Әйе, укучылар, бүгенге тема Сөембикә-ханбикә белән бәйле.
– Укучылар, бүгенге дәрестә без татар халкының бөек үткәне, фаҗигале көннәре һәм һәр татарга якын булган ханбикәбез Сөембикә турында сөйләшербез. Кайчан яшәгән ул? Тарихыбызга кереп калырлык ниләр эшләгән? Әйдәгез, шул турыда сөйләшик әле. Сез аның турында ниләр беләсез?
Җаваплар:
– Сөембикә 16 нчы гасырда яшәгән, Казан ханлыгының патшабикәсе булган.
– Ул Йосыф морза кызы булган, аны Казан ханы Җангалигә кияүгә биргәннәр.
Укытучы: Дөрес, укучылар. Сөембикә- бер үк вакытта бөек тә, фаҗигале дә шәхес. Ул бер генә гасыр яшәп калган Казан ханлыгының чәчәк ату символы да, шул ук вакытта аның җимерелүе, юкка чыгу символы да.

ңадыр, Сөембикә образы Казан белән аерылгысыз бәйләнгән. Казан дигәч, күпләребез Сөембикә манарасын күз алдына китерәбез бит. (Проекторда Казан кремле, Сөембикә манарасы рәсемнәре күренә.Слайд 1)
Сөембикә образы инде менә ничә гасыр үзенең серлелеге, хатын-кыз буларак матурлыгы, ана булуы һәм Ватаныбыз тарихы белән бәйлелеге аркасында әдәбият һәм сәнгать вәкилләренең игьтибарын үзенә җәлеп итә. Сәнгатьтә Сөембикә образына мөрәҗәгать итү 20 нче гасыр ахыры – 21 нче гасыр башында аеруча күзгә күренә башлады. Моны илдә барган үзгәрешләр белән бәйләргә мөмкин, чөнки халыкның үзаңы уянды, без үзебезнең үткәнебез белән тирәнрәк кызыксына башладык. Ә моңарчы әлеге образга нәкъ менә рус рәссамнары игьтибар иткән. Мәсәлән, билгесез рәссамның 17 нче гасырда ясаган “Сөембикә ханбикә улы белән” дигән композициясе, рус рәссамы В.Худяковның үзе иң күренекле дип санаган картинасы һ.б.
Хәзерге заманда яшәүче һәм иҗат итүче рәссамнарның да Сөембикәгә карата булган кызыксынучанлыгы һич тә кимеми. Мисал итеп Илдар Әхмәровның “Сөембикә улы Үтәмешгәрәй белән” (1991) картинасын, Ә.Фәтхетдиновның “Сөембикә кабере”н (1997), Бакый Урманченың “Сөембикә”сен, Казахстан рәссамы Камил Муллашевның “Сөембикә ханбикә”сен (1997), Раушан Шәмсетдиновның “Үтәмешгәрәй хан һәм Сөембикә”сен (2005) һ.б. картиналарны китерергә мөмкин. (Укытучы сөйләгәндә, әлеге картиналарның репродукцияләре проекторда күрсәтелә.Слайд 2-6).
III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
— Укучылар, ә менә безнең алда күренекле рәссам Камил Муллашевның “Сөембикә-ханбикә” дигән картинасының репродукциясе.

з бу дәрестә шушы картина буенча сочинение язарга әзерләнербез. Иң беренче эш итеп, без бергәләп якынча план төзик һәм шуның нигезендә сөйләшү алып барыйк:
Кереш өлеш. Кем ул Сөембикә?
Сез бу өлештә ниләр язарга уйлыйсыз?
а) Сөембикә кайда туган? Ул кем кызы? Ул ничек итеп Казан ханбикәсе булган? (Һәр сорауга җаваплар тыңлана)
б) Рәссам К.Муллашев турында кыскача мәгълүмат. Картинаның язылу тарихы.
Укучы чыгышы: (Интернет материалы)Камиль МУЛЛАШЕВ, -казахстанский живописец, заслуженный деятель искусств Казахстана. Родился в семье художника-каллиграфа. Семья Муллашева жила до начала 1960-х гг. в Китае. Потом семья перебралась в Казахстан, в Карагандинскую обл. и позже в Алма-Ату. Окончил художественное училище в Алма-Ате и Московский государственный институт им. В. Сурикова (мастерскую народного художника СССР Т. Салахова). Муллашев живет и творит в Казахстане. Много путешествовал по Казахстану. В своем творчестве он затрагивает многие аспекты современной жизни и исторического прошлого. Портреты, пейзажи, сказочные персонажи — полотна жизнеутверждающие, пронизаны любовью к людям. Триптих «Земля. Время. Казахстан» стал визитной карточкой не только художника, но и романтическим символом Республики Казахстан. В произведении отражены три важных составляющие родного края — нефть, космос и целина. За эту работу Муллашев был удостоен серебряной медали Академии художеств Франции.

iv>
оизведения: «Утро», «Земля и Время. Казахстан», серия «Горизонты целины», серия «Времена года», серия «Мир художника», «Беседа царя Оленя с рыбой», «Осень. Пора оленьей нежности и страсти», «Поцелуй полосатых», «Ревность», «Кыпчак-кыз», «Портрет первого Президента Казахстана Нурсултана Назарбаева», «Озаренное солнцем мгновение вечности», «Рождение гения», «Золотой век», «Добрый пастух», «Осень. Пора оленьей страсти и нежности и другие», «Ранним утром тысяча забот», «Прикосновение», «Живительные соки тюльпана», «Птица счастья», «Кыпчак-кыз», «Сююмбике» и др. Триптих и картина «Утро» приобретены Государственной Третьяковской галереей, часть работ художника находятся в Государственном музее искусств им. А. Кастеева в Алма-Ате, во многих государственных и частных собраниях США, Германии, Франции, Турции, Китая и др. стран мира. Картины Муллашева пользуются все большим спросом у ценителей живописи, уверенной и свободной становится с годами техника, а взгляды на жизнь, представления о красоте — уверенными, четкими…(Слайд 7-9)
Төп өлеш. Картинада ниләр сурәтләнгән?
а) Картинаның арткы планында ниләр күрәбез?
Җаваплар: Караңгы – соры күк йөзе, еракта Идел елгасы, Кремль стеналары күренә, димәк, бу – Казан шәһәре.

гада көймәләр күренә. Диварда татар халкының символы-барс сурәтләнгән.
Укытучы: Алгы планда рәссам кемне сурәтләгән? Сөембикә ничек итеп сурәтләнгән?
Җаваплар: Алгы планда – Сөембикә-ханбикә сурәтләнгән. Ул матур итеп киенгән. Аның өстендә патшалар кия торган кием. Җентекләп карасак, анда милли бизәкләр ярылып ята. Татар халыкының борынгы милли киеме — чын мәгънәсендә халыкның күңел көзгесе. Ул төрки халыклар тудырган тотрыклы конструктив элементларның ислам дине таләпләре нигезендә илаһи нурланышы. Сөембикәнең башында бик матур итеп чигелгән калфак. Ул энҗе-тәңкәләр белән бизәлгән, яфрак, чәчәкләр чигеп нәкышләнгән. Бай һәм затлы татар киеменә калфак бик тә килешә.Сөембикәнең алкасы һәм муенсасы зиннәтләп эшләнгән. Күлмәге өстеннән ханбикә камзул кигән. Камзул бик кыска була, җиңсез була. Бу кием затлы әдрәс(шелк) тукымадан тегелгән. Күкрәгенә алтын-көмеш тәңкәле хәситә кигән. Татар хатын-кызларының яраткан бизәнү әйберләре — беләзек һәм йөзек. Ханбикәнең кулында ким дигәндә ике, ягъни пар беләзек. Беренчесе — тоташ һәм тар, икенчесе — буынлы (тупсалы) беләзек. Ул чокып, оялап эшләнгән. Оялы беләзекләр өчен фирүзә, якут, топаз, ахак кебек чын ташлар яки төсле пыялалар кулланылган. Татар халкы тоташ һәм тупсалы (буынлы) беләзекне ешрак кигән. Йөзекләр дә күп төрле булган. Мөселман хатын-кызлары фирүзә, ахак һәм якут кашлы йөзекләрне яратканнар. Сөембикәнең бармагында да ташлы йөзек. Патшабикә кигән киемнәрнең формалары һәм колориты буенча үзара яраклашып, бер стильне тәшкил итәләр.

>
r /> Исламда аеруча хатын-кыз матурлыгына игътибар бирелә. Хатын-кыз чибәрлеге энҗе бөртегедәй ят күзләрдән саклана һәм тулысынча гаилә эчендә ачыла. Аның гүзәллеге тормыш иптәшен сокландыра, шатландыра. Сөембикә дә бик матур хатын-кыз. Чәчләре татар хатын-кызларына хас булганча, икегә аерылып, пөхтә итеп җыелган. Йөзе ак, матур. Чем-кара күзеннән сирпелеп торган нур аның йөзен, бөтен гәүдәсен балкыта. Сызылып киткән кыйгач кашлары үзенә бик килешеп тора.( Слайд 10-13)
Укытучы:Сөембикә турында тагын нәрсәләр беләсез?
Җаваплар: 1552 нче елның көзендә Явыз Иван, үзенең гаскәре белән килеп, Казан ханлыгын җимерә. Татарлар үз җирләре өчен бар көчләрен биреп сугышсалар да, җиңеләләр. Урыслар Казан ханбикәсе булган Сөембикәне, кечкенә улы Үтәмешгәрәй белән бергә, Мәскәүгә алып китәләр. Ханбикәнең китәсен белгән халык, шәһәр читенә җыелып, аны озатып кала. Бик күпләр яшь ханбикә өчен борчылып, аңа чит җирләрдә хәерле тормыш теләп, догалар укып кала. Тик, кызганычка каршы, Мәскәүдә аны бәхетле тормыш көтми. Явыз Иван аны җаны теләмәгән кешегә кияүгә бирә, ә улын, тартып алып, чукындыралар һәм Александр исеме бирәләр. Ул 22 яшендә үлеп китә һәм урыс патшалары күмелә торган урында җирләнә.
Укытучы: Әлеге рәсемгә карагач, сезнең күңелегезгә нинди уйлар килә?
Җаваплар: Сөембикә бик горур булган. Авырлыклар алдында сыгылып калмаган, көрәшкән. (Бәеттән өзекләр уку).
Укытучы: Димәк, сез төп өлештә картинада сурәтләнгән патшабикә турында язачаксыз.
Йомгаклау.

ембикә исеме – мәңгелек. Укытучы: Ни өчен Сөембикә исеме мәңгелек?
Җавап: Әдәбиятта һәм сәнгатьтә аның образына бик күпләр мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, рус язучылары тарафыннан XVIII гасырда берничә трагедия иҗат ителгән. Сөембикә язмышына М. Гафуриның «Сөембикәнең актык көне» шигыре багышланган. Р. Батулланың «Сөембикә», М. Хәбибуллинның «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный» романнары—Сөембикә образына багышланган иң күләмле әсәрләр. Төрек язучысы Илгаз Ваһап Нәүрүзханның «Сөембикә» романы татарчага тәрҗемә ителеп, 1992 елда дөнья күрде.
Казан шәһәренең иң абруйлы урынында—Кремльдә—Сөембикә исеме белән бәйле манара бар. Сөембикә манарасы шәһәребезнең эмблемасына әйләнде. Ул—Казандагы милли архитектурабыз һәйкәлләренең иң күркәме һәм иң атаклысы. Шәһәребезгә килгән кунаклар аның мәһабәт һәм күккә ашып торган матур эшләнешенә сокланалар. Хәзер аның башында алтын ярым ай балкый. Ул 1990 нчы елның көзендә куелды. Аны Шамил Сәфәров җитәкчелегендәге осталар ясады.
Укытучы: Укучылар, йомгаклау өлешендә сез Сөембикә турында үзегезнең шәхси фикерләрегезне яза аласыз. Бигрәк тә Сөембикә белән горурлануыбыз, аның исемен мәңгеләштерү йөзеннән эшләнгән эшләр турында да язарга мөмкин. Бу турыда сез тагын ниләр беләсез?
Җаваплар: Бик күп санлы картиналар белән беррәттән, әдәбиятта Сөембикәгә багышланган әсәрләр бик күп язылды. Аларның барысын да диярлек яңа гына чыккан “Сөембикә ханбикә” җыентыгында күрергә мөмкин.
Хатын-кызлар өчен чыга торган журнал да “Сөембикә” дип атала.
— Татар халкының күренекле хатын-кызларына әлеге журнал “Сөембикә беләзеге” бирә.

әсемен күрсәтү, лауреатларның исемнәрен атау).
— Скульптор Рада Нигъмәтуллина, Сөембикәгә багышлап, һәйкәл проекты эшләгән. (Рәсемен карау, фикер алышу).
-Төрки халыкларның сәләтле балаларын җыеп, “Сөембикә варислары” дигән сәнгать фестивале уздырыла. (Бу турыда язылган газета-журнал материаллары белән таныштыру)
Укытучы: Җавапларыгыз өчен рәхмәт, укучылар. Халкыбыз үзенең батыр кызын онытмый. Без аның белән хаклы рәвештә горурлана алабыз.
IV. Ныгыту.
Сочинение темасы буенча план төзү һәм план нигезендә бер-береңә сөйләү. Сочинениене караламага язу.
V. Дәресне йомгаклау.
VI. Өйгә эш: сочинениене акка язып бетерергә.

Источник: EduContest.net

Сәнгать дөньясына сәяхәт

Картина буенча сочинение үрнәге

      Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Лотфулла Фәттахов Горький өлкәсенең Сергач районы Анда авылында 1918 елда туган. Башлангыч белемне ул туган авылында ала, “Яшь ленинчы” газетасына шигырьләр яза, яшьли үк рәсем ясарга хирыс була. 16 яшенә кадәр авыл мәктәбендә укыганнан соң, 1934 елда Казанга килә, һәм дусты, булачак рәссам Харис Якуповларда торып, сәнгать училищесына керү өчен әзерләнә башлый.

35-1939 елларда әнә шул училищеда укый . Табигатьне генә түгел, кешеләр тормышының төрле якларын күзәтергә ярата, аеруча балаларның наян шуклыгын үзенең рәсемнәренә сюжет итеп ала, аларның бик җанлы самими образларын иҗат итә. Укуын тәмамлагач, Совет Армиясенә алына. Шунда хезмәт иткәндә, Бөек Ватан сугышы башлана. Каты сугышларның берсендә, контузия алып, әсирлеккә эләгә. Аңа, үлем лагереннан качып, үзебезнең якка чыгу насыйп була. Шуннан соң ул, сугыш беткәнче, кулыннан коралын төшерми. 1946 елда гына, демобилизацияләнеп, Казанга кайта һәм гомеренең ахырына кадәр шунда яши, Татарстан сәнгать фондында эшли. “Туган ил турында җыр”, “Игеннәр өлгерде”, “Әни күрмәгәндә”, “Яңа бура”, “Сабантуй”, “Мулланур Вахитов”, “Шәһәрдән кайту” һ.б. картиналарын иҗат итә. Харис Якупов белән иҗат иткән “В.И.Ленин Татарстан АССР төзү турындагы декретка кул куя” дигән картина өчен СССРның Дәүләт премиясе белән бүләкләнә.

171;Татар халык әкиятләре» китабына (русча) ясаган иллюстрацияләре өчен 1958 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.
      Лотфулла Фәттахов – туган халкын, аның тормышын колачлы, масштаблы итеп сурәтләүгә һәвәс рәссам. “Сабантуй” – шундый киң полотнолы әсәр. Ул халкыбызның гадәт-йолаларын, мул тормышын, милли бәйрәмен бик реалистик күрсәтә.
      Рәсамның ачык фикере, гаять детальләп сурәтли белүе меңләгән күңелләрне яктылык белән сугара, буяуларның, төсләрнең табигыйлеге соклану тудыра.
Л.Фәттахов 1960 – 1978 елларда РСФСР Рәссамнар берлеге идарәсе әгъзасы һәм аның сәркатибе вазифасын башкара. 1984 елда вафат була.
      Аның исеме белән Казанның Дәрвишләр бистәсендәге урам аталган.

      Рәссамның моңа кадәр билгеле булмаган картинасы турындагы язма

Лотфулла Фәттахов   Лотфулла Фәттахов

Лотфулла Фәттахов. Сабантуй.

Сезнең һәрберегезнең Сабан туен күргәнегез бар. Хәзер әнә шунда була торган күренешләрне искә төшерик.
1. Сабан туе кайчан үткәрелә?
2. Мондый бәйрәм кайсы халыкларда була?
3. Сабан туе алдыннан нинди эшләр башкарыла?
4. Анда нинди уеннар уздырыла?
5. Бүгенге тема өйрәнелгән әсәрләрдән кайсылары белән бәйләнешле?
6. Без милли бәйрәмебез Сабантуйның сәнгатьнең төрле төрләрендәге чагылышы белән танышып үттек. Алар арасында нинди уртаклык һәм аерма бар?

Сүзлекчә:
Полотно – зур вакыйга сурәтләнгән картина.

Бирем. Картинада сурәтләнгән күренешләрне дәфтәрдә хикәяләп килегез.

      Терәк сүзләр һәм сүзтезмәләр:
      Татар халкы, милли бәйрәм, сабан эшләре, язгы эшләр, шатланып, куанып, күңел ачу, бәйрәм итү, хезмәт бәйрәме.
      Күзгә ташланган нәрсә, кайнап торган халык, йөз-кыяфәт, портрет, бәйрәмчә киенү, сабантуй көрәше, сурәтләп бирү, эзлекле.
      Алгы план, игътибарны җәлеп итү, көрәшнең үзәге, кызып-кызып көрәшүчеләр, җан-фәрманга, иңенә сөлге бәйләгән ак сакаллы бабай, хөкемдар, бирелеп күзәтү, хәрәмләшү, хәрәкәтне күздән ычкындырмау, өстәл янында, җиңенә кызыл тасма бәйләгән бабай, кордаш, булышу, сынап карау, мәйдандагы башка кешеләр, һәркем, киеренкелек, кем кемне җиңәр, көч һәм дәрт биреп тору.
      Авыл халкының тормышын белү, гадәтләрне калку итеп тасвирлау, чиккән (чүпләмле) сөлгеләр, җилфердәү, тальян гармун, чуар кием, миллилек, элеккеге кием, өлкән буын кешеләре, күлмәк, камзул, түбәтәй, үзенчәлекле сыйфатлар, күз карашлары, ал, кызыл, ак, яшел төсләр, кызыл башлы чиккән сөлге, суккан кызыл ашъяулыклар, нечкә зәвык, иҗат таланты, көчле искән җил, кабарынкы болытлар, агач ботаклары, табигатьтәге хәрәкәт, җанлы тасвирлап бирү, халыкның дулкынлануы, мәйдан ыгы-зыгысы.
      Хезмәт шатлыгы, мул тормышның куанычы, матур гадәтләр.

Лотфулла Фәттахов. Игеннәр өлгерде.

      1 нче вариант. Картинадагы күренешләргә, андагы кеше образларының тышкы кыяфәтенә, үз-үзләрен тотышына я кичерешләренә карата сыйфатлау һәм бәяләү элементлары өстәп языгыз. Картинаны караудан алган тәэсирләрегезне уртаклашып, караш һәм фикерләрегезне белдерегез.

      Рәссам Лотфулла Фәттаховның “Игеннәр өлгерде” исемле картинасы туган ил табигатенең иң матур вакытын – басуларда игеннәрнең өлгереп килгән чагын гәүдәләндерә.
      Җәйнең кызу чагы җиткән: офыкта күксел рәшә уйный. ____________________________________ (Арыш басуының аръягында ниләр күрәсез?)
      Бер читтән икенчесе күренми торган ________ (нинди?) арыш басуы алтын сары төскә кергән. ________________ (Игеннәр нинди? Тиздән уракка төшәрләр кебек, ни өчен?)
      Тук башаклары түбән иелгән арышлар ___________ (нинди?) кояш нурлары астында тын калганнар. Алар _________ (нәрсәне?) сабырсызланып көтәләр төсле.
      Әнә бер төркем _________ (нинди кешеләр?) игеннәрнең өлгерүен тикшерә. Аларның берсе __________ (нинди кыяфәттә?) нидер сөйли. ________________ (аны кемгә охшатасыз, кем дип уйлыйсыз?) Ягымлы йөзе елмаеп торган ____________ (нинди?) карт та, беләгенә кыр сумкасы элгән мөлаем йөзле бригадир кыз да, ______________ (тагын кем?) җитәкчеләре сөйләгәнне тыңлыйлар.
      Бу образлар картинада шулкадәр табигый итеп бирелгән ки, аларны каршыңда басып торган тере кешеләр кебек хис итәсең. ______________ (сез мондый кешеләр белән горурланасызмы? Алар турында ниләр әйтә аласыз?)

      2 нче вариант. Картинага нигезләнеп, текстны тулыландырыгыз.

      Рәссам Лотфулла Фәттаховның бу әсәре 1952 нче елда иҗат ителә. Л.Фәттахов туган ил байлыгын, гади кешенең хезмәт шатлыгын, кеше тудырган матурлыкны чынбарлыктагыча сурәтли.
      Июль ае. Җәйге аяз кояшлы көн. Күктә кояш балкый. Ерак-еракларга җәелгән киң басу әйтерсең офыкка барып тоташа. Арышлар мул булып өлгергән. Тук башаклар салынып торалар. Каерылып үскән арышлар әкрен генә, диңгез дулкыннарыдай салмак кына чайкалалар.
      Арышлар карарга килгән игенчеләр юл буендарак туктаганнар. Алар, башакларны уып, арышның өлгерүен тикшерәләр. Игеннәр чыннан да өлгергәндер, чөнки саргылт-җиз төскә кергәннәр…

      3 нче вариант. Сорауларны игътибар белән укыгыз һәм картинага нигезләнеп җаваплар языгыз.

1. Картинада сезнең игътибарны нәрсә җәлеп итә?
2. Рәссам елның кайсы вакытын сурәтли?
3. Картинада кемнәрне күрәсез? Иген басуына кемнәр килгән?
4. Алар нәрсә тикшерәләр?
5. Бу кешеләрнең йөзләре нинди? Ни өчен бу кешеләргә сокланып карыйсыз?
6. Рәссам картинаны ясаганда нинди төсләр кулланган?
7. Картина нинди хисләр уята?

Түбәндәге терәк сүзләрне файдана аласыз.
Иң матур чак, күксел рәшә, зәңгәрсу урман, яссы таулар, алтын-сары төс, аяз күк, җәйге челлә, басу киңлеге, ягымлы йөз, мөлаем йөзле, хезмәт дәрте, зур уңышлар, икмәк байлыгы – ил байлыгы, хезмәт шатлыгы, кеше тудырган муллык, байлык, матурлык, каерылып уңган арыш, тәҗрибәле аксакал, агроном, бригадирлар һ.б.

1. Рәсемдә кемнәрне күрәсез?
2. Елның кайсы вакыты сурәтләнгән?
3. Шагыйрь яшь балага нәрсә турында сөйли?
4. Авыл табигате ничек тасвирланган? (мәчет манарасы иманга чакыра, авыл төзек, матур, чисталык, яшеллек, елга буена урнашкан һ.б.)
5. Рәссам нәрсә әйтергә тели?
6. Шагыйрь киләчәккә нинди өметләр белән карый?


ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

2013-03-21 20:02:07 лол: Бик зур Рэхмэт)
2013-03-18 19:35:02 Айсылу: Бик зур рэхмэт сезгэ!
2013-03-15 21:43:14 Ландыш: Рәхмәт сезгә, коткардыгыз!!!
2013-03-10 18:50:54 Әминә: Бик зур рәхмәт!
2013-03-01 16:45:11 Регина: Бик зур рэхмэт!
2013-02-05 15:06:16 Рушан: Рәхмәт сезгә, коткардыгыз!!!
2013-01-21 17:30:34 Сабитов: Бик зур рәхмәт!!!
2012-11-25 17:08:17 Миләүшә: Сайтыгыз бик шәп булган !!
2012-05-10 19:40:24 Әльфия: Джазакумуллаху хайран барчагызга. Бик тә файда китерде сайтыгыз.
2012-04-16 15:55:13 Алия: бик зур рэхмэт!
2012-04-15 17:06:44 Алмаз: рэхмэт яусын сезгэ, булыштыгыз:)
2012-04-07 14:11:37 Булат: Рэхмэт сезгэ бик зур!)
2012-03-22 21:28:33 Ильназ: рэхмэт сина лэйсэн
2012-03-16 22:22:16 Рашель Мунирова: Очень полезный сайт! спасибо большое!
2012-03-13 11:37:11 Алия: Рэхмэт бик зур!
2012-03-12 15:50:28 Лия: Я в шоке, что бы я делала без вас, СПАСИБО ОГРОМНОЕ.
2012-01-26 22:58:14 Гөлнар: Сайтыгыз минем өчен бик файдалы. Бик зур рәхмәт Сезгә. Уңышлар телим!
2012-01-26 21:10:04 Ландыш: Бик зур рәхмәт!
2012-01-20 10:39:32 Роза: Бик зур рәхмәт Сезгә!
2012-01-19 09:32:02 Нәсимә: Рәхмәт, Гөлназ! Бик шәп булды әле бу!
2012-01-15 21:27:56 Ләйсән: Гөлназ ханым! Мин Сезнең материалларыгызны бик рәхәтләнеп файдаланам. Бик зур рәхмәт Сезгә. Иҗади уңышлар телим.
Рәхмәт, Ләйсән. Үзегезгә дә уңышлар гына юлдаш булсын!
2011-12-18 19:32:10 Лилия Мөнир кызы: Рәхмәт Гөлназ. Дәресемә кирәкле материал алдым.
2011-11-27 16:31:05 ильфар: бик яхшы.
2011-11-11 18:32:06 руфиева: бик кирәкле әйбер бу.


© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.

Источник: gzalilova.narod.ru

Сочинение на татарском языке на тему “Л. Фәттаховның “Сабан туе” картинасы”/”Л. Фэттаховнын “Сабан туе” картинасы”Картина буенча сочинение үрнәгеСабантуй − татар халкының борынгыдан килгән милли бәйрәме. Ул, язгы сабан чәчүләрен тәмамлагач, һәр ел саен июнь аенда үткәрелә. Тырыш хезмәттән соң, халык шатланып, куанып бәйрәм итә, күңел ача. Димәк, Сабантуй − халкыбызның хезмәт бәйрәме.
Полотнода беренче күзгә ташланган нәрсә − киң мәйданда халыкның кайнап торуы. Рәссам һәр кешенең йөз-кыяфәтен, портретын, бәйрәмчә киенүен, Сабантуй көрәшен эзлекле сурәтләп бирә алган.
Алгы планда Сабан туеның таҗы − көрәш сурәтләнгән. Көрәшнең үзәгендә өч кешене күрәбез: икесе − кызып-кызып, җан-фәрманга көрәшүчеләр; өченчесе − иңенә сөлге бәйләгән ак сакаллы бабай анарга хөкемдар ролен үти. Ул көрәшне шулкадәр бирелеп күзәтә, хәрәмләшү булмасын өчен, көрәшүчеләрнең бер генә хәрәкәтен дә күздән ычкындырмый. Өстәл янында утырган, җиңенә кызыл тасма бәйләгән аксакал да үзенең кордашына булыша, көрәшне бик сынап карый. Мәйдандагы башка кешеләр дә уртадагы көрәшне бик кызыксынып күзәтәләр, һәркемнең йөзендә киеренкелек күренә, кем кемне җиңәр? Алар көрәшүчеләргә көч һәм дәрт биреп торалар.
Рәссам үз халкының тормышын бик тирәнтен белә, авыл халкының гадәтләрен дә калку итеп тасвирлый; бер яктагы баганада чиккән, чүпләмле сөлгеләр җилферди. Эскәмиядә җиңүчегә дигән тальян гармун тора. Кешеләрнең киемнәрендә дә миллилек сизелә. Монда татар халкының элеккеге киеме белән хәзергесе аралаша. Өлкән буын кешеләре − картлар − күлмәк, күлмәк өстеннән камзул, башларына түбәтәй кигәннәр. Авыл хатын-кызлары − аклы бала итәкле, озын җиңле күлмәктән, ак ефәк шәлләрдән; шәһәрнекеләр исә мода буенча киенгәннәр. Хәтта мәйдандагы халыкның утыру рәвеше, басып торуыннан, йөз-кыяфәтләре, күз карашыннан үзенчәлекле сыйфатларны күреп була. Күбрәк ал, кызыл, ак, яшел төсләр бирелә: кызыл башлы чиккән сөлгеләр, суккан кызыл ашъяулыклар − элек-электән татар халкының үз кул көче белән эшләгән әйберләре аның нечкә зәвыгын, иҗат талантын күрсәтәләр.
Мәйдан хәрәкәтен көчәйтү өчен, андагы киеренкелекне белдереп, рәссам көчле искән җилне, җил белән тирә-яктагы болытларның кабарынып җыелуларын, агач ботакларының җилгә сыгылып-сыгылып торуын оста итеп тасвирлаган. Табигатьтәге хәрәкәтне җанлы гәүдәләндерүе сәбәпле, Л. Фөттахов халыкның дулкынлануын, мәйдан ыгы-зыгысын күз алдына китереп бастыра.
Бу рәсем хезмәт кешесенең шатлыгын, мул тормышының куанычын, халкыбызның матур гадәтләренең бүгенге көнгә кадәр саклануын күрсәтә.
Хәзерге вакытта Сабантуйларны татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә дә үткәрәләр.Картина буенча сочинение үрнәгеЕще сочинения на татарском языке со схожей к “Л. Фэттаховнын “Сабан туе” картинасы” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)

Источник: tatar16.ru


Әбдрәшитова Миләүшә, Биектау районы Коркачык мәктәбе укытучысы


Картина- кеше фикерен график ысул белән чагылдыру чарасы. Мәктәптә картина-рәсем белән эшләүнең төп максаты-андагы вакыйгаларны йөрәк аша үткәреп, күңел күзе белән карый, аңлый белергә өйрәтү.

Бу иҗади эш балаларның сүзлек запасын баета, сүзне урынлы кулланырга өйрәтә, картинаны караганда “укырга”: аны бербөтен итеп түгел, ә аерым-аерым өлешләрен дә күрергә өйрәнәләр. (Бүгенге укучыларыбызга нәкъ менә күзәтүчәнлек, күңел күзе белән күрә белү сәләте җитешми дә бит.)

Катлаулылык дәрәҗәсенә карап, картинаны күзәтүгә берничә минут вакыт бирелә. Укытучы исә балаларның игътибарын сораулар, аңлатучылар белән бүләргә тиеш түгел. Яхшылып карап бетергәннәренә ышанганнан соң гына дәресне дәвам итәргә мөмкин.

Балалар картина буенча әңгәмәдә актив катнашырга тиеш. Әңгәмә эчтәлекле булсын өчен, сорауларны дөрес, аңлаешлы итеп бирергә кирәк. Алар билгеле бер эзлеклелектә, берсен-берсе тулыландырып барсын, баланың игътибарын читкә юнәлтмәсен. Әлеге сораулар хикәя төзү өчен план хезмәтен үтәсен.

Картинаның исеме аның төп эчтәлеген чагылдырырга тиеш. Укучылар үзләре картинага исем биреп карасыннар. Исем кыска, хәтердә калырлык, образлы булсын. Балалар картинаның эчтәлеген аңласалар, исем сайлау әллә ни кыенлык тудырмый.

Картина белән эшләгәндә, план төзү мөһим. Ул уй-фикерләрне тәтипкә сала, әйтер сүзеңне кыска һәм ачык итеп формалаштырырга ярдәм итә. План иҗади эшләргә, сөйләмне эзлекле итеп төзергә ярдәм итә. Башта үрнәк план күрсәтелә. Аның белән танышкач, тактага күмәк төзелгән план языла. Берничә укучы план буенча сөйли. Җаваплар тулыландырыла, өстәмәләр кертелә.

Картина буенча эш сочинение язу белән төгәлләнә. Укучылар дәрестә анализланган текстны дәфтәргә язалар. Башкача да эшләргә мөмкин. Башта картина буенча күмәк эш алып барыла. Һәр укучы иҗади хикәяләүне мөстәкыйль башкара һәм яза. Өченче варианты да бар: кызыклы эчтәлеге аңлаешлы картиналар буенча эшне тулысынча мөстәкыль рәвештә эшләтергә була. Бу очракта укытучы ярдәме булмый, телдән анализ да үткәрелми, һәр укучы иҗади эшли. Монысы күпмедер тәҗрибә туплаганнан соң гын абашкарыла.

Сочинение язу барышында укучы, ирексездән, яңа сүзләргә игътибар итә, аз кулланыла торган сүзләр аның актив сүзлегенә керә башлый.

Картина буенча язылган сочинениеләр ирекле иншалардан беркадәр аерылып тора. Чөнки рәсем буенча сочинениедә эчтәлек билгеле дәрәҗәдәге кысаларда бирелә. Ә бу укучының хыялын азмы-күпме чикли.

Картина буенча эшләүнең үз алымнары бар. Билгеле бер күнекмәләр аша шул алымнарны яхшы үзләштергәндә генә уңышка ирешеп була.

Баштарак сочинениене хикәяләү характерындагы, сюжетлы рәсемнәр буенча язарга кирәк. Укучылар бу очракта төп сюжетны, әйдәп баручы идеяне тиз табалар.

Эчтәлек буенча бәйләнешле сөйләм тудыру эше билгеле бер максатка хезмәт итә; укучылар сурәтләүне логик эзлеклелектә, тулы эчтәлекле итеп, матур фразалар белән бирергә өйрәнәләр. Сүзлек запасын тулыландырып, баетып торалар. Сыгылмалы, төзек, матур җөмлә төзү җиңел эш түгел, шуңа күрә дә андый төрдәге күнегүләр даими башкарылырга тиеш. Орфографик грамоталылык та зур әһәмияткә ия.

Картина буенча язма эш өч төрдә була ала:

1.Картинада нәрсә сурәтләнгәнне бернинди үзгәрешсез, төгәл итеп сөйләп чыгу.

2.Сурәтләнгән эпизодка хәтле, яки аннан соң булган мизгел, күренеш турында хыялланып сөйләү.

3.Бирелгән вакыйгага охшаш вакыйганы сурәтләү. (Бу укучыларның үзләре кичергән тәэсирләре, яки китаптан укып белгән материал булырга мөмкин.)

Иҗади язма эш башкарганчы, өйрәтү төрендәге күнегүләр эшләү бик мөһим. Укучылар теле белән эчтәлек, эчтәлек белән план арасындагы бәйләнешне тоя, лексик яктан төгәл, матур итеп сөйли белергә тиешләр. Укучылар түбәндәге кагыйдәләр нигезендә эш итәләр.

1. Мондый төр сочинениеләр эзлеклелекне, төгәллекне таләп итә, уйлап чыгарылган нәрсәләр биредә артык.

2. Картинада сурәтләнгән вакыйгаларның кайда, нинди шартларда булуын күрсәтеп узу кирәк.

3. Образларга исемнәр бирү шарт.

4. Эчтәлекне хәзеоге заманда сөйләү отышлы. Вакыйгаларны безнең күз алдында барган кебек сурәтләү хикәяләүгә зур җанлылык өсти.

5. Сочинениенең исеме кыска, төгәл булырга тиеш.

Укучының сочинениесен җентекләп тикшерү генә җитми, вакытында нәтиҗәсен дә әйтергә кирәк.

Язма эшне бәяләгәндә, түбәндәгеләргә игътибар итәргә кирәк.

1. Төп эчтәлек ачылганмы?

2. Вакыйгалар агышын сурәтләүдә эзлеклелек бармы?

3. План буенча өлешләр тигез күләмдә язылганмы?

4. Темадан читкә китү күзәтелмиме?

5. Җөмләлр дөрес төзелгәнме?

6. Сочинение теленең образлылык дәрәҗәсе нинди, урынсыз кулланылган сүзләр юкмы?

7. Тыныш билгеләре дөрес куелганмы? Орфографик хаталар артык күп түгелме?

8. Бизәлеш (матур язу, кызыл юл калдыру һ.б) ничек?

Нәтиҗә ясап әйткәндә, рәсем буенча сочинение язу барышында укытучы һәм укучы эшчәнлеге түбәндәгеләрдән гыйбарәт.

1.    Картинаның эчтәлеген аңларга ярдәм итүче кереш әңгәмә уздыру.

2. Картинаны карау, исем сайлау, сүзлек эше (сөйләмне сурәтләү чаралары белән баету, образларга характеристика бирү, әдәби әсәрләрдән эчтәлеккә туры килерлек өзекләр сайлау…)

3. План төзү.

4. План буенча сөйләү (өстәмәләр кертү, тулыландыру).

5. Сочинение язу.

Алдында түбәндәге “Истәлек язуы” булса, укучы эзлеклелеккә, төгәллеккә өйрәнә.

1.    Теманы билгелә.

2.    Үз-үзеңә теманы ачуда ярдәм итүче сораулар куй.

3.    Шул сорауларга нигезләнеп, сочинениенең планын төзе.

4.    План буенча сөйләп кара.

5.    Сочинениене караламага яз.

6.    Язманы җентекләп тикшер.

Игътибарыгызга 9 класста Харис Якуповның “Тукай” картинасы буенча сочинение язу үрнәген тәкъдим итәм.

Дәрескә рәссам Х.Якуповның портреты, әсәрләре исемлеге, репродукцияләр, “Тукай” картинасы; Г.Тукай портреты, сайланма әсәрләре җыентыгы, “Тукай” альбомы, язмада “Тәфтиләү” көе һ.б. Материал һәм җиһазлау кирәк.

I. Кереш  әңгәмәдә Г.Тукайның авыр балачагы, 1909, 1910 еллардагы иҗатында күңел төшенкелеге сизелүнең сәбәпләре искә төшерелә.

Х.Якуповның тормыш юлы турында сөйләп, репродукцияләре күрсәтелә.

II. Харис Якуповның “Тукай” картинасы белән танышу (сорауларга җавап биреп, картинаның идея эчтәлеген ачыклау).

1. Картинада елның кайсы вакыты сурәтләнә?

2.    Нинди көз билгеләрен күрәсез?

Сүзлек эше.

1 нче бирем. Түбәндәге исемнәргә туры килгән эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр уйлап әйтегез:

яфраклар (саргая, коела, шыбырдый, оча һ.б.);

кояш (балкый, нурын сибә, җылыта һ.б.);

болытлар (басалар, изәләр һ.б);

кошлар (очалар, сәлам җибәрәләр, әйләнәләр, хушлашалар һ.б.);

2 нче бирем. Түбәндәге сүзләргә эпитетлар табып әйтегез:

яфраклар (кызыл борыч сыман, җилләр өзелгән, корышып бөрешкән, ямь-яшел, ялкын кебек һ.б.);

юл  (соры, бормалы, бераклардан килгән һ.б.);

көз (алтын, кояшлы, якты , юмарт һ.б.);

3 нче бирем. Түбәндәге сүзләрне татарчага тәрҗемә итегез:

темная, золотая, хмурая, унылая, красочная, скучная, теплая, угрюмая, непреветливая и др.

2. Алгы планда кемне күрәсез?

3. Г.Тукайның күңелендәге моң-сагышны нәрсә белән аңлатып була? (Укучылар шагыйрь биографиясенең Казан чорын искә төшереп сөйлиләр.)

4. Ни өчен рәссам шагйрьне язгы фонда түгел, көзге мәлдә сурәтләгән? (яз-уяну, ашкыну, яшәү, сөенеч, куаныч, өмет…; көз-нәтиҗә ясау, уйлану, сагыш, моң, боеклык…)

5. Картинада сурәтләнгән Тукайга ничә яшь биреп була? Шагыйрь ничә яшьтә безнең арадан китте?

6. Арткы планда кемнәр сурәтләнгән?

7. Көтүчегә, кызга һәм малайга нинди исемнәр биреп була? (Әйтик, көтүче – Кәшфи, кыз – Саҗидә, малай – Закир.)

1 нче бирем. Геройларга характеристика бирегез.

Көтүче- ярлы (чалбарларындагы ямаулар шуны сөйли), кыр-далада йөреп, йөзе җил-суыкта чыныккан, аз сүзле, күбрәк уйланырга ярата, хисләре курай моңы аша ургылып чыга…

Кыз- пөхтә, чиста, эшчән (чиккән кулъяулыгына игътибар ителә), моңлы, матурлыкка омтыла, муенындагы гади генә мәрҗәне үзенә килешеп тора, йөзен ачып, балкытып җибәрә; ул шәфкатьлелек символы…

Малай – кызыксынучан, белемгә омтыла, кулында шигырь китабы булырга ошаган, нәни күңеле авыл кысаларына гына сыймый, еракка омтыла…

2 нче бирем. Геройларны “җанландырыгыз”.  Шагыйрь белән малай арасында нинди сөйләшү булырга мөмкин?

(Укучылар түбәндәге диалогны төзеделәр. )

Закир. Габдулла абый? Нигә табигатьтә  гел яз гына булмый икән? Аллаһы Тәгалә шуны булдыра ала микән?

Тукай. Үс әле бераз, укы син. Мәгърифәт нуры күзләреңне ачар. Син шунда барын да аңларсың, Закир.

Закир. Минем шундый хыялым бар: кешеләр бер-берсен кимсетми, кыерсытмый гына яшәсеннәр иде.

Тукай. Әйе, Закир энем, менә мин дә шигырьләрем белән инсан күңелен агартыйм дип, былбыл булып сайрадым да бит… Укы син, Закир, күбрәк укы. Менә шул хыялларыңны халык күңеленә җиткерерлек илһамият тапканчы укы…

III. Г.Тукайның сайланма әсәрләреннән картина эчтәлегенә туры килерлек цитата сайлау.

…  И мөкатдәс моңлы сазым!

 Уйнадың  син ник бик аз?

Син сынасың, мин сүнәмен, айрылабыз ахрысы!

Очты дөня читлегеннән тарсынып

күңлем кошы,

шат яратса да, җиһанга ят яраткан раббысы.

   (“Өзелгән өмид”, 1910 ел.)

IV.    План төзү, тактага һәм дәфтәрләргә язу.

1. Табигать уйда, сагышта.

2. Тукайның күзләрендә моң.

3. Образлар-символлар.

4. Шигырь укучы малай-Тукайның дәвамы.

5. Шагыйрьнең тормыш көзе.

V.    План буенча сөйләү.

(Җаваплар тулыландырыла, өстәмәләр кертелә.)

VI.    сочинение язу.

Сочинение үрнәге.

Х.Якуповның бу картинасында көзге мәл сурәтләнгән. Табигатьнең кышкы йокыга талыр алдыннан тынып, уйланып калган халәте. Һавадагы авыр соры болытлар басып, изеп торган кебек. Еракта күренгән авыл өйләре боек кына моңаеп утыра, кечерәеп калган төсле күренә. Авыл читендә бер крестьян җир сөрә. Сөйргән җир өстендә төркем-төркемм каргалар әйләнә. Кошларның кайберләре туган ил белән саубуллашып китеп баралар. Җиргә чуар яфраклардан келәм түшәлгән. Кунак кызы кебек бизәлгән каеннардан талгын гына яфрак коела. Рәссам Г.Тукайны әнә шундый моңсу көзге фонда сурәтләгән.

Шагыйрь, каенга сөялеп баскан карашларын еракка төбәп, уйга талган. Аның болай уйга чумуына көтүченең курай моңы сәбәпче бугай.

Картинада тагын яшь кенә хатын-кыз һәм кечерәк малай да сурәтләнгән. Уңган кул белән чиккән яулык бәйләнгән, пөхтә-матур киенгән бу хатын-кыз – кечкенә Габдулланы үстергән шәфкатьле, мәрхәмәтле татар хатын кызларының бер вәкиле. Менә бу курай уйнап утыручы авыл егете, шушы янып торган матур кыз, зиһенле малай – Габдулланың газиз якташлары, аның тормышының бер кисәге.

Тукай киемнәренең шәһәрчә булуы белән бүтшннәрдән аерылып тора. Нәрсә турында уйлап хәсрәтләнә соң шагыйрь? Картинадагы Тукай 27 яшьләрдә булырга тиеш. Моңа аның шәһәрчәләнеп өлгергән кыяфәте дә, уйчан-моңсу күзләре дә (тормыштан арган, талчыккан), олылык төсмере кергән (гәрчә малайлык чалымнары бетеп җитмәсә дә) чырае да ишарәли. Димәк, бөек шагыйрьнең үләренә санаулы көннәре калып бара. Шагыйрь үзенә тиздән үлем киләчәген сизә, моңа тагын иҗади канәгатьсезлек, дусларының хыянәте, җимерелгән хыяллары, мәхәббәт ачысын китереп кушыйк. Ул соңгы көннәрендә якташлары арасына ял итәргә, кыч алрга кайткан. Туган як, аның кешеләре газиз шул.

Билгеле, шундый авыр халәттә булган шагыйрьне рәссамның көз фонында бирүе табигый. Тик картина төшенке рухта түгел. Караңгы көз алгы планда ачык буяулар белән эшләнгән купшы агачлар аша яктыртылса, кеше язмышларында да өмет чагыла. Киң кырда да дөньясын онытып китап (күләменә караганда шигырь китабы) укып утыручы малай автор тарафыннан юкка гына Тукай белән янәшә сурәтләнмәгән. Буш кеше булып калмас ул, киләчәктә шагыйрь булыр, Тукайга алмашка килер. Тукай үзен бу кешеләр арасында табигый, иркен сизә. Нечкә күңелле шагыйрь туган яклары, якташлары белән саубуллашып, бәхилләшеп калырга кайткан.

 Файдаланылган әдәбият 

1.    Әминев Ә.Г., Әдһәмова Г.М. Урта мәктәптә әдәбият укыту методикасы.К.-1977.

2.    Бәширова М. “Сүз белән сурәт ясау”.К.-1974.

3.    И.Гази. “Матурлыкны күрергә өйрәтик”, “Совет мәктәбе”, 1964, №8, 30-33 бб.

4.    Ладыженская Т. И др. Теория и практика сочинений разных жанров. Пособие для факультативных занятий. М.Проса. 1980.

5.    Шакирова Л.З. “Основы методики преподавания русского языка в татарской школе”, 1990. — Казань, С.128-131.

Источник: gabdullatukay.ru

  • Фэт фрумос сказка смотреть
  • Фут фетиш рассказы потные
  • Фристайл по английски как пишется
  • Фрея тингли однажды в сказке
  • Фут фетиш мама рассказ